Су буенда кичке уен.
методическая разработка (4 класс) на тему
Җәйге матур кичләрдә, кояш баткач, картлар
яткач,су буйлары, урман аланнары, ямь-яшел болыннар яшьләрнең шат
авазларына күмелгән. Кичке уеннарда җыр-бию, уен-көлке бер генә минутка
да тынып тормаган.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
bormaly_su.docx | 26.35 КБ |
Предварительный просмотр:
" Су буенда кичке уен "
Төзүчесе-автор: Хәбибуллина Илназ Сәлим кызы
Җәйге матур кичләрдә, кояш баткач, картлар
яткач,су буйлары, урман аланнары, ямь-яшел болыннар яшьләрнең шат
авазларына күмелгән. Кичке уеннарда җыр-бию, уен-көлке бер генә минутка
да тынып тормаган.
Сәхнәгә 3 егет чыга. Өчесенең дә кулларында кармак.
1егет: ......., син суалчаннар күп җыйдыңмы ?
2 егет: Әйе, бакча артында чирәмлектә күп алар.Карагыз әле,
егетләр, җитәрлек булды. Балык кына чиртсен.
3 егет: Эләгер, алла боерса, әнә безнең күрше малае шундый
зу-ур алабуга балыклары тотып кайткан.
1 егет: Ай-яй, эссе егетләр.Әйдәгез, менә бу куак янына басмага утырабыз.(Кармакларын суга салалар).
«Әйдә балык кап-кап,
Яр буенда ялтырап ят»,-дип балык тота башлыйлар.
Кызлар килгәнне күреп качалар.
“Бормалы су” көенә көянтә-чиләкләр тотып кызлар керә)
1 кыз: Кумәк бию, уен көлке
Була кичке уенда.
Кызлар -егетләр жыела,
Таллыкта, су буенда.
2 кыз: Пар табыш лы, әсир алыш
Кичке уенда була
Таныштыра, дуслаштыра
Яшьләрне шушы йола.
3 кыз: Жырлар, биюләр өзелмәс.
Шатлык өстәр гармун да.
Укенерсез килмәсәгез,
Кызык булачак монда!
( Егетләр читән артында утыралар һәм кызларны күзлиләр. Берсе тавышланмагыз дип ишарә ясый, икенчесе җиңел генә башына сугып ала. Читән артына качкан егетләр сикереп чыгалар)
1нче егет. Егетләр, кызлар монда икән!
2нче егет. Исәнмесез, саумысез,
Нигә кәҗә саумыйсыз?
Әтәчегез күкәй салган
Нигә чыгып алмыйсыз?
1нче кыз. Әй, Әпсәләм, Әпсәләм,
Сәлам бирдем, әссәлам!
Синнән безгә тиештер бит...
Егетләр. Вәгаләйкемәссәлам!
1нче кыз. Шуннан?
2нче егет. Тугыз ким уннан.
1нче кыз. Шуннан?
2нче егет. Утырган да шуган!
1нче кыз. Шуннан?
2нче егет. Эй, егетләр,кызлар, әйдәгез әле, жырлап алыйк!
Егетләр белән кызлар кара-каршы басалар да такмак өйтешәләр.
Егетләр.
Без җырлыйбыз шаян җырлар,
Ә сез тыңлап торыгыз.
“Әнә килә автомобиль
Булыр безнең җырыбыз.
Кызлар.
Әнә килә автомобиль,
Төягәннәр калайлар.
Безнең авыл малайлары
Туксан яшьлек бабайлар.
Егетләр.
Әнә килә автомобиль,
Төягәннәр капчыклар.
Безнең авыл кызлары –
Сиксән яшьлек карчыклар.
Кызлар.
Әнә килә автомобиль,
Төягәннәр бүрәнкә.
Безнең авыл малайлары –
Җыенысы бер тәңкә.
Егетләр.
Әнә килә автомобиль,
Төягәннәр гөлҗимеш.
Безнең авыл кызлары –
Елак-сытыклар имеш.
Кызлар.
Әнә килә автомобиль,
Агып бара майлары.
Шәп җырлый безнең малайлар
Җырлый торган чаклары.
Егетләр.
Әнә килә автомобиль,
Сез нигә утырмыйсыз?
Башка кызлар тиз онтыла,
Сез нигә онтылмыйсыз?
4. Барысы :
Тыпыр,тыпыр, тыпырдашып
Бергә басаек әле
Уйнап-көләп, җырлап-биеп,
Күңел ачаек әле.
1нче кыз. Нинди ямьле чишмә буе!
2нче кыз. Әй, кояшкай, зәп-зәңгәр күк,
Безгә карап көләсезме?
Сайрар кошлар, саф чишмәләр,
Безнең җырны ишетәсезме?
3нче кыз. Бигрәк күңелле монда. Әйдәгез, уйнап алабыз.
Ниндине уйныйбыз?
Эйдэгез, «Йөзек салышлы» уйныйбыз. Кем йозек сала? Саныйм.
Алгадан, болгадан.
Песи килә елгадан.
Алгат – болгат
Постоянный солдат.
........... йөзек сала.
(......... йөзек сала. «Кемдә йөзек, йөгереп чык» - ди. .......белән .........ны тоталар. ...... алардан фантикка бер әйбер ала).
........, утыр. Син фантикны кычкырасың. (......... утыра). Бу фантика ни наказ?
1 кыз. Биесен.
1нче кыз.Әйдәгез, “Ачык выз” уены уйныйбыз.
Яшьләр ике түгәрәк ясап басалар. Тышкы түгәрәктә бер кеше артык була. Бию көе уйный башлауга эчке түгәрәктәгеләр бер якка, тыштагылар икенче якка таба биеп әйләнәләр. Кинәт кенә музыка туктый, һәркем парлашып калырга тырыша. Кем парсыз кала – шуңа җәза бирелә.
2нче кыз. ....... ялгызы калды. Нинди җәза бирәбез?
1нче егет. Безгә берәр кызык сөйләсен.
Егет. Җиктем үрдәк, Барам чабып,
Киттем үрләп. Киттем авып.
Җиктем күркә, Тәртәсе салам,
Баганадан өркә. Төшәм дә калам.
Чанам кабык, Ничек кайтып җитәргә?
Төядем чыбык-чабык. Аптырадым бит тәмам.
Уенны дәвам итәләр.
1 кыз ялгыз кала.
1нче кыз. ......не нишләтәбез?
Барысы. Җырласын әйдә.
..... җырлый.
1 кыз: Нинди уен уйныйбыз?
Барысы : ” Капкалы уен”ын уйныйбыз
2 кыз: Яңа утырткан капканы
Баганасы бик шома.
Капка эләктереп калмасын
Ычкынырга чамала.
(Егетләр, кызлар парлашып басалар,парлары белән капкадан чыгалар.Көй беткәндә кайсы пар уртада калса , шуларга җәза бирелә.) Бер кыз белән егет кулларын өскә күтәреп басалар, калганнар капкадан чыга башлый. Капкачылар кемнедер тотып калалар. Җәза бирәләр.
Татар бию көе.
3 кыз: ......не нишләтәбез?
Барысы : Мәзәк сөйләсен.
3 егет: Марсель: Юк, мин табышмак әйтәм.
Сырлы, сырлы, сырлы ул,
Безнең белән җырлый ул,
Биетә дә, җырлата дә,
Күңелле ул, моңлы ул.
Я, нәрсә ул, әйтеп карагыз
Барысы : Гармун.
4 юн: Ә гармунда кем остарак уйный, ягез әле,егетләр
(....... гармунда уйный татар җыры яки татар биюе. Калганнар парлап әйләнәләр).
4 кыз: ......ны нишләтәбез?
5 егет: Жырласын.
Барысы: Юк, биесен
“Такмаклар”
( Бер кыз бии- 1 куплет дәвамында, 2-нче куплетында егетләр такмаклар әйтә, 3-нче куплетта кул чабалар. Кыз биюдән чыга, ә егет керә.)
I ч. 1ч.) Кыз чыга бии;
2ч.) Егетләр такмак әйтә.
Бие, бие, бие але, биегәне юк але
Биегәне булмаса да матур бии бит әле
3ч.) Кул чабалар, кыз биюдән чыга, егет керә
IIч.) 1ч.) Егет чыга бии;
2ч.)Кызлар такмак әйтә;
Уфадан килгән егет оек чабата киеп
Монда килеп, итек киеп
Нишләп йөрисең биеп.
3ч) (Кул чабалар)
1 кыз: (алга чыгып)
Булды-булды. Кызлар !Малайлар!
Без биредә бик шаулашабыз.
Әйдәгез, чишмәгә суга барабыз.
Барысы кызлар: Әйдәгез, әйдә!
Малайлар: Без дә барабыз!
Барысы кызлар: Юк, без сезне алмыйбыз!
1 юн.: Барабыз! (ышаныч белән)
2юн.: Сезгә ярдәм итәрбез!
Барысы : Без барабыз !
2 кыз: Әйдәгез, чиләкләрне алаек.
( Көянтә-чиләкләрен алып җырлый-җырлый биеп баралар) Су юлы (татар халык җыры, башкара Сөмбел Билалова)
1.Әйдә, иркәм, алып барам
Чишмәләргә, суларга;
Чишмәләрдән су алганда
Су чәчрәтеп уйнарга.
Ай, җаныем, суларда
Су чәчрәтеп уйнарга.
2.Суда сусар йөзә микән,
Салкын суга салмыйча?
Син бәгъремне сагнып көтәм,
Юлдан күзем алмыйча.
Ай, җаныем, суларда
Су чәчрәтеп уйнарга.
3.Суда сусар йөзәдер лә,
Сулары сай булса да;
Бәгърем, хатлар язсана
Өч кенә юл булса да.
Ай, җаныем, суларда
Су чәчрәтеп уйнарга.
4.Су буенда акбүз атлар —
Бар да каеш нукталы;
Сагынмамын, димә, җаныем,
Сагынырсың, туктале.
Ай, җаныем, су юлы,
Бик сагындым бу юлы.Җырлый-җырлый кайтып китәләр.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
классный час "...Әкият кешене батырлыкка, матурлыкка илтә"
классный час "...Әкият кешене батырлыкка, матурлыкка илтә"...
Әкият-пьеса. Сәламәтлек аланы
Әкият-пьеса. Сәламәтлек аланы. Укучылар сәламәтлекне саклау, организмны чыныктыру, үзеңне чиста-пөхтә йөртү турында шигырьләр, җырлар өйрәнәләр....
"Тукай әкиятләренә ияреп" әкият кичәсе
Безнең шәһәребездә күп еллар “Мирас” ветераннар клубы эшләп килә. Без, 2 нче лицей укытучылары һәм укучылары, алар белән тыгыз элемтәдә торабыз. Сезгә “Мирас”лылар белән берлектә үткәрелгән бер ...
Акбай белән Әтәч турында әкият
Дуслык турында башлангыч сыйныфларда тәрбия сәгате...
Конспект по окружающему миру. История. Возникновение городов Новгород и Киев.
Конспект предназначен для учащихся 4 класса. Полная подборка урока....
Су буенда
су буенда...
ДӘРЕС ТЕМАСЫ: “Зәңгәр күл” буенда.
МАКСАТ:1 Сулыкларның тереклек һәм үсемлек дөньясы белән таныштыру.2.Елга күлләрдәге тормышның кешеләр өчен дә мөһим булуын аңлату,табигатькә сак караш тәрбияләү.3Укучыларда ...