ДӘРЕС ТЕМАСЫ: “Зәңгәр күл” буенда.
классный час на тему

Газизова Гелюся Рахимановна

МАКСАТ:1 Сулыкларның тереклек һәм үсемлек дөньясы    белән таныштыру.

2.Елга күлләрдәге тормышның кешеләр өчен дә мөһим булуын аңлату,табигатькә сак караш  тәрбияләү.

3Укучыларда  күренекле татар композиторы С.Сәйдәшевның  тормыш юлына,  иҗатына ,туган ил,туган якка багышланган әсәрләренә күзәтү аша эстетик зәвык  һәм ватанпәрварлелек тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon csulyk.doc48.5 КБ

Предварительный просмотр:

ДӘРЕС ТЕМАСЫ: “Зәңгәр  күл”  буенда.
МАКСАТ:1 Сулыкларның тереклек һәм үсемлек дөньясы    белән таныштыру.

2.Елга күлләрдәге тормышның кешеләр өчен дә мөһим булуын аңлату,табигатькә сак караш  тәрбияләү.

3Укучыларда  күренекле татар композиторы С.Сәйдәшевның  тормыш юлына,  иҗатына ,туган ил,туган якка багышланган әсәрләренә күзәтү аша эстетик зәвык  һәм ватанпәрварлелек тәрбияләү.

ДӘРЕС ТӨРЕ: Информацион технология ярдәмендә әңгәмә -дәрес үткәрү. Иҗади биремнәр.

УКЫТУ МЕТОДЫ: Мәгълүмат бирү, хәбәр итү, аңлату һәм уен элементлары белән эзләнүләренә ирешү.

ТӘРБИЯ МЕТОДЫ: Конкрет мисаллар аша табигатькә сак караш,эстетик зәвык тәрбияләү.

ҖИҺАЗЛАУ: “Сулыкларны саклау” плакат,сулыкларда яшәүчеләрнең уенчыклары,рәсемнәре,Әтнә районының географик картасы, карточкалар,”Зәңгәр күл”күренешләренә видеофильм, С.Сәйдәшевка карата презентация .

ДӘРЕС ПЛАНЫ:

1.ОЕШТЫРУ. УҢАЙ ПСИХОЛОГИК ХАЛӘТ ТУДЫРУ.

2.АКТУАЛЬЛӘШТЕРҮ,

1)Классны дәрескә әзерләү.С.Сәйдәшевнең “Каршылау”маршы  яңгырый.

Клара Булатованың “Таныш көйләр”шигыре укыла.

2)Дәрес темасын ачыклау.

3.ЯҢА БЕЛЕМ ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘР ФОРМАЛАШТЫРУ,

  1. Карта буенча күлләргә сәяхәт.(  Россиядәге,Татарстандагы күлләр буенча картада эш.)
  2. Күлдәге тереклек ияләренең үзара бәйләнеше турында әңгәмә турында .

4.ФИЗМИНУТКА.

”Бакалар җыры”җырлана,  хәрәкәтләр ясала.

  1. Теманы
  2. Син күлләрне беләсеңме? (Уен)

5.ТЕМАНЫ НЫГЫТУ.

  1) “ Балык тоту” уены (Күлләр турында сораулар бирелә, укучылар җавап бирәләр)

    2)  Сулыкларда экологик проблемалар (төркемнәрдә эш)

6.ЕЛГА ҺӘМ КҮЛЛӘР КАРТАДА,

1)   Татарстан республикасында елгалар,күлләр.

  1. Әтнә районындаы  елгалар һәм күлләр.

7. БЕЛЕМНӘРНЕ ТИКШЕРҮ.

  Балык тоту уены- сорауларга җавап.

8. ЙОМГАКЛАУ.

1.Нәтиҗә ясау.

2.Г.Насыйри сүз.,С.Сәйдәшев көе.”Зәңгәр күл”җырын җырлау.

                                     ДӘРЕС БАРЫШЫ.

 1.ОЕШТЫРУ. УҢАЙ ПСИХОЛОГИК ХАЛӘТ ТУДЫРУ.

-Исәнмесез, укучылар! Тәрәзә аша кояш елмая. Ул безнең бүлмәбезгә дә кергән: безгә күңел күтәренкелеге һәм уңышлар тели. Һәрберебезнең күңеле шат һәм кәефе яхшымы икән?(Укучылар кояш һәм болыт рәсемнәре арасыннан үзләренең хисси халәтләрен сайлап ала.) Бер-беребезгә карап елмайыйк та дәресебезне башлап җибәрик.

.

2.АКТУАЛЬЛӘШТЕРҮ.

С.Сәйдәшевнең”Каршылау”гимны яңгырый. Клара Булатованың “Таныш көйләр”шигыре укыла.                                                                                                                                                Бу    – Шопен да,

Бетховен да түгел,

Шулар заты, шулар кардәше.

Бу – татарның җир-табигать биргән

Кабатланмас мәшһүр Сәйдәше.


Бу көйләрдә -

Көнбатыш та, көнчыгыш та түгел,

Үз аһәңе шушы якларның.

Бу көйләрдә мин тарихын укыйм,

Кан тибешен тоям татарның.


Туган якның табигатен таныйм

Бу көйләрдән – Сәйдәш моңыннан.
Кыйгачлатып әнә киек кошлар

Күтәреллә Кандыр буеннан...


Туган якның болыннарын күрәм:

Шул көйләрдә җайга тирбәлеп,

Яшь егетләр әнә печән чаба,

Изүләрен чишеп җибәреп.


Бу көйләрдә бөтен тулылыгы,

Матурлыгы туган якларның.

Бу – Шопен да,

Бетховен да түгел,

Бу – Сәйдәше безнең татарның.

 -Укучылар,әле генә сез Салих Сәйдәшевнең “Каршылау”маршын тыңладыгыз. Халкыбызның йөрәк түренә, күңеленә кергән шатлыклы бәйрәм  көннәрендә генә түгел, ачы хәсрәтләрендә дә, шулай ук тыныч хезмәт көннәрендә дә бер изге хис булып яшәгән һәм куандырган Сәйдәш моңнары чын мәгънәсендә могҗиза ул.

- Сәйдәш тә Сәйдәш дибез, кем соң ул  Салих Сәйдәшев? (Укучылар җавабы тыңлана.)

-Әйе,дөрес.

-Ә хәзер укучылар С.Сәйдәшевнең балачагы турында  слайдлар карап үтик.

 Слайд буенча чыгыш.

. Салих Сәйдәшев  1900 елның 3 декаберендә Казанда туа.  Әнисе  Мәхүпҗамал, әтисе Җамалетдин, апасы Әминә исемле  була. Малае туганчы ук  Җамалетдин каты авырудан үлеп китә. Сәйдәшнең әтисе Җамалетдин урта хәлле бай була. Аның үзенең ике катлы йорты була. Беренче катында кибете, ярдәмчеләре, икенче катында аларның гаиләләре торалар. Әтисе үлгәч, аларның эшләрен Насретдин Хәмитов исемле кеше алып бара. 8 яшендә Сәйдәшне мәдрәсәгә укырга бирәләр. Ул анда 4 ел белем ала. 6 яшендә гармунында    көйләр чыгара  башлый.                                                                                         11 яшенә кадәр Сәйдәшевлар гаиләсе   Насретдиннәр гаиләсенә нык бәйле  була. Бу йортта барлыгы ике гаиләгә 6 бала үсә. Әнисе   Сәйдәшне  сату-алу   эшенә, әтисенең  һөнәренә өйрәтергә тели. Ләкин  улының күңеле гел музыкага  тартыла. Йортта  тыгыз булганлыктан алар  икенче  Камал  йортына яшәргә  күчәләр. Салих Сәйдәшев балаларның якын дусты иде. Аның замандашы һәм хезмәттәше, артист Хәким Сәлимҗанов болай ди. 
“Мин үз гомеремдә балаларга “сез” дип эндәшкән ике кешене беләм. Берсе шагыйрь – Дәрдмәнд, икенчесе – Салих Сәйдәшев. Безнең ишек алдында бала-чага һәрчак тулып ята иде. Салих аларның барысы белән дә исәнләшер иде”.
С.Сәйдәшев балаларны яраткан.
Билгеле инде, ул балаларга  бик күп җырлар иҗат иткән, Ә сез аның нинди җырларын яратып башкарасыз? (Укучылар җавабы тыңлана)

-“Зәңгәр күл” җыры.

Укучылар “Зәңгәр күл” белән якыннанрак танышыйк.(  Видеофильм карау.) Димәк, сүзебез бүген су хакында икән,  С.Сәйдәшев көенә язылган “Яшь туристлар “ җырын башкарып, Зәңгәр күл”буена юл алыйк.

ЕЛГА ҺӘМ КҮЛЛӘР КАРТАДА.

   Татарстан республикасында 3700 елга бар, күлләрнең саны- 8500 дән артып китә.

  Укучылар ә  сезнең авыл тирәсендә нинди  күлләр бар ? (Укучыларның җаваплары тыңлана)

 -Ә ул күлләрдә нинди тереклек ияләре яши?

  • Әйе укучылар , су төбендә сөлекләр, вак балыклар, үсемлекләр.  Үсемлекләр арасында әкәм – төкәм, энә карагы, төрле балыклар.  Су өстендә төнбоеклар, үрдәкләр, аккош. Яр буенда бакалар. Алар үзара тыгыз элемтәдә яшиләр. Әгәр бер төркемдә төрләр саны кимесә, ул икенче төрнең санын киметә.
  1. – Уйлап карагыз әле күлләрдә үсемлекләр нинди роль уйный ?
  • Үсемлекләр суны кислородка баеталар.
  • Вак кына бөҗәкләр артык үләннәрне ашап суны чистарталар, вак балыклар, чукмарбашлар, бөҗәкләр шул вак җан ияләрен ашыйлар.
  • Ә балыклар ?
  • Балыклар суалчаннарны.
  • Бакалар ?
  • Бакалар чебен – черкиләрне тота.
  • Елга, күл буенда яшәүче кош һәм җәнлекләр ничек туклана ?
  • Алар балык һәм бакалар тоталар
  • .Теманы ныгыту.
  •  Бүген табигатне ,кешелекне ,гомумән җир шарын саклап  калу-иң мөһим проблемаларның берсе. ә сулыкларда,күлләрдә нинди экологик проблемалар бар? (Төркемнәрдә эш)        Һәр төркем миңа эколоик проблемаларны саный.(Төркемнәрнең җавабы тыңлана)
  • Әйе,укучылар дөрестән дә безнең күлләрдә ,сулыкларда экологик проблемалар күп икән. Татар халкы: “Коега төкермә, суын эчәрсең”, “Кулын пычранса,су белән юарсың; су пычранса, ни белән юарсың?”- ди. Әлбәттә, бу мәкальләрдә экологик проблемалар ярылып ята, алар суны, аның чисталыгын саклау кирәклеген янә бер кат искәртә. Басу-кырлардә алтын-башаклар,су буйларында зифа камышлар үссен,иркен болыннарда нәни колыннар йөгереп йөрсен өчен табигатьне,аның иң зур байлыгы- суны сакларга кирәк. Табигатьне, суны саклау ул- Ватанны саклау дигән сүз.Ә безнең Ватаныбыз- Татарстан.    ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕНЕҢ 55 нче статьясында  “ТАБИГАТЬКӘ САКЧЫЛ КАРАШ- ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ ҺӘР ГРАЖДАНЫ БУРЫЧЫ” диелгән .  22 нче март –“Бөтендөнья сулыкларны саклап калу көне”дип ителгән, ә   2013 ел - Татарстан Республикасында экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы  дип игълан ителде..
  • Йомгаклау
  • - Сөйләгәннән чыгып нинди нәтиҗә ясый алабыз ?

-  Димәк, без табигатьне сакларга,якларга бурычлы.Шуңа да, әйдәгез, суга багышлаган бүгенге әңгәмәбезне табигатьнең гүзәл почмагы- “Зәңгәр күл” (Г.Насрый сүзләре, С.Сәйдәшев көе)җыры белән тәмамлыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле)

Укытучы яңа теманы аңлата, укучыларда татар теле дәресенә кызыксыну уяна....

4сыйныф (татар төркеме) "Сыйфат дәрәҗәләре" темасы буенча дәрес планы

4не сыйныфның татар төркеме өчен "Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе" темасы буенча дәрес планы....

1нче сыйныф "Яшелчәләр" темасы буенча дәрес планы.

1нче сыйныфның рус төркеме өчен "Яшелчәләр" темасы буенча дәрес планы....

1нче сыйныф "Яшелчәләр" темасы буенча презентация

1нче сыйныф өчен "Яшелчәләр" темасы буенча презентация....

Су буенда

су буенда...

Су буенда кичке уен.

Җәйге матур кичләрдә, кояш баткач, картлар яткач,су буйлары, урман аланнары, ямь-яшел болыннар яшьләрнең шат авазларына күмелгән. Кичке уеннарда җыр-бию, уен-көлке бер генә минутка да т...

2 нче сыйныф. Әйләнә-тирә дөнья белән танышу дәресе. 1. Программа темасы: «Сәламәтлек һәм куркынычсызлык". 2. Дәрес темасы: «Машинадан саклан!»

2 нче сыйныф. Әйләнә-тирә дөнья белән танышу дәресе. 1.         Программа темасы: «Сәламәтлек һәм куркынычсызлык". 2....