Дәрес планы-4 класс, татар теле
план-конспект урока (4 класс) на тему
4-сыйныф өчен татар теленнән "Сан" темасына дәрес планы.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
san-4_syynyf.docx | 491.3 КБ |
Предварительный просмотр:
4-сыйныфта татар теле дәресе
Тема: Сан
Максат: хезмәттәшлек технологиясе аша санның сүз төркеме икәнен, нинди сорауларга җавап бирүен, нәрсәне белдерүен, сан белән ачыкланган исемнең ничек аталуын; нинди төркемнәргә бүленүен, аларны сөйләмдә дөрес куллана белү; туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау: дәреслек, 4 конверт, “Исем”, “Сыйфат”, “Фигыль”, “Алмашлык”, “Сан” сүз төркемнәрен белдергән сүзләр, тест, “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”.
Дәрес барышы:
1.Психологик уңай халәт тудыру.
Укытучы:
Таң атканда, һәрбер кеше изгелекләр теләргә, бер-берсенә яхшы сүзләр әйтергә тиеш. Көнне яхшы сүз белән башласаң, көн дә матур үтәр, диләр.
-Дуслар, әйдәгез, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк!.
Укучылар:
-Яңа көн тынычлык алып килсен!
-Әти-әниебезгә ягымлы булыйк!
-Яңа көндә яңа “5”ле алыйк!
-Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!
Укытучы:
-Балалар, хәзер кайсы ай? ( Февраль)
-Ул нинди ай?
-21 февраль нәрсәсе белән истәлекле көн? ( Халыкара туган телләр көне)
Укытучы:
Җир йөзендә яшәгән халыкларның телләре бик күп төрле. Ләкин һәркемнең дә башка телләргә караганда яхшырак белгән, үзенә якын, кадерле бер теле була. Шул телдә аның әти-әнисе, туганнары сөйләшә. Шуңа күрә дә ул телне туган тел-ана теле дип атыйлар. Безнең туган телебез нинди? ( Татар теле)
-Әйдәгез, балалар, без дә бүген, бәйрәм көнне, татар теле дәресебезне матур итеп үткәрик әле.
2. матур язу күнегүләре.
Тактага “ Туган телем- татар теле.” җөмләсе язылган
- Җөмләне укыгыз. Кайсы тартык аваз еш кабатлана? Баш һәм юл Т т хәрефләрен чиратлаштырып языгыз.
-Мәкальне укыгыз. “Алтыда белгән ана телең алтмышта да онытылмас”. Аны сез ничек аңлыйсыз? Мәкальне матур итеп язып куябыз.
3. Актуальләштерү.
Укытучы:
-“Грамматик викторина” үткәреп алабыз. Мин сезгә сораулар бирәм, ә сез, тиз генә, озак уйлап тормыйча, бер сүз белән генә җавап бирегез:
-Тел ярдәмендә нәрсә дә булса хәбәр итү, әңгәмә алып бару ничек атала? (Сөйләм)
-Сөйләм нәрсәдән тора? (Җөмләдән)
-Җөмлә нәрсәдән тора? (Сүздән)
-Предметны белдергән сүз нәрсә дип атала? (Исем)
-Предметның эшен белдергән сүз нәрсә дип атала? (Фигыль)
-Предметның билгесен белдергән сүз нәрсә дип атала? (Сыйфат)
-Исемне алмаштырып килгән сүз нәрсә дип атала?? (Алмашлык)
-Бу сүзләр нәрсәләрне белдерә торган сүзләр? (Сүз төркемнәрен.)
Дөрес, болар сүз төркемнәрен белдерә торган сүзләр.
4.Яңа тема өстендә эш
Укытучы:
-Менә монда сүзләр бирелгән, сүзләрне укыгыз. Бу сүзләрне нишләтеп була? Нинди бирем уйлар идегез?
Укучылар:
-Сүзләрне төркемнәргә аерып була.
Укытучы:
-Бергәләп уен уйнап алыйк әле. Ул уен “Сүзләрне төркемнәргә аер” дип атала.
(Зәңгәр, мин, сөйли, биш, мәктәп, алар, әни, күрәм, икенче, тәмле, ул, кояш, тугыз, яздык, кечкенә, алтынчы). (Укучылар бирелгән сүзләрне тиешле сүз төркеме турысына урнаштыралар.)
- Бирелгән бөтен сүзне дә урнаштырып бетердекме? Нинди сүзләр калды? (биш, икенче, тугыз, алтынчы.) Бу сүзләрне ни өчен беркая да куймадык? (Чөнки алар бу сүз төркемнәренең берсенә дә кермиләр. ) Дөрес. Хәзер бу сүзләргә сорау биреп карыйк һәм нинди сүз төркеменә кергәннәрен ачыклыйк. (Биш -ничә? икенче-ничәнче? тугыз-ничә? алтынчы-ничәнче? Бу сүзләр сан).
-Бу сүзләр төркеменә нинди исем бирербез?
-Әйдәгез, бергәләп исем эзлик.
-Дөрес. Бу сүзләр сан сүз төркеменә керәләр. Димәк, укучылар, без бүген сезнең белән нинди сүз төркеме турында сөйләшербез, бүгенге дәреснең темасы ниди булыр,?
-Дәреснең максаты нинди булыр ?
-Нәрсә-ул сан? Сан нәрсәне белдерә?
-28 биттәге кагыйдәне укып китик, дөрес фикер йөрттек микән? Тикшереп карыйк. (кагыйдәне укыйлар)
-Укучылар аны икенче төрле микъдар саны дип атыйлар. -Ни өчен микъдар саны микән? Микъдар сүзе нәрсәне аңлата икән?
Сүзлек өстендә эш:“Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”- 344 бит- микъдар сүзенең аңлатмасын укыйлар.
-Укучылар сан нинди сүз төркемен ачыклап килә микән?
(Дәреслектәге 37-күнегү)
- Санамышны укы . Саннарны тап кайсы сүзләрне ачыклап килгән?
-Сан белән ачыкланып килгән исем ничек атала микән?(кагыйдәне уку)
-Димәк, монда сан кайсы сәзне ачыклап килде?
- Җиләк сүзе монда нәрсә була икән?
-Укучылар монда җиләк сүзе берлек сандамы, күплек сандамы?
-Сез ничек уйлыйсыз, сан янында килгән исеме ничек дип атарга була?
40-күнегү
Ике алма, икенче сыйныф, биш китап, бишенче урын
-Укучылар бу саннар барысы да предметның бер төрле мәгънәсен белдерәме?
Ике алма икенче сыйныф
алты китап алтынчы урын
-Төп исәпне Тәртипне белдерә
САН
1.Мөстәкыйль сүз төркеме.
2.Предметның санын, исәбен белдерә торган сүз.
3.Исемне ачыклый (ачыкланган исем саналмыш була).(мисал китерәләр)
4.Микъдар саны .
5.Тәртип саны.
6.Сан янында килгән исем һәрвакыт берлек санда була. (мисал китерәләр)
Башлангыч сыйныфта санның ике төркемен өйрәнәбез. Нинди саннар инде алар? (микъдар саны, тәртип саны.)
Төркемнәрдә эш. Хәзер карточкага карыйк. Андагы сүзләрне укыйк әле. (Биш, егерме, тугызынчы, беренче, ун, уникенче, дүрт, алтынчы)
Беренче төркем микъдар саннарын яза, икенче төркем тәртип саннарын яза.
Микъдар саны Тәртип саны
Биш тугызынчы
егерме беренче
Ун уникенче
Дүрт алтынчы
(Слайд буенча укучылар эшләренең дөреслеген тикшерәләр).
-Эшләгән эшебезгә нәтиҗә ясыйк. Микъдар саннары нәрсәне белдерәләр? 1нче төркемнең укучысы җавап бирә. (Предметның санын, төгәл исәбен белдерәләр.) Мисал китерик (биш алма, егерме укучы, ун дәфтәр, дүрт дәрес). Тәртип саннары нәрсәне белдерәләр? 2 нче төркем укучысы җавап бирә. (Предметның саналу тәртибен белдерәләр.) Мисал китерик (тугызынчы рәт, беренче кар, икенче серия, алтынчы йорт).
- Игътибар итик әле, укучылар, тәртип саннары ничек ясалганнар? (Алар микъдар санына -ынчы/-енче, -нчы/-нче кушымчалары ялганып ясалган.)
-ынчы, -нчы кушымчалары нинди әйтелешле сүзләргә ялганган? (калын әйтелешле), -енче,-нче кушымчалары нинди әйтелешле сүзләргә ялганган? (нечкә әйтелешле)
Ял минуты. МИКС ФИЗ ГРУП.
- Барыгыз да урыннарыгыздан торыгыз, урындыкларны өстәл астына этеп куегыз. Музыка астында класс буйлап хәрәкәт итегез. (Музыка яңгырый)
Музыка туктады. Ике кеше белән группа ясагыз. Табышмак. Мич тулы пәрәмәч, уртасында бер калач. Кемнең буе озынрак, шул башлый.
Музыка астында тагын хәрәкәт итәбез. Музыка туктады. Ике кеше белән группа ясагыз. Бирем. Сан кергән җөмлә төзеп әйтегез. Кемнең чәче кара, шул башлый.
Музыка астында тагын хәрәкәт итәбез. Музыка туктады. Ике кеше белән группа ясагыз. Сорау. “Өч кыз” әкиятендәге кызларның сезгә кайсысы ошады? Ни өчен? “Өч аю” әкиятендә (Р.н.с. Три медведя) үзләре өйдә булмаганда аюлар өенә кем керә?
Төркемдә эш. Бирелгән җөмләләргә кирәкле саннарны язарга.
- Безнең сыйныфта _________________ укучы.
- ______________________ сентябрьдә балалар мәктәпкә баралар.
- ______________________ Май – Җиңү көне.
- Бу күлмәк ______________сум тора.
- Без __________________________ гасырда яшибез.
Саннар: ике йөз, беренче, ун, тугызынчы, егерме беренче.
-Укучылар, хәзер саннарны ясалышы ягыннан карарбыз. Без бүген сезнең белән гади саннарны, кушма саннарны һәм тезмә саннарны өйрәнербез.
Гади саннар - бер сүздән генә, ягъни бер тамырдан гына торган саннар.
Кушма саннар ике сүз, ягъни ике тамыр бергә кушылып ясалган саннар. Кушма саннар кушылып язылалар. Кушма саннар тугызау гына. Унбердән алып унтугызга кадәрге саннар кушма саннар булалар. Кушма саннар кушылып язылалар.
Тезмә саннар ике яки берничә сүз тезелеп килгән саннар. Тезмә саннар аерым язылалар.
Гади саннар Кушма саннар Тезмә саннар
Ике унбер егерме алты
Җиде унике илле дүрт
Утыз унөч өч йөз
Сиксән ундүрт алты мең сигез
Төркемнәрдә эш. Саннарның язылышына бәйле хаталы очракларны табарга. Хаталы язылган сүзләрнең астына сызарга һәм дөрес языылышын аңлатырга.
- Ун ике ай сизелми дә үтеп китте.
- Әниемә утызалты яшь.
- Егермеөченче февраль – Ватанны саклаучылар көне.
- Ике гасырда икейөз ел.
- Сигез елдан миңа ун сигез тула.
- Укучылар, афәрин, булдырдыгыз. Сезне тапкырлыкта да сынап карыйсы килә. Табышмакларның да саннар белән төзелгәннәре бар. Тыңлагыз әле.
1. Ел да килә дүрт батыр,
Дүртесе дә ят төсле,
Дүртесе дә бик матур. (Елның дүрт фасылы)
2. Ике әти, ике бала,
Үзләре өчәү генә. (Бабай, ата, ул)
3. Дүрт хатынга бер шәл. (Өстәл)
4. Бер тавык астында 60 йомырка. (Сәгать, минутлар)
5. 7 үрдәк оча иде. Шуларның икесен атып төшерделәр. Ничә үрдәк калды? (2)
6. Нинди сәгать тәүлеккә ике генә мәртәбә вакытны дөрес күрсәтә? (ватык).
7. 4 шәм янып тора. Өчесен сүндерәләр. Ничә шәм кала? (3 кала, 1се янып бетә).
8. Нинди санны уңнан укысаң да, сулдан укысаң да бер төрле әйтелә?(кырык)
Тормышта саннарны кайларда очратабыз?
Сәгать циферблатында саннар бар.
Сәгать ничә? (Сигез. Микъдар саны)
Сәгать ничә? (Уникенче ярты. Тәртип саны.)
- Кибет үлчәүләрендә саннар бар. Әйбернең массасын үлчәү өчен.
- Температураны үлчәү өчен кулланыла торган термометрларда саннар бар.
- Машина номерларында саннар була.
- Йорт номерлары саннар ярдәмендә языла.
Нәтиҗә ясыйк әле. Саннар безнең тормышта күп очрыймы? (Саннар безнең тормышыбызда гел очрап тора. Тормышыбызны саннардан башка күз алдына да китереп булмый. )
Укучыларның белемен тикшерү.
Тест.
- Сан нәрсәне белдерә?
А)предметның билгесен;
Ә)предметның эшен;
Б)предметның санын;
В)предметның хәрәкәтен.
2. Сан белән ачыкланган исем:
А)сыйфатланмыш дип атала;
Ә)саналмыш дип атала;
Б)микъдар саны дип атала;
В)тәртип саны дип атала.
3. Сан нинди сорауларга җавап бирә?
А)кем? нәрсә?
Ә)нинди?
Б)ничә? күпме? никадәр?
В)нишли? нишләде?
4. Сан янында килгән исем һәрвакыт:
А)Берлек санда була;
Ә)күплек санда була;
Б)саны булмый;
В)берлек һәм күплек санда була.
5. Тәртип саннары нинди сорауга җавап бирә?
А)кем?
Ә)нәрсә?
Б)ничәнче?
В)нишли?
6.Тәртип саннары микъдар санына нинди кушымчалар ялганып ясала?
А)-лар/ -ләр;
Ә)-ның/ -нең;
Б) –ынчы/ -енче; -нчы/ -нче;
В)-да/ -дә.
Рефлексия.
-Укучылар, без бүген нинди сүз төркеме турында сөйләштек? Берәр яңалык алдыгызмы үзегезгә?
-Һәрберегезнең өстәлендә өч төстәге кәгазь бар. Кем дә кем “Мин бүген дәрестә бөтен нәрсәне аңладым, дәрес миңа ошады,”- ди, яшел төстәге кәгазьне күтәрегез. “Аңладым, ләкин соравым калды,” - диюче укучы сары кәгазьне күтәрә. “Материал авыр булды, мин аңламадым,”- дигән укучы кызыл кәгазьне күтәрә.
Өй эше: Саннар кертеп “Чаңгы ярышында” исемле кечкенә хикәя язып килергә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
3 класс татар теле эш программасы
Уңышка ирешү өчен тел дәресләрен уку дәресләре белән тыгыз алып бару отышлы. Татар теле дәресләрендә өйрәнгән грамматик структуралар уку дәресләрендә сөйләмдә ныгытыла, лексик материал активлаштырыла....
Рабочая программа 4 класс (Татар теле)
Рабочая программа для 4 класса по предмету татар теле....
3 класс татар теле ФГОС "Перспективалы башлангыч мәктәп"
ФГОС "Перспективалы башлангыч мәктәп" татар теленнән 3 класска эш программасы...
1нче класс татар теле тест
Авазлар һәм хәрефләр темасын кабатлаганда кулланыла. Сузык, тартык авазлар, яңгырау, саңгырау тартыклар, юлдан юлга күчерү өчен иҗекләргә ничек бүленү кебек сорауларны үз эченә ала....
ПНШ 4 класс татар теле эш программасы
Рабочая программа по татарскому языку для 4 класса ФГОС "Перспективная начальная школа"...
ПНШ 4 класс татар теле эш программасы
ПНШ 4 класс татар теле эш программасы...
3 класс татар теле
3 класс татар теле...