Рус мәктәбенең 2 нче сыйныфында укучы рус балалары өчен татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе
план-конспект урока (2 класс) по теме
Рус мәктәбенең 2 нче сыйныфында укучы рус балалары өчен татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе
Дәреснең темасы: Кыш. (Дәрес-сәяхәт)
Дәреснең максаты: 1. Рус телле балаларның тема буенча белем-күнекмәләрен системага салу, темага караган сүзләрне камилләштерү.
2. Укучыларның монологик һәм диалогик сөйләмен, тыңлап аңлау сәләтен үстерү.
3. Балаларда туган ягыбыз табигатенә мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләү; сәламәт яшәү рәвешен булдыру.
Дәрес тибы: бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.
Дәреснең методы һәм алымнары: укытучы сөйләме, әңгәмә, дәреслек белән эш, күрсәтмәлелек, сүзлек эше.
Җиһазлау: дәреслек, сүзлекчә, балаларның рәсемнәре, проектор, кар бөртекләре, ватман, маскалар, Кар кызы костюмы, чана.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
urok.docx | 28.35 КБ |
Предварительный просмотр:
Рус мәктәбенең 2 нче сыйныфында укучы рус балалары өчен татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе
Дәреснең темасы: Кыш. (Дәрес-сәяхәт)
Дәреснең максаты: 1. Рус телле балаларның тема буенча белем-күнекмәләрен системага салу, темага караган сүзләрне камилләштерү.
2. Укучыларның монологик һәм диалогик сөйләмен, тыңлап аңлау сәләтен үстерү.
3. Балаларда туган ягыбыз табигатенә мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләү; сәламәт яшәү рәвешен булдыру.
Дәрес тибы: бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.
Дәреснең методы һәм алымнары: укытучы сөйләме, әңгәмә, дәреслек белән эш, күрсәтмәлелек, сүзлек эше.
Җиһазлау: дәреслек, сүзлекчә, балаларның рәсемнәре, проектор, кар бөртекләре, ватман, маскалар, Кар кызы костюмы, чана.
Дәрес планы
- Оештыру өлеше. ( 3 мин.)
- Исәнләшү.
- Һава торышы турында әңгәмә.
- Авазларны кабатлау.
- Укучыларның игътибарын дәрескә туплау (видеоязма карау).
II. Актуальләштерү. ( 2 мин.)
1. Кар кызы белән танышу.
2. Сүзләрнең тәрҗемәләрен кабатлау.
III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. (20 мин.)
- Урман турында әңгәмә.
- Релакс күнегү “Кошлар”
- Китап белән эш: 134 бит, 2 сорау.
- Кош исемнәрен искә төшерү.
- Яңа сүзләр кертү.
- Җөмләләргә сүзләр өстәү.
Физминутка.
- Нәрсә? Нинди? уены.
- Монолог төзү (хайваннар)
- Аудирование (дөрес-дөрес түгел).
- Парлап диалог төзү.
IV. Өйгә эш бирү. (1 мин.)
Кыш турында хикәя төзергә.
V. Рефлексив бәяләү этабы. (3 мин.)
- Сорауларга җавап бирү.
VI. Йомгаклау. (1 мин)
1. Билгеләр кую.
2. Саубуллашу.
Дәрес барышы.
- Оештыру (3 мин).
Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн!
Укучылар: Исәнмесез!
Укытучы: Кәефләрегез ничек?
Укучылар: Яхшы.
Укытучы: Утырыгыз. Давайте поговорим про сегодняшнюю погоду. В этом нам помогут слова, которые на доске.
Бүген көн нинди?
Укучы: Бүген көн кояшлы.
Укытучы: Җил исәме?
Укучы: Җил исә (исми).
Укытучы: Һава салкынмы?
Укучы: Һава салкын.
Укытучы: Урамда күңеллеме?
Укучы: Урамда күңелле.
Укытучы: Ребята, я не зря выделила буквы в этих словах. Это звуки, которые встречаются только в татарских словах: ү, ө, җ, ә, һ, ң. Повторим слова еще раз: бүген, көн, җил, исә, һава, күңелле. Афәрин!
Старайтесь в течение всего урока отвечать полными предложениями.
Укытучы: Вы, наверное, уже догадались, какая тема сегодняшнего урока. Дәреснең темасы “Кыш”. Без бу тема буенча үткәннәрне кабатларбыз. Ә хәзер видеопрезентация карыйбыз.
(видеоязма карау, Укытучы Кар кызы булып киенә)
- Актуальләштерү. ( 2 мин.)
Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Вашей учительнице нужно было ненадолго отлучиться. Поэтому я ее заменю. А вы знаете, кто я? Мин кем?
Укучылар: Кар кызы!
Укытучы: Мин – Кар кызы, Кар кызы,
Сезгә инде мин таныш.
Кунакка теләп килдем –
Урамда бит хәзер кыш!
Мы сейчас отправимся в путешествие. Для этого у нас есть волшебные санки и мешок. Тәрҗемә итегез әле, санки татарча ничек була?
Укучылар: Чана.
Укытучы: Минем чанага утырыр өчен сүзләрне дөрес тәрҗемә итәргә кирәк. За правильные ответы вы получите снежинку – кар бөртеге.
(укытучы русча әйтә, укучы – татарча,
дөрес тәрҗемә өчен кар бөртеге бирелә капчыктан)
Сүзләр: зимний – кышкы, лед – боз, снег – кар, дерево – агач, елка – чыршы, холодно – салкын, новый год – яңа ел, белый – ак, птица – кош, заяц – куян, лиса – төлке, волк – бүре, гора – тау, лыжи – чаңгы, коньки – тимераяк, клюшка – кәшәкә, снеговик – кар бабай, животное – хайван (җәнлек), кормушка – җимлек.
- Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. (20 мин)
Укытучы: Бик яхшы. Чанага утырабыз, урманга киттек. Слайдка карагыз. Сез нәрсә күрәсез?
Укучылар: Кышкы урманны күрәбез.
Укытучы: Җир нәрсә белән капланган?
Укучылар: Җир кар белән капланган.
Укытучы: Көн нинди?
Укучылар: Көн аяз, кояшлы.
Укытучы: Сез урманда нәрсәләр бар?
Укучылар: Урманда агачлар бар.
Укытучы: Бу нинди агач?
Укучылар: Бу – чыршы.
Укытучы: Урман матурмы?
Укучылар: Урман матур.
Укытучы: Без урманны сакларга тиеш.
Укытучы: Сез дә бүген бик матур кышкы рәсемнәр ясап килгәнсез икән. Мы вернемся к ним позже. Ә хәзер күзләрне йомабыз. Ял итеп алабыз. И не открываем глаза до тех пор, пока я не скажу.
(кошлар сайравы музыкасы)
Укытучы: Күзләрне ачтык. Без нинди тавышлар ишеттек?
Укучылар: Без кошлар тавышын ишеттек.
Укытучы: Әйе, дөрес. Укучылар урманда җил исә. Сезнең китапларыгыз ачыла: 134 страница, 2 сорау. Ләйсән, сорауны укы.
Укучы: Нинди кошлар җылы якларга китә, ә нинди кошлар кала? Сөйлә. Укытучы: Вопрос понятен?
Укучылар: Да.
Укытучы: Чтобы ответить на этот вопрос, предлагаю вам разгадать названия птиц, зимующих в наших краях.
Бу – нәрсә?
Укучы: Тукран.
Укытучы: Тикшереп карыйк әле. Дөрес!
...
(сүзләр чишү)
Укытучы: Без кышлаучы кошларны искә төшердек. Ә хәзер җылы якка китүче кошларны карыйбыз. Слайдка карагыз әле. Нинди кош бу?
Укучы: журавль
Укытучы: Может кто-то знает татарское название?
....
Укытучы: А сейчас повторим названия птиц с их голосами:
Например, дятел стучит...
ТУКРАН ПЕСНӘК КҮГӘРЧЕН ЧЫПЧЫК
ТОРНА КАРЛЫГАЧ САНДУГАЧ КАРА КАРГА
Укытучы: Укучылар, булышыгыз әле миңа! Нужно вставить правильные названия птиц в предложения. (слайдта)
Сандугач матур җырлый.
Карлыгач җылы якка китә.
Кара карга – санитар кош.
Торна яз көне кайта.
Укытучы: Балалар, кошларга ничек булышырга кирәк?
Укучы: Аларга җимлек ясарга, җим салырга.
Укытучы: Бик дөрес. Җимлекләр элеп, аңа ярмалар, ипи валчыклары салырга кирәк. Вы, наверное, устали. Давайте отдохнем. Торып бастык.
Физминутка + музыка
Салкын, саф һава,
Йомшак кар ява,
Урманга бардык –
Битләр кызара.
Кар бөртекләре
Өстеңә куна,
Үзләре матур
Һәм салкын була. (Ә.Бикчәнтәева)
Укытучы: Укучылар, урманда тагын нәрсәләр яши?
Укучылар: Җәнлекләр (хайваннар).
Укытучы: Бик дөрес. Алар нинди була? Тактага карагыз әле. Нәрсә? Соравына җавап бар, ә нинди? сез табарга тиеш.
(укучылар тактага чыгып дөрес сүзләрне эзләп табалар)
аю бүре куян төлке тиен керпе
көчле усал куркак хәйләкәр җитез әкрен
Укытучы: Используя эти слова животные расскажут о себе сами. Некоторые из них спрятались в моем мешке. (маскаларны чыгару)
Посмотрите на экран. Сначала я расскаңу о себе: Мин - Кар кызы. Мин матур. Мин еракта яшим.
Теперь вам нужно подставить свои слова вместо выделенных.
(тактага 3 укучы чакырыла)
Укытучы: Мин - Кар кызы. Мин матур. Мин еракта яшим. Ә син кем?
Укучы: Мин – Куян. Мин куркак. Мин урманда яшим. Ә син кем?
Укучы: Мин – Бүре. Мин усал. Мин урманда яшим. Ә син кем?
Укучы: Мин – Төлке. Мин хәйләкәр. Мин урманда яшим. Ә син кем?
Укытучы: Бик яхшы.
Укытучы: Укучылар, җил исә, тагын китаплар ачыла.
Китаптан 134 бит, 1 нче сорауны укыйк әле.
Укучы: Расскажи о признаках зимы.
Укытучы: Ответить на эти вопросы нам помогут следующие задание. Первое называется “Кар бөртеге / тамчы”. Ваша задача – определить правильно или неправильно я говорю. Правильно – кар бөртеге, не правильно – тамчы. Начали:
Декабрь – яз ае. Яңа ел бәйрәме кыш көне була. Бездә кыш эссе була. Бөтен җирдә ак кар ята. Урамда көчле буран чыга. Тукран җылы якка китә. Балалар таудан шуалар. | Дөрес түгел Дөрес Дөрес түгел Дөрес Дөрес Дөрес түгел Дөрес |
Укытучы: А теперь давайте вместе повторим правильные фразы.
Яңа ел бәйрәме кыш көне була.
Бөтен җирдә ак кар ята.
Урамда көчле буран чыга.
Балалар таудан шуалар.
Укытучы: Укучылар, тактага сезнең кышкы рәсемнәр эленгән. Дәрестә өйрәнгән сүзләрне, җөмләләрне кулланып кем үзенең рәсеме турында сөйләргә тели?
(рәсемнәр буенча берничә җөмлә әйтү)
IV. Өйгә эш бирү. (1 мин)
Укытучы: Көндәлекләрегезне ачыгыз. Өй эшен язып куябыз. Кыш турында хикәя төзеп килергә.
V. Рефлексив бәяләү этабы. (3 мин)
Укытучы: Без бүгенге дәрестә нинди ел фасылы турында сөйләштек?
Укучылар: Кыш.
Укытучы: Кыш нинди?
Укучылар: Матур, салкын.
Укытучы: Урамда салкынмы?
Укучылар: Әйе.
Укытучы: Кышкы урманда нинди кошлар бар?
Укучылар: Песнәк, тукран, ...
Укытучы: Нинди җәнлекләр бар?
Укучылар: Куян, төлке, аю, бүре.
Укытучы: Сез кышны яратасызмы?
Укучылар: Әйе!
Укытучы: Бик яхшы. Дәрес сезгә ошадымы?
Укучылар: Ошады.
Укытучы: Мин бик шат. Дәрестә бик актив эшләдегез. Карлы конфетлар бирәм сезгә. Билгеләр куям.
(Рафаэлло-конфет өләшү)
Укытучы: Торып бастык. Дәрес бетте. Сау булыгыз!
Укучылар: Сау булыгыз!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Уку дәресе "Н хәрефе булган сүзләрне уку.Әниләр темасына бәйләнешле сөйләм үстерү"
Урок в 1 классе помогает правильно произносить и запомнить произношение трудных букв....
Сәламәт буласың килсә – спортны ярат! 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес планы (рус төркемендә укучы балалар өчен)
Бүгенге көн, заман укучыларының сәламәтлеге мактанырлык түгел. Дәресләремдә укучыларыма спорт белән кызыксынырга, спортның сәламәтлекне ныгытуын аңлатырга тырышам .Сыйныфтагы укучыларның спорт буенча ...
1нче сыйныф(рус телендә сөйләшүче балалар) өчен татар теленнән эш дәфтәре.
Гомуми белем бирү мәктәбенең1нче сыйныфы өчен(рус телендә сөйләшүче балалар). Н.Г. Галиева, Р.М.Туйметова....
Рус мәктәбенең 3 нче сыйныфында укучы рус балалары өчен сыйныфтан тыш чара “Көзге уңыш”
Рус мәктәбенең 3 нче сыйныфында укучы рус балалары өчен сыйныфташ тыш чара“Көзге уңыш” Укытучы: Хәерле көн, әти-ниләр, кунаклар! Бездә бүген “Көзге уңыш” бәйрәме. “Яфрак бәйрәме” җыры 1...
Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. Көч җитмәсә, хәйлә бар. ( Габдулла Тукайның” Кәҗә белән Сарык” һәм рус халкының “Козел и баран” әкиятләрен чагыштырып өйрәнү)
4нче сыйныф татар төркеме өчен туган телдә әдәби укудан дәрес эшкәртмәсе...
“Күмәч” рус халык әкияте буенча татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе
Дәрес эшкәртмәсе коммуникатив технологияләргә таянып сөйләмгә чыгу ысулларын күрсәтә....
“Күмәч” рус халык әкияте буенча татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе
1. уку барышында шәхси эшчәнлек:уку эшчәнлеге вакытында бер-береңне тыңлау, ярдәм итү;• бер-береңә хөрмәт;• башкаларга, җиһаз һәм уку әсбаплары, шәхси кирәк-яракка ка...