Конспект урока по татарскому языку для 4 класса "Глаголы"
план-конспект урока (4 класс) по теме

Арсланова Гузаль Минивазировна

Конспект урока по теме "Фигыльлэр. аулак ой"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tema_figyllar.docx21.09 КБ

Предварительный просмотр:

              Тема: Фигыльләр. Аулак өй.

        Максат: 1). Фигыльләр турында башлангыч          белемнәрне кабатлау;

                       2). Сүз байлыгын арттыру.

                       3). Татар халкының милли традицияләре              

        белән таныштыру.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру моменты.

Исәнмесез, укучылар!

 Утырган җирдән генә тәрәзә аша тышка күз салыгыз әле.

Ә хәзер тактага игътибар итегез.

          Туган Башкортстаныбыз табигатенең  бүген матур чагы. Әйеме?  Бар дөнья ак киемгә киенгән.

                           Айлы төндә бәсле урман юлы

                           Бер карасаң хәйран калырлык.

                           Гүя монда сихри әкият тулы

                           Җем – җем итеп торган матурлык.

             Әйе, шундый матур кичәләрдә яшь егетләр һәм кызлар аулак йортларга, кичке утырмага җыелганнар. Яшьлекнең иң матур чорыннан аулак йортлар якты истәлек булып саклана. Кызганычка каршы, бу матур йолаларыбыз онытылып бара.

                            Сагынып сине искә ала

                            Әби – бабай, аулак өй.

                            Яшьлекнең иң гүзәл чагы

                            Булып истә калган өй.

             Нәрсә соң ул аулак кичәләр? Әйдәгез, бүген дәрестә шул турыда сөйләшик. Барыгызны да аулак кичәсенә чакырам.

             (“Аулак өй” җыры яңгырый. Г. Мөхәмәтшин шигыре, Луиза Батыр – Болгари көе).

             Халкыбызның матур, күркәм йолаларының берсе – аулак кичәсе.Әлбәттә, олылар, әти - әниләр ризалыгы белән үткәрелгән бу кичәләр. Аулак өй серен һич кенә дә яшереп булмый авылда. Берсенең әти - әнисе кунакка китсә, бу йортта аулак үткәрәләр. Ашкынып кич җиткәнен көтүләр...

Аулак өй ул- җыр, моң, бию, уеннар.

              “Кыз күрке – сабырлык”, –ди татар халкы. Кыз балаларны бик сак җибәргәннәр.

            2. Проблема кую.

              Безнең аулак йортының кунаклары кем соң? Моны белер өчен кроссворд чишәргә кирәк. Ә кроссворд җаваплары бу почмакта яшеренгән.

              Кроссворд чишү.

К

А

Л

Ф

А

К

Ч

И

Т

Е

К

С

Ө

Л

Г

Е

З

Ә

В

Ы

К

П

А

Л

А

С

Я

Ш

Ь

К

Е

Л

Т

С

Ә

Й

Л

Ә

Н

Т

Ү

Б

Ә

Т

Ә

Й

Ч

А

Р

Ш

А

У

            (Предметларны күрсәтү, ничә хәрефтән тора).

  1. Татар кызларының милли баш киеме.
  2. Борынгы, йомшак күннән тегелгән аяк киеме.
  3. Сөртенү өчен сугылган тукыма.

4. Киемнәрне, йорт җиһазларын бизәп, нәрсә тәрбияләргә тырышканнар?

    5. Бик тыгыз итеп тукылган калын келәм.

    6. Татар халкының өстенлек биргән төсе. (Бу сыйфатны кимлек дәрәҗәсендә куллансак?)

    7. Муенсага, калфакка тезү өчен уртасы тишекле вак          пыяла төймәчекләр. (бисер)

    8. Татар ир-атларының бизәкле баш киеме.

    9. Ятакны(карават) каплау өчен як-якларына элеп куела торган пәрдә.

   3. Максат кую.

         Кунаклар – фигыльләр. Бүген дәрестә без сезнең фигыльләр белән эшләрбез, белемнәребезне ныгытырбыз, сүз байлыгын арттырырбыз,  татар халкының “Аулак өй”дигән матур йоласы “ белән танышырбыз. Әйдәгез, якыннанрак танышыйк кунакларыбыз белән.

  1. Белемнәрне актуальләштерү.

       Ә хәзер дәфтәрләрне ачабыз, число, сыйныф эше,  теманы язабыз. (Тактага язу)

         Килгән кунак күчтәнәч алып килә. Менә безнең күчтәнәчләрне сүз төркеме буенча аерырга кирәк. (Өч бала чыгып эшли).

(килгән, уйный, карга, соры, бәләкәй, миләш, кыш, шатлана, кайта)

         - Нинди сүз төркемен фигыль дип йөртәләр?    

         - Эшне, хәрәкәтне белдерүче сүз төркемен фигыль дип йөртәбез.

         - Фигыль нинди сорауларга җавап бирә?

         - Фигыль нишли, нишләде, нишлиячәк? һ.б.  сорауларга җавап бирә.

         4. Тема өстендә эш.

       1) Фигыльләрне төркемләү.

         Дөрес, димәк, фигыльләр аулак кичәсенә юл тоталар.

         Гадәттә, яшьләр урам – урам, төркем – төркем булып килгәннәр.

          - Ә фигыльләр ничә төркемгә бүленәләр? Һәм нинди төркемнәргә?

          - Өч. Эшне, хәрәкәтне, хәлне белдерүче фигыльләр.

       Кунакларның да төрлесе була. Кайсыберсе эшләргә ярата, кайсысы – күңел ачарга, тик кенә дә утырганнары

була. Тактага карагыз, бу фигыльләрне сезгә төркемнәргә бүлергә кирәк.

    (Эш яраткан)              (Биеп йөрегән)            (Тик утырган)

          эш                           хәрәкәт                              хәл

         пешерү        сикерү        йоклау

      юу        бию        уйлау

      җыештыру        килү        тыңлау

      тегү        уйнау        елау

      чүпләү        авырту

      чигү        ярату

        

 5. Күзләр өчен ял минуты.(утырган килеш)

  Аулак өйләрдә кызлар егетләрне күзләгән, егетләр кызларны сынаган. Әйдәгез әле без дә бер – беребезгә елмаеп карыйк. Кызларның матурлыгыннан егетләрнең күзләре өскә тәгәрәп киткән, ә кызлар- оялып кына аска караганнар.

  1. Теманы дәвам итү.

    1) Дәреслекләрегезне ачыгыз,___ биттә ___ күнегүне табыгыз. Биремне укыйбыз, дәфтәрдә язып эшлибез.

    2) Өй эшен дә язып куегыз. ___ бит, ___ күнегү.

 3) Аулак өйләрдә аулак ашлары пешерелгән, аны урын ашы дип тә йөрткәннәр. Кызык ясап йә тозлы, йә тозсызрак итеп тә куйганнар. Бу күнегүдә “тозны” тикшерергә кирәк. Эчтән генә укып чыгыгыз.

    Тактада тиешле кушымчаларны кую һәм төзәтү.

  Кызлар аулак йортка җыелганнар, әлбә пешерергә булдык. Тик берсе дә әлбәне ничек пешерергә икәнен белмә: тоз салыргамы, юкмы?

  Бер кыз югалып калма___. Ул ишек төбендәге егетләргә:

   - Китегез, тозсыз әлбәләр, йөрмәле ишек төбендә, - дип кычкырган.

   - Әлбә тозлы булмый ул, -дип җавапладык егетләр. Менә шулай кызлар әлбә пешерергә өйрәнгән___.

4)Тактада фигыльләрнең зат-сан, формасын, заманын билгеләү.

   Әйе, бер әлбә генә пешермәгәннәр, ашларны алар төрләндергәннәр.

   Әйдәгез әле, без дә астына сызылган фигыльләрнең төрләнешен зат, сан, формасын билгелик.

   Җыелганнар - ΙΙΙ зат, күплектә, барлыкта.

   Белми - ΙΙΙ зат, берлектә, юклыкта.

   Йөрмәгез - ΙΙ зат, күплектә, юклыкта.

5)Антонимнар әйтешү.

Әлбә ашагач, такмаклар җырлашканнар.

                 Әнә килә автомобиль,

                 Төягәннәр калайлар.

                 Безнең авыл малайлары

                 Туксан яшьлек бабайлар.

                 Әнә килә автомобиль,

                 Төягәннәр яулыклар.

                 Безнең авыл кызлары

                 Сиксән яшьлек карчыклар.

  Әйдәгез әле, без дә капма – каршы әйтешү уены үткәрик. (Телдән)

               менә - төшә        картая – яшәрә

        бара – кайта        сала - ала

        шатлана – кайгыра         ача - яба

        чишенә - киенә         килә - китә

       7. Ял минуты. Һәм парлашып биешеп тә алганнар.

                          Таянабыз бөергә

                          Тотынабыз биергә.

                          Менә шулай, менә шулай

                          Әйләнәбез без бергә.

       8. Уеннар уйнау.

            Төрле уеннар уйнаганнар. “Ак тирәк, күк тирәк”, “Наза” уеннары уйнаганнар. Ә без сезнең белән “Кашык” уенын уйнап алыйк. Мин сезгә бер предмет исемен атыйм һәм кашык җибәрәм, ә сез ул предметның эшен белдергән фигыльләр әйтегез. (Кар, Кыш, балалар).

        9. Йомгаклау. Ә без сезнең белән бүген дәрестә ниләр эшләдек? (Фигыльләр турында белемнәрне, өйрәнелгән сүз төркемнәрен кабатладык, кроссворд чиштек, татар халкының күркәм йоласы “Аулак өй” белән таныштык.

Аулак өйдә күңелле булдымы?

        10. Бәяләү. Миңа сезнең белән эшләве охшады. Бигрәк тә __________ аерып әйтер идем, аларның җаваплары һәрвакыт тулылыгы белән сокландыды,әлбәттә, аларга 5 билгесе, _________ җаваплары матур булды, 4 билгесе.Рәхмәт. Ә хәзер көндәлекләрегезгә билгеләрне куегыз.

         

 

   

    11. Омонимнар мәгънәсен аңлату.

          Буталчыклар да булып алган.

  • Фәридә бара суга,

                              Галәви кирпеч суга.

  • Әхмәди утын яра,

                              Хәмидә бәйли яра.

  • Миңлекәй печән чаба,

                             Сәлим авылга чаба.

         Фигыльләрне табу, дәлилләү, исбатлау.

        12. Фразеологизмнар белән эшләү.

         Күп сөйләгән кешене яратмаганнар.

        “Бер сүз белән әйт” уены.

                - уртак тел табу - килешү

                - балавыз сыгу – елау

                - баш күккә тию – шатлану

                - авызга су кабу – дәшмәү

                - түшәмгә төкереп яту – эшләмәү

                - җир тишегенә керерлек булу – оялу

                - су кебек эчү – белү

                - җилләр исү - югалу

          Кем дә кем гайбәт сөйләп йөргән, кертмәгәннәр аулак өйгә.

          13.Уен “Артыгын тап”.

                         Кил, кайт, чык.

                         Ана, әби, энем, ага.

                         Тегү, чигү, чагу.

                         Яра, кисә, бәйли.

           

                 

               


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

конспект урока по татарскому языку

Сыйфат темасын кабатлау...

Конспект урока по татарскому языку

Веду занятия  по татарскому языку. Предлагаю конспект урока....

Конспект урока по татарскому языку

Дәрес темасы: Бәйләнешле сөйләм. Хат язу, телефоннан сөйләшү.Максат:     укучыларны хат язарга өйрәтү, телефоннан сөйләшү кагыйдәләрен дөрес куллана белү күнекмәсен булдыру; текст ...

Конспект урока по татарскому языку на тему "Словообразовательные окончания –чы/-че"

Развернутый план-конспект урока по татарскому языку с применением сингапурских структур для русскоязычной группы...

План-конспект урока по татарскому языку для 3 класса русской группы "Безнең авыл” текстындагы яңа лексика."

Тема: “Безнең авыл” текстындагы яңа лексика. Дәреснең максаты: “Безнең авыл” текстындагы яңа сүзләр белән таныштыру.·         тема буенча  лексик күне...

Конспект урока родного (татарского) языка в 4 классе по теме "Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар".

Башкортстан республикасының татар мәктәпләре өчен дәрес конспекты...