татар теле 3 класс "Фигыльдә кунакта"
план-конспект урока (3 класс) на тему
Разработка урока по татарскому языку в 3 классе по теме "Фигыльдә кунакта". Это интегральный урок защита проектов.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
работа в группах | 88 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Фигыльдә кунакта…(3 класс)
Дәрес төре: интеграль дәрес (сөйләм телен үстерү, информатика)
Проектлар: предметара, эчке, төркемнәрдә, уртача вакытлы.
Дәреснең максаты: проект эшләрен яклау аша, «Игъланнар» (сөйләм телен үстерү) һәм «Фигыль» (татар теле) темалары буенча булган белемнәрне гомумиләштерү.
Бурычлар:
− «Фигыль» темасы буенча булган белемнәрен тикшерү;
− мөстәкыйльлек сәләтен үстерү;
− иҗади мөмкинчелекләрне камилләштерүдә булышлык күрсәтү;
− үзбәяне объектив формалаштыру өчен шартлар тудыру;
− аралашу һәм командада эшләү күнекмәләрен булдыруда ярдәм итү.
Универсаль уку гамәльләре (УУГ):
Шәхси: белем алуга һәм укуга карата уңай караш булдыру;
Танып белү: проектларга максат кую, максатка ирешү юлларын эзләү; берничә мәгълүмат чыганагы белән эшләү;
Регулятив: биремнәрне үтәү, үтәлешенә үзбәя һәм үзара бәя кую;
Коммуникатив: үз фикереңне формалаштыру һәм әйткән фикерләреңне нигезли белү; төркемнәрдә эшләгәндә уртак фикергә килү.
Җиһазлау: буклетлар, окрытка-карточкалар, компьютер, проектор.
Дәрес барышы
I. Оештыру моменты
1. Дәреснең темасын һәм бурычларын билгеләү.
Укытучының кереш сүзе.
− Укучылар, ике атна дәвамында сез «Фигыль» темасына компьютер программалары ярдәмендә проект эшләрегезне башкардыгыз һәм бүген без аларга нәтиҗәләр ясарбыз. Дәресебез ике этаптан тора. Беренче өлешендә сез 1−2 минут эчендә үзегезнең эшегезгә реклама ясарга, ягъни эшегез белән таныштырырга тиешсез: бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләрендә алган белем-күнекмәләрегезне кулланып, мөстәкыйль рәвештә телдән игъланнар төзисез һәм сыйныфташларыгызга эшегезне тәкъдим итәсез. Ә иптәшләрегез шул вакытта таратылган карточкаларга сезнең реклама-игъланнарыгызга, эшләрегезнең эчтәләкләренә карап, баллар куячаклар.
Дәреснең икенче этабында компьютерлар аша иптәшләрегез хәзерләгән проектлар белән танышасыз һәм күнегүләр эшлисез.
II. Проектларны яклау
Аңлаешы һәм бәйләнешле сөйләм: 1−2 минутлык реклама-игъланнар белән төркемнәрнең чыгышы.
Чыгышларның тәртибе: «ритор» игълан ясый, ә «лаборант» слайдлар ярдәмендә эшләр белән таныштыра. Башка өстәлләр артында утыручы укучылар аларның чыгышларына карточкаларда 1дән алып 5кә кадәр балл куеп бара.
I проект – «Фигыль заводы»
1 нче төркем. Игътибар! Игътибар! Без сезгә «Фигыль заводы » турында мәгълүмати хикәятебезне тәкъдим итәбез. Аның ярдәмендә сез фигыль турында булган белемнәрегезне ныгытырсыз, бу «завод»та нинди сүзләр ясалганын һәм бу сүзләрнең ничек һәм кайда кулланылганын белерсез (һәр тыңлаучыга буклетлар тапшырыла). Хәерле сәгатьтә!
Безнең «Фигыль заводы»нда кеше яки предметның эшен, хәрәкәтен, торышын белдергән, заманына карап нишли? нишләде? нишләгән? нишләр? нишләячәк? сорауларына җавап биргән сүзләр җитештерелә. Бу «завод»ның эшчәнлеге гаять әһәмиятле, чөнки бу сүзләр безнең тормышыбызны хәрәкәткә китерәләр. Заводның «Барлык-юклык» дигән цехында төрле «нигез»ләргә юклык кушымчалары ялганыла. Мәсәлән, бар-+-ма, кил-+-мә, эшлә-+-мә һ.б.
«Заман» цехында, «Барлык-юклык» цехыннан чыккан фигыльләргә заман кушымчалары ялганыла. Мәсәлән, хәзерге заман фигыль кирәк булганда → бар-+-а, бар-+-мый һ.б.; үткән заман хикәя фигыль → бар-+-ды, бар-+-ма+-ды һ.б.
Бездә җитештерелгән фигыльләрне «Җөмлә фирма»сы хәбәр функциясен башкару өчен сатып ала.
II проект − «Фигыльсез сөйләм буламы?»
2 нче төркем. Кызыклы мәгълүматлар белән танышасыгыз, онытылганнарны янәдән хәтерегезгә төшерәсегез киләме? Шулай икән, без сезгә ярдәмгә ашыгабыз: «Фигыльсез сөйләм буламы?» дигән темага проект тәкъдим итәбез. Бу хезмәтебез аша фигыльләрнең сөйләмдәге әһәмиятенә, җөмләдә нинди функцияләр башкаруына төшенерсез.
Фигыль − сөйләмдә гаять әһәмияткә ия гаҗәеп сүз төркеме. Безнең сөйләмебез генә түгел, тормышыбыз да фигыльсез була алмый. Безгә фигыль предметның, затның эш-хәрәкәтен белдерергә, тирә-юньдә булган күренешләрне аңларга, тоярга ярдәм итә.
Фигыль тормышны төсләндерә (күк гөмбәзе зәңгәрләнә һ.б.), җанландыра (урман йоклый һ.б.), авазландыра (күк күкри һ.б.), тәм һәм исләрне (алма балланган һ.б.) җиткерә, хис-тойгыларны (апам мине сагынган, әнием кайгырма һ.б.) белдерергә булыша.
Барлык кешеләр өчен бер үк әһәмияткә ия сүзләр − фигыльләр бар: яратырга, булырга, ышанырга, барырга, сөйләргә, уйларга һ.б.
Л.Н.Толстой: «Фигыль ул – телнең нигезе. Гыйбәрә өчен кирәкле булган фигыльне табу − гыйбарәгә, фразага җан бирү», − дип язган.
Билгеле булганча, төрле формалардагы фигыльләр ярдәмендә без эшнең башкарылганмы-юкмы, эш-хәрәкәтнең башкарылу вакытын белә алабыз. Фигыльләр кешеләр төзегән җөмләләрне хәбәр буларак җөплиләр һәм, гадәттә, җөмләнең ахырында булалар. Фигыльләрсез безнең сөйләмебез аңлаешсыз булыр иде. Фигыльләрне вакытына, хәленә карата дөрес куллану зарури, шуңа күрә аларны белергә, өйрәнергә кирәк.
II проект − «Фигыль схемаларда»
3 нче төркем. Фигыль турында алган белемнәрегезне ныгыту максатыннан, без сезнең өчен «Фигыль схемаларда» дигән открытка-карточкалар тупланмасын хәзерләдек. Аларда мәгълүматлар модель яисә схема рәвешендә бирелә. Мәсәлән, «Хәзерге заман хикәя фигыль» открыткасы.
Хәзерге заман хикәя фигыль (-а/-ә, -ый/-и) | ||||
Барлык формасы | ||||
Тартык авазга беткән фигыльләр: | Сузык авазга беткән фигыльләр: | |||
бас-баса, бел-белә | кара-карый, эшлә-эшли | |||
Заты/саны (берлектә/күплектә) | ||||
I зат | баса-м/быз | белә-м/без | карый-м/быз | эшли-м/без |
II зат | баса-сың/сыз | белә-сең/сез | карый-сың/сыз | эшли-сең/сез |
III зат | баса/лар | белә/ләр | карый/лар | эшли/ләр |
− Күрегез, кулланыгыз, файдаланыгыз!
IV проект − «Фигыльнең заманнары һәм аның төрләнеше» темасына компьютер программасы»
4 нче төркем. Хөрмәтле сыйныфташлар, бу программа ярдәмендә сез, компьютер артында утырган вакытыгызны файдалы итеп: тестлар һәм күнегүләр башкарып, татар теленнән белемнәрегезне тикшереп үткәрә алачаксыз. Мәсәлән, тест:
1. Фигыль нәрсәләр белән төрләнә?
1) килеш, тартым
2) тартым, дәрәҗә
3) барлык-юклык, заман, зат-сан
2. Үткән заман хикәя фигыль булган җөмләне билгелә.
1) Баскычны атлап түгел, очып үтте.
2) Менә-менә әтисенең кочагына атылыр.
3) Хатирә апа Алияләрнең күршесендә генә яши.
3. I зат, күплек санда килгән хикәя фигыльне тап.
1) барачакмын
2) кайтырбыз
3) утырдыгыз
V проект – «Конструктор»
5 нче төркем. Кадерле кунаклар, без сезнең игътибарга «Конструктор» дигән кызыклы һәм маҗаралы уен тәкъдим итәбез. 1 нче этапта үзегез сайлап алган теге яки бу фигыльнең нигезенә бер-бер артлы кушымчалар ялгап сүзләр төзергә кирәк. Мәсәлән, кит-+-мә+-де+-м→китмәдем: һ.б.
Икенче этабында тәкъдим ителгән текстта урын алган фигыльльләрдә күп нокталар урынына тиешле кушымчалар куела. Мәсәлән, 1) Һәр җирдә тын гына, акрын гына бер шатлык сизел... (-ә). 2) Бу чәчәкләр, таллар өстендә нәфис һәм матур кошлар үзләренең моңнарын, шатлыклы көйләрен, сандугач үзенең мәхәббәтен сайр... (-ый).
(Һәр төркем башка төркем тарафыннан хәзерләнгән мәгълүматларны үзләштерә, компьютерда бирем һәм уеннарны башкара.)
IV. Нәтиҗәләр чыгару
Төркемнәрнең эшләренә билгеләр 5 баллы система буенча куела.
Төркемнәр | Игъланнар һәм реклама ясый белү | Тема кысаларында кулланылган материалның күләме | Тәкъдим итү формасы һәм зәвыгы | Катлаулылык дәрәҗәсе | Грамоталык | Өстәмә |
1 нче | ||||||
2 нче | ||||||
3 нче | ||||||
4 нче | ||||||
5 нче |
V. Дәресне йомгаклау. Рефлексия
− Сез иптәшләрегезгә үзләренең проект эшләрен тагы да яхшырак башкарсыннар өчен нинди киңәшләр бирер идегез?
− Бүген дәрестә үзегезгә нинди файдалы, кызыклы мәгълүматлар алдыгыз?
− Нәрсәләр белдегез? Дәрес ахырына сез нинди фикерләргә килдегез?
1. Өйгә эш бирү.
Фигыль буенча булган материалларны кабатлап, авырлык тудырган тестларны, биремнәрне башкару.
2. Билге кую.
Төркемнәр үзләренең баллар куелган карточкаларын тапшыралар һәм укытучы, уртача билгене чыгарып, билге куя.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле)
Укытучы яңа теманы аңлата, укучыларда татар теле дәресенә кызыксыну уяна....
Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы
Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы З.И. Җамалетдинова ...
"Урман мәктәбендә кунакта" 4 сыйныфта татар теле дәресе эшкәртмәсе.
Укучыларның сүз төркемнәре турында алган белемнәрен ныгыту максатыннан 4нче сыйныфта үткәрелгән татар теле дәресе ....
1нче сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресе
Тема: Сүздән жөмләгә.Дәрес максатлары: 1.Сүзне җөмләдән аерырга өйрәнү, җөмләнең тәмамланган уй-фикерне белдерүенә төшендерү.2.Җөмлә төзергә өйрәтү, җөмләдә сүз тәртибе белән ...
Харисов Ф.Ф. Татар теле: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 2 нче с-фы өчен программа, (татар балалары өчен)
Харисов Ф.Ф. Татар теле: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 2 нче с-фы өчен программа, (татар балалары өчен)...
Дистанцион уку/1 сыйныф/Татар мәктәбе/Татар теле//Басым
Башлангыч сыйныф өчен кызыклы дәрес эшкәртмәләре...
Доклад на тему: "Татар теле дәресләрендә этномәдәни мирасны куллану" (3-4 сыйныфлар, татар төркеме)
Татарстан Республикасында гомуми белем бирү системасының төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп а...