Тартык авазлар
план-конспект урока (4 класс) на тему
4 нче сыйныфта "Тартык авазлар" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tatar_tele_drese.doc | 64 КБ |
Предварительный просмотр:
Татар теле дәресе. 25.09.2014
Тема: Сүзгә аваз-хәреф анализы ясау.
Максаты: бирелгән схема буенча сүзгә аваз-хәреф анализы ясау күнекмәсе булдыру.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
• метапредмет- үзләштергән белемне модельләштерә белү;
• предмет – сүзгә бирелгән схема нигезендә аваз-хәреф анализы ясый белү ;
• шәхескә кагылышлы – билгеле тәртип нигезендә үз эшчәнлегеңне оештыра белү.
Дәрес барышы.
- Мотивлаштыру – ориентлаштыру этабы.
- Өй эшен тикшерү.
Электрон кушымта һәм эш дәфтәрендәге күнегүләрне белемнәрне тирәнәйтү максатыннан куллана белүләрен тикшерү.
- Эш дәфтәрләрендә матур язу күнегүләре.
- Актуальләштерү.
- Сүзнең аваз һәм хәреф системасы турында белгәннәрегезне сөйләгез.
4. Уку мәсьәләсен кую.
- Дәреслектәге уку мәсьәләсен карагыз.
- Төркемдәшләреңә бирелгән схеманы аңлатып, нәтиҗә ясагыз.
1 нче нәтиҗә. Сүзгә аваз- хәреф анализы ясауның билгеле бер тәртибе бар.
- Нинди тәртиптә ясыйбыз?
2 нче нәтиҗә. Сүзгә аваз- хәреф анализы ясау тәртибе (схемасы).
- сүзне транскрипциядә күрсәтәбез;
- аваз, хәреф, иҗек санын билгелибез;
- тартык һәм сузык авазларга аерып, характеристика бирәбез.
- Дәреслектә бирелгән схема белән үзегез ясаган тәртипне чагыштырыгыз, туры киләме?
- Бүгенге дәрескә уку мәсьәләсе куегыз.
Уку мәсьәләсе. Без бүген дәрестә бирелгән схема буенча сүзгә аваз- хәреф анализы ясарбыз.
- Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.
1 нче бирем. (Төркемләп эшлиләр).
41 нчы күнегүнең биремен укыгыз.
- Рәсемнәрне сүз белән атагыз. (төлке, дөя).
- Ничек эшләрсез? (Бирелгән схема буенча тикшерербез)
Төлке - [т ө л к ө ]
Сүздә 5 аваз, 5 хәреф, 2 иҗек;
3 тартык:
[т] – парлы яңгырау тартык;
[л] - парсыз яңгырау тартык;
[к] – парлы саңгырау тартык.
2 сузык:
[ө] – парлы нечкә сузык;
[ө] - парлы нечкә сузык.
Дөя - [д ө й ә]
Сүздә 4 аваз, 3 хәреф, 2 иҗек;
2 тартык:
[д] – парлы яңгырау тартык;
[й] - парсыз яңгырау тартык.
2 сузык:
[ө] – парлы нечкә сузык;
[ә] – парлы нечкә сузык.
2 нче бирем. (Парлап эшләнә).
42 нче күнегүнең биремен укыгыз.
- Ничә бирем?
- Беренче биремне эшләгез.
(батыр, бат; өс, өстә; киң, киңәш; өлге, өлгер; үт, үтә; су, сугыш; ким, кимер; ат, атлас)
- Аваз-хәреф анализы ясау өчен сүзне иптәшең белән сайлагыз.
- Рәсемне парлап күзәтегез, җөмләләр уйлагыз.
3 нче бирем. Ысул чыгару.
- Сүзгә аваз-хәреф анализы ясау өчен өчен нишләрсез?
Ысул:
• сүзне укыйбыз;
• сүзгә аваз-хәреф анализы ясау тәртибен искә төшерәбез;
• шул тәртип буенча сүзгә аваз-хәреф анализы ясыйбыз.
4 нче бирем. (Мөстәкыйль эшләнә).
43 нче күнегүнең биремен укыгыз.
- Текстны укыгыз, эчтәлеге буенча тыркын сүзенең мәгънәсен аңлагыз.
Тыркын – уен өчен җиргә квадратлар сызылган берничә рәт “түтәл”.
- Сез уйнаган уенга охшаганмы?
- Кемнәр бу уенны уйный? (Кызлар).
- Ысулны кулланып сүзгә аваз-хәреф анализы ясагыз.
5 нче бирем.
44 нче күнегүнең биремен укыгыз.
- Рәсемдә нәрсә сурәтләнгән?
- Көз икәнлеген кайсы билгеләр күрсәтә?
- Рәсемгә сез тагын нинди билгеләр өстәр идегез?
- Парлап бер сүзгә аваз-хәреф анализы ясагыз.
6 нчы бирем.
Электрон кушымтадагы кызыклы грамматика бүлегендәге күнегүне эшләгез.
7 нче бирем.
45 нчекүнегүнең биремен укыгыз.
- Кем эшләргә тели?
1) Акыллыга әйтсәң белә,
Тинтәккә әйтсәң көлә.
- Һәрбер сүзнең урыны бар.
- Туган илем – иркә гөлем.
Киңдер сиңа күңел түрем.
Бер сүзне сайлап аваз-хәреф анализы ясагыз.
8 нче бирем.
- Бүгенге дәрескә нинди сүзләр бирелгән? (Дөнья, юаныч).
- Язылышында нинди үзенчәлек бар?
- Электрон кушымтадагы сүзлек эшен эшләгез.
- Аңлатмалы сүзлектән мәгънәләрен ачыклагыз.
- Берничә җөмлә уйлап әйтегез.
9 нчы бирем. Модельләштерү.
- Дәрестә алган белемнәрегезне модельләштереп куегыз.
III. Рефлексив бәяләү этабы.
- Рефлексив кабатлау.
- Нәрсә белдек?
- Ничек белдек?
2. Бәяләү (үзбәя, үзара бәяләү).
3.Өй эше.
а) сүзлек өчен бирелгән сүзләрне ныгытырга;
ә) 45 нчы күнегү;
б) * .
4. Алдагы дәрескә проблема кую.
- Фонетика бүлегендә белемнәрне ничек ныгытып була? (Сүзгә аваз-хәреф анализы ясау күнекмәсе формалаштыру аша).
Эш дәфтәрендәге һәм электрон кушымтадагы күнегүләр алына.
Дәреснең 20 минуты “Үз-үзеңне тикшерү!” биремнәре өчен бирелә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тартык [ң] авазы һәм ң хәрефе.
Язарга өйрәнү дәресенә презентация....
Тартык в хәрефен [w] авазы белән белдерү.
Презентация к уроку татарского языка в 1 классе....
Тартык [х] һәм [ һ]авазлары; Хх, Һһ хәрефләре.
1 нче класслар өчен әлифбадан дәрес планы....
1нче сыйныфта тартык[б],[җ] авазларын Бб,Җҗ хәрефләрен өйрәнү
1нче сыйныфта тартык [б],[ җ] авазларынөйрәнгәндә куллану өчен презентация...
1нче сыйныфта тартык[б],[җ] авазларын Бб,Җҗ хәрефләрен өйрәнү
1нче сыйныфта тартык [б],[ җ] авазларынөйрәнгәндә куллану өчен презентация...
Тема. Тартык [в], [w] авазлары. В в хәрефләре. Авылда.
Урок по татарскому языку в 1 классе....
Тема. Тартык [в], [w] авазлары. В в хәрефләре. Авылда.
Урок по татарскому языку в 1 классе....