Проект: Авылымның Кызыл китабы
проект по окружающему миру (3 класс) на тему

Варина Тазкира Рифкатовна

Проект: Авылымның Кызыл китабы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 3_kl._proekt.docx24.68 КБ
Файл 3_kl._ukuchylar_soylve.docx19.04 КБ

Предварительный просмотр:

                            Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы

Муниципаль бюджет  белем бирү учреждениесе

«Татар Ямалы  төп  гомуми белем бирү мәктәбе»

ЭКОЛОГИЯДАН ФӘННИ – ПРАКТИК КОНФЕРЕНЦИЯ

”ҮЗ  ТУГАН  ЯГЫҢНЫ  ЯРАТ  ҺӘМ  БЕЛ”

Проект эше:

“АВЫЛЫМНЫҢ  КЫЗЫЛ  КИТАБЫ”

                                                                     Башкардылар: 3нче сыйныф укучылыры

                                                                     Авзалов  Риназ  Булат  улы,

                                                                     Гайнетдинова  Луиза  Нияз  кызы

                                                                     Фәнни җитәкче:Варина Тәзкирә Рифкать кызы,

                                                                     башлангыч сыйныфлар укытучысы

2017

Проект темасы: «Авылымның кызыл китабы»

Җитәкче: Варина Тәзкирә Рифкать кызы

Максат: Үзебезнең җирлек Кызыл китабы белән танышу һәм анда үзебез белгән үсемлекләрне тану, аларны саклау юлларын өйрәнү.

Бурычлар:  1. Кызыл китапның эчтәлеген өйрәнергә.

                     2. Үзебезгә таныш үсемлекләрне билгеләргә.

                     3. Үзебезгә таныш булмаган үсемлекләр турында белергә.

Фәне: Әйләнә - тирә дөнья

Проектны башкардылар:  Авзалов  Риназ  Булат  улы,

                                                 Гайнетдинова  Луиза  Нияз  кызы

Өйрәнү объекты: авылның Кызыл китабы (автор Мингазов Р.Г.)

    Хәзерге вакытта антропоген тәэсирләр йогынтысында һәр җирлектә үсемлекләр һәм хайваннар саны кими бара. Татар Ямалысы авыл җирлеге бу тәэсиргә бигрәк тә дучар булды, чөнки, беренчедән җирлекнең күп кенә территориясе су басу зонасына эләкте.

Ел фасылларына карап, Агыйдел үзәнендә, тугай һәм әрәмәлекләрдә су биеклеге уйнап тора, бу үз чиратында күп кенә үсемлекләр һәм хайваннарның кимүенә, хәтта юкка чыгуына сәбәпче була. Икенчедән, районның ерак бер читендә урнашкан табигатьнең аулак почмагына ерак җирләрдән, күрше республикалардан күп санлы аучылар, балыкчылар килеп тора һәм алар арасында законсыз аучылык белән шөгыльләнүчеләр дә юк түгел.

     Биология укытучысы Рәдис абый Мингазов төзегән Тат.Ямалы авыл җирлегенең  кызыл китабына җирлектә азаеп баручы яки юкка чыгучы төрләр исемлеге кертелгән.

Китапта төрнең азаю, юкка чыгу сәбәпләре һәм саклап калу чаралары бирелә. Анда төр турында информация бирүче җирлек кешеләренең исем – фамилияләре дә күрсәтелә.

Китапны кулга алу белән без аның эчтәлеге белән таныштык:

- үсемлекләр

- гөмбәләр

- хайваннар

      Без үсемлекләр дөньясына тукталырга булдык. Берничә   кат карап, тикшереп чыкканнан соң беребезгә 5, ә икенчебезгә 4 кенә үсемлек таныш булды.

Умырзая.  Иртә язда көрәнсу чәчәк ата. Агулы үсемлек.

Азаю сәбәпләре: иртә язда чәчәк букеты җыю.

Гади мәтрүшкә.   Чәчәкләре вак, сыек кызгылт яки аксыл. Җимешләре август – сентябрьдә өлгерә.

Кимү сәбәпләре: дару өчен күпләп җыю, печән чабу.

Кыңгырау чәчәк.  Эре зәңгәрсу чәчәкле. Июнь – июльдә чәчәк ата.

Кимү сәбәпләре: печән чабу, чәчәген өзү, терлек йөртү.

Сары мәтрүшкә.  Чәчәкләре алтынсыман сары. Июль – августта чәчәк ата,

сентябрь – октябрьдә  җимеш бирә.

Кимү сәбәпләре: күпләп  даруга җыю, терлек йөртү.

Энҗе чәчәк. Хуш исле ак чәчәкле. Агулы декоратив үсемлек.

Кимү сәбәпләре: чәчәкләрен өзеп алу, күпләп җыю.

Китапка, шулай ук, без танымаган, без күреп белмәгән 7 үсемлек турында язылган:

- биек андыз

- гади сабын үләне

- дала сливасы

- дарулык песи үләне

- кызыл дүләнә

- лобель аксыргагы

- мүк җиләге

Ә ни өчен кимиләр, юкка чыгалар соң алар?

Без моның да сәбәпләрен ачыкладык:

-  иртә язда чәчәк букеты җыю

-  терлекләр йөртү

-  печән чабу

-  җимешләрен күпләп җыю

-  җимеш җыйганда сындыру

Аларны ничек сакларга соң?

- даруга җыюны чикләү

- букет җыймау

- терлек йөртүне тыю

Нәтиҗә:

1. Безнең җирлектә без еш кулланган үсемлекләрнең Кызыл китапка кертелгәнен  белдек.

2. Эзләнүләр аша үзебезгә таныш булганнарын ачыкладык.

3. Аларның кимү сәбәпләрен һәм аларны саклау чараларын өйрәндек.

 “САКЛАГЫЗ!”. Шигырьнең авторы – әлеге, Тат.Ямалы авылы “КЫЗЫЛ КИТАП” авторы,  Рәдис Мингазов.

  Әй, кешеләр!

  Мәрхәмәтле булыгыз

  Табигать кочагында.

  Һәммәгез шуны белегез,

         Онытмагыз һиччагында.

         Агачларны сындармагыз,

         Кош оясын ватмагыз,

         Җәнлекләрне рәнҗетмәгез,

         Кирәксезгә атмагыз.

 Җәй көне аланнарда

Чәчәкләрне өзмәгез.

Алар- табигатҗнең күрке,

Шуны белсен һәммәгез.

        Күбәләкләрне дә юкка

        Матур диеп, тотмагыз.

        Гомере кыска аларның,

        Очсын алар, саклагыз.

Судагы балыкларны да

Күп бит алар димәгез.

Күпләп тотсаң аларның да

Беткәнен дә сизмәбез.

        Әй, кешеләр!

        Саклагыз сез урманннарны,

        болыннарны, елгаларны,күлләрне.

        Бай табигать  җавап итеп

        Сөендерер сезләрне.

Әйдә, кеше,уйлап кара,

Эш үтмәгән әле, соңлама.

Синең кулда бар табигать

Миһербанлы бул син аңа.

Файдаланылган әдәбият:

  1. Красная книга РТ.- Издание 2-е.- Казань: Изд-во «Идел – Пресс», 2006.
  2. Мингазов Р.Г. “Татар Ямалы авылы җирлеге Кызыл китабы”, 2009
  3. Рәхимов И.И. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы:

Уку әсбабы.- Казан: Мәгариф, 2007.

     4. http://ecoportal.ru/ Всероссийский экологический портал – все об экологии

           в одном месте.

                                                                                                                    

                           



Предварительный просмотр:

   Исәнмесез.    Хәерле көн.

Тәрбия һәм әйләнә – тирә дәресләрендә без еш кына табигать, аның байлыклары турында сөйләшәбез.

   

   Әйе, без , чыннан да табигатьтән башка  яши алмыйбыз. Табигатьтә уйныйбыз, табигатьтән  ашыйбыз, эчәбез, табигать белән хозурланабыз. Менә шушы табигатьне саклау өчен ниләр эшләргә кирәк дигән сорау белән без Тәзкирә апа янына килдек. Ул бик күп сөйләде. Әмма безне иң кызыксындырганы үзебезнең авылның кызыл тышлы Кызыл китабы булды. Бик күп сораулар белән апаны аптыратканнан соң ,ул безгә әлеге китап турында проект эше эшләп карарга тәкъдим итте. Һәм без Тат. Ямалы  төп гомуми белем бирү мәктәбенең (БЕРГӘ) 3 нче класс укучылары Гайнетдинова Луиза (аерым), Авзалов Риназ (аерым) бүген сезгә әлеге эшкә риза булып үзебезнең “Авылымның КЫЗЫЛ КИТАБЫ”  проект эшен тәкъдим итәбез.

   Без  үзебезгә әлеге максатны куйдык: (күрсәт,укы): Үзебезнең җирлек Кызыл китабы белән танышу һәм анда үзебез белгән үсемлекләрне тану, аларны саклау юлларын өйрәнү.

   Әлеге максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар билгеләнде: (күрсәт экранда).

- Кызыл китапның эчтәлеген өйрәнергә.

- Үзебезгә таныш үсемлекләрне билгеләргә.

- Үзебезгә таныш булмаган үсемлекләр турында белергә.

  Үзебезнең биология укытучысы Рәдис абый Мингазов төзегән Тат.Ямалы авыл җирлегенең  кызыл китабына җирлектә азаеп баручы яки юкка чыгучы төрләр исемлеге кертелгән. Китапны кулга алу белән без аның эчтәлеге белән таныштык.

(слаидта – эчтәлек чыга): - үсемлекләр

                                               - гөмбәләр

                                               - хайваннар

  Шулар арасыннан без үсемлекләр дөньясына тукталырга булдык. Берничә   кат карап, тикшереп чыкканнан соң миңа бары тик 5, (Риназ) ә миңа4 кенә үсемлек таныш булды.

Луиза күргән умырзаяны минем күреп, тотып караганым юк икән.

Хззер сезгә алар турында сөйләп китәбез.

УМЫРЗАЯ.  Иртә язда көрәнсу чәчәк ата. Агулы үсемлек. Азаю сәбәпләре: иртә язда чәчәк букеты җыю.

ГАДИ  МӘТРҮШКӘ.   Чәчәкләре вак, сыек кызгылт яки аксыл. Җимешләре август – сентябрьдә өлгерә. Кимү сәбәпләре:дару өчен күпләп җыю, печән чабу.

КЫҢГЫРАУ ЧӘЧӘК.  Эре зәңгәрсу чәчәкле. Июнь – июльдә чәчәк ата. Кимү сәбәпләре: печән чабу, чәчәген өзү, терлек йөртү.

САРЫ  МӘТРҮШКӘ.  Чәчәкләре алтынсыман сары. Июль – августта чәчәк ата,

сентябрь – октябрьдә  җимеш бирә. Кимү сәбәпләре: күпләп  даруга җыю, терлек йөртү.

ЭНҖЕ ЧӘЧӘК. Хуш исле ак чәчәкле. Агулы декоратив үсемлек. Кимү сәбәпләре: чәчәкләрен өзеп алу, күпләп җыю.

Китапка, шулай ук, без танымаган, без күреп белмәгән 7 үсемлек турында язылган.

(слаидта күренә)

Ә  ни өчен кимиләр, юкка чыгалар соң алар?

Без моның да сәбәпләрен ачыкладык. Менә алар:

-  иртә язда чәчәк букеты җыю

-  терлекләр йөртү

-  печән чабу

- җимешләрен күпләп җыю

-җимеш җыйганда сындыру

Аларны ничек сакларга соң?

-  даруга җыюны чикләү

-букет җыймау

-терлек йөртүне тыю

Эзләп – тикшереп  бик күп уйлаганнан соң, без мондый нәтиҗәгә килдек:

- Безнең җирлектә без еш кулланган үсемлекләрнең Кызыл китапка кертелгәнен  белдек.

- Эзләнүләр аша үзебезгә таныш булганнарын ачыкладык.

- Аларның кимү сәбәпләрен һәм аларны саклау чараларын өйрәндек.

- Сүзебезне “САКЛАГЫЗ!”  дигән шигырь  юллары белән тәмамлыйсы килә.

Шигырьнең авторы – әлеге “КЫЗЫЛ КИТАП” авторы Рәдис абый Мингазов.

  Әй, кешеләр!

  Мәрхәмәтле булыгыз

  Табигать кочагында.

  Һәммәгез шуны белегез,

         Онытмагыз һиччагында.

         Агачларны сындармагыз,

         Кош оясын ватмагыз,

         Җәнлекләрне рәнҗетмәгез,

         Кирәксезгә атмагыз.

 Җәй көне аланнарда

Чәчәкләрне өзмәгез.

Алар- табигатҗнең күрке,

Шуны белсен һәммәгез.

        Күбәләкләрне дә юкка

        Матур диеп, тотмагыз.

        Гомере кыска аларның,

        Очсын алар, саклагыз.

Судагы балыкларны да

Күп бит алар димәгез.

Күпләп тотсаң аларның да

Беткәнен дә сизмәбез.

        Әй, кешеләр!

        Саклагыз сез урманннарны,

        болыннарны, елгаларны,күлләрне.

        Бай табигать  җавап итеп

        Сөендерер сезләрне.

Әйдә, кеше,уйлап кара,

Эш үтмәгән әле, соңлама.

Синең кулда бар табигать

Миһербанлы бул син аңа.

ИГЪТИБАРЫГЫЗ  ӨЧЕН ЗУР РӘХМӘТ!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Куян кызы.

Сценарий для начального класса....

Разработка классного часа "Авылымның кызыл китабы"

Разработка классного часа "Авылымның кызыл китабы" ( "Красная книга моего села") на татарском языке....

Р.З.Хәйдәрованың "Күңелле татар теле" китабы буенча 3 класста "Мин вакытны әйтә беләм" темасы буенча лексик һәм грамматик күнекмәләрне үстерү" дәресе

35 урок раздела "Көндәлек режим" помогает обучить русскоязычных учащихся умению определять и называть время на татарском языке. На уроке используются такие формы общения, как диалог между учителе...

Проект "Аю кызы Алиса"

Бу эшемдә йомшак уенчыкның килеп чыгу тарихы , терэк схемалар эшкэртмэсен фикерлэү , йомшак уенчык әзерләүнең технологик картасы , дизайн бурычның кыскача кагыйдәсе ,уенчыкка реклама урын алды....

Птриотик тәрбия "Авылымның Афган батырлары"

     1979 елларда игълан ителмичә генә башланып киткән мәгънәсез Әфган сугышы күп кенә гаиләләргә олы хәсрәт китерде, япь-яшь ир-егетләрнең язмышларын үзгәртте....

“Авылымның үткәненә кайтып...” Фәнни-эш

“Авылымның үткәненә кайтып...”МБГББУ ”Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең 1 нче сыйныфы укучысы  Исламова Алисә һәм2 нче сыйныф укучысы Нугаева КаринаФәнни җитәкче: Хәсәнова Мил...

“Исемең синең билгесез, Батырлыгың мәңгелек” (Билгесез солдат көненә багышланган сценарийнең авторлары Миннебаева Лилия Хатип кызы, Әхмәдуллина Айгөл Гомәр кызы, Якупова Гөлназ Сарим кызы, Галимбекова Гүзәл Тәлгат кызы)

ldquo;Исемең синең билгесез,Батырлыгың мәңгелек” дип исемләнгән кичә (“Билгесез солдат” көненә багышлана)сценариен Әлмәт районы Яңа Нәдер гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйн...