“Авылымның үткәненә кайтып...” Фәнни-эш
презентация к уроку по истории по теме

Хасанова Миляуша Кашбетдиновна

 “Авылымның үткәненә кайтып...”

МБГББУ ”Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең

 1 нче сыйныфы укучысы  Исламова Алисә һәм

2 нче сыйныф укучысы Нугаева Карина

Фәнни җитәкче: Хәсәнова Миләүшә Кәшбетдин кызы

Эчтәлек:

1.     Фәнни-тикшеренү эшенең максатлары................ 3 бит

2.     Кереш өлеш ........................................................... 4 бит

3.     Төп өлеш ................................................................ 5 бит

4.     Йомгаклау өлеше .................................................. 8 бит

5.     Кулланылган әдәбият ........................................... 9 бит

Фәнни-тикшеренү эшенең  максатлары:

1.     Вәрәшбаш авылының барлыкка килү тарихын өйрәнү. 

2.     Авыл халкының шөгыльләрен, авыл табигатенең үзенчәлекләрен тикшерү.

3.     Авылның үткәнен бүгенге көндәге торышы белән чагыштыру.

4.     Вәрәшбаш авылына гына хас билгеләрне ачыклау.

5.     Авылның символикасы: тугра һәм әләмен ясау.

 

Бурычлары:

1.     Вәрәшбаш авылы тарихын өйрәнү буенча алган белемнәрне ныгыту.

2.     Эзләнү эшчәнлеген үстерү.

3.     Авыл тарихына игътибарны арттыру.

 

Эзләнү обьекты:  Авыл символикасы: тугра (герб), әләм (флаг).

 

Гипотеза:

Безне авылыбызның тарихы, серлелеге кызыксындырды. Шуңа күрә  эзләнү эшендә без авылыбызның үткәнен өйрәндек. Аның мирасын символлар ярдәмендә аңлатырга мөмкинлеген күрсәтергә телибез.

Кереш өлеш

Мин җырларда җырлана торган Вәрәшбаш авылында тудым. Үзем генә дә түгел, минем әтием белән әнием дә шул Вәрәшбаш авылының яшел чирәмле яланнарында аунап, түгәрәк аланнарында җиләк җыеп үскәннәр. “Вәрәшбаш “ дип сөйли башласаң ...” :  “И  ул чокыр-чакыр арасында ничек яшисең, урамнарында кызыл балчык, баткак,” – дигән сүзләрне бик еш ишетергә туры килә. Ләкин һәркемгә үз туган ягы кадерле, матур, газиз”

Шуңа күрә дә, авылыбыз тарихын өйрәнүне үзебезгә максат итеп куйдык. Нәтиҗәдә бик күп нәрсәләр белдек. Һәр авылның, халыкның, хаттә гаиләнең үз мирасы бар. Безнең Вәрәшбаш авылын гына алсак та, нинди кызыклы үткәне бар бит аның! Менә шул тарихыннан чыгып нишләп әле авылыбызның “мирас”ын, ягъни гербын, флагын булдырмаска?!

Төп өлеш

Авылыбыз, чыннан да матур безнең. Авылыбыз янында гына  ак күлмәкле каен агачлары үсә. Алар җәен яшел шәлләрен ябыналар, ә кышын ак бәскә төренәләр. Әлеге каенлыкны “Зәкәрия каенлыгы” дип йөртәләр. Аннан кала тагын бик күп атамалар бирелгән урманнар бар: “Гыйльми каенлыгы”, “Паҗва урманы”, “Мулла бакчасы”, “Сәлах каенлыгы”. Авылыбызда атамалар бирелгән 60 ка якын урын бар. Авылның тарихын  элек укытучы булып эшләгән Тәзкирә апа Низамиева өйрәнеп туплаган. Ул мәктәп музеенда китап булып саклана. 

Авылыбыз бигрәк тә чишмәләргә бик бай.  Элекке кешеләр чишмәләргә  матур-матур исемнәр биргәннәр: Абыстакай чишмәсе, Ак бабай чишмәсе, Ат чишмәсе, Камәрия чишмәсе, Салкын чишмә,  Исрафил чишмәсе. Ул чишмәләрне кешеләр карап, чистартып торганнар. Әле быел да ике чишмә яңартылып, аларны кабат ачу тантанасы бик күңелле итеп үткәрелде.

Туган якның кадерен читкә киткәч аңлыйсың икән. 1-2 көнгә генә кунакка барсам да, авылымны сагынып, тизрәк өйгә кайтасым килә башлый минем. Менә бит Миләүшә апа Хәсәнова да шигырендә шул хакта язган:                                                   

Авылымның ямен , матурлыгын,

Ничек кенә сөйләп аңлатыйм.

Җанга рәхәт күңел тынычлыгын,

Авылымда гына мин татыйм.

Чыннан да һәркем кебек мин дә туган авылымны бик яратам һәм сагынам.

Вәрәшбаш авылы район үзәге Мөслимнән 9 чакрым ераклыкта урнашкан.  Авыл уртасыннан Вәрәш елгасы ага. Инеш авылдан башланганга авылны да инеш исеме белән Вәрәшбаш дип атаганннар. Авылның бер ягы  урманга терәлеп торган. Халык игенчелек белән шөгыльләнү өчен урманнарны кисеп басулар ясаган. Ул басуларда алар бодай, арыш, арпа, борчак, көнбагыш, кукуруз, бәрәңге, шикәр чөгендере үстергәннәр.

Авылда сыер, сарык, тавык, ат асрау өчен фермалар төзелгән. Авыл халкы анда терлекчелек,  кошчылык белән шөгыльләнгән. Шулай ук умарта бакчасы да булган.  “Кәмәрия чишмәсе” янында яшелчә бакчасы ясап, төрле яшелчәләр үстерү белән дә мавыккан авыл халкы.

Авыл табигатенең матурлыгы, әлбәттә аның кешеләренә дә йогынты ясаган. Күпме талантлы кешеләр чыккан безнең авылдан. К.Тинчурин театры артисткасы Гөлчәчәк Хафизова, эстрада җырчысы Салават Миңнеханов, автор-башкаручы Индира Хафазетдинова, Арсланалар барысы да безнең авылныкы.

Авылыбызның үткәне белән бүгенгесен бәйләп торучы бер хикмәт бар бездә. Моннан бик күп еллар элек Зәйнулла исемле бабайның атасы су аксын өчен сука белән бер ерым ясый.  Еллар үткән, сулар аккан саен ул ерым зурая, тирәнәя бара. Ә бүген ул 15 – 20 метр тирәнлектәге чокырга әйләнгән. Ул чокыр авылны  Югары оч белән Түбән очка да аера әле. Аны болай гына үтеп тә булмый, шуңа күрә бу чокыр аркылы 1964 нче елда күпер сузганнар. Бу күпернең озынлыгы 30 метрга җитәдер. Аны авыл халкы  “Асылмалы күпер” дип йөртә. Авылга беренче тапкыр килгән кунаклар да, кызык күрергә шул күпергә киләләр. Күпер аркылы чыгарга куркучылар да бар, хәтта. Ә мин исә күпер аша көн дә үтеп,  укырга йөрим.  Карап торышка озын һәм куркыныч булса да, киресенчә, күпер аша чыгу кызык һәм мавыктыргыч кына. Асылмалы булуы белән, ул үзенә җәлеп итеп тора.

Шулай итеп без авылыбыз турында бик күп нәрсәләр белдек. Ә авыл турында  бөтен кеше дә китап тотып, укып, өйрәнеп утыра алмый. Шуңа күрә, авыл тарихын сөйләүче символикаларыбызны булдырыйк. Үзебезнең авылыбызның флагын өч төсле итеп ясар идек: зәңгәр – аяз күк йөзе, ак – чисталык, сафлык, иманлы булу билгесе, яшел – яшәү ямен аңлата. Сул яктан нурларын сибеп торучы кояш җылылык һәм яктылык чыганагы икәнен белдерә.

Авыл гербын ясаган очракта, без каен яфрагы өслегендә салават күпере астыннан челтерәп аккан чишмә башы куяр идем. Чөнки, тау башындагы чишмәләр авылыбызның төп мирасы булып тора. Авылыбыз чишмәләре авыл халкы өчен генә түгел, ә бу авыл яныннан даими үтеп йөрүче юлчылар өчен дә кадерле. Алар чишмә суын өйләренә алып кайтып та сыйланалар. Димәк, Вәрәшбаш халкының чишмәләре аларның горурлыклары булып торалар.

Ә чишмәнең бер ягына чалгы ясасак, бу авыл халкының терлекчелек белән, икенче ягына урак куйсак игенчелек белән шөгыльләнгәнен аңлатыр. Чөнки, бу авылда хезмәтне үз иткән тырыш халык яши.

Йомгаклау өлеше

 

Авылыбызның символикасын булдыру – аның тарихын белергә ярдәм итә. Үзенең үткәнен белгән кеше генә киләчәген төзи ала. Шуңа күрә дә авылыбыз тарихын өйрәнү безнең алга куелган иң беренче бурычларның берсе булып торырга тиеш.  Туган җиргә мәхәббәт, анда яшәгән халыкка хөрмәт белән карасак, без чын кешеләр булып үсәрбез.

    Нәтиҗә:

Әлеге фәнни-тикшеренү эшен башкару барышында без авыл тарихын, аның халкының шөгыльләрен өйрәндек, белемнәремне тирәнәйттек. Шул өйрәнгәннәрдән чыгып, туган авылыбызның тарихын укымыйча да белер өчен төрле символлар ярдәмендә аңлатырга мөмкин булуын исбатладык дип уйлыйм.

              

Кулланылган әдәбият

1.     Ә.Ә.Әхмәтгалиев. Мөслим төбәге.- Яр Чаллы: “Яр Чаллы типографиясе”, 2003.

2.     Ф.Н.Баһаутдинов. Мөслим балалары. – Казан: “Идел –Пресс” нәшрияты, 2006.

3.     Низамиева Т.Г. “Вәрәшбаш авылы тарихы”

4.     Низамиева Т.Г. “Вәрәшбаш авылының микротопонимикасы”

 

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка классного часа "Авылымның кызыл китабы"

Разработка классного часа "Авылымның кызыл китабы" ( "Красная книга моего села") на татарском языке....

Птриотик тәрбия "Авылымның Афган батырлары"

     1979 елларда игълан ителмичә генә башланып киткән мәгънәсез Әфган сугышы күп кенә гаиләләргә олы хәсрәт китерде, япь-яшь ир-егетләрнең язмышларын үзгәртте....

Проект: Авылымның Кызыл китабы

Проект: Авылымның Кызыл китабы...