Дәрес планы: "Нинди үсемлекләр була?"
план-конспект урока по окружающему миру (2 класс) на тему

Дәрес темасы                

Нинди үсемлекләр була?

Дәреснең максаты

Үсемлекләрне уртак һәм үзенчәлекле билгеләрен чагыштырып, мөстәкыйль рәвештә төркемнәргә бүлүләренә ирешү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Предметлы:

1. Үсемлекләрне аерым билгеләренә карап төркемнәргә бүлә белү.

2.   Агачлар, куаклар һәм үләннәр төркемнәренә мисал китерә белү.

Метапредметлы:

1.Регулятив: уку мәсъәләсен аңлау һәм аны чишәргә омтылу.

2.Танып-белү: аерым билгеләренә карап үсемлекләрне чагыштыру, классификацияләү. Туган якта үсә торган үсемлекләрне танып-белү.

3. Коммуникатив: төрле фикерләрне күз уңында тотып, үз фикереңне әйтү.

Төп төшенчәләр

Агаччыл, үләнчел, кәүсә, кәүсәчек.

Укытучы эшчәнлеге

 Укучының эшенә дөрес юнәлеш бирү, укыту эшчәнлеген кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештыру, мөстәкыйль фикер йөртүгә этәргеч ясаучы шартлар булдыру, төрле фикерләрне каршы кую, нәтиҗәләр ясарга мөмкинлекләр бирү, гомумиләштерү, бәяләү. 

Укыту-методик тәэминат (җиһазланыш)

“Әйләнә – тирә дөнья”, 2 сыйныф өчен дәреслек, 1 нче кисәк (А.А.Плешаков), 2017 ел; 56-59 нчы битләр; методик кулланма авт. Максимова Т.Н. Экран, компьютер, проектор.

“Әйләнә – тирә дөнья”, 2 сыйныф өчен дәреслек, 1 нче кисәк (А.А.Плешаков),2017 ел, 56-59 нчы битләр; эш дәфтәре, 39-41 нче  битләр. Экран, компьютер, проектор, гербарий, карточкалар. Ачыклагыч-атлас

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_plany_nindi_usemleklr_bula.docx33.87 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес планы

Дәрес №15

Дәрес темасы        

Нинди үсемлекләр була?

Дәреснең максаты

Үсемлекләрне уртак һәм үзенчәлекле билгеләрен чагыштырып, мөстәкыйль рәвештә төркемнәргә бүлүләренә ирешү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Предметлы:

1. Үсемлекләрне аерым билгеләренә карап төркемнәргә бүлә белү.

2.   Агачлар, куаклар һәм үләннәр төркемнәренә мисал китерә белү.

Метапредметлы:

1.Регулятив: уку мәсъәләсен аңлау һәм аны чишәргә омтылу.

2.Танып-белү: аерым билгеләренә карап үсемлекләрне чагыштыру, классификацияләү. Туган якта үсә торган үсемлекләрне танып-белү.

3. Коммуникатив: төрле фикерләрне күз уңында тотып, үз фикереңне әйтү.

Төп төшенчәләр

Агаччыл, үләнчел, кәүсә, кәүсәчек.

Укытучы эшчәнлеге

 Укучының эшенә дөрес юнәлеш бирү, укыту эшчәнлеген кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештыру, мөстәкыйль фикер йөртүгә этәргеч ясаучы шартлар булдыру, төрле фикерләрне каршы кую, нәтиҗәләр ясарга мөмкинлекләр бирү, гомумиләштерү, бәяләү. 

Укыту-методик тәэминат (җиһазланыш)

“Әйләнә – тирә дөнья”, 2 сыйныф өчен дәреслек, 1 нче кисәк (А.А.Плешаков), 2017 ел; 56-59 нчы битләр; методик кулланма авт. Максимова Т.Н. Экран, компьютер, проектор.

“Әйләнә – тирә дөнья”, 2 сыйныф өчен дәреслек, 1 нче кисәк (А.А.Плешаков),2017 ел, 56-59 нчы битләр; эш дәфтәре, 39-41 нче  битләр. Экран, компьютер, проектор, гербарий, карточкалар. Ачыклагыч-атлас

Дәрес этаплары (барышы), укытучы эшчәнлеген кертеп

             Укытучы эшчәнлеге

                         Укучы эшчәнлеге

I.Уку эшчәнлеген мотивлаштыру

1.Балаларда  яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

− Хәерле көн, балалар! Кәефләрегез ничек? Сез дәрескә әзерме?

1.Сыйныф эшкә әзерләнә (укытучыны сәламлиләр, сорауларга җавап бирәләр)

II. Өй эшен тикшерү

1.Укучыларның өй эшенә әзерлеген тикшерү.

- Хәзер сүзне чыгыш ясау өчен сезгә бирәм.

1.“Суның матурлыгы” темасына өйдә өлкәннәр ярдәмендә әзерләнгән презентацияләр буенча укучылар чыгышы.

III. Актуальләштерү

Уку мәсьәләсен кую

1.Табышмаклар әйтү: (Слайд 1)

-Бүгенге дәрестә нәрсә турында өйрәнәчәгебезне табышмаклар ярдәмендә ачыкларбыз.

1) Яз килсә, киенә,

Көз килсә, чишенә.

2) Язын күңел күтәрә,

Җәен ышыклый,

Көзен ашата,

Кышын җылыта,-

Ул нәрсә?

3) Үсә, сулый, үзе йөрми, ул нәрсә?

4) Язын туам, җәен үсәм,

Кышка таба мин үләм.

Кеше мактый,маллар ашый,

Исемем минем ...(Үлән)

-Әйе, дөрес әйтәсез. Болар – агачлар, үләннәр. Сез ничек уйлыйсыз,  дәрестә нәрсә турынла өйрәнербез? Агачлар, үләннәрне бер сүз белән ничек атарбыз?

-Дәрес темасы ничек булыр икән? (Слайд 2)

-Ә агачлар күп булып кайда үсә?

2. -Менә без “урман” буйлап сәяхәткә чыгарбыз. (Слайд 3) Ләкин “урманга” нинди максат белән барырбыз, сәяхәт – дәрестә нәрсәгә өйрәнербез соң? (Слайд 4)

1.Табышмакларга җавап табалар.

(Агачлар, үлән)

Сорауларга тулы җавап бирәләр, дәреснең темасын формалаштыралар:

-Агачлар, үләннәр турында өйрәнербез.

-Дәрес темасы “Нинди үсемлекләр була?”

-Агачлар күп булып урманда үсә.

Укытучы ярдәмендә максат куялар: Үсемлекләр нинди өлешләрдән торуын искә төшерербез. Нинди үсемлекләр була? Үсемлекләрне нинди төркемнәргә бүләргә мөмкин булуын белербез. Бу төркемнәрнең билгеләрен аерып күрсәтергә һәм чагыштырырга өйрәнербез.

IV. Уку мәсьәләсен чишү

Яңа белемнәрне формалаштыру

1. Үсемлек өлешләрен искә төшерү. Үсемлек өлешләре карточкаларын бирү.

 -Хәзер искә төшерик әле: төрле үсемлекләрнең нинди уртак билгеләре бар?

1.Тактада карточалар ярдәмендә үсемлекләрнең нинди өлешләрдән торуын төзиләр.

-Үсемлекләрнең тамыры, сабагы, яфрагы, чәчәк яки җимеше була.

III.Постановка проблемы.

2.-Агачлар турында нәрсә әйтә аласыз?

Гербарийдан карарга,  презентация буенча сөйлиләргә, нәтиҗә ясарга әйтелә

(Слайд 5-15). Парларда эшләргә.

3.-Куаклар нинди була? Гербарийдан карарга,  презентация буенча сөйлиләргә, нәтиҗә ясарга әйтелә (Слайд 16-20).

4. -Үләннәр яки үләнчел үсемлекләр турында ни әйтерсез? Гербарийдан карарга,  презентация буенча сөйләргә, нәтиҗә ясарга әйтелә (Слайд 21-27).

5.Дәреслектәге(57 бит) рәсем һәм язмалар буенча кара зелпе (бересклет)- яфраклы куак, артыш (можжевельник)-ылыслы куак белән танышу.

 

Формулируют тему
и цель урока.

И

Ф

2.Парларда эшлиләр. Гербарийдан карыйлар.  Презентация буенча сөйлиләр. Агачларның тамырыннан бер юан сабак- кәүсә үсә. Ул каты, агаччыл. Кәүсәдән ботаклар чыга.

Нәтиҗә ясыйлар: яфраклы һәм ылыслы булуларын ачыклыйлар.

3.Гербарийдан карап,  презентация буенча сөйлиләр, нәтиҗә ясала. -Куакта берничә нечкә сабак- кәүсәчекләр була.

4.Гербарийдан карап,  презентация буенча сөйлиләр, нәтиҗә ясала: үләннәрнең сабаклары йомшак, сусыл була.

5.Дәреслек буенча эш: 57 бит буенча укыйлар.

.Рәсем һәм язмалар буенча кара зелпе (бересклет)- яфраклы куак, артыш (можжевельник)-ылыслы куак белән танышалар.

Ял минуты

V. Беренчел

 ныгыту

-Җил исә, исә, исә. Агачларны селкетә.

Җил тына, тына, тына. Агачлар үсә, үсә.

1.Дәреслек буенча эш: 56 -57 бит буенча укыту, биремне телдән үтәү: үсемлек атамаларын әйтергә. Ачыклагыч-атлас кулланырга мөмкинлек бирү.

2.Фикер алышу оештыру. Сорау: син туган ягыңның кайсы агачларын, куакларын һәм үләннәрен беләсең? Аларга сакчыл караш турында ниләр сөйли аласың?

3. Эш дәфтәрендә индивидуаль эш:  №1 бирем- агач, куак, үлән схемасын ясарга, дәреслек 56 бит буенча үз- үзләрен тикшерергә.

4.Тактага карточкалардан модель төзиләр. Карточкаларда: үсемлекләр, агачлар, куаклар, үләннәр, артыш, кара зелпе, сирень, нарат, күкчәчәк, меңьяфрак, карагай, юкә, бака яфрагы, дигән язулар бирелә.

Балалар ял итеп алалар.

1.Дәреслек буенча эш: 56 -57 бит буенча укыйлар, биремне телдән үтиләр. Үсемлек атамаларын әйтәләр. Ачыклагыч-атлас куллану.

2.Туган ягыбызның кайсы агачларын, куакларын һәм үләннәрен белүләрен әйтәләр (нарат, өрәңге агачлары, балан, чикләвек куаклары, тузганак, әрекмән үләннәре). Башкаларның фикерен тыңлыйлар, үз фикерләрен белднрәләр.

3. Эш дәфтәрендә индивидуаль эшлиләр:   №1 бирем- агач, куак, үлән схемасын ясыйлар, дәреслек 56 бит буенча үз- үзләрен тикшерәләр.

4.Карточкалар буенча үсемлекләрне 3 төркемгә бүләләр: агачлар, куаклар, үләннәр. Аларга мисаллар китерәләр. Проблеманы төрле яктан тикшерә, факт-аргументларның бәйләнешен таба, нәтиҗә чыгара

               

VI. Практик эшчәнлек

1.Практик эш. Гербарий буенча үсемлекләрне төркемнәргә аеру. -Менә бу тартмада бөтен үсемлекләр дә буталып беткән, аларны төркемнәргә аерып, тиешле тартмаларга салып куярга кирәк.  Сез миңа ярдәм итәргә әзерме?

Нәтиҗә ясау.

2. Бирем 1. Электрон кушымта буенча бирем:

Үсемлекләрне төркемнәргә бүләргә (индиви-

дуаль эш) Тикшерү.

Гербарий буенча үсемлекләрне төркемнәргә аералар, нәтиҗә ясыйлар: үсемлекләр 3 төркемгә бүленде, агачлар, куаклар, үләннәр. Агачларның тамырыннан бер юан сабак- кәүсә үсә. Ул каты, агаччыл. Кәүсәдән ботаклар чыга, яфраклы һәм ылыслы булалар.Куакта берничә нечкә сабак- кәүсәчекләр була. Үз фикерен ачык, дөрес, ышанычлы итеп әйтәләр, дәлиллиләр.

1. Электрон кушымта буенча биремне мөстәкыйль

рәвештә (индивидуаль) эшлиләр. Үсемлекләрне төркемнәргә бүләләр. Фактларга, проблемаларга үз мөнәсәбәтен белдерәләр.

VII. Рефлексия

 Үзбәя

Сәяхәт-дәрестә туган авырлыклар турында сорау, дәрескә нәтиҗә ясау (сәяхәтне тәмалау, сыныфка кайту), үзләренә бәя куялар, укучыларның эшенә бәя бирү.

Үз фикерләрен әйтәләр,  дәрестә нинди яңалык  алуларын, нәрсәгә өйрәнүләрен белдерәләр.

Үзләренә бәя куялар (яшел түгәрәк-5ле, сары-4ле, кызыл-3ле билгесе).  

VIII. Йомгаклау

Өй эшен аңлату: “сәяхәт-дәрестә” алган белемнәре буенча эш дәфтәре 39-41 битләр, дәреслек 58 бит иҗади эш бирү.

Өй эшен язып алалар: эш дәфтәре 39-41 битләр, дәреслек 58 бит иҗади эш.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

КВН . Үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы.

Бу КВН үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында кабатлау максатында төзелгән. Анда кызыклы сораулар, табышмаклар,  танып белүгә биремнәр кулланылган. Кызыклы конкурслар бар....

Үсемлекләрнең күптөрлелеге. (3 класс.ПлешаковА.А.)

Конспект урока по Окружающему миру. 3 класс. Учебник Плешакова А.А....

Үсемлекләрнең үрчүе. 3 класс

1) Укучыларга үсемлекләрнең орлыктан үрчүен һәм үсүен тәҗрибәләр белән аңлату2) Үсемлекләр турында белемнәрен үстерү, тирәнәйтәү.3) Игътибарлылык, күзәтүчәнлек һәм табигатькә мәхәббәт тәрбияләү....

Үсемлекләрнең күптөрлелеге.

Максат.1. Укучыларны үсемлекләр патшалыгының төркемнәре белән таныштыру.2. Төркемнәргә хас үзенчәлекләрне ачыклау.3. Балаларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.Җиһазлау.1....

Дару үсемлекләре

Әйләнә- тирәбездәге  дөнья дәресендә куллану өчен материал...

окружающий мир. 2класс "Культуралы үсемлекләр ни өчен кирәк?"- технологическая карта урока, презентаия

технологическая карта и презентация  к уроку окружающего мира во 2-м классе по теме "Культуралы үсемлекләр ни өчен кирәк?"-ПНШ. Учебник "Окружающий мир . Федотов О.Н., Трафимова Г.В., Трафимов С....