Окружающий мир 3класс Перспектива
учебно-методический материал по окружающему миру (3 класс) по теме

 Задача учителя сегодня —  включить самого ученика в учебную деятельность, организовать процесс самостоятельного овладения детьми новыми знаниями, применения полученных знаний в решении познавательных, учебно-практических и жизненных проблем. Для решения этой задачи используется технология системно-деятельностного подхода.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 3klass_okruzhayushchiy_mir_perspektiva_0.doc443.5 КБ

Предварительный просмотр:

3 сыйныфта Әйләнә -тирә дөнья дәресенә технологик карта

Укытучы

Хәлилова Л. К.

Предмет

Әйләнә -тирә дөнья

Класс

3 нче сыйныф

УМК

Перспектива

Дәрес тибы

Яңа белемнәр бирү

Эш алымнары

Өлешчә эзләнү, практик эш.

Эшне оештыру төрләре

Төркемнәрдә эш, парларда эшләү, индивидуаль эш

Кулланылган технологияләр

Уңыш ситуациясе, сәламәтлекне саклауга корылган технология

Тема

Әйләнә -тирә дөньяны өйрәнәбез  

Дәреснең максаты

Әйләнә -тирә дөнья өйрәнү ысуллары турында төшенчә бирү (күзәтү, тәҗрибә, табигать объектларын ачыклау, үлчәү, модельләштерү).

Тикшерү-эзләнү этаплары, үлчәү приборлары, лаборатор эш өчен кирәкле җиһазлар белән таныштыру.

Әйләнә -тирә дөнья өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Әйләнә -тирә дөньяны өйрәнү  вакытында лаборатор эш өчен кирәк булган төп эш җиһазларын таный белү, тикшеренү-эзләнү эшләре алып бару ысулларын үзләштерү, практик эш башкару.

Төп төшенчәләр

Күзәтү, тәҗрибә, табигать объектлары, үлчәү, прибор , инструмент, лаборатор эш өчен җиһазлар, тикшерү-эзләнү ыуллары.

Предметара бәйләнеш

Әдәби уку, математика, әйләнә-тирә дөнья

Ресурслар

  • төп

  • өстәмә

Дәреслек:  А.А.Плешаков. Әйләнә-тирә дөнья. Дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек. Ике кисәктә. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән. Казан. “Мәгариф” нәшрияты. Москва. “Просвещение” 2009.

Ноутбук, интерактив такта, проектор, документ-камера,  үлчәү эшләре башкару өчен фигуралар

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

  УУ гамәлләре

 Оештыру өлеше.

Максат:

Укучыларны уку хезмәтенә хәзерләү.

Уңай психологик халәт булдыру.

Д. Тухмановның “Как прекрасен этот мир” музыкасын  тыңлату.

Әйе, дөнья шундый матур, әгәр шул матурлыкны күрә белсәң.

Д. Тухманов  “Как прекрасен этот мир”-укучылар музыка тыңлыйлар

Яңа тема өйрәнүгә әзерлү.

Максат: кечкенә балаларның әйләнә -тирә дөньяны танып белү ысулларын ачыклау

Укучыларга уенчыклар күрсәтелә.

-Әгәр дә бу уенчыкларны кечкенә балаларга бирсәк алар нәрсә эшләрләр иде? Ә менә бу уенчык машина  ни өчен ватылган?

Димәк, мәктәптә укучылар кызыксынган сорауларга җавап табу өчен максатчан эш алып баралар, төрле  тәҗрибәләр үткәрәләр.

Укучылар фикерен тыңлау (укучылар парларда сөйләшәләр).

КУУГ:    парларда эшләү, уртак фикергә килү

Теманы китереп чыгару.

Яңа белем өстендә эш.

  • Дәреснең максатын кем әйтеп карар икән?  

- Әйләнә -тирә дөньяны танып белү ысуллар белән танышу.

 Актуальләштерү.

 

Әдәби уку дәресендә дөньяны танып белүнең нинди ысулларын өйрәнгән идек, искә төшерегез әле.

Укучылар  фикерен  тыңлау:

тәрәзә аша карау, бинокль аша, лупа аша, өстән карап, китап укып ...

КУУГ: Үз фикерен төгәл итеп әйтеп бирә белүләренә ирешү

Уку мәсьәләсен кую.

Әйләнә -тирә дөньяны танып-белү өчен нинди эшләр башкарырбыз?

Әйләнә -тирә дөньяны танып белү өчен төрле күзәтүләр, тәрҗрибәләр үткәрәбез.

Уку мәсьәләсен чишү.

1 нче    эш.  Әйләнә -тирә дөньяны танып белү ысулларын ачыклау.

Эш дәфтәрләренең 6 нчы битендәге рәсемнәрне карыйбыз. Әйләнә -тирә дөньяны нинди ысуллар аша өйрәнәләр?  

Төркемнәрдә эшләү.

Укучылар фикерен тыңлау. (укучылар төркемнәрдә эшлиләр).

Интерактив тактада төркем җитәкчеләре җавапларны язалар.

 

Яңа белемнәр алуга уңай мөнәсәбәт булдыру

Уку мәсьәләсен чишү.

2 нче  практик эш. “КҮЗӘТҮ”.

Аквариумдагы балыкларны күзәтү.

Укытучы җитәкчелегендә  практик эшне башкару адымнарын өйрәнү.

1-2 нче өлешне дәрестә, 3-4 өлешне өйдә (кемнәрнең аквариумнары бар)  башкарырга.

Аквариумдагы балыклар турында 5-6 җөмләдән торган чыгыш әзерләтергә мөмкин.

Укучылар төркемнәрдә эшлиләр.

Максат:

Күзәтә эшенең максаты:

Күзәтә эшенең планы:

 

 

Аквариумдагы балыклар турында 5-6 җөмләдән торган , аерым әзерләнгән укучы чыгышы.

Танып белү УУГ:Укытучы җитәкчелегендә күзәтүләр  үткәрү.

РУУГ: план төзү һәм  эшнең эзлеклелеген билгеләү

Уку мәсьәләсен чишү.

3 нче  практик эш. “ТӘҖРИБӘ”

Магнитның төрле предметларга тәэсирен тикшерү.

Укытучы җитәкчелегендә  һәр этапны башкаралар.

Максат:

Күзәтә эшенең планы:

Күзәтүгә нәтиҗә ясау:

Йомгаклау:

Магнитның төрле предметларга тәэсирен тикшерү.

Укучылар төркемнәрдә эшлиләр.

Күзәтүгә нәтиҗә ясыйлар.

 

Танып белү УУГ: Укытучы җитәкчелегендә   практик эш  башкару.

КУУГ: Парларда, төркемнәрдә эшләгәндә  сыйныфташларының фикерен тыңларга, үз фикерен курыкмыйча әйтергә өйрәтү.

Уку мәсьәләсен чишү.

“КҮЗӘТҮ”  һәм “ТӘҖРИБӘ” арасындагы аерманы ачыклау.

Укучылар үз фикерләрен әйтәләр.

Дәреслектәге теоритик материалны уку, җаваплпрны чагыштыру.

КУУГ: Игътибарлылык тәрбияләү: Иптәшләрен тыңларга өйрәтү, кабатлауларны булдырмаска тырышу.

ФИЗМИНУТКА (вакытын укытучы үзе билгели)

Уку мәсьәләсен чишү.

4 нче  практик эш.

Үлчәү приборлары белән танышу.

Эш дәфтәре. 9 нчы бит. Эш гамәлләреннән чыгып тиешле инструментны тап һәм уклар белән күрсәт.

Парларда эш. Үлчәү приборлары белән танышалар.

Төркемнәргә берләшеп йомгак ясыйлар. Интерактив тактада нәтиҗәне күрсәтәләр.

Танып белү УУГ: Укытучы җитәкчелегендә   практик эш  башкару

Уку мәсьәләсен чишү.

5 нче  практик эш. Массаны үлчәү.

Үлчәү белән таныштыру, үлчәү эшләрен башкару.

Укытучы үлчәүнең төзелешен сөйли, күрсәтә.

 Укучылар эш дәфтәрләрендә төзелешен кабатлап карап баралар.

Укучылар үлчәү эшләре башкаралар.

Танып белү УУГ: Укытучы җитәкчелегендә   практик эш  башкару, тормышта  кайда куллануны ачыклау.

Предметара бәйләнешне ачыклау.

6нчы  практик эш. Линейка һәм рулетка  кулланып үлчәү.

Рулетка кулланып үлчәүне укытучы башкара.

 - Линейка кулланып үлчәү эшләрен без тагын кайсы дәрестә кулланабыз?

Төркемнәрдә эшләү. Линейка кулланып үлчәү эшләре башкаралар, интерактив тактада һәм эш дәфтәрләрендә  үлчәм нәтиҗәләрен язалар.

Танып белү УУГ: Укытучы җитәкчелегендә   практик эш  башкару.

Яңа белемнәрне беренчел ныгыту.

10нчы биттәге рәсемне карыйбыз. Бу рәсемдәге предметлар белән нинди эшләр башкарырга була? күрсәтелгән?

Укучылар укытучы соравына җавап бирәләр.

Рефлексия.

  • Дәреснең максаты нинди иде?
  • -Куелган максатларга ирешү өчен нинди эшләр башкардык?
  • Кайсы практик эш сезгз күбрәк ошады?
  • Эшләнгән эшегезнең нәтиҗәсен бәяләгез.

Укучылар үзләренең эшләренә бәя бирәләр.(смайл куллану)

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу һәм бәяләү.

Йомгаклау.

- Төп ысуллар диеп  кайсы эшләрне  атарбыз?

Без бүген сезнең белән берничә практик эш башкардык, нәтиҗәләрне таблицага язып бардык. Бу бик җаваплы эш. Мондый эшләр һәр укучыдан төгәллек, игътибарлылык сорый.

Әдәби уку дәресендә дөньяны танып белүнең нинди ысулларын искә төшердек. Алар арасында аерма бармы?

  • Төп ысуллар булып күзәтү һәм тәҗрибә тора.

  • Әйләнә -тирә дөнья дәресендә тирәнрәк итеп тикшерү-эзләнү эшләре башкарыла

Танып  белү УУГ: Охшаш һәм аермалы якларны аерып күрсәтә белү.

Өй эше.

8-11б. Дәреслектәге материалны укырга, балыкларны  яки песиләрне күзәтергә. Күзәтүләр буенча рәсем ясарга.

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

тематическое планирование по изобразительному искусству, 3класс, Перспектива.

Тематическое планирование разработано с характеристикой деятельности учащихся....

Рабочая программа по литературному чтению 3класс "Перспектива"

Рабочая программа по литературному чтению 3класс "Перспектива"...

Рабочая программа по русскому языку 3класс "Перспектива"

Рабочая программа по русскому языку 3класс "Перспектива"...

Конспект урока русского языка 3класс Перспектива Тема: Что рассказало слово. Фразеологизмы.Общение жестами.

Конспект урока с презентацией по теме "Что рассказало слово. Фразеологизмы."Тип урока- "открытие новых знаний"...

Конспект урока русского языка 3класс Перспектива Тема: Что рассказало слово. Внешняя и внутренняя сторона слова

Конспект урока русского языка с презентацией по теме "Что сказало слово. Внешняяя и внутренняя сторона слова"...

Строение тела человека. 3класс. Перспектива.

Тест помогает проверить усвоение темы "Строение тела человека"....