Окружающий мир
рабочая программа (окружающий мир, 3 класс) на тему

Рабочая программа для 3 класса по окружающему миру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 3_syynyfta_yln.doc144.5 КБ

Предварительный просмотр:

3 сыйныфта әйләнә - тирәбездәге

 дөнья  һәм  ТИН фәне буенча эш программасы

                                                   

                                           

                                 Программаны төзеде:

                                                                               Галимова Г.С.

2011ел

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

     Әйләнә-тирәбездәге дөнья һәм ТИН фәне буенча эш программасы 5 март 2004 нче елгы гомуми һәм урта (тулы) гомуми белем бирүнең дәүләт белем бирү стандарты федераль компонентын раслау турындагы №1089 приказы белән расланган дәүләт гомум белем бирү стандарты  нигезендә төзелде.

       Эш программасы дәүләт белем бирү стандартының предмет темалары эчтәлеген конкретлаштыра, курсның бүлеп һәм темалар буенча укыту сәгатен билгели. Эш программасы 70 сәгатькә бүленеп, укыту планы буенча атнага 2 сәгать исәбеннән төзелде.

      Дәреслек: А.А.Плешаков. Әйләнә-тирәбездәге дөнья: Дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек: 2 кисәктә. – Казан: Мәгариф, 2009.

Максатлар:

Иҗади мәсьәләләр чишү, фикерләү, дөньяның тирә - як объектларын күзәтү, характерлау, анализлау, гомумиләштерү кебек осталыкларын үстерү;

Кешенең табигатьтәге һәм җәмгыятьтәге урынын, табигый һәм социаль аермалылык һәм бердәмлелек, тирә - як дөнья турында белемнәрен үзләштерү;

Сәламәтлекне саклау һәм ныгыту, тирә - якка карата позитив эмоциональ байлыкларын, экологик һәм әхлакый культура, патриотик хис, табигать һәм җәмәгать байлыкларына җаваплы , сакчыл караучы гуманлы, иҗади, социаль яктан актив шәхес тәрбияләү;

Дөнья ничек төзелгән (7сәг.)

Табигатьнең күптөрлелеге. Терек булмаган табигать. Терек табигать (кеше, хайваннар, үсемлекләр, гөмбәләр, микроорганизмнар). Табигать үзара бәйләнешләр.

Кешеләр тормышында табигатьнең роле (матурлыгы, практик әһәмияте, сәламәтләндерү роле, табигатьне танып белү шатлыгы).

Хуҗалык эшчәнлегенең һәм кешеләрнең үз-үзен тотышының табигатькә тискәре йогынтысы: һаваны һәм суны пычрату, урманнарны бетерү, үләннәрне һәм хайваннарны юкка чыгару. Кешеләр гаебе белән беткән хайваннар. Сирәк үсемлекләр һәм хайваннар.

Табигатьне саклау: һаваны һәм суны пычратулардан саклау, урманнарны яңадан торгызу, сирәк үсемлекләр һәм хайваннарны саклау, тыюлыклар төзү, һәр кешенең табигатьтә үз-үзен тотышы өчен җаваплылыгы.

Табигатьне саклау буенча практик эш №1 (агач яки куаклар утырту, кошлар өчен җимлек ясау).

Бу гаҗәеп табигать (19сәг.)

Җисемнәр, матдәләр, кисәкчәләр. Каты,сыек һәм каты хәлендәге җисемнәр һәм матдәләр.

Матдәләрнең төрлелеге. Практик эш №2.

Һава. Һаваның үзлекләре: үтә күренмәле, төссез, иссез, җылытканда киңәя, суытканда кысыла, җылыны начар үткәрә. Һаваны пычрату чыганаклары: промышленность калдыклары, транспорт чаралары калдыклары. Пычранган һаваның организмга тәэсире.

Су. Практик эш №3. Суның үзлекләре. Суның өч халәте. Т абигатьтә су әйләнеше. Суны пычрату чыганаклары.

Каты токымнарның су, җил, үсемлекләр, температура үзгәрешләре тәэсиреннән ашалып җимерелүе.

Туфрак. Туфракның төзелеше. Уңдырышлылык-туфракның төп үзлеге.

Үсемлекләрнең күптөрлелеге: суүсемнәр, мүкләр, абагалар, ылыслы, чәчәкле үсемлекләр.

Үсемлекләрне үрчүе һәм үсеше. Практик эш №4.

Үсемлекләрне саклау.

Хайваннарның күптөрлелеге: бөҗәкләр, балыклар, җир-су хайваннары, сөйрәлүчеләр, кошлар, җәнлекләр яки имезүчеләр.

Үлән ашаучылар, бөҗәк ашаучылар, ерткыч, җәнлекләр, талымсызлар. Туклану чылбырлары. Табигатьтә  ерткыч хайваннарның роле. Кешенең табигый туклану чылбырларын бозуы һәм бу күренешнең тискәре йогынтысы.

Үсемлекләрнең үрчүе һәм үсүе. Хайваннарның үз балалары турында кайгыртуы.

Үсемлек һәм хайваннарны саклау. Безнең илнең Кызыл китабына кергән төбәкнең сакланырга тиешле кайбер төрләре. Үсемлек һәм хайваннарны саклауда тыюлыкларның ботаник бакчалар, зоопаркларның роле.

Без һәм безнең сәламәтлек ( 8сәг.)

Кеше-терек табигатьнең бер өлеше. Кеше өчен һава, су, җылылык һәм азыкның кирәклеге. Кешенең хайваннардан аермасы (фикерләү, сөйләм, хезмәт). Кешенең үсеше һәм тәрбиясенә әйләнә-тирәдәге кешеләрнең роле.

Нерв системасы. Сизү органнары.

Кеше скелеты һәм мускаллары. Практик эш №5. Гәүдә торышы. Тире һәм аның гигиенасы.

Безнең туклануыбыз. Туклану гигиенасы. Практик эш №6.

Кешенең сулавы. Кеше тәнендә кан йөреше. Организмнан зарарлы продуктларны бүлеп чыгару. Практик эш №7.

Һава, су, кояш белән чыгыну. Йогышлы авырулар һәм аларны булдырмау юллары.

Безнең иминлегебез ( 34сәг.)

Ут, газ, су белән сак эш итү. Юл билгеләрен өйрәнү. Хәтәр урыннар үз-үзеңне дөрес тоту. Хәтәр урыннарда сак булу. Экологик иминлек. Икътисад нәрсә өчен кирәк? Икътисадның өч “киты”.

Файдалы казылмалар, аларның төрлелеге, кеше өчен әһәмияте. Файдалы казылмаларны табу юлы.

Үсемлекчелек һәм терлекчелек –авыл хуҗалыгының состав өлешләре.

Сәнәгать тармаклары. Акча берәмлекләре. Эш хакы. Саклыккка җыелган акча.

Дәүләт бюджеты. Салымнар.

Гаилә бюджеты. Керемнәр. Чыгымнар.

Икътисад һәм экология. Аның зыяны.

Россиянең Алтын боҗрасы. Андагы шәһәрләр. Троице-Сергей лаврасы, Владимирның төп истәлекле урыннар  белән танышу.

Безнең иң якын күршеләребез. Россия чикләре буйлап сәяхәт. Иң якын күршеләребез белән танышу.

Европа илләре. Фьорд , бердәнбер корабльнең музее, күллә һәм аквапарклар белән танышу.

Бенилюкс нәрсә ул? Серле сүзнең мәгънәсен ачыклау. Бельгия, Нилерланд һәм Люксембург шәһәрләре белән танышу.

Европаның үзәге. Германия, Авсрия һәм Швейцария белән танышу.

Франция һәм Бөекбритания белән танышу. Таблица һәм карта белән эш.

Европаның көньягында. Италия, Греция илләре белән танышу.

Дөньяның тарихи истәлекле урыннарында сәяхәт. Төрле илләрне өйрәнү, иң кызыклы һәм тарихи истәлекле урыннары белән танышу.

Табигатькэ экскурсия (2 сэг)

3 нче сыйныф азагында укучылар белергә тиеш:

  1. җисемнәр, матдәләр кисәкчекләрнең нәрсә икәнен;
  2. терек булмаган табигать компонентларын: һава, су; файдалы казылмалар, аларның төп үзлекләрен;
  3. терек табигать компонентларын: Кеше, үсемлекләр, хайваннар, гөмбәләр, микроорганизмнарны;
  4. үсемлек группаларын: суүсемнәр, мүкләр, абагалар, ылыслы чәчәклеләр, аларның кайбер аерымлык билгеләрен; үсемлекләрнең органнарын; авыл хуҗалыгының состав өлеше буларак – үсемлекчелекне;
  5. терек һәм терек булмаган табигать арасындагы кайбер бәйләнешләрне, терек  булмаган табигать эчендә (үсемлекләр һәм хайваннар арасында, төрле хайваннар арасында).

   Табигать һәм кеше арасындагы бәйләнешләрне: кеше өчен табигатьнең әһәмияте, кешеләрнең табигатькә тискәре тәэсирен; табигатьне саклау; табигатьтә үзеңне тоту кагыйдәләрен;

   кеше тәненең төзелеше; аның иң әһәмиятле органнарын һәм аларның функцияләрен; шәхси гигиена нигезләрен.

       Укучылар эшли белергә тиешләр:

  1. үзләре яшәгән төбәктә иң күп таралган үсемлек һәм хайваннарны аера белергә;
  2. табигать объекnларын телдән сурәтләп белергә;
  3. программа таләпләре кысаларында, табигатьтәге һәм табигать белән кеше арасындагы бәйләнешләрне аңлата белергә;
  4. дәреслек материаллары һәм кайбер өстәмә чыганаклар нигезендә табигатьне өйрәнү темасына хикәя әзерләргә;
  5. термометр ярдәмендә һава температурасын үлчи белергә;
  6. табигатьтә мөстәкыйль рәвештә күзәтүләр алып барырга; иң гади тәҗрибәләр ясый белергә;
  7. программада күрсәтелгән модельләр белән эшли белергә;
  8. кошлар өчен ике-өч конструкциядәге җимлекләр хәзерләргә, җимлекләрне элеп куярга, кошларга җим сибәргә; табигатьне саклау буенча башка берәр эш эшләргә;
  9. табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә, аларның кирәклеген нигезли белергә;
  10. табигатьне саклау турындагы белемнәрне иң гади формада пропагандалый белергә;
  11. шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә; тиредә зур булмаган җәрәхәтләр булгандн беренче ярдәм күрсәтә белергә.

Әйләнә-тирәбездәге дөнья.

Дәреснең темасы

Сәг.

саны

           

              Максат

Үткәрү вакыты

1 чирек (17 сәг.)

Дөнья ничек төзелгән?

1

Табигать. Табигатьнең күптөрлелеге.

1

Табигатьнең күптөрлелеге белән танышу. Табигатьнең  ролен ачыклау.

2

Кеше. Кешенең эчке дөньясы.

1

Кешенең эчке дөньсын  өйрәнү

3

Җәмгыять.

1

Җәмгыять, дәүләт нәрсә ул? дигән сорауга җавап бирү.

4

Дөньяга  экологлар  күзлегеннән караганда.

1

Табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.

5

Табигатькә куркыныч яный!

1

Табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.

6

Табигатькә экскурсия.

1

Табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү. Туган як табигатенә кызыксыну уяту.

7

Агач  утырту . Кошларга җимлек ясау.Практик эш.

1

Агачлар утыртырга өйрәтү. Кошларга җимлек ясау.

Бу гаҗәеп табигать.

8

Җисемнәр, матдәләр, кисәкчеләр.

1

Җисемнәр, матдәләр, кисәкчеләр турда танышу.

9

Матдәләрнең  төрлелеге.Практик эш.

1

Матдәләрнең  төрлеге белән танышу.

10

 Һава  һәм  аны  саклау.

1

Һаваны сакларга өйрәнү.

11

Су. Практик эш.

1

Су турында  өйрәнү.

12

Суның әверелеше һәм  әйләнеше.

1

Суның эверелеше һәм  әйләнеше белән танышу.

13

Суны саклагыз!

1

Суга сакчыл караш тәрбияләү.

14

Ташлар ничек җимерелә?

1

Ташлар турында  белемнәрне ныгыту.

15

Туфрак нәрсә ул?

1

Туфрак турында өйрәнү.

16

Үсемлекләрнең  күптөрлелеге.

1

Үсемлекләргә карата  сакчыл караш  тәрбияләү.

17

Үсемлекләрнең  үрчүе һәм  үсеше. Практик эш.

1

Үсемлекләрнең  үрчүе һәм  үсеше белән танышу

2 чирек (14 сәг.)

18

Үсемлекләрне саклау.

1

Үсемлекләрне сакларга өйрәнү.

19

Хайваннарның күптөрлелеге.

1

Хайваннарның күптөрлелеге белән танышу.

20

Нинди  хайван  нәрсә белән туклана?

1

Хайваннар  нәрсә белән туклана турында  мәгьлүмәт алу.

21

Күзгә күренми торган челтәр һәм  күренмәс  пирамида.

1

Күзгә күренми торган челтәр һәм  күренмәс  пирамида белән танышу.

22

Хайваннарның  үрчүе һәм үсеше.

1

Хайваннарның  үрчүе һәм үсеше белән танышу.

23

Хайваннарны  саклау.

1

Хайваннарга карата сакчыл караш тәрбияләү.

24

Гөмбәләр патшалыгы.

1

Гөмбәләр патшалыгы белән танышу.

25, 26

Бөек тереклек әйләнеше.

2

Укучыларның белемнәрен  ныгыту.

Без һәм  безнең сәламәтлек.

27

Кеше организмы.

1

Кеше организмын өйрәнү.

28

Әйләнә-тирәбездәге дөньяны  без ничек  кабул  итәбез.

1

Укучыларның белемнәрен  ныгыту.

29

Организмның  ышанычлы  саклагычы. Практик эш.

1

Организмның  ышанычлы  саклагычы белән танышу.

30

Тәннең  терәге һәм  хәрәкәт.

1

Тәннең  терәге һәм  хәрәкәте белән танышу.

31

Безнең туклануыбыз. Практик эш.

1

Дөрес туклануның  әһәмиятен аңлату.

3 чирек (21 сәг.)

32

Сулыш, канның  хәрәкәте һәм зарарлы матдәләрнең организмнан ничек чыгарылуы турында. Практик эш.

1

Укучыларның  белемнәрен  системага  салу.

33

Бу синең  үзеңнән тора. Авыруларны  булдырмау юлын бел.

1

Үз сәламәтлегеңне  ничек  сакларга  дигән сорауга  җавап алу.

34

Сәламәт  яшәү рәвеше.

1

Сәламәт  яшәү рәвеше белән танышу.

Безнең иминлегебез.

35

Ут, су һәм газ.

1

Ут, су һәм газ белән сак  эшләргә өйрәтү.

36, 37

Юлың хәерле  булсын дисәң.

2

Юл билгеләрен  искә төшерү, ныгыту.

38

Юл билгеләре

1

Юл билгеләрен өйрәнү.

39

Юл билгеләре. (экскурсия)

1

Укучыларның белемнәрен  ныгыту.

40

Хәтәр урыннар.

1

Хәтәр урыннар белән танышу.

41

Яшен, елан, эт һәм башкалар  турында.

1

Яшен, елан, эттән ничек сак  булырга  өйрәнү.

42, 43

Экологик  иминлек.

2

Экологик  иминлекне өйрәнү.

44

Игьтисад нәрсә өчен кирәк.

1

Игьтисад турында аңлату.

45

Игьтисадның  өч “киты”.

1

Игьтисадның  өч “киты” белән танышу.

46

Файдалы  казылмалар.

1

Файдалы  казылмаларны ни өчен  табуларын аңлату.

47

Үсемлекчелек.

1

Үсемчелек сәнгать белән  ничек  бәйләнгәнен ачыклау.

48

Терлекчелек.

1

Терлекчелек сәнгать белән  ничек  бәйләнгәнен ачыклау.

49

Сәнәгать нинди була.

1

Сәнгать нинди була? Дигән сорауга  җавап алу.

50, 51

Акча нәрсә ул?

2

Акча белән танышу.

52

Дәүләт бюджеты.

1

Дәүләт  бюдҗетының  керемнәрен һәм  чыгышларын аңлату.

4 чирек (16 сәг.)

53

Гаилә бюджеты.

1

Гаилә бюдҗетының  керемнәрен һәм  чыгышларын аңлату.

54, 55

Игьтисад һәм экология.

2

Игьтисад һәм экология белән танышу.

56,57,58

Россиянең  Алтын боҗрасы.

3

Европадагы  илләр белән танышу.

59

Безнең  иң якын күршеләребез.

1

Безнең  иң якын күршеләребез белән танышу.

60, 61

Европаның  төньягында .

2

Европаның  төньягын өйрәнү.

62

Бенилюкс нәрсә ул?

1

Бенилюкс нәрсә ул? Дигән сорауга җавап  табу.

63

Европаның үзәгендә.

1

Европаның үзәге белән танышу.

64, 65

Франция  һәм Бөекбритания  буйлап сәяхәт.

2

Франция  һәм Бөекбританияне өйрәнү.

66

Европаның  көньягында.

1

Европаның  көньягы белән танышу.

67

Дөньяның  тарихы истәлекле урыннарына  сәяхәт.

1

Дөньяның  тарихы истәлекле урыннарын өйрәнү.

68

Ел буена нәрсә белдек һәм нәрсәгә өйрәндек. Йомгак дәрес.

1

Туган як табигатенә кызыксыну уяту.

69,70

Табигатькә экскурсия

2


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ВЗАИМОДЕЙСТВИЕ ЧЕЛОВЕКА С ОКРУЖАЮЩЕЙ СРЕДОЙ. ВЛИЯНИЕ ОКРУЖАЮЩЕЙ СРЕДЫ НА ЧЕЛОВЕКА. Урок ОБЖ во 2 классе

Задачиурока:1.      Показать, какиеопасностимогутвозникнутьвповседневнойжизни(проблемызагрязненияокружающейсреды, деревоводворе, дорога, окно, лестница, розеткаит. д.)2....

тест по окружающему миру по окружающему миру I четверть 2 класс

тест по темам "Из чего состоят все предметы.Календарь и компас. Земля имеет форму шара. Глобус- модель Земли. Земля в космосе" по программе "Школа 2100"...

Задания для олимпиады по окружающему миру "Мы и окружающий мир" для 3 класса

Олимпиадные задания по окружающему миру для 3 класса....

Презентация по окружающему миру для 2 класса "Реки Земли. Части реки" Составлена на основе учебника "Окружающий мир" для 2 класса .Автор О.Т.Поглазова

Презентация  по окружающему миру разработан  на основе учебника "Окружающий мир" для 2 класса . Автор О.Т. Поглазова . Тема урока "Реки Земли. Части реки"  Программа "Гармония"...

Упражнений по формированию исследовательских умений и навыков в рамках предмета «Окружающий мир» к УМК «Мы и окружающий мир» (2 класс) Н.Я. Дмитриева, А.Н. Казакова (Дидактическое пособие)

Данное дидактическое пособие было создано  с учетом календарно-тематического планирования к УМК «Мы и окружающий мир» Н.Я. Дмитриева, А.Н. Казакова.Также,  прописаны методические реком...