Методик семинарга аңлатма язуы.
материал на тему

Мусина Рамзия Рафиковна

Методик семинарга аңлатма язуы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon metodik_seminar.doc108.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан республикасы, Яңа Чишмә районы “Чертуш башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы”ның башлангыч сыйныфлар укытучысы Мусина Рәмзия  Рафик кызының методик семинарга

Аңлатма язуы.

Бүген җәмгыятебез кешегә зур таләпләр куя. Конкуренция шартлары үсеш алган чорда яшь буын үзенең белемен иҗади, нәтиҗәлерәк куллана белергә тиеш икәнлеге көн кебек ачык. Ә җәмгыять өчен бик кирәкле һәм алыштыргысыз булуыңны исбатлау өчен белем, талант, активлык, максатчанлык һәм яңалыкка омтылучы шәхес булуыңны дәлилләү зарур. Әмма табигать бар кешене дә 100% талантлы, сәләтле итеп тудыра алмый, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, тормышка яраклаштыру безнең төп бурычыбыз булырга тиеш.

Минем педагогик темам да :ФГОС шартларында башлангыч сыйныф укучыларының дәрес  һәм дәрестән тыш эшчәнлектә иҗади сәләтләрен устерү

Ә нәрсә соң ул сәләт? Кешедә ул кайдан һәм кайчан барлыкка килә? Баланың сәләтлеме юкмы икәнен ничек белергә? Сәләтне ничек үстерергә? Иҗади эшчәнлек белән сәләтнең бәйләнеше нәрсәдә чагылыш таба? Гомумән, бу проблемага кагылышлы сораулар барыбызны да уйга сала.

Белгечләр дәлилләвенчә, балаларның теге яки бу сәләтен уңай шартлар тудырган очракта гына табып һәм тулысынча ачып була. Шуны да онытмаска кирәк, сәләтле булу нәселдәнлеккә генә бәйле түгел, монда баланың тирә-ягындагы кыйммәтләр системасы да зур әһәмияткә ия. Бала туганнан алып ата-ананың, балалар бакчасының, мәктәпнең бергә кулга-кул тотынып эшләве генә, балаларның иҗади сәләтен үстерү эшендә тиешле нәтиҗә бирә ала.

     XX нче гасырның галимнәре һәм методистлары  (К.Б.Бархин, А.И.Воскресенская,П.О.Афанасьев,С.И.Абакумов,  Е.Е.Соловьева)фикеренчә,башлангыч сыйныф укытучысының төп максаты - дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлек аша укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү.Бөек педагог Сухомлинский: “Балалар матурлык дөньясында яшәргә тиеш”дип язып калдырган.

Бүгенге көндә, без иксез-чиксез мәгълүмат дөньясында яшибез. Мәгълүмат дөньясына кереп чумган балага кирәкле фактларны дөрес сайлап алу һәм үз эшчәнлегендә дөрес файдалана алу күпмедер дәрәҗәдә кыенлыклар тудырырга мөмкин. Шунлыктан, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, аларга ярдәм итү, җәмгыятьтә яшәргә әзерләү мәсьәләләре алдыбызга килеп баса.

Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, укучыларны дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлек аша иҗади сәләтләрен үстерү өстендә эшләү системалы рәвештә Һәм өзлексез алып барылырга тиеш.

Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен мин,  үз алдыма түбәндәге максатларны билгеләдем:

  • Укучыларның  сәләт юнәлешен билгеләү;
  • Укучыларның иҗади  омтылышларын үстерү;
  • бугенге көннең иң актуаль проблемаларын билгеләү, аңлау, проблеманы хәл итү юлларын билгеләү буенча эш оештыру;
  • яңа информацион технологияләрне үзләштерүдә ярдәм итү;

                 Инновацион технологияләр аша укучыларның иҗади сәләтләрен үстерүгә ярдәм итү.

  • белем, акыл, зиһен төшенчәләренең иң төп сыйфатлардан булуын алга сөрү;
  • балаларда сәләтне даими рәвештә камилләштереп торганда гына уңышка ирешеп булу фикерен ныгыту.

Бу максатларга ирешер юлымда түбәндәге бурычлар тора:

  • Укучыларның  ата-аналары белән тыгыз элемтә булдыру;
  • Укучыларның иҗади сәләтләрен диагностикалау, барлау;
  • укучыларның тикшеренү һәм иҗади эшчәнлеге белән кызыксынуын һәм нәрсәгә сәләтле булуын алданрак ачыклау;
  • район, республика күләмендә үткәрелә торган фәнни-гамәли конференцияләрдә, конкурсларда, олимпиадаларда катнашу;

сәнгать конкурсларында,театрларда катнашу;

Укучыларны  һәръяктан танып, ача белү, аларга ярдәм кулы сузу  мөгаллимнән дә зур сабырлык таләп итә. Шунлыктан, үз чиратымда ,сыйныфтагы һәр укучымның иҗади сәләтен  вакытында күреп алырга, тиешенчә ярдәм күрсәтергә тырышам, югыйсә, баладагы теләсә нинди сәләт, талант үсеше тоткарланырга, кайбер очракта хәтта юкка чыгарга да мөмкин.

Һәрбер укучының иҗади сәләтләрен үстерү өчен тубәндәге шартлар  булдырылырга тиеш.

1)Уңай эмоциональ торыш булдыру

  • 2)Укучыны мактау һәм ярдәм итү;
  • 3)Укучының иҗади фикерен хуплау

Хәзерге көндә әзер белем биреп чыгару, уку процессында төп бурыч булудан туктады, укытуны традицион формада оештыру актуальлеген югалтты. Заман таләбе укытучыларга яңа мәгълүмати технологияләр белән хәбәрдар булуны, аларны гамәлдә нәтиҗәле куллана белүне сорый. Белем бирүнең нәтиҗәлелеген күтәрү, укыту процессының яңа, тагын да нәтиҗәлерәк технологияләр  эзләүне, дәресләрдә куллануны таләп итә. Шуңа дә хәзерге көндә белем бирүдә төрле заманча технологияләр кулланыла.

  Эш тәҗрибәмдә укучыларның дәрестә иҗади сәләтләрен үстерүдә, заманча технологияләрне файдалануның мөһим бурычлары булып түбәндәгеләр санала:

-​ укучыда өйрәнелә торган фәнгә карата кызыксыну уяту;

-​ укучының танып белү активлыгын арттыру;

- тел өйрәнү өчен уңайлы шартлар булдыру, аралашу вакытында үзара ярдәмләшү мохите тудыру;

- укучының иҗади мөмкинлекләрен тулырак ачу, алган белемнәрен тирәнәйтү, инициативасын тагын да үстерү.

Заманча технологияләрнең түбәндәге төрләрен күрсәтеп була:

 - шәхескә юнәлдерелгән укыту технологиясе;

-уен технологиясе;

-проблемалы укыту технологиясе;

-заманча проектлар технологиясе;

- -информацион-коммуникатив технология.

-критик фикерләү технологиясе

 -Сингапур укыту алымы

Шәхескә юнәлдерелгән укыту технологиясе.

  Һәр балага шәхес итеп карап, аның шәхси сыйфатларын ачуга һәм үстерүгә юнлдерелгән укыту технологиясе- шәхескә юнәлдерелгән укыту технологиясе була. Әлеге технологияне билгеләре:

-укучының коллектив алдында дәрәҗәсен тану;

-юнәлеш бирү функцияләренә ия булса да, укыту процессында укытучы үзен укучы белән тигез хокуклы итеп кую;

-балаларны “көчлеләр” һәм “йомшаклар” дип группаларга бүлмичә, һәр баланың нәрсә белән булса да бүтәннәрдән әйбәт икәнен күрә белү;

-укыту процессында шундый  гуманистик карашлар булдыру: һәр укучы үзен тулы хокуклы шәхес итеп сизсен һәм башкаларның шәхесен дә хөрмәт итсен;

-укытучының, үзе азрак сөйләп, күбрәк укучыларга үз фикерләрен әйтергә мөмкинлек бирсә, дәреснең нәтиҗәлерәк булуын  аңлавы.

 Дифференцияле укыту да шәхескә юнәлтелгән технологияләр рәтенә керә.Белемнәрне ныгыту этабында дифференциялеукытуның берничә төре кулланырга мөмкин.Биремнәрне иҗадилык дәрәҗәсе һәм күләме белән билгеләргә була.Мәсәлән,математика дәресендә түбәндәге иҗади биремнәрне кулланам:гади мәсьәләне катлаулыга эйләндерү,математик аңлатмаларны,геометрик фигураларны классификацияләү һ.б.Дифференцияле биремнәр һәр балага уңышка ирешергә мөмкинлек бирә.Талантлы укучыларның интеллектуаль һәм иҗади үсеше күзәтелә,”4”,”5” укучылары саны арта,ә йомшаграк укучыларда үз көчләренә ышаныч арта.

Уен технологиясе.

 Уен-коммуникатив технологиянең төп үзенчәлеге.Шуңа күрә,дәресләремдә хәрәкәтле,сюжетлы рольле,лексик грамматик уеннар,төрле башвакыткычлар.таблицалар кулланам.

Иҗади сәләтләрен ачуда дәресләрдә төрле уеннар үткәрергә яратам.Мин укучыларым бигрәк тә,”Әкиятне дәвам ит”,”Әгәр мин тылсымчы булсам” исемле иҗади ,фикерли торган уен-дәресләрне яраталар.Укучыларым шигырь,әкият ,хикәяләр язарга яраталар.Саттарова Лилиянең шигырьләре даими “Көмеш кыңгырау” газетасында басылып килә.Шулай ук,укучыларым узләре язган әкиятләрне балалар бакчасында йөруче нәни дусларына укыйлар.Үзләренең иҗатларын туплап,кечкенә китапчыклар да ясап куялар.

Рәсем,технология,музыка дәресләрендәге иҗади фикерле биремнәр укучыларның иҗади сәләтләрен ачуда мөһим роль уйныйлар.Алар бу дәресләрне көтеп алалар.

 Проблемалы укыту технологиясе.

Проблемалы укыту – укытучының укучылар белән берлектә проблемалы ситуацияне хәл итү юлларын эзләү процессы. Нәтиҗәдә ныклы белем һәм күнекмәләр формалаша, балаларның фикерләү сәләте камилләштерелә.  Дәресләрдә проблемалы ситуацияләр тудырам: дөресләү, нигезләү максатыннан чыгып сораулар куям; проблемалы бурычлар куям;  тел күренешләрен чагыштыру, гомумиләштерүдә укучыларда кызыксыну уятам.

       Проблемалы ситуация тудыру. Укыту процессында проблемалы ситуация тудыру чарасы булып проблемалы мәсьәлә, проблемалы бирем, проблемалы сорау тора. ФГОС таләпләренә туры килә торган дәресләрне проблемалы ситуациясез күз алдына да китереп булмый.

Проблемалы диалог төзү– бу укучыларның бирелгән сорауга хор белән җавап бирүләре генә түгел. Диалог өчен сорауларны алдан яхшылап әзерләргә, нинди җавап бирәселәрен фаразлап куярга кирәк.  Проблемалы диалог үткәргән вакытта укучыларда түбәндәге үсеш  күзәтелә:
1. Укучыларның акыл эшчәнлеге активлаша (барлыкка килгән кыенлыклар укучыларны уйланырга, куелган проблемалы ситуациядән чыгу юлын эзләргә мәҗбүр итә); 

 2. Туган кыенлыкны үзенә хәл итәргә өйрәтә  (проблеманы үзлектән күрә белергә, проблеманың соравын куя белергә һәм проблеманы чишү планын сайларга өйрәтә); 

З. Креатив фикерләргә этәрә (булган белемнәрне, хәрәкәт итү ысулларын, стандарт булмаган чишелешләр эзләүне  үзлектән кулланырга)

   

Проектлар технологиясе.

Укучыларның иҗади сәләтләрен ачуда  – проект ысулларын куллану уңай нәтиҗә бирә. Иң беренче эшебез булып “Шәҗәрә агачы” дигән темага зур күләмле эш башкардык. Укучылар әби-бабайлары, туган-тумачалары ярдәмендә үзләренең шәҗәрә агачларын төзеделәр, компьютер презентацияләре ясап, проект эшләрен якладылар. Башта бу эшкә бер -ике укучы гына тартылган булса, икенче проект эшендә тагын да күбрәк укучы катнашты. Укучыларыбыз арасында призлы урын яулаучылар елдан-ел күбәя бара. Алга таба укучылар тарафыннан”Авылымның үткәне” дип исемләнгән зур проект эше язылып, мәктәп музеена тапшырылды.

Укучым Саттарова Лилия “Авылым үткәне”исемле проект эшен ,Түбән Камада узган “Тамырларыңны бел” исемле фәнни-тарихи республика  семинарында уңышлы чыгыш ясап,сертификат алды. Шулай ук,минем укучыларым районда үткәрелгән “Җир –табышмаклар планетасы” исемле конференциядә уңышлы чыгыш ясыйлар.Һәрбер укучы үз портфолиосын булдырды.

 Сәламәтлек саклау технологиясе.

   Бөек гуманист ,педагог Ж.Ж,Руссо ”Баланы акыллы фикерләүче булып үстерәсегез килсә,аны  нык һәм сәламәт ясагыз” дигән фикере белән килешми булмый.

Укыту-тәрбия процессында укучыларның сәламәтлеген саклау-укытучының төп вазифасы.Дәрестә физминуткалар үткәрү,гәүдә торышына һәрвакыт игътибар итү, укучының сәламәтлегенә уңай йогынты ясый.

  Мәктәптә укучылар беләнсәламәтлек темасына, төрле  кичәләр үткәрәм, балаларның психологик үзенчәлекләрен өйрәнәм, әти - әниләр белән тыгыз элемтәдә торам.

 Информацион-коммуникатив технология. . 

 Фәнгә кызыксыну,дәресләрдә укучыларның иҗади сәләтләрен  уяту өчен мәгълүмати технологияләрдән файдаланам. Бу исә, үз чиратында, фәннилек, күрсәтмәлелек, мөстәкыйльлек кебек дидактик принципларны гамәлгә ашырырга ярдәм итә. Дәрес материалын, кулланылган методларны һәм алымнарны, биремнәрне укучыларның яшь һәм белем аермалыкларын, гомуми үсеш дәрәҗәсен, психологик үзенчәлекләрен истә тотып сайлыйм.

Терәк схемалар яки терәк конспектлар – үзара нык бәйләнгән сораулар яки тема буенча кыскача нәтиҗәләр системасы. Терәк схемаларны укучыларга теманы аңлату алдыннан өләшәм. Балалар, укытучы сөйләгәннәрдән чыгып, дәреслек белән эшләп, сорауларга җавап эзли, нәтиҗәләр ясый. Әлеге конспектларда сәләтле укучылар өчен катлаулы биремнәр яки өстәмә сораулар әзерлим. Текстлы биремнәрне, сүзсез рәсемнәрне, шулай ук тестлар куллануны киләчәктә имтиханнарга әзерләнү өчен кулай мөмкинлек дип саныйм. Укучыларның ни дәрәҗәдә сәләтле булулары проектларны яклау, дәрес-конференцияләрдә, семинарларда ачык күренә. Әлеге типтагы дәресләргә әзерләнү өчен  укучылар Интернет-ресурслардан, өстәмә әдәбияттан файдалана, кызыклы мәгълүматларны сайлап ала.Укучылар шулай ук төрле программалар да бик теләп эшлиләр.Киностудия Windows Live программасында кинофильмнар,Microsoft PowerPoint программасында презентацияләр төзү,укучыларның иҗади сәләтен ачуда зур ярдәм.

Уземнең шәхси сайтым бар

http://nsportal.ru/ramziya-rafikovna-musina/ Мин аны һәрвакыт методик эшләр белән тулыландырып торам.

  “Переспектив башлангыч мәктәп” УМКсы буенча бишенче  ел эшлим. Әлеге дәреслек белән эшләү дәверендә , УМКның бик күп уңай якларын таптым.Анда укытучыны да ,укучыны да кызыксындырган күнегүләр тәкьдим ителгән. Мондый биремнәр укучыларның иҗади сәләтләрен үстерә,сүз байлыгын арттырга,аларда сөйләм күнекмәләрен тәрбияләргә дә ярдәм итә.

    Критик фикерләү технологиясе

  Мондый технологияләр белем бирү процессын иҗади оештырырга ярдәм итә.Дәрес укучы өчен авыр “авыр йөк” булудан туктый,ул  аңа шатлык  һәм файда гына китерә.Бу технологиянең актуальлеге :

-белем бирүдә формализмнан котылу

-укучының иҗади потенциалын  үстеру өчен шартлар тудыру.

Максатлары:

-укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү;

-мөстәкыйль фикерләүнең төрле типларын кулланышка кертү;

-укыту-танып белү эшчәнлеген үстерүгә юнәлтелгән кунекмәләр системасын булдыру,иҗат югарылыгына күтәрелергә ярдәм итү.

Бурычлары:

-укучы һәм укытучы арасында иҗади хезмәттәшлек булдыру;

Укучыны креатив эшчәнлеккә тарту.

Бу технология бигрәк,әдәбият дәресләрендә отышлы.Кластер,синквейн,” һәм “кәрзин” ысуллары  укучыларны   мөстәкыйль фикерләргә өйрәтә. Укучы дәрестә өйрәнелә торган материалның асылына төшеп,тулысынча анализлый,нәтиҗәләр чыгара. Бу технологиянең нигезендә стандарт булмаган фикерләү,ирекле күзаллау,катлаулы проблемаларның яңа чишелешен табу һәм иҗади эшләү ята.Район семинарында үткәргән критик фикерләүгә нигезләнгән “Сәнгатьле уку”дигән мастер класс,район укытучыларына ошады.Укучыларны сәнгатьле сөйләргә өйрәтү буенча төрле алымнар кулланылды.Укучыларның сәнгатьле укулары тыңланды.Уңышлары күрсәтелде.

Сингапур укыту алымы

  Бүген белем бирүнең сыйфатын арттыруның яңа педагогик алымнардан башка күз алдына китерү мөмкин түгел.Сингапур укыту программасының максаты-укучыларны заманча,алдынгы интерактив укыту методикаларына өйрәтү.Сингапур укыту алымын,уз эшемдә иҗади якын килеп кулланам.Аның өстенлекле ягы-дәрестә төркемләп эшләү,җаваплылык тою,хәтер сәләтен,креатив һәм критик фикерләү сәләтен,укучының  иҗади сәләтен ачуда мөмкинлекләр кубрәк булуын  ачыкладым.

Дәрескә уңай мотив тудыру өчен ЭЙ АР ГАЙД структурасыын файдаланырга мөмкин.Шулай ук,дәрестә ял итү өчен МИКС ПЕА ШЭА структурасын кулланам.Дәреснең йомгаклау өлешендә ЗУМ ИН структурасын файдалану дәрес материалын төгәлрәк,тирәнрәк аңларга ярдәм итә.

Дәрестән тыш эшчәнлекнең ,укучыларның иҗади сәләтен ачуда роле.

Укучыларның иҗади сәләтләрен ачуда,дәрестән тыш эшчәнлекнең  өлеше дә бик зур.Аны нәтиҗәле файдаланганда,укучыларның иҗади  фикерләү сәләтен үстерүгә,башлангыч белем һәм өстәмә белем бирүне беррәттән алып бару уңай нәтиҗәләр бирә.Мин дәрестән тыш эшчәнлек буенча”Без театр яратабыз” “Сәнгатьле сөйләм”исемле  программа буенча укучыларның иҗади сәләтләрен ачыклауда куп кенә эшләр алып барам. “Курчак театр”ында” катнашу укучыларның һәрьяктан сәләтләрен ача.Дәрестә укылган әкиятләрне, дәрестән тыш эшчәнлектә дәвам итәбез.Сәхнәләштергән әкиятләрне,укучылар  “Без театр яратабыз”түгәрәгендә, теләп уйныйлар.Төрле концерт,фестивальләрдә уңышлы чыгыш ясыйбыз.Шулай ук  Россиякүләм,республика,муниципаль югарылыкта,сәнгатьле сөйләм ,вокал буенча укучыларымның уңышлары мине шатландыра.

                   Укучыларның уңышлары   

2014-2015 нче уку елында 3 нче сыйныф укучысы Минабетдинова Динара“Җир-табышмаклар планетасы” район фәнни конференциясендә “Күзләрегезне саклагыз” проект эше белән катнашып, региональ “Зирәк тиен” уен конкурсына эшләрен җибәреп  сертификатлар алды; ;

2013-2014 нче уку елында 3  нче сыйныф укучысы Саттарова Лилия  “Җить,помня корнях своих” республика фәнни конференциясендә “Авылымның үткәне” проект эше белән катнашып, Россиякүләм математика конкурсы “Көңгерә”дә катнашып  сертификатлар алды;

2014-2015 нче уку елында 4 нче сыйныф укучысы Минабетдинова Динара  “Юл кагыйдәләрен бел” Республика рәсем конкурсында катнашып, грамота белән бүләкләнде;

2014-2015 нче уку елында 3 нче сыйныф укучылары Саттаров Лилия һәм Хәйруллина Флүзә,Минабетдинова Динара  татар теле һәм әдәбияты буенча “Халыкара олимпиада”да катнашып җиңүче дипломнары белән бүләкләнделәр;

2014-2015 нче уку елында 3 нче сыйныф укучысы Саттарова Лилия IV нче БөтенРәсәй Г.Тукай исемендәге шигырь сөйләүчеләр конкурсында 3урын алды.

2014-2015 уку елында 4 нче сыйныф укучысы Минабетдинова ДинараIV нче шигырь сөйләүчеләр республика “Туган телем-серле тел конкурсында  3 урын алды.

2014-2015 уку елында 4 нче сыйныф укучысы Хәйруллина Флүзә IV нче шигырь сөйләүчеләр республика “Туган телем-серле тел конкурсында  3 урын алды

2014-2015 уку елында 4 нче сыйныф укучысыСаттарова Лилия IV нче шигырь сөйләүчеләр республика “Туган телем-серле тел” конкурсында  3 урын алды.

  2014-2015 че уку елында 4 нче сыйныф укучысы Хәйруллина Флүзә                  ТАТМЕДИАООА ,«Салават купере»редакциясе ,республика”Матур сүз”   сәнгатьле уку конкурсында  «Унышлы әсәр» номинациясендә уңыш яулады.      

2014-2015 че уку елында 4 нче сыйныфукучысы Саттарова Лилия                 ТАТМЕДИАООА ,«Салават купере»редакциясе ,республика”Матур сүз”   сәнгатьле уку конкурсында  «Оригиналь чыгыш» номинациясендә уңыш яулады.

2015 нче уку елында 4 нче сыйныф укучысы Саттарова Лилия “Бәхет йолдызы” ачык республика конкурсында “Вокал “ номициясендә 3 нче урын.

2014-2015 нче уку елында 4 нче сыйныф укучысы Хәйруллина Флүзә “Бәхет йолдызы” ачык республика конкурсында “Вокал “ номициясендә 2 нче урын

2014-2015 нче уку елында 4 нче сыйныф укучысы Саттарова Лилия “Бәхет йолдызы” ачык республика конкурсында “Сәнгатьле сөйләм “ номициясендә 2 нче урын

2014-2015 нче уку елында 4 нче сыйныф укучысы Хәйруллина Флүзә “Бәхет йолдызы” ачык республика конкурсында “Сәнгатьле сөйләм “ номициясендә 3 нче урын.

2014 -2015 нче ел уку елында 4 нче сыйныфукучысы Саттарова Лилия”Алиш эзләреннән” I нче төбәк ара гамәли конференциясендә сертификат белән бүләкләнде.

2014 -2015 нче ел уку елында 4 нче сыйныфукучысы Саттарова Лилия,I нче Раниф Шәрипов исемендәге район ара шигырь һәм поэмалар конкурсында, сертификат белән бүләкләнде.

2014-2015 нче уку елында,безнең сыйныф турында мәкалә “ Көмеш кыңгырау”газетасының беренче битендә басылып чыкты.

                           Үземнең уңышларым.

Укытучы-тәрбияче дә,яңа белем-күнекмәләр алу өчен мотив  тудыручы да.Замана укытучысы-заманча укыту методикаларын яхшы белгән,яңа технологияләр белән коралланган тирән белемле, иң эрудициягә ия булган шәхес тә ул,шуңа курә,белемемне күтәрү һәм һөнәри осталыгымны  арттыру өстендә даими эш алып барам. Укытучылар өчен оештырылган квалификацияне күтәрү курсларында белем алып киләм. 2013-2014 нче уку елында педагогик аттестация үттем һәм I  нче квалификация категориясе алдым. Эш тәҗрибәмне коллегаларым белән уртаклашам, шәхси сайтыма,электрон берләшмәгә  даими рәвештә дәрес эшкәртмәләремне,  сыйныф сәгатьләре конспектларын куеп торам Төрле конкурсларда, семинарларда һәм вебинарларда катнашып киләм. Авыл тарихы буенча музей эшчәнлеге алып барам.Район газетасына мәкаләләр язам.Районда ,авыл мәдәният йортында конферансье булып чыгыш ясыйм.

Уңышларым

2009 елда нәтиҗәле педагогик хезмәтем өчен район мәгариф булегенең Мактау грамотасы.

2009 нчы ел,Шахмай җирле үзидарә җитәкчесенең Рәхмәт хаты.
2010 нчы ел,Vнче республика сәламәтлек театры буенча,Республика  Мактау грамотасы,2 нче урын.

2010 нчы елда”Мәгариф өлкәсендә ,яңа информацион технологияләр куллану”өчен Мактау грамотасы.

2013 нче елда Бөтенроссия математика конкурсына укучылар әзерләгән өчен сертификат;

2014 нче елда  балаларга  юл кагыйдәләрен өйрәтүгә керткән хезмәтләрем өчен  “ТР автомәктәпләр федерациясе” тарафыннан мактау грамотасы;

2014 нче елда татар теле һәм әдәбияты буенча “Халыкара олимпиада”да җиңүчеләр әзерләгән өчен рәхмәт хаты;

2014 нче елда  IV нче Бөтен Рәсәй Г.Тукай исемендәге шигырь сөйләүчеләр конкурсында укучы әзерләгән өчен рәхмәт хаты.

2014 нче елда“Бәхет йолдызы” ачык республика конкурсында “Сәнгатьле сөйләм “ номициясендә лаураетлар әзерләгән өчен рәхмәт хаты.

2014 нче һәм 2015нче елларда Республика педагогик семинарларда катнашкан өчен сертификатлар;

2015 нче елда вебинарларда катнашкан өчен сертификатлар;

2015 нче елда, “Дәрестән тыш эшчәнлек” төбәк ара семинарында,чыгыш белән катнашкан өчен сертификат.

2015 нче елда  “nsportal” социаль челтәрләрендә үземнең шәхси сайтымны ачканга сертификат;

. 2015 нче елда “Ел сыйныф җитәкчесе-2015” республика бәйгесендә”Балаларга йөрәгемне бирәм” номинациясендә район этабы җиңүчесе.

Йомгаклау

       

Минем максатым-балаларны иҗади баскычка күтәрү,әхлаклы,белемле итү.

Балага үзен шәхес итеп тойдыру,аның иҗади сәләтләрен ачыклап вакытында ярдәм кулу сузу,ул эшләрдәй эшләрне,башка беркем  дә аннан яхшырак эшли алмаячагына төшендерү.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Теоретические основы методики интеллектуального развития младших школьников в процессе преподавания русского языка. Теоретические основы методики интеллектуального развития младших школьников в процессе преподавания русского языка.

В условиях частных школ с присущей  им системой работы с ограничением времени на самоподготовку и отсутствием домашних заданий – развитие интеллектуальных навыков становится очень актуально...

Методика работы над речевыми и неречевыми ошибками учащихся. Виды и типы речевых ошибок, методика их исправления. Обучение младших школьников самопроверке творческих работ.

Методика работы над речевыми и неречевыми ошибками учащихся. Виды и типы речевых ошибок, методика их исправления. Обучение младших школьников самопроверке творческих работ....

Методик семинарга аңлатма язуы

Методик семинарга  аңлатма язуы...

Методик семинарга презентация.

Методик семинарга презентация....

Методик семинарга презентация.

Методик семинарга презентация....