Методик семинарга презентация.
материал на тему
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Бүген җәмгыятебез кешегә зур таләпләр куя. Конкуренция шартлары үсеш алган чорда яшь буын үзенең белемен иҗади, нәтиҗәлерәк куллана белергә тиеш икәнлеге көн кебек ачык. Ә җәмгыять өчен бик кирәкле һәм алыштыргысыз булуыңны исбатлау өчен белем, талант, активлык, максатчанлык һәм яңалыкка омтылучы шәхес булуыңны дәлилләү зарур. Әмма табигать бар кешене дә 100% талантлы, сәләтле итеп тудыра алмый,укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, тормышка яраклаштыру безнең төп бурычыбыз булырга тиеш. .
Проблеманың актуальлелеге Белгечләр дәлилләвенчә, балаларның теге яки бу сәләтен уңай шартлар тудырган очракта гына табып һәм тулысынча ачып була. Шуны да онытмаска кирәк, сәләтле булу нәселдәнлеккә генә бәйле түгел, монда баланың тирә-ягындагы кыйммәтләр системасы да зур әһәмияткә ия. Бала туганнан алып ата-ананың, балалар бакчасының, мәктәпнең бергә кулга-кул тотынып эшләве генә, балаларның иҗади сәләтен үстерү эшендә тиешле нәтиҗә бирә ала.
Максатым : - укучыларның сәләт юнәлешен билгеләү; -укучыларның иҗади омтылышларын үстерү; -бугенге көннең иң актуаль проблемаларын билгеләү, аңлау, проблеманы хәл итү юлларын билгеләү буенча эш оештыру; -яңа информацион технологияләрне үзләштерүдә ярдәм ит ү; -инновацион технологияләр аша укучыларның иҗади сәләтләрен үстерүгә ярдәм итү. -белем, акыл, зиһен төшенчәләренең иң төп сыйфатлардан булуын алга сөрү; -балаларда сәләтне даими рәвештә камилләштереп торганда гына уңышка ирешеп булу фикерен ныгыту.
Бурычлар: -укучыларның ата-аналары белән тыгыз элемтә булдыру; -укучыларның иҗади сәләтләрен диагностикалау, барлау; -укучыларның тикшеренү һәм иҗади эшчәнлеге белән кызыксынуын һәм нәрсәгә сәләтле булуын алданрак ачыклау; -район, республика күләмендә үткәрелә торган фәнни - гамәли конференцияләрдә, конкурсларда, олимпиадаларда катнашу; -сәнгат ь конкурсларында,театрларда катнашу;
Һәрбер укучының иҗади сәләтләрен үстерү өчен тубәндәге шартлар булдырылырга тиеш . 1)Уңай эмоциональ торыш булдыру 2)Укучыны мактау һәм ярдәм итү; 3)Укучының иҗади фикерен хуплау
Эш тәҗрибәмдә укучыларның дәрестә иҗади сәләтләрен үстерүдә, заманча технологияләрне файдалануның мөһим бурычлары булып түбәндәгеләр санала: - укучыда өйрәнелә торган фәнгә карата кызыксыну уяту; - укучының танып белү активлыгын арттыру; - фән өйрәнү өчен уңайлы шартлар булдыру, аралашу вакытында үзара ярдәмләшү мохите тудыру; - укучының иҗади мөмкинлекләрен тулырак ачу, алган белемнәрен тирәнәйтү, инициативасын тагын да үстерү.
Шәхескә юнәлдерелгән укыту технологиясе; - - Шәхескә юнәлтелгән технологиядә дифференцияле укыту укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерүгә булышлык итә.Белемнәрне ныгыту этабында дифференциялеукытуның берничә төре кулланырга мөмкин.Биремнәрне иҗадилык дәрәҗәсе һәм күләме белән билгеләргә була.Мәсәлән,математика дәресендә түбәндәге иҗади биремнәрне кулланам:гади мәсьәләне катлаулыга эйләндерү,математик аңлатмаларны,геометрик фигураларны классификацияләү һ.б. Уен технологиясе. Иҗади сәләтләрен ачуда дәресләрдә төрле уеннар үткәрү отышлы.Мин укучыларым бигрәк тә,”Әкиятне дәвам ит”,”Әгәр мин тылсымчы булсам” исемле иҗади ,фикерли торган иҗади эшләрне ошаталар.Шигырь,әкият ,хикәяләр язарга яраталар.Саттарова Лилиянең шигырьләре даими “Көмеш кыңгырау” газетасында басылып килә.
Проектлар технологиясе . Укучыларның иҗади сәләтләрен ачуда мөһим роль уйный. Укучым Саттарова Лилия “Авылым үткәне”исемле проект эшен ,Түбән Камада узган “Тамырларыңны бел” исемле фәнни-тарихи республика семинарында уңышлы чыгыш ясап,сертификат алды. Шулай ук,минем укучыларым районда үткәрелгән “Җир –табышмаклар планетасы исемле конференциядә уңышлы чыгыш ясыйлар.Һәрбер укучы үз портфолиосын булдырды.
Критик фикерләү технологиясе Бу технология бигрәк,әдәбият дәресләрендә отышлы.Кластер,синквейн,”алты эшләпә” инсерт һәм “кәрзин” ысуллары укучыларны мөстәкыйль фикерләргә өйрәтә. Укучы дәрестә өйрәнелә торган материалның асылына төшеп,тулысынча анализлый,нәтиҗәләр чыгара. Бу технологиянең нигезендә стандарт булмаган фикерләү,ирекле күзаллау,катлаулы проблемаларның яңа чишелешен табу һәм иҗади эшләү ята.Район семинарында үткәргән критик фикерләүгә нигезләнгән “Сәнгатьле уку”дигән мастер класс,район укытучыларына ошады.Укучыларны сәнгатьле сөйләргә өйрәтү буенча төрле алымнар кулланылды.Укучыларның сәнгатьле укулары тыңланды.Уңышлары күрсәтелде.
Информацион-коммуникатив технология Фәнгә кызыксыну,дәресләрдә укучыларның иҗади сәләтләрен уяту өчен мәгълүмати технологияләрдән файдаланам. Бу исә, үз чиратында, фәннилек, күрсәтмәлелек, мөстәкыйльлек кебек дидактик принципларны гамәлгә ашырырга ярдәм итә. Дәрес материалын, кулланылган методларны һәм алымнарны, биремнәрне укучыларның яшь һәм белем аермалыкларын, гомуми үсеш дәрәҗәсен, психологик үзенчәлекләрен истә тотып сайлыйм. Укучылар төрле программаларда презента ц ия ,фил ь мнар ясый беләләр.
1 Сингапур укыту алым Аның өстенлекле ягы-дәрестә төркемләп эшләү,җаваплылык тою,хәтер сәләтен,креатив һәм критик фикерләү сәләтен,укучының иҗади сәләтен ачуда мөмкинлекләр кубрәк булуын ачыкладым. Дәрескә уңай мотив тудыру өчен ЭЙ АР ГАЙД структурасыын файдаланырга мөмкин.Шулай ук,дәрестә ял итү өчен МИКС ПЕА ШЭА структурасын кулланам.Дәреснең йомгаклау өлешендә ЗУМ ИН структурасын файдалану дәрес материалын төгәлрәк,тирәнрәк аңларга ярдәм итә. .
Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү буенча максатчан эш алып бару нәтиҗәсендә белем сыйфатын үстерүгә һәм өлгерешнең тотрыклылыгына ирештем. Белем сыйфаты үсә
. Укучыларның иҗади сәләтләрен ачуда,дәрестән тыш эшчәнлекнең өлеше дә бик зур.Аны нәтиҗәле файдаланганда,укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерүгә,башлангыч белем һәм өстәмә белем бирүне беррәттән алып бару уңай нәтиҗәләр бирә.Мин дәрестән тыш эшчәнлек буенча”Без театр яратабыз” “Сәнгатьле сөйләм”исемле программа буенча укучыларның иҗади сәләтләрен ачыклауда куп кенә эшләр алып барам
Укучыларның уңышлары 2014-2015 нче уку елында 3 нче сыйныф укучысы Минабетдинова Динара“Җир-табышмаклар планетасы” район фәнни конференциясендә “Күзләрегезне саклагыз” проект эше белән катнашып, региональ “Зирәк тиен” уен конкурсына эшләрен җибәреп сертификатлар алды; ; 2013-2014 нче уку елында 3 нче сыйныф укучысы Саттарова Лилия “Җить,помня корнях своих” республика фәнни конференциясендә “Авылымның үткәне” проект эше белән катнашып, Россиякүләм математика конкурсы “Көңгерә”дә катнашып сертификатлар алды; 2014-2015 нче уку елында 4 нче сыйныф укучысы Минабетдинова Динара “Юл кагыйдәләрен бел” Республика рәсем конкурсында катнашып, грамота белән бүләкләнде; 2014-2015 нче уку елында 3 нче сыйныф укучылары Саттаров Лилия һәм Хәйруллина Флүзә,Минабетдинова Динара татар теле һәм әдәбияты буенча “Халыкара олимпиада”да катнашып җиңүче дипломнары белән бүләкләнделәр; 2014-2015 нче уку елында 3 нче сыйныф укучысы Саттарова Лилия IV нче БөтенРәсәй Г.Тукай исемендәге шигырь сөйләүчеләр конкурсында 3урын алды. 2014-2015 уку елында 4 нче сыйныф укучысы Минабетдинова ДинараIV нче шигырь сөйләүчеләр республика “Туган телем-серле тел конкурсында 3 урын алды. 2014-2015 уку елында 4 нче сыйныф укучысы Хәйруллина Флүзә IV нче шигырь сөйләүчеләр республика “Туган телем-серле тел конкурсында 3 урын алды 2014-2015 уку елында 4 нче сыйныф укучысыСаттарова Лилия IV нче шигырь сөйләүчеләр республика “Туган телем-серле тел” конкурсында 3 урын алды. 2014-2015 че уку елында 4 нче сыйныф укучысы Хәйруллина Флүзә ТАТМЕДИА ООА ,«Салават купере»редакциясе ,республика”Матур сүз” сәнгатьле уку конкурсында «Унышлы әсәр» номинациясендә уңыш яулады. 2014-2015 че уку елында 4 нче сыйныфукучысы Саттарова Лилия ТАТМЕДИА ООА ,«Салават купере»редакциясе ,республика”Матур сүз” сәнгатьле уку конкурсында «Оригиналь чыгыш» номинациясендә уңыш яулады.
Замана укытучысы-заманча укыту методикаларын яхшы белгән,яңа технологияләр белән коралланган тирән белемле, иң эрудициягә ия булган шәхес тә ул,шуңа курә,белемемне күтәрү һәм һөнәри осталыгымны арттыру өстендә даими эш алып барам.
Уңышларым 2013 нче елда Б өтенроссия математика конкурсына укучылар әзерләгән өчен сертификат; 2014 нче елда балаларга юл кагыйдәләрен өйрәтүгә керткән хезмәтләрем өчен “ТР автомәктәпләр федерациясе” тарафыннан мактау грамотасы; 2014 нче елда татар теле һәм әдәбияты буенча “Халыкара олимпиада”да җиңүчеләр әзерләгән өчен рәхмәт хаты; 2014 нче елда IV нче Бөтен Рәсәй Г.Тукай исемендәге шигырь сөйләүчеләр конкурсында укучы әзерләгән өчен рәхмәт хаты. 2014 нче елда“Бәхет йолдызы” ачык республика конкурсында “Сәнгатьле сөйләм “ номициясендә укучылар әзерләгән өчен рәхмәт хаты 201 4 нче һәм 201 5 нче елларда Республика педагогик семинарларда катнашкан өчен сертификатлар; 2015 нче елда вебинарларда катнашкан өчен сертификатлар; 2015 нче елда, “Дәрестән тыш эшчәнлек” төбәк ара семинарында,чыгыш белән катнашкан өчен сертификат 2015 нче елда “nsportal” социаль челтәрләрендә үземнең шәхси сайтымны ачканга сертификат; . 2015 нче елда “Ел сыйныф җитәкчесе-2015” республика бәйгесендә”Балаларга йөрәгемне бирәм” номинациясендә җиңүче
К.Э.Циолковскийның мәшһүр формуласы бар-"Иң башта мин күпләргә билгеле булган хакыйкатьләрне ачтым,аннары-кайбер кешеләргә генә билгеле булганнарын,һәм,ниһаять-берәүгә дә билгеле булмаган хакыйкатьләрне дә ачтым". Бәлкем,бу белемнең иҗади яктан тууы,уйлап табу һәм тикшеренү таланты ачылу юлыдыр. Безнең бурыч-баланың талантларын ачарга ярдәм итү.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Презентация к докладу "Родительское собрание - методика подготовки и проведения"
Презентация составлена к докладу "Родительское собрание - методика подготовки и проведения"....
Презентация по теме игровая методика
Игровая методика в обучении английскому языку во 2-3 классах....
Зрительные диктанты по методике Федоренко с презентацией.
В мультимедийной презентации представлены 18 наборов предложений по методике Федоренко. Каждое предложение по щелчку мышью появляется на экран и через определенное время (в зависимости от сложности) и...
Методик семинарга аңлатма язуы
Методик семинарга аңлатма язуы...
Методик семинарга презентация.
Методик семинарга презентация....
Методик семинарга аңлатма язуы.
Методик семинарга аңлатма язуы....
Методика КСО (Презентация)
Данная презентация рассказывает подробно о методике КСО, об ее использовании в учебной деятельности в начальной школе....