Балаларны ялгыш юлга басудан ничек сакларга?
учебно-методический материал (3 класс)

Сабитова Танзиля Амировна

Без бүген сезнең белән бала тәрбияләүдәге иң мөһим чор- балагыз яшүсмер булып үсеп килгән чордагы куркыныч очракларны карарбыз. Бергәләп чарасызлыклардан чыгу юлларын эзләрбез.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ata-analar_zhyelyshy.docx20.16 КБ

Предварительный просмотр:

Балаларны  

ялгыш юлга басудан

ничек сакларга?

Ата-аналар җыелышы

Укытучы: Сабитова Тәнзилә Әмир кызы.

Тема.    Балаларны ничек начар юлга басудан сакларга?

Җыелышның барышы.

  1. Кереш өлеш.

    Хәерле көн, кадерле әти-әниләр, исәнмесез! Без бүген сезнең белән бала тәрбияләүдәге иң мөһим чор- балагыз яшүсмер булып үсеп килгән чордагы куркыныч очракларны карарбыз. Бергәләп чарасызлыклардан чыгу юлларын эзләрбез.

  1. Төп өлеш.

1)   Сезнең балагыз үсеп килә.Аңа юлында  төрле кызыктыргычлар очрый: урамда, дискотекада, кунакта  сигарет, эчемлек, хәтта наркотик та тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Баланы  аралашудан тыярга сезнең көчегездән килми. Бу әле сезгә начарлык көтәргә һәм куркып яшәргә дигән сүз түгел. Ләкин һәр очракка әзер булырга кирәк. Аны тыныч кына анализларга, аңлы рәвештә балага ялгыш юлдан чыгарга булышырга  план корырга кирәк.

    Исегездә тотыгыз! Әгәр сез тәмәке, аракы, наркотик турында балага мәгълүмат бирмәсәгез, аны һичшиксез үзенең яшьтәше бирәчәк. Ә ничек итеп?

   Бала белән сөйләшүгә әзерләнгәндә, иң беренче әңгәмәнең “фундаментын “ сайларга кирәк:

-Аңлатыгыз: наркотик куллана башлаган кеше үз-үзен аңламый, мөстәкыйль фикер йөртә белми башлый. Начар  гамәлләрне ул үз башы белән эшләми, аны наркотик начар юлга этәрә.

-Наркотикның, тәмәкенең сәламәтлеккә зыян икәнен сөйләп маташмагыз, ул аны барыбер аңламый, аңларга да теләми.

                             

   Ата-анага нәрсәләрне эшләргә ярамый:

1)  Эчү һәм тартуны норма дип санарга.

2)  Нәрсәгә икәнен белмичә балага акча бирергә.

3)  Иптәшләре каршында кесәләрен актарып, иснәп, кулларын тикшереп кимсетергә.

4)  Кемгәдер җыелган ачуын баладан алырга.

5)  Баланы тәрбияләүдә төшенкелеккә бирелергә. Бала ата-анасының алга таба да аны тәрбияләүләрен дәвам итәчәген белергә тиеш.

6) Мәктәпнең чара күрүен көтеп ятарга.

     Яшүсмер өйдән чыкканда ата-ананың белергә тиешле гамәлләре:

-Баланың кая барганын белергә.

-Бу вакытта үзегезнең кайда булуыгызны әйтергә.

-Өйгә кайту вакытын билгеләргә һәм соңга калган очракта сәбәбен сөйләтергә.

-Ул кайтканчы йокламаска, соңга калган очракта каршы алырга.

-Баланың дусларының ата-аналары белән элемтәдә торырга.

      Яшүсмер кичәгә,туган көнгә барырга җыенганда, ата-ананың гамәлләре:

-Барасы җире, вакыты, чакырылган дуслары, гамәлләре, кем белән кайтуы турында белергә, наркотик, эчемлек, тәмәкене кулланырга ярамаганлыкны  аңлатырга.

-Кичәгә таныш булмаган кешеләрне чакырырга ярамаганлыгын аңлатырга.

-Кичә вакытында өйдә тәртип саклау турында  аңлатырга.

2)     Яшүсмер сезнең таләпләрне үтәмәгән очракларда нишләргә?

1нче адым. Тыныч кына әйтегез: “Син вакытында кайтмагач, мин бик борчылдым, хәтта дару эчтем”.

2нче адым. “Зинһар өчен, бүтән вакытта соңга кала калсаң, миңа шалтыратып әйт”(бүтән бервакытта да болай эшләмә, дип әйтергә ярамый)

3нче адым. Баланың аңлатканын сабыр гына көтегез.

                               3)  Ата-аналарга киңәшләр:

-балага елмаюлы караш ташлагыз: ул табак-савыт юамы, дәрес әзерлиме, уенчыклар белән уйныймы-барыбер;

-аның тәртибендә кечкенә генә яхшылык күренсә дә телдән мактагыз;

-баланың теләкләренә, кызыксынуларына, уй-фикерләренә игътибарлы булыгыз;

-сез-үз балагыз өчен үрнәк, сездә ул яхшы сыйфатлар күрергә тели. Гаиләдәге ызгышлар, үзара мөнәсәбәтләрне ачыклау, балалар күз алдында эчкечелек белән шөгыльләнү, хезмәткә җиңел карау- болар барысы да аның күңеленә тирән яра сала. Аны оялта, нәфрәтләндерә. Шуңа күрә, бала тәрбияләү белән бергә, үзегезне дә тәрбияләргә, начар сыйфатларны бетерергә омтылыгыз;

-гаиләдә уңай гадәтләрне камилләштерегез; балагызны эшкә өйрәтегез, сәләтләрен ачыклагыз.Бары тик өйдә хезмәт күнекмәләре алган бала гына үзенең эш сөючән, кешеләргә шәфкатьле, ярдәмчел булуын күрсәтә ала һәм башкалар хезмәтен дә ихтирам итә.

                   Хөрмәтле әти-әниләр!

     Кулыгызда-уч төбегездә чын бәллүрдәй нәфис бала йөрәге икәнен онытмагыз! Балагызның йөрәге куансын, шатлансын, сөенсен, горурлансын өчен сез барысын да эшләргә тырышыгыз. Бала-өйдәге кояш. Шуны онытмагыз: туктаусыз кайгыртып, тәрбияләп үстерсәң генә ул һәрвакыт балкып торыр, өйгә җылы нурларын сибәр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Классный час "Балаларның ялганы турында"

Можно использовать в начальных классах....

Балаларны мөстәкыйль тормышка әзерләү ( доклад)

Педагогик киңәшмәдә укылган доклад "Балаларны мөстәкыйль тормышка әзерләү"...

“ Баланың бер көне”. 1 сыйныфка укырга керүче балаларның әти-әниләр җыелышында чыгыш.

Балаларны ялгышлардан, төзәлмәслек хаталардан  бары тик әти- әни генә саклый.  Әнә кошлар да канатлары ныгыгач кына,  баласын оясыннан очыра. Безгә дә табигатьтән үрнәк алы...

Муса абый — балаларның якын дусты.

    Герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышлана....

«Шәһәр мәктәпләрендә укучы балаларның татар телен өйрәтүдәге проблемалар».

«Шәһәр мәктәпләрендә укучы  балаларның  татар телен  өйрәтүдәге проблемалар»....

Тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр, наркотиклар куллану һәм без балаларны моңа ничек өйрәтәбез

Балаларның сәламәтлеген саклау һәм үстерү – мәктәпнең, ата-ананың, аерым укытучының, барлык коллективның һәм укучының да үз бурычы. ...