Сәламәт яшәү серләре
материал (3 класс) на тему

Галлямова Сария Махмутовна

родительское собрание

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dokument_microsoft_office_word.docx31.46 КБ

Предварительный просмотр:

Сәламәт яшәү серләре

Педагогик остаханә. 3 нче сыйныф. 2 нче чирек

Җыелышның максаты: сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру.

Бурычлар:

1. Белем бирү: ата-аналарның, балаларның физик, психик, рухи сәламәтлек турындагы күзаллауларын баету.

2.  Тәрбияви: һәр гаиләнең физик, психик, рухи потенциалын ачу.

3.  Оештыру: ата-аналарны спорт чараларын оештыруга тарту.

4. Мәгълүматы: ата-аналарны, балаларны сәламәтлекне саклау чаралары белән таныштыру;

5. Махсус: үзбелем мөмкинлекләрен киңәйтү.

Җыелышта катнашучылар: укытучы, ата-аналар, балалар, физик культура укытучысы, шәфкать туташы, психолог, дин белгече.

Җыелышка әзерлек:

1. Җыелыш темасы буенча норматив һәм педагогик материал әзерләү.

2. Мәгълүматлы күргәзмә оештыру.

3. Ата-аналарны җыелышка чакыру хатлары ясау, аларга өй эше бирү.

4. Җыелышнын карар проектын төзү.

5. Плакатлар язу:

•  Авырсаң - дәвачан, сәламәт булсаң - саклан.

•  Акыл белән яшәсәң, табиб кирәкми.

•  Бәхетле булу өчен сәламәтлек, акыл, саф күңел кирәк.

Тема буенча әдәбият:

1.  Андропова М.В., Кузнецова Л.М., Параничева Т.М. Режим для младшего школьника. М.: Вентана-Граф, 2002.

2. Зайцева В.В. Зачем учиться физкультуре. М.: Вентана-Граф, 2002.

3. Җәлил хәзрәт дәресләре. Мәдәни җомга, 1999.

Җыелыш планы:

1. Укытучының кереш сүзе.

2. Җыелышның формасын ачыклау.

3. Остачык класслары.

4. Йомгаклау.

5. Спортзалга экскурсия.

Җыелыш барышы

1. Укытучының кереш сүзе.

   Сез сау-сәламәт кешене тасвирлап бирер өчен нинди сүзләр кулланыр идегез? (Җиңел, матур, нык, көләч, көчле, алсу йөзле, төз гәүдәле н.б.)

   “Акыл белән яшәсәң, табиб кирәкми” - дип әйтеп калдырган борынгылар. Алтын сүзләр. Сәламәт булу өчен нишләргә? Без бүген шушы сорауга җавап эзләячәкбез һәм фикер алышачакбыз.

Укучылардан һәм ата-аналардан алган анкета нәтиҗәләре белән таныштыру:

^ Нинди спорт төре синең өчен кызыклы?

^ Спорт уеннарында әти-әниең катнашамы?

^ Өйдә нинди спорт инвентарьлары бар?

^ Көндәлек режимны үтисеңме?

^ Ял көне нәрсәләр белән шөгыльләнәсең?

2. Җыелышның формасын ачыклау.

Җыелышны педагогик остаханә формасында уздырырга тәкъдим ителә.

   Остаханә ул - барыбызга да мәгълүм, үз эшенең остасы эшли торган урын. Педагогик остаханә формасындагы җыелышта “оста- ата-ана”, “оста-укытучы”лар үзләренең бала шәхесен үстерүгә ярдәм итәрлек осталыклары белән уртаклаша, педагогик алымнарны күрсәтә ала. Менә без дә бүген - оста ролендә. Җыелыш темасыннан чыгып, сәламәтлек осталары дип әйтсәк, дөресрәк булыр.

   Сәламәтлек төшенчәсе өч төрле сәламәтлекне - физик, психик, рухи сәламәтлекне эченә ала. Шуннан чыгып, бүгенге уенда 3 төркем катнаша:

•  шәфкать туташы җитәкчелегендәге беренче төркем-остаханә;

• психолог җитәкчелегендәге икенче төркем-остаханә;

•  дин белгече җитәкчелегендәге өченче төркем-остаханә.

  Рәхим итеп, һәрберегез үз урыннарыгызга утырыгыз. Сезгә иң беренче бирем: тиз арада төркемгә исем кушу.

3. Осталык класслары.

  Инде максатыгыз, бурычларыгызны аңлагансыздыр, сәламәт яшәү рәвеше алып баруда нинди чаралар, методлар, уеннар тәкъдим итә аласыз? Белгәнегезчә, алдан ук төркемнәргә өй эше бирелде. Бүген һәр төркем үз чишелешен тәкъдим итәр.

1 нче төркем-остаханә.

Физик культура укытучысы чыгышы.

-  Иң башта балалар белән “Файдалы-зарарлы ” уены уйнап алыйк. Минем фикерләремне кайсыгыз тизрәк һәм дөрес дәвам итәр икән:

-  ятып уку ... (зарарлы);

якты утка карау ... (зарарлы);

 күзләрне иртән юу ... (файдалы);

 телевизорны якыннан карау ... (зарарлы);

кишер, петрушка ашау ...

күзләрне пычрак куллар белән сөртү ...

яхшы яктыртылган җирдә уку ...

физкультура белән шөгыльләнү ...

- тешләрне көнгә ике тапкыр чистарту ...

- яшелчә, җиләк-җимеш ашау ...

баллы ризыкны еш ашау ...

-  карандаш һәм ручка кимерү ...

 ашагач кул юу ...

 иртән гимнастика ясау ...

 компьютер алдында озак утыру ....

   Физик тәрбия бирү - киң аңлатма. Аңа сәламәтлекне саклау һәм ныгыту, чыныгу, мускул көчен арттыру, хәрәкәт җитезлеге, чыдамлык, сыгылмалылык, физик күнегүләр ясау гадәте, тискәре факторлар йогынтысына каршы торучанлык, физик һәм акыл эшчәнлегенә чыдамлык тәрбияләү керә.

   Әти-әниләргә балада кече яшьтән сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләре тәрбияләү бурычы йәкләтелә. Бу бурычны укучының көндәлек режимын үтәүдән, ялын дөрес оештырудан башларга кирәк. Күп кенә әти-әниләр баланы белемле итәргә тырышып, ялын дөрес оештырмыйча, аны ялыктыралар. Шуннан озакка сузылган авырулар башланырга, авырулардан саклану сәләте кимергә мөмкин. Ялыгуны кисәтү максатыннан баланың көндезге йокысын, төнге йокысын (8-10 сәгать) булдырырга кирәк. Авыруларны кисәтер өчен каршы торучанлык сәләтен ныгыту, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү, зарарлы гадәтләрне булдырмау, дөрес туклану, физик хәрәкәтчәнлек кирәк.

 Безнең девиз бер булырга тиеш: сәламәт буласың килсә, чынык! Нинди чыныгу төрләре була? (Кояшта кызыну, су коену, яланаяк йөрү, тамакны чайкау, мунча керү, юеш сөлге белән сөртенү, контраст душ һ.б.)

  Хәрәкәттә - бәрәкәт икәнлеген онытмыйк. Шул уңайдан, физ- минут ясап алыйк, мин әйткән сүзләрне хәрәкәт белән сурәтләгез: аю, пингвин, куян, жираф, сигезаяк, кош, маймыл, песи һ.б.

Шәфкать туташы чыгышы.

  Беркемгә дә сер түгел, хәзер балаларның сәламәтлеге бик үк мактанырлык түгел. Өс-башлары бөтен, тамаклары тук булса да, балаларның иммунитетлары түбән. Бүгенге көндә мәктәп укучылары медицина күзәтүе үткәннән соң иң күп куелган диагноз - умыртка баганасы кәкрәю (сколиоз).

  Гәүдә тотышы туры булган бала башын туры тота, аның аркасы туры, җилкәләре бер биеклектә һәм аз гына артка киткән, эче тартылган, ә күкрәге бераз алга чыгып тора.

  Гәүдәсен дөрес тотмаган баланың башы аска иелгән, җилкәләре алга төшеп тора, аларның берсе икенчесеннән биегрәк тә булырга мөмкин, корсагы кабарган, күкрәге яссы яки эчкә бөгелгән була һәм аркасы бөкре, умыртка баганасы ян-якка кәкрәйгән була.

  Гәүдәне дөрес тотмау һәм яссытабанлылык нәтиҗәсендә умыртка баганасы һәм үкчәләр йөргәндә һәм сикергәндә бәрелүне йомшарту сәләтен югалталар. Йөрәк, үпкә, ашказаны һәм башка эчке органнарның нормаль эшләве дә бозыла. Баланың мускуллары, буыннары, бил һәм аяк табаннары авырта башларга мөмкин. Болар бар да аның кәефен төшерә, хәлен начарайта.

  Әйдәгез, хәзер үзебезнең буй-сынны тикшереп карыйк. Гәүдә тотышын тикшерүнең ике гади генә ысулы бар:

1.  Күнегелгән позада арканы стенага терәп басыгыз. Әгәр стена калак сөякләре, арт саны, үкчәләргә тисә, гәүдә дөрес була. Башка очракларда гәүдә тотышы тиешенчә түгел дигән сүз. Димәк, озакка сузмыйча, аны төзәтә башларга кирәк.

2. Бала көзге каршына килеп, башын туры тотып, аркасын туры итеп, җилкәләрен бер биеклектә һәм аз гына артка җибәреп, эчен тартып, ә күкрәген бераз алга чыгарган позада баса. Вакытка карасак, бала шушы позада күпме басып тора алыр икән? Күнекмәгән килеш бу позада озак басып торып булмый. Ләкин даими рәвештә, вакытка карап һәм бу вакытны озайта барып күнегүләр ясасаң, бераздан бала бер дә авырысынмыйча умыртка баганасын туры һәм дөрес тотып йөри алачак.

Гәүдә торышын яхшырту өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?

•  Бала һәрвакыт яссы мендәрдә, уртача катылыктагы тигез матраста йокларга күнегергә тиеш.

•  Баланың өстәл артында утырганда туры утыруына игътибар итегез: башы бераз гына иелә төшәргә, бил турысыннан аркасын урындыкның аркасына сөяргә, ике кулын да өстәлгә тигез куярга һәм күкрәге белән өстәл кырыена терәлмәскә тиеш.

•  Бала һәр көнне арка, корсак, аяк мускулларын ныгыту өчен күнегүләр ясарга тиеш.

•  Баланың яшенә карап, физик эш (бик үк авыр булмаган) эшләтүдән курыкмагыз. Физик эш баланың мускулларын ныгыта.

• Мәктәпкә йөрү өчен балага фәкать аркасына аса торган сумка гына атыгыз.

 Мәктәп сумкалары сатып алганда аеруча игътибарлы булырга кирәк. 1-4 нче сыйныф укучылары өчен сумка авырлыгы (дәреслекләрдән башка) 500-700 г дан артык булырга тиеш түгел. Сумканың каешлары да киң (4-4,5 см) һәм нык булсын.

  Ә чынлыкта сумка авырлыгы нинди була соң? Моны һәр әти-әни көндәлек контрольгә алсын иде. Аның өчен атна дәвамында көн саен баланың сумка авырлыгын үлчәргә һәм күрсәткечләрне таблицага тутыра барырга кирәк.

Көннәр

Буш сумка авырлыгы

Уку әсбаплары                                               тутырылган сумка авырлыгы

Дүшәмбе

 

 

.................

 

 

Шимбә

 

 

Нәтиҗәләрне норматив күрсәткечләр белән чагыштырыгыз.

 

Сыйныф

Уку комплекты авырлыгы (норма буенча)

1

2 кг 200 г дан артык түгел

2

2 кг 200 г дан артык түгел

3

3 кг 200 г дан артык түгел

4

3 кг 200 г дан артык түгел

    Балагызның сумка авырлыгы нормадан артып киткән очракта, сыйныфта калдырып йөри торган уку комплекты сатып алырга мөмкин.

"Ашауның чамасын бел ” тесты.

Атна дәвамында нәрсә ашаганыгызны билгеләргә кирәк.

  Тесттагы һәр хәрефкә билгеле бер санда очко туры килә:

  А - 8 очко; Б - 6 очко; В - 4 очко; Г - 2 очко. 

Ашамлыклар

Көн саен

2 көнгә бер

3 көн саен

Беркайчан да

Ипи, май һәм кайнатма, май белән бал

А

Б

В

Г

Йомырка

А

Б

Г

В

Йогырт, сөт, җиләк-җимеш

Г

Г

Б

А

Кичке аш

А

Б

В

В

Ит, яшелчәләр һәм бәрәңге

А

А

Г

В

Камыр ризыклары

Г

Г

В

А

Салатлар

Г

Г

В

А

Тортлар һәм пирожныйлар

А

А

В

В

Бутерброд, гамбургер, “фри” бәрәңге

А

А

В

Г

Консервланган һәм әзер ашамлыклар

А

А

В

В

Шоколад

А

В

В

Г

Сыр белән ипи яисә казылык ише ризыклар

Б

В

Г

А

   75 очко һәм аннан да күбрәк. Организмыгызга файдалы матдәләр җитәрлек күләмдә керми, чөнки ит, казылык ише ризыкларны, сыр һәм йомырканы чамасыз күп ашыйсыз. Бутерброд, кыздырылган бәрәңге, тортлар ничек кенә тәмле булмасын, аларның файдасы аз. Рационыгызга яшелчә һәм җиләк-җимешләрне күбрәк кертергә, итне балык белән алмаштырырга тырышыгыз. Менюга фасоль, соя яисә пешкән бәрәңге өстәгез.

   50 - 74 очко. Сез дөрес тукланасыз. Шуңа да карамастан, саграк булырга кирәк. Сыр, соус, ит, туңдырма, шоколад кебек ризыкларда “яшерен” майлар бар. Баллы эчемлекләр, әфлисун согы, торт, кайнатма авырлыкның артуына китерә, кариес һәм диабет авыруларына еш кына әнә шулар сәбәпче була. Шуңа күрә әлеге татлы ашамлыкларны чикләнгән күләмдә кулланырга кирәк.

  50 очкога кадәр. Туклануыгыз дөрес. Алга таба да ризыкларны төрләндерегез, майлы азыкларны чамасын белеп кенә кулланыгыз, аш тәмләткечләрдән файдаланыгыз, күбрәк су эчегез.

  Төркемдәге әти-әниләр түбәндәге осталык класслары тәкъдим итә ала:

•  барлык катнашучылар белән иртәнге гимнастика комплексын өйрәнү;

•  нокталы массаж;

•  фитотерапия - дару үләннәреннән төнәтмә;

• файдалы туклану (сәламәтлек) рецептлары;

 диета рецепты:

• халык медицинасы рецепты һ.б.

2 нче төркем-остаханә.

Психолог чыгышы "Психик сәламәтлекне саклау ”.

   Кеше үзен чын сәламәт итеп тойсын өчен, аның психикасын сакларга кирәк. Укучы әле үзенең хис-тойгылары, кичерешләре белән идарә итә алмый. Бу яшьтә физик күнегүләр, төрле сәнгать чаралары белән шөгыльләнү, йорт хайваннарын тәрбияләү, сәяхәтләр файдалы. Агымсуга, янып торган учакка, шәмгә карап тору хис, кичерешләрне көйләргә, тынычланырга ярдәм итә.

  Әйләнә-тирәбездәге кешеләр белән яхшы мөгамәлә күнекмәләре тәрбияләү максатыннан балага түбәндәге кагыйдәләрне үтәү мөһим: ^ башка кешене үзгәртергә тырышма, ә үзең аңа мөнәсәбәтеңне яхшырт;

^ башкаларны тәнкыйтьләү белән мавыкма;

^ үткәндәге “гөнаһларны” искә төшермә, ә хәзерге конфликтны тикшер;

^ конфликт вакытында үз сөйләмеңне ишет, кешене хурлама;

^ кешенең яхшы сыйфатларын күрә белеп бәялә;

^ әйләнә-тирәбездәгеләрнең кәефенә, кичерешләренә игътибарлы бул;

тискәре хисләр, тойгылар йөртергә ярамый - алар сәламәтлек дошманнары;

^ дөньяда күп нәрсә без теләгәнчә, без уйлаганча түгел, һәр нәрсәне ничек бар, шулай кабул ит. Беркемне дә сүкмә, беркемне дә гаепләмә;

^ үзеңә нинди мөнәсәбәттә булуларын теләсәң, кешеләр белән дә үзеңне шулай тот.

    Йомгаклап шуны әйтәсе килә: катлаулы икътисади, экологик чынбарлык шартларында сәламәтлекне саклау аеруча мөһим, ләкин кагыйдәләр генә булышмый. Сәламәтлекне саклау ихтыяҗы безнең эчке инануга әйләнсен.

Төркемдәгеләр түбәндәге осталык класслары тәкъдим итә ала:

• тестлар аша үзеңнең рухи үсешеңне күзәтү;

 йога күнегүләре;

• караңгыда янган шәмгә карап утыру, фантазиягә бирелү һ.б.

3 нче төркем-остаханә.

Дин белгече чыгышы “Рухи сәламәтлекне саклау”.

    Кешедә ике төрле авыру булырга мөмкин: берсе - матди (физик), икенчесе мәгънәви (рухи) авыру. Физик авыруны гади күз белән яки ниндидер приборлар ярдәмендә табиблар күрә ала. Гәүдәбезне, тәнебезне, организмыбызны төрле авырулардан саклау - һәрберебезнең бурычы. Ә менә икенче авыруыбыз сөйләгән сүзләрдә, эшләгән эшләрдә, ясаган хәрәкәтләрдә күренә. Гайбәт һәм ялган сөйләү, яла ягу, хәйләкәрлек, кешене мыскыл итү, тәкәбберлек, саранлык, ялкаулык һәм башка тискәре сыйфатлар - рухи авыруның реаль чагылышы.

  Кешенең сәламәтлеге күрсәткече булып аның рухи сәламәтлеге тора. Рухи сәламәтлек - ул уй-фикерләреңнең, хис-тойгыларыңның, тәртибеңнең кешелек әхлак кагыйдәләренә туры килүе.

  Ислам дине, мөселман тәгълиматы теге яки бу эшне эшләү савап яисә гөнаһ, теге яки бу ризыкны ашау хәрәм яисә хәләл дип аңлата. Яхшылап уйласаң, шул нәрсә ачыклана: алар сәламәтлек күзлегеннән чыгып караганда, барысы да тирән белемгә нигезләнеп эшләнгән. Бу гыйлемгә медицинада булсын, фәннең башка өлкәләрендә булсын, безнең әлегәчә ирешә алганыбыз юк. Дөньяда үзлегеннән сәламәтлекне ныгыту өчен күп төрле ысуллар бар: йоглар алымы, Пол Брейг, Иванов, Бутейко, Малахов ысуллары... Әмма аларның берсе дә Коръәндә язылганча төрле яклап камил һәм бөтен әгъзалар өчен дә тигез файда бирерлек түгел. Ислам дине бары тик чисталыкка һәм әдәплелеккә генә өйрәтә: юынып йөрү, бер-беребезгә яхшы мөгаләмәдә булу, сабыр булу.

  Яшәүнең мәгънәсе озак яшәүдә генә түгел. Ничә яшьтә дөньядан китсәң дә, кылган изгелекләрең эшләгән явызлыкларыңнан күп булырга тиеш. Тормыш дигән юлны хаталанмыйча үтү өчен, яшәеш кануннары, кагыйдәләре бар. Әгәр без ул кагыйдәләрне җиренә җиткереп үтәмәсәк, бу дөрес яшәмибез, ялгыш юлдан барабыз, адашабыз, дигән сүз. Тормышта адашу - ул бозык эшләр эшләү. Мин сездән “Кемнең начарлык эшлисе килә?” - дип сорасам, барыгыз да тискәре җавап бирәсез. Әмма көн буена бик күп ярамаган эшләр эшлибез. Сәбәп нәрсәдә? Яхшылык эшләү җиңелме, әллә начарлык эшләүме? Әйтик, дәрес әзерләү рәхәтме, телевизор караумы, идәнне пычрату җиңелме, аны юумы? Әлбәттә, яхшылык һәм кирәкле эшне эшләү өчен көч кирәк, ә эшләмәс өчен ялкаулык та җитә. Кечкенәдән нәфесен тыярга, ялкаулыкны җиңәргә өйрән-мәгән кеше үсә-үсә тәмәке тарту, аракы эчү, наркомания, фахишәлек кебек ямьсез гамәлләр белән дә шөгыльләнә башлый. Болар барысы да дини кагыйдәләрне белмәү һәм үтәмәүдән килә. Яшәеш кануннарын гына өйрәткән фән бик гади. Чын хакыйкать фәне исә - нәфесне җиңәргә өйрәтә. Ул фән дин дип атала. Шулай булгач, без мәктәптә башка фәннәр белән бергә, динне дә өйрәнергә тиешбез.

  Иске мәкальне искә төшерик: "Табиблар яраларны бәйли, ә Тәңре дәвалый”. Үзегезнең кальбегезне пакъландырып, сихәтлән-дереп торыгыз. Ә хәзер, җаннарыбызның сафлыгын тикшереп карыйк, балалар. Ул бик ансат. Әгәр дустың “5”ле алганга сөенсәң, аның “2”ле алуына көенсәң, ягъни кешенең шатлыгы синең өчен дә куаныч булса, димәк җаның - саф. Киресенчә, кешегә килгән кайгы-га сөенсәң, кемнеңдер “2”ле алуына куансаң, сиңа кичекмәстән җаныңны кайгыртырга, аны сафландырырга кирәк.

4. Йомгаклау.

   Кичәбез ахырына якынлашты, һәрвакыт күңелләрегез шат, тәнегез һәм җаныгыз сәламәт булсын, һәрнәрсә үз кулыбызда: байлык - мохтаҗлык, саулык - чир, бәхет - бәхетсезлек. Дөрес юлда булыйк. Яшәү ялкыныгыз сүнмәсен.

Бирелгән сүзләр белән сәламәтлеккә кагылышлы шигырь чыгару.

1 нче төркем (йөрәк, авыру, сәламәтлек, белмибез)

Йөрәкнең кайда икәнен

Авыртканчы белмибез.

Авырый башлагач кына

Сәламәтлек эзлибез.

нче төркем (сау-сәламәт, исәнлек, кулыбызда, чыганак)

Сау-сәламәт чагыгызның

Дуслар, кадерен белегез.

Исәнлекнең чыганагы

Үз кулыбызда, күрегез!

Мәкальләрнең ахырын бергәләп әйтеп бетерү:

^ Сәламәт тәндә -....

^ Хәрәкәттә -....

^ Саулык — ... .

"Өйрәтәләр мәктәпләрдә" җырын башкару (сүзләре үзгәргән, алар слайдта бирелә).

Иртән ничек ашарга,

Кичен кайчан йокларга

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Исәнлекнең, саулыкның

Кадерләрен белергә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Спортны дус итәргә,

Ялкаулыкны җиңәргә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Иртә белән һәркемгә

Хәерле көн теләргә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Дус һәм тату яшәргә,

Гел сәламәт булырга

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Дуслык кадерен белергә,

Сузылсын дип гомергә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Җыелыш карары проекты:

^ балаларның шөгыль һәм ял режимын сакларга;

^ сыйныфта һәм өйдә спорт инвентарьлары булдырырга (чаңгы, тимераяк, чана, сикергеч, роликлы массажёр, 1кг авырлыктагы тутырылган туп, резин туп, гантель (0,5-1 кг), гимнастик таяк (70-80 см), тартылу өчен аркылы таяк, бадминтон өчен ракеткалар һәм воланнар, эспандер, спорт киемнәре);

^ ата-аналар тәкъдим иткән спорт чараларын мәктәп планына кертергә;

^ ата-аналар комитетына аз керемле гаиләләргә спорт инвентарьләре булдыруда ярдәм эзләргә;

^ мәктәптә һәм өйдә санитар-гигиена кагыйдәләре үтәлешен контрольдә тотарга.

5. Спортзалга экскурсия. Төзәтү, ремонт тиешле объектларны карау, кемнең ярдәм итә алу мөмкинлеген ачыклау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әбиемнең сандык серләре.

Тарихи-мирас елы уңаеннан әзерләнгән тәрбия сәгате эшкәртмәсе. Татар халкының онытылып барган йолалары, милли киемнәре белән таныштыру максатыннан эшләнде....

"Серле алан мәктәбе" дип исемләнгән сәламәтлек театры

Сәламәтлек театры сценарие 1-4 сыйныф укучылары өчен ,2013 елда Казанда үтәчәк Универсиада турында укучыларның белемнәрен үстерүне күздә тотып төзелде....

"Серле алан мәктәбе" сәламәтлек театрына презентация

Сәламәтлек театры 2013 елда Казанда үтәчәк Универсиадага әзерлекне күрсәтүне максат итеп куя....

Санамыш серләре

Балалар санамышларны дәрестә дә  , көндәлек тормышта да кулланырга өйрәнәләр....

ата- аналар җыелышы өчен чыгыш "Сәламәт яшәү серләре", презентация

ата-аналар җыелышында файдалану өчен чыгыш. Бик эчтәлекле тормыш кагыйдәләре бар....

Тәрбияле бала үстерү серләре.

Баланы ничек тәрбияләргә? Кешеләр белән аралашканда үзеңне ничек дөрес тотарга, җәмгыятьтә үз урыныңны ничек табарга? Үзебезне борчыган шушы сорауларга бергәләп җавап эзләрбез....

Бәхетлеләрнең серләре

4 класста балаларга ОРКСЭ фәне керә башлый. Әлеге дәрестән тыш эшчәнлек шушы дәреснең дәвамы, ярдәмче өлеше буларак кертелә. Балалар, пәйгамбәрләрнең, сәхәбәләрнең кем икәннәрен беләләр, алар белән бу...