Доклад на тему "Бала һәм җәмгыять"
статья по теме
укытучыларга әти - әниләр җыелышында ясау өчен чыгыш
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
bala_yoshchm_shchmgyyat.docx | 15.1 КБ |
Предварительный просмотр:
Ата – аналар җыелышында ясалган
Д О К Л А Д
Бала һәм җәмгыять.
Һәркемнең тормышы кешеләр арасында үтә. Шуның өчен дә баланы башкалар белән аралашырга һәм аларны хөрмәт итәргә, кешеләр арасында үз – үзен тотарга өйрәтү бик мөһим. Нинди сүзләр яхшы, нинди сүзләрнең начар икәнен, нинди гадәтләр күркәм, ниндиләре ямьсез икәнен төшендерүдә әти - әни көчләрен кызганмаска тиеш. Бала көн саен төрле кешеләр белән аралаша, төрле сүзләр ишетә, кайбер сүзләрне кабатлый, кемдер булып кыланып күрсәтә. Баланың сөйләм теленә игътибар кирәк, очраклы, ямьсез сүзләр булмасын.
Шул ук вакытта туган теленә, ана теленә мәхәббәт тәрбияләү аеруча әһәмиятле. Хәзер инде галимнәр дә ана телендә укый белмәгән кешенең фикерләү сәләте түбән булуын сибатладылар. Балада ана теленә мәхәббәт, аның белән горурлану булырга тиеш. Ул туган телнең гүзәллеген, аһәңен сизсен. Киләчәктә кай җирдә генә булмасын, аңа ана телен ишетү яхшы музыкага караганда да көчлерәк тәэсир итсен һәм ул бу телдә сөйләшүне үзе өчен бәхет итеп санасын.
Күп милләтләр бер – берсе белән очрашса, рәхәтләнеп ана телендә сөйләшәләр, ә без нигәдер тартынабыз, кемгәдер охшыйсы килеп, вата – җимерә икенче телдә сөйләшнп азапланабыз. Кеше берничә тел белергә мөмкин, әмма ана телен белмәсә, ул чын кеше түгел, ярым кеше генә.
Күренекле шагыйрь, “Мәдәни җомга” гәҗите редакторы Зиннур Мансуров: “Әгәр бала йоклаганда урысча саташа икән, андый баладан манкорт үсеп чыга”, - диде укытучылар алдында ясаган бер чыгышында [ “Мәгъфәт” гәҗите, 23 февраль, 2002 ел].
Башкаларга хөрмәт сәлам бирү әдәбеннән, өлкәннәргә: “Апа, абый”, кечкенәләргә: “Энем, сеңлем”, дип әйтергә өйрәнүдән башлана. Әлбәттә, Аллаһның рәхмәтенә ирешим, ике арада татулык, тынычлык булсын, дисәң: “Әссәләәмүгәләйкүм үә рахмәтүллааһи үә бәрәкәәтүһ”, - дип сәламләшү һәм баланы да шуңа гадәтләндерү кирәк.
Бала кечкенәдән үк һәр олы ир кешегә - әтисенә, һәр олы хатын – кызга - әнисенә, кызларга – апа-сеңелләренә, малайларга – абый-энеләренә, яшьтәшләренә үзенә караган кебек карарга тиеш. Пәйгамбәребез: “Мөселман мөселман булмас шуңа кадәр, үзенә теләгәнне башкаларга да теләгәнгә кадәр”, - диде. Балага башкаларны кайгырту – үзеңне кайгырту, башкаларга хөрмәт үзеңә хөрмәт икәнен төшендерергә кирәк. Бу вакытта әти - әнинең, тәрбиячеләр, укытучыларның үз – үзләрен тотышлары бик мөһим. Әгәр сөйләгән сүзең эшең белән туры килмәсә, балада бу, һичшиксез, икейөзлелек тәрбияли. Бала тәрбияләүче кем генә булмасын, “артист” түгел, ә ихлас күңелле икән, уңай нәтиҗәгә ирешә.
Бүген күп әти - әни: балага җиңел булсын, дип, бөтен эшне үз өстенә ала, шулай итеп, баласының хөрмәтен казанмакчы була, ләкин – бу ялгыә фикер. Киресенчә, әти - әни: “Син булышкач, миңа нинди рәхәт, син булмасаң, бу эшне бетереп булмый иде, минем инде көчем дә китеп бара, мин синең ярдәмгә мохтаҗ”, - дип, кечкенәдән балада әти - әнисенә ярдәм итүдән тәм табарга, рәхәтлек алырга өйрәтсә, отышлырак булыр. Әгәр кем дә баласында әти - әнисенә булышудан, аларны тәрбияләүдән канәгатьлек хисе кичерерлек итеп тәрбия бирә алса, ул кеше картлыгы өчен борчылмасын. Әгәр шуңа ирешә алмаса, үзе дә бәхетсез, баласы да бәхетсез, чөнки башкаларга игелек кылудан тәм таба алмаган кешедән дә бәхетсез кеше юк. Ул – җәмгыять өчен кирәксез кеше.
Бала үзен – үзе дә хөрмәт итә белергә тиеш. Беркайчан да балага: “Син булдыксыз, җебегән, берни дә эшли белмисең”, дигән кебек сүзләрне әйтергә, кимсетергә ярамый. “Син булдырасың, синең кулыңнан килә. Бу юлы барып чыкмаган икән, икенче юлы барып чыгар. Мин әле синең кебек вакытта алай эшли алмый идем”, - дип гел үсенднрнп тору кирәк. Баланың үз – үзенә ышанычы артсын. Үз – үзенә ышанган кеше таулар күчерергә дә үзендә көч таба.Ышану ул – җиңү, дигән сүз. Кайсы бала – укуда, кайсы – спортта, кайсы хезмәттә оста була. Булдыксыз бала юк.
Аллаһ балага кайсыдыр өлкәдә сәләт биргән икән, аның шул ягын күреп, үстереп, аның булдыклы икәнен, җәмгыятькә кирәк икәнен төшендерү мөһим. Күп вакыт без үз теләгебезгә буйсынып, баланың сәләтен, фикерен искә алмыйча, аны үзенә хас булмаган өлкәдә азаплап, шәхес тәрбияләмәкче булабыз, әмма бу, билгеле, балада кимсенү һәм үзен булдыксыз итеп тою хисе генә уята. Балага үзенең нәсел – нәсәбәсен таныту, нәселендәге күренекле шәхесләр, һөнәр кешеләре турында мәглүмат бирү – безнең бурыч. Бүген балалар Рим , Кытай императорлары, аларның нәселләрен белә, һмма үзенекен белми. Бу һич тә дөрес хәл түгел. Тамырсыз агач үсә алмаган кебек, үзенең нәсел – тамырларын белмәгән, үз нәселе белән горурланмаган бала җәмгыятьнең тулы хаклы вәкиле була алмый.
Үз нәселенең тарихын белү, уңышларын – уңышсызлыкларын белү, кемнәр ни сәбәптән таныла алганнар, кемнәр ниндидер сәбәптән харап булганнар – болар балага киләчәкне планлаштырырга ярдәм итә. Ул кемгәдер охшарга, кемнеңдер ялгышын, фаҗигасен кабатламаска омтыла. Бу очракта :Син бигрәк тә фәлән бабаңа охшагансың: ул да бик уңган иде”, яки: “Шундый, шундый күркәм сыйфатлары бар иде”, - дип әйтү дә уңай йогынты ясый.
Тәрбияче - әти-әниме ул, укытучымы, ир бала белән кыз балада бертөрле характер булдырырга омтылырга тиеш түгел, киресенчә, һәркайсының үзенә хас булган сыйфатларын үстерүгә игътибар бирелергә тиеш. Без еш кына: “Кайда сез, чын ирләр?” – дигән сорауны ишетәбез, матбугатта да бу турыда еш языла. Хатын – кыз укытучылар тарафыннан кызлар арасында тәрбияләнгән малайларга чын ир кеше булып формалашу бик җиңел түгелдер.
Җәмгыятьтә һәркем үз урынына, үз вазифасына лаек булырга тиеш. Пәһгамбәребез (с.г.в.): “Һәркемне үз урынына куегыз”, диде. Димәк, ирләрнең тормышта үз урыны, хатын-кызның үз урыны бар икән, алар шул урынга муафыйк тәрбия алырга тиешләр. Бу аермалык мөһим булмаса, Аллаһ кешеләрне ирләр, хатын-кызларга бүлмәс иде, бертөрле итеп яралтыр иде. Бу җәһәттән бертөрле тәрбия бирү Аллаһ кануннарына каршы килү була һәм тормышта гармония бозыла.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Доклад "Проектная деятельность в начальной школе"
Доклад о том, как я со своими учениками работаю над проектом "Океан"....
доклад на педагогическом совете «Использование интерактивной доски (Interwrite Board) на уроках в начальных классах»
Доклад на педагогическом совете «Использование интерактивной доски (Interwrite Board) на уроках в начальных классах». Варианты работы с интерактивной доской, плюсы и минусы. ...
Доклад доклад на тему: «Формирование культуры семейных отношений».
Семья - один из шедевров природы (Дж. Сантаяна, философ)Семья - основанная на брак...
Доклад "Урок работы над ошибками". Русский язык. Приложение к докладу.
Краткое описание в чём состоит подготовка учителя и учащихся к уроку, где предстоит работа над ошибками. Из личного опыта и опыта коллег....
Доклад: "Использование ЭОР на уроках в начальной школе" + презентация к докладу
Актуальность использования ЭОР на уроках в начальной школе....
ДОКЛАД "Системно-деятельностный подход как методологическая основа ФГОС второго поколения" . ДОКЛАД НА ЗАСЕДАНИИ ПЕДАГОГИЧЕСКОГО СОВЕТА МКОУ «АРТЕЗИАНСКАЯ СОШ №2»
ДОКЛАД НА ТЕМУ : « Системно–деятельност...
Презентация (доклад) на тему: "Развитие логического мышления учащихся при решении текстовых задач (математическое моделирование) на уроках математики в рамках реализации ФГОС НОО" (выступление с докладом на круглом столе)
Основной задачей школьного курса математики всегда являлось обучение решению текстовых задач. Решение задач занимает в математическом образовании огромное место. Умение решать задачи является одним из...