Чыгыш "Балаларның белем алу дәрәҗәсен бәяләү алымнары һәм формалары"
материал на тему

Әүхәдиева Әлфирә Миннерәфыйк кызы

Балаларның белем алу дәрәҗәсен бәяләү турында чыгыш

Скачать:


Предварительный просмотр:

Балаларның белем алу дәрәҗәсен бәяләү алымнары һәм формалары

        Заман таләпләренә туры килерлек сыйфатлы укыту, мәгарифнең  нәтиҗәле системасын булдыру - мәгарифне үзгәртеп коруның беренче  дәрәҗәдәге  бурычы булып тора.  Белемнең яңа сыйфаты – гомумдәүләт күләмендә ил үсешенең  хәзерге  заман тормыш ихтыяҗларына туры килүе.  

        Белем сыйфаты еш кына укыту - тәрбия  эшенең соңгы нәтиҗәсе дип карала. Ул - укыту,  тәрбия, үсеш юнәлешендә мәктәпнең реаль нәтиҗәләрен комплекслы характерлау, нәтиҗәләрнең куелган максатка туры килүен билгеләүче күрсәткеч. Белем сыйфаты тәрбия сыйфатын да, үсеш сыйфатын да үз эченә ала яки аның компонентлары булып тора.

      Белем бирүнең вариативлыгы үсү белем сыйфатын арттыруда принципиаль яңа проблемалы ситуацияләр тудыра. Моның төп билгеләре булып түбәндәге каршылыклар тора:

      - белем бирү эчтәлеге һәм максатлары дифференциациясе укучыларның белем сыйфатын бәяләү критерияләренең традицион системасы таркалуына китерә;

      - мәгариф системасында барган реформалаштыру процессында белем бирү эшчәнлегенең характеры, тибы, формалары, эчтәлегенә бәйле булган педагогик инновацияләр сферасының киңәюе күзәтелә;

      Әгәр белем бирү максатына ирешү дәрәҗәсе турыдан - туры белем бирүнең сыйфатына бәйле икән, укучыларның укудагы уңышлары, белем дәрәҗәсе диагностикасы нәтиҗәләре һәм стандарт таләпләре белән бу нәтиҗәләрне чагыштыру мәгариф системасының эффективлыгы турында мәгълүмат бирә ала. Шулай итеп, бу яңа идеологияне тормышка ашыруда төп шарт булып белем бирү мониторингының эффектив системасын булдыру тора. Ә бу үз чиратында системалы диагностикага һәм укыту эшчәнлегенең соңгы нәтиҗәләрен бәяләүгә бәйле.

       Белемнәрне тикшерү һәм аның сыйфатын бәяләү укучылар ирешкән белем дәрәҗәсенең башлангыч мәктәпне тәмамлаучылардан таләп ителгән белем һәм күнекмәләргә туры килү – килмәвен чагылдыра. Укучыларның белемен вакытында һәм объектив бәяләү укытучыга педагогик процессны оештырудагы кимчелекләрне, үз эшендәге хаталарны күрергә ярдәм итә.

      Объектив бәяләү системасы белемнәрнең сыйфатын гына ачыклап калмый, ә бәлки балаларның үз эшләрен тикшерә белү сәләтен ачыклый һәм тикшерүдән көтелгән куркулы һәм борчулы хәлне булдырмыйча кала. Укытучы балаларны  уңыш  казануга дәртләндерергә  һәм  нәтиҗәләрнең уңай якка үзгәрәчәгенә ышаныч тудырырга тиеш. Уңыш казануга юнәлтелгән ситуация һәм эмоциональ иминлек баланың укытучы куйган билгене тыныч кабул итүенә китерә, укучы укытучы белән бергә үз хаталарын тикшерә һәм аларны булдырмау юлларын билгели.

       Телдән сорап тикшерү укучыдан материалны сөйләп бирүне, әйләнә-тирәдәге нинди дә булса объект турында бәйләнешле хикәяләүне таләп итә. Мондый сорап тикшерү әңгәмә, укучының сөйләве, аңлатма, текстны уку, күзәтүләр һәм тәҗрибә турында хәбәр итү формасында оештырылырга мөмкин. Телдән сорап тикшерү укуның беренче этапларында укучының белемнәренә системалылык һәм төгәллек кертү өчен, укытучының бер укучы белән кара – каршы  сөйләшүе рәвешендә үтә. Уку диалогы өчен нык уйланылган сораулар системасы булуы кирәк. Чөнки укучының аңлы үзләштерүе, фикер йөртүе, үз фикерен әйтү сәләте, җавабын дәлилли белүе, гомуми төшенчәләрне конкретлаштыра алуы тикшерелә. Телдән җавап бирүнең монологик формасы бирелгән материалның кечкенә күләмле булуы белән бәйле, шуңа күрә монологик җавап таләп итә торган проблемалы сораулар укучыдан иҗади якын килүне, мөстәкыйльлек, зирәклек таләп итә. Алар өйдә өйрәнелгән дәреслек текстын кабатлап сөйләүгә генә кайтып кала алмый.

      Язмача сорап тикшерү төрле мөстәкыйль һәм контроль эшләр рәвешендә уза.

      Мөстәкыйль эш – 15-20 минут вакыт эчендә зур булмаган (әле ахырына кадәр өйрәнел-мәгән) тема буенча укучыларның белемнәрен язмача тикшерү.Төп максатларның берсе – укучыларның уку мәсьәләләренең чишелеш алымнарын үзләштерүен, төшенчәләрне аңлавын һәм конкрет кагыйдәләр һәм закончалыклар арасында юнәлеш ала белүен ачыклау. Осталык һәм күнекмәләр формалашуның башлангыч чорында үткәрелгән мөстәкыйль эшләргә билге куелмый. Укытучы укучылар белән бергә башкарылган эшкә җентекле анализ ясый.

     Мөстәкыйль эш барлык укучылар, кечкенә төркемнәр белән һәм индивидуаль рәвештә уздырылырга мөмкин. Аның төрләре индивидуаль үзенчәлекләр, белемнәрне үзләштерүдә укучының алга китеш темпы белән билгеләнә.

     Тиз арада (5-10 минут) уздырылган мөстәкыйль эшләр фәннең әһәмиятле сораулары буенча укучыларның белем һәм осталыгын тикшерергә һәм белем үзләштерүнең барышына төзәтмәләр кертергә, дөрес эш методикасы сайларга мөмкинлек бирә.

    Контроль эш укучыларның белем һәм осталыгын шактый зур, тулысынча өйрәнелгән программа материалы буенча агымдагы һәм йомгаклау фронталь тикшерүдә кулланыла. Язмача тикшерү предметлар буенча ел дәвамында уздырыла (ана теле, рус теле, математика).

Ул фикерләрне әйтеп бирә белүне, телнең, язма сөйләмнең кагыйдәләрен дөрес куллануны таләп итә.

      Өлгерешне тикшерүче стандартлаштырылган методикаларга текстлы биремнәр керә. Текстлар укучының конкрет фәннән ирешкән уңышларын гына түгел, ә бәлки аның үсеш дәрәҗәсен дә төгәл әйтеп бирә: алган белемне стандарт булмаган ситуациядә куллана белү, дөрес һәм дөрес булмаган җавапларны чагыштыру һ.б.

      Язмача контрольнең аерым бер төре – график эшләр: рәсемнәр, схемалар, сызымнар һ.б. Алар теләсә кайсы дәресләрдә файдаланылалар. Татар теле дәресләрендә сүзнең аваз моделе, җөмлә составы, җөмләне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерү схемаларын тутыру график контроль эш була.

     Уку күнекмәсе һәр сыйныф өчен программада билгеләнгән таләпләр нигезендә бәяләнә. Ул елына ике тапкыр: I һәм II яртыеллык азагында уздырыла.

Милли белем бирү сыйфатын үстерү максатында, белем һәм күнекмәләрне тикшерүнең яңа алымнары кулланыла башлады. Укыту процессының барышы һәм нәтиҗәләре турында алынган объектив мәгълүмат нигезендә генә белем бирү сыйфатының ни дәрәҗәдә булуы турында сүз алып барып була. Бу үз чиратында педагогик үлчәү (измерение) юлы белән башкарыла.

      Үлчәү һәм бәяләү бер - берсенә тыгыз бәйле процесс. Мәгариф системасында сыйфатны үлчәү берәмлекләре булып баллар алына. Бердәм контроль үлчәү материаллары (КИМ-КҮМ) ярдәмендә укучыларның белем дәрәҗәсе тикшерелә. КҮМ материалын төзүдә нигез булып гомуми минимум таләпләренә туры килгән белем дәрәҗәсе тора. Хәзерге көндә барлыкка килгән күпсанлы дәреслекләр, программалар укытучыга белем дәрәҗәсен тикшерүдә авырлыклар тудыра. Моның өчен бердәм таләпләр, контроль үлчәү  материалының билгеле бер системага салынган комплексын булдыру кирәк.

     Соңгы вакытта традицион контроль төшенчәсе, яисә диагностика сүзе урынына мониторинг сүзе кулланыла башлады. Мониторинг – “педагог-укучы” системасында өзлексез тикшерү эшчәнлеге, үз чиратында ул укучыларның белем үзләштерүдә үсешен күзәтергә һәм вакытында укытучыга кирәк кадәр төзәтүләр кертергә ярдәм итә. Башкача әйткәндә, мониторинг ул – укучыларның белем, күнекмәләр дәрәҗәсенең үсешен күзәтү, планлаштыру, тикшерүнең комплекслы системасы. Мәктәптә укучыларның белемнәрен өзлексез тикшерү, өйрәнү системасы буларак мониторинг системасын булдыру һәм аны куллану уйланып төзелгән методика булдыруны таләп итә. Бу төр массакүләм эшчәнлек үз эченә түбәндәге этапларны ала: тикшерүгә әзерлек; аны үткәрү; алынган мәгълүматларны анализлау; статистик яктан аларга интерпритация ясау.

    Контроль үлчәү  материалын һәр предмет буенча үткәрелергә мөмкин. Бердәм таләпләр нигезендә аның нәтиҗәләре матрицага кертелә, һәр укучы буенча аерым анализ ясала һәм гомумиләштерелә, хаталарның тибы билгеләнә, укытучы хаталарның сәбәбен, характерын аңлата. Аннан нәтиҗәләр һәр класс буенча, параллель буенча гомумиләштерелә, динамика ачыклана. Бу тикшерү алымы нигезендә укытучы укучыларның укыту материалын ни дәрәҗәдә үзләштерә алуын ачыклый, объектив белемнәрен бәяләп, укучыларның җитешсезлекләрен вакытлы күрә һәм аларны төзәтә ала. Системалы тикшерү укучыларның нинди тема, бүлек буенча авырлыклар кичерүен аңларга һәм шуларны тулылындыру, төзәтү өстендә эшләүнең иң уңышлы төре. Шул исәптән укытучыга педагогик процессны оештырудагы кимчелекләрне, үз эшендәге хаталарны да күрергә ярдәм итә. Бу төр тикшерүнең тәрбияви ягы да бар: системалы контроль укучыларны регуляр әзерләнеп йөрергә, дисциплинага өйрәтә.

       Белемнәрне тикшерү һәм аның сыйфатын бәяләү - укучылар ирешкән белем дәрәҗәсен дәүләт стандарты, минимумы таләп иткән  белем һәм күнекмәләргә  туры килү - килмәвен чагылдыра.

      Уку нәтиҗәләрен тикшерү төрләренә агымдагы контроль, тематик һәм йомгаклау контроле керә. Йомгаклау контроле чирек, яртыеллык, ел эчендә укыту нәтиҗәләрен тикшерү формасында була. Теләсә нинди теманы өйрәнүнең уңышлылыгы алда бирелгән белемнәрнең үзләштерү дәрәҗәсенә бәйле. Әгәр укытучы укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшереп, контрольдә тотмаса, ул алдагы укыту процессын дөрес һәм уңышлы итеп төзи, оештыра алмас иде. Моны ул диагностика ярдәмендә тормышка ашыра. Бу очракта контроль кисешләр (срез) үткәрелә. Кисеш үз чиратында баштагы белемнәрне соңрак алган белемнәр белән чагыштыру өчен кирәк. Укучыларның өлгерешендә, белем сыйфатында үсешләр бармы, әллә киресенчә ул түбәнәйгәнме?

      Агымдагы тикшерү күбрәк телдән сорау алу, перфокарта,тестлар (6-8) соңгы 2-3 дәрес материалын кертеп төзелә. Йомгаклау контроле - алган белемнәрне йомгаклау, ирешелгән уңышларны бәяләү. Ул  язмача тест, компьютердагы тестлар, зачет, имтихан, контроль эш формасында кулланыла.

        Укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары унберьеллык мәктәпнең башлангыч сыйныфлары өчен төзелгән программаларның таләпләренә нигезләнә һәм укучыларның ана телендә телдән һәм язмача башкарган эшләренә бәя бирү критерийларын үз эченә ала. Укучыларның эшчәнлеген бәяләүгә заман таләпләрен искә алып, башлангыч сыйныфларда “4” баллга нигезләнгән система алына.

        1 сыйныфта белем, күнекмәләргә контроль тикшерү ел азагында уздырыла. Контроль эшкә 15 сүздән торган басма шрифтлы текст я күчереп, я диктант итеп язу өчен тәкъдим ителә. Эш телдән әйтеп бәяләнә, нәтиҗәләрнең программа таләпләренә туры килү-килмәве ачыклана, ишетеп яки күчереп язган текстта хаталар саны 5 тән артмаса, эш канәгатьләнерлек дип санала.

2-4 сыйныфларда йомгаклау контроль эшләре гадәттә грамматик биремле диктант формасында уздырыла.Грамматик бирем сүз һәм җөмләләрне өлешчә яки тулысынча тикшерүдән тора. Диктант һәм грамматик бирем өчен аерым билгеләр куела. Грамматик биремле диктант тексты, өйрәнелгән грамматик материал белән бәйле булырга тиеш, чөнки алар шул материалның үзләштерелү дәрәҗәсен һәм укучыларның аны телдән һәм язма сөйләмдә куллана белүен ачыклый.      

     Башлангыч сыйныф укучыларының белемнәрен тикшерү һәм аның сыйфатын бәяләү түбәндәге формула буенча билгеләнә:   Хбс= (К1*100%) /  К2              

    Хбс- укучыларның белем сыйфаты (бу сыйфат аттестация үтүче укытучының квалификацион категориясенең чикләнмәләренә туры килергә тиеш);

   К1- эшне хаталарсыз яки 2 орфографик, 1 пунктуацион яисә 1 орфографик һәм 2 пунктуацион  хаталар белән башкарган укучылар саны;

   К2- сыйныфтагы укучылар саны яки эшне башкарган укучылар саны.

   Укучыларның татар теленнән белем дәрәҗәсен бәяләү күрсәткече

Язма эш өчен максималь балл -22.

Бәяләү критерийлары түбәндәгеләр:

I. Язма эшнең эчтәлеге.

К1. Үз фикерен белдерү (максималь балл-3)

II Язма сөйләмнең бөтенлеге.

К2. Мәгънәви бөтенлеге һәм композицион дөреслеге (максималь балл-3)

К3.Тел - сурәтләү  чараларының байлыгы һәм сөйләмнең сәнгатьлелеге (максималь балл - 2)

III Грамоталылык.

К4. Орфографик нормаларның саклануы (максималь балл-2)

К5. Пунктуацион нормаларның саклануы (максималь балл-2)

К6. Тел нормаларының саклануы (максималь балл-2)

К7. Язма сөйләм нормаларының саклануы (максималь балл-2)

       Эшнең күләме 50 сүздән ким булмаска тиеш. Язма эшне  бәяләгәндә грамматик (тел) һәм сөйләм хаталары аерым карала. Укучы язмасында 4 тән артык орфографик хата булса, 7 критерий буенча эш 0 балл белән бәяләнә.

       Йомгаклау билгесе һәр чирек һәм уку елы азагында куела. Ул укучының барлык күрсәткечләр буенча фактик әзерлеген бәяли.

       Бүген җәмгыятьтә барган үзгәрешләр тормышыбызның барлык өлкәләрендә дә яңа технологияләр куллануны таләп итә. Бүгенге мәктәп заман белән бергә атларга тиеш. Безнең төп максат - уйлый белергә сәләтле, һәр эшкә җаваплы караучы, куйган максатына ирешүче, алган белемен тиешле дәрәҗәдә куллана белүче шәхес тәрбияләү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Информацияне эшкәртү алымнары

Башлангыч классларда информатика дәресләре...

”30-7 тибындагы мисалларны чишү алымнары” Математика-2.

2 сыйныфта математикадан дәрес план-конспектыСл.3Дәреснең темасы: ”30-7 тибындагы мисалларны чишү алымнары” Дәреснең максаты:1) Танып-белү максаты:- 30-7 тибындагы мисалларны чишергә өйрәтү;- Каг...

Тамырдаш сүзләр. 2нче сыйныф өчен сингапур методы алымнары белән ачык дәрес эшкәртмәсе.

Тамырдаш сүзләр. 2нче сыйныф өчен сингапур методы алымнары белән ачык дәрес эшкәртмәсе....

Сыйфат мониторингы. Укучыларның белемнәрен бәяләүдә яңа алымнар.

Сыйфат мониторингы. Укучыларның белемнәрен бәяләүдә яңа алымнар....

Хәзерге заман һәм үткән заман хикәя фигыльләрнең барлык формалары.4 сыйныф.

Хәзерге заман һәм үткән заман хикәя фигыльләрнең барлык формалары.4 сыйныф(татар теле)....

Ата-аналар белән эшләүнең актуаль формалары

Ата -аналар белән эшләүнең формалары. 1.Ата-аналар белән бердәм эшчәнлекне оештыру сыйныф җитәкчесе эшенең төп юнәлешләреннән берсе. 2.Ата-аналар белән аралашуның иң уңайлы формасы ул – үзара яр...

Хикәя фигыльнең киләчәк заман формалары

4 нчы сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе...