Конспект урока во 2 классе по математике
план-конспект урока по математике (2 класс)

Фатхиева Дилюся Киямиловна

Конспект урока во 2 классе по математике на тему "Бердән алып дүрткә кадәр саннарны берурынлы саннарга тапкырлауны кабатлау."

Скачать:


Предварительный просмотр:

2 нче сыйныф математика

Тема: Бердән алып дүрткә кадәр саннарны берурынлы саннарга тапкырлауны кабатлау, ныгыту.

Максат:

Предметлы – Бердән алып дүрткә кадәр саннарны берурынлы саннарга тапкырлау таблицасын кабатлау, тапкырлау гамәленә караган терминнарны әйтү һәм мәсьәләләр чишкәндә дөрес итеп кулланау.

Метапредметлы - Танып белү – материаль объектлар кулланып бирем үтәү.

Коммуникатив – Үз фикереңне башкаларга төгәл итеп җиткерә, шул ук вакытта башкаларны да тыңлый белү.

Регулятив – үз эшчәнлегеңә контроль ясау.

Шәхескә юнәлтелгәнуку эшчәнлеге мотивларын үстерү, төрле ситуацияләрдә үзеңне тоту күнекмәләре булдыру.

Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне системалаштыру һәм гомумиләштерү.

Дәрес төре: дәрес- экскурсия.

Методлар һәм формалар: аңлату-иллюстратив, индивидуаль, фронталь, парларда эш, төркемнәрдә эш, уеннар.

Җиһазлау: интерактив такта, презентация, карточкалар.

Дәрес барышы

  1. Оештыру.
  • Исәнмесез, укучылар. Кәефләрегез ничек?
  • Во! ( баш бармакларын өскә күтәреп күрсәтәләр)
  • Әйдәгез, бер-беребез белән сәламләшик. Каршыда утыручыга сәлам бирик, уң як күршеңнең хәлен белик.
  1. Дәрескә максат һәм бурычлар кую, мотивация тудыру.
  • Ә хәзер игътибарны тактага юнәлтегез. Нәрсә күрәсез? Слайд 1
  • Кышкы урман.
  • Кышкы урман бүген сезне сәяхәткә чакыра.
  • Ничек барырбыз икән? Җәяүме?..
  • (Укучылар төрле вариантлар әйтәләр)
  • Безгә ничә пар чаңгы кирәк булыр икән? Ничә пар таяк?
  • Табигатькә чыкканда үтәлергә тиешле кагыйдәләрне беләсезме?
  • Агачларны сындырмаска, шауламаска, җәнлекләрне куркытмаска һ.б.
  1. Актуальләштерү.
  • Нинди кошның тавышын ишетәсез? Слайд 2.
  • Тукран тукылдый.
  • Димәк, беренче бирем Тукраннан. Слайд 3 Телдән исәп.

Математик диктант. Җаваплар тактада тикшерелә. Слайд4

  1. Белем һәм күнекмәләрне системалаштыру һәм гомумиләштерү.
  • Бу аңлатма турында нәрсә әйтә аласыз? Слайд 5

1)2 һәм 3 саннарының тапкырчыгышы 6га тигез;

2)1 нче тапкырлаучы 2, 2нче тапкырлаучы 3, тапкырчыгыш 6

- Тапкырлаучылар турында нинди кагыйдә беләсез?

Тапкырлаучыларның урыннарын алыштырудан тапкырчыгыш үзгәрми.

- Моны ничек исбатларга?

3х2=6

- Тапкырчыгышны сумма рәвешендә күрсәтегез.

- 3+3 яки 2+2+2

- Санны 0 һәм 1 саннарына тапкырлау турында нәрсә әйтә аласыз?

- Теләсә нинди санны 0гә тапкырлагач 0 чыга. Теләсә нинди санны 1 гә тапкырлагач сан үзе чыга.

- Урманның эченәрәк керик. Нинди эзләр бу? Слайд 6

- Куян эзләре.

- Куян күчтәнәчләреннән “авыз итик”: суммаларны тапкырчыгыш, ә тапкырчыгышларны сумма рәвешендә күрсәтегез. Слайд 7

Физпауза Микс-пэа-шэа

Һәр укучы 2,3,4 саннары язылган кар бөртеге ала. Музыкага кушылып җырлап, түгәрәктә әйләнәләр. Музыка беткәч, саннарга карап, парлашалар. Кемгә нинди сан туры килгән шул санның тапкырлау таблицасын сөйли парына (Ике минут: 1минут берсенә, 1 минут берсенә бирелә).Бер-берсенә сораулар аша да сөйләргә мөмкин. Аннары урыннарына утыралар.

  • Агач башларына игътибар итегез. Нинди кошларны күрәсез? Песнәк, кызылтүшләр.(Синица, снегирь) Слайд 8
  • Алар безгә нинди бирем әзерләделәр икән? Слайд 9

Суммаларны ике тапкырчыгыш суммасы рәвешендә яз. Җавабыңны парларда тикшер.

Карточка биремнәре. Җаваплар тактада тикшерелә. Слайд 10.

  • Тагын да урман эченәрәк керик. Слайд 10 (Рәсемдә тиен) Тиен һәм күркәләр турында тапкырлау гамәлен кулланып тапкырчыгышның кыйммәтен исәпләүгә мәсьәлә төзегез. Төркемнәрдә эш.
  • Мәсьәләне чиш. Җавабын исәплә һәм яз. Һәр төркем үз мәсьәләсен такта янында аңлата. Слайд 11
  1. Яңа ситуациядә белем һәм күнекмәләрне куллану.

Схемалар буенча мәсьәлә төзергә. Слайд 12

Төркемнәрдә эш. Һәр төркем үз эшен аңлата.

  • Без кошларның биремнәрен үти алдыкмы? Юлга кузгалыйк . Алда нәрсә күренә?
  • Урман аланы.
  • Алан нинди геометрик фигурага охшаган?
  • Дүртпочмакка охшаган.
  • Дүртпочмаклы аланның периметрын табыгыз. Периметрны ничек табалар?
  • Периметр яклар суммасына тигез.

Физпауза.

Урман белән саубуллашыр вакыт та җитә. Тиздән нинди бәйрәм килә? Яңа елга бизәргә чыршы алып кайтабызмы?

  • Юк, чөнки агачларны кисәргә ярамый.
  1. Үзләштерүгә контроль.

«Күркә җыю” уены. Нарат күркәләренә тапкырлауга мисаллар ябыштырылган. Укучылар чиратлап алалар, җавапны әйтеп кәрзингә салалар. Кайсы төркем күбрәк җыя һәм дөрес җаваплар бирә.

VII. Дәрескә йомгак. Рефлексия.

- Бүгенге дәрес сезгә ошадымы?

- Нинди биремнәр үтәдегез?

- Нинди кыенлыклар очрады? Мондый киртәләрне булдырмас өчен безгә нишләргә?

- Бүгенге дәрестә үзегезнең эшегезне смайликлар ярдәмендә ничек бәялисез?


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 3

2х3 4х1 4х3 2х9 3х5 3х8 4х6 4х7 2х7 3х6 2х8 3х9 Телдән исәп

Слайд 4

Математик диктант Дөреслеген тикшер а) 2х8=16 б) 3х7=21 в) 1х6=6 г) 4х5=20 д) 3х3=9 е) 5х4=20

Слайд 5

2х3=6 Тапкырлаучылар турында нинди кагыйдәне беләсез? Тапкырчыгышны сумма рәвешендә күрсәтеп буламы? Санны 0 санына һәм 1 санына тапкырлау турында нәрсә әйтә аласыз?

Слайд 7

Куян күчтәнәче 1.Тапкырчыгыш рәвешендә күрсәтегез: 2+2+2+2 23+23+23+23=23 67+67+67 2. Сумма рәвешендә күрсәтегез: 5х5 4х3 41х2 3х7

Слайд 9

Суммаларны ике тапкырчыгыш суммасы рәвешендә яз һәм исәплә 3+3+3+3+3+4+4 2+2+2+2+4+4+4 Үзеңне тикшер 3х5+4х2 2х4+4х3

Слайд 10

Карточка биремен үтә Үзеңне тикшер 4х4 2х6 3х8 4х3 4х6 3х4 12 6х2 8х3 6х4 12х 1 1х16 24 2х8 8х2 16

Слайд 11

Безнең хакта мәс ьәлә төзе

Слайд 12

Схема буенча мәс ьәлә төзегез һәм чишелешне языгыз Төркемнәрдә эш


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект урока 2 класс математика

очень удобно так оформлять конспекты, попробуйте!...

Конспект урока "Задачи на движение" Математика 4 класс Школа России

Конспект урока "Задачи на движение" Математика 4 класс Школа России...

Конспект урока и презентация по математике в 4 классе

Тема урока:" Письменное умножение на трехзначное число"....

Конспект урока в классе комплекте 3 – 4 класс по математике.

Конспект урока в классе комплекте 3 – 4 класс  по математике.Тема:  Закрепление знаний табличного умножения чисел 2, 3, 4. Цели: 1.Закрепить знания учащихся табличного умножения чисел 2...

конспект урока 1 класс по математике

урок готовится для сборника...