2 класска математикадан дәрес- план конспекты
план-конспект урока по математике (2 класс)
Дорофеев дәреслеге буенча татар мәктәпләренең икенче сыйныфында эшләүче башлангыч сыйныф укытучылары өчен методик ярдәм.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
dres_konspekty_matematika.docx | 25.57 КБ |
Предварительный просмотр:
ГБМБУ «Ямаширмә урта гомуми белем мәктәбе»
2 сыйныфта математика дәресе
Тема: «Түгәрәк саннарны тапкырлау һәм бүлүне ныгыту».
УМК: «Перспектива».
Укытучы: Миннуллина Ания Рөстәмовна
Эшчәнлек максаты: түгәрәк саннарны тапкырлау юлларын белүне ныгыту,түгәрәк саннарны бүлү юлларын өйрәнүгә әзерләү,мәсьәләләр чишү, телдән һәм язма исәпләү күнекмәләрен камилләштерү.
Дәреснең бурычлары: мәсьәләләр,мисаллар чишү аша түгәрәк саннарны тапкырлау һәм бүлүне ныгытуга ирешү.
Көтелгән нәтиҗә: түгәрәк саннарны тапкырлау һәм бүлү юлларын үзләштерү.
Дәрес тибы: ныгыту дәресе.
Планлаштырган нәтиҗәләр.
ШУУГ: дәрестә уңай атмосфера тудыру; актив, тәрбияле, күпне белергә теләүче укучы булу.
РУУГ: эшчәнлекне оештыра белү, үз алдыңа максат куя белү, эшеңә нәтиҗә ясау, эшеңне контрольдә тоту, игътибарлы булу.
ТУУГ: аңлатма, мәсьәләләр чишкәндә гамәлләрне дөрес билгеләү; кушу-тапкырлау, бүлү-алу арасындагы бәйләнешне күрә белү; тормышта шуларны кулланырга өйрәтү.
КУУГ: сөйләшү барышында үз фикереңне әйтә белү; төркемнәрдә эшләгәндә бер-береңә ярдәм итү, бер-береңне тыңлый белү; өйрәнгәннәрне төрле очракта куллана белү.
Укучылар эшчәнлеген оештыруформалары:парлы, фронталь, индивидуаль.
- компьютер, проектор;
- дәреслекГ.В.ДорофеевТ.Н.Миракова «Математика», 2класс, 2 кисәк;
- сигнал карточкалар; төсле фигуралар, компонент исемнәре язылган карточкалар.
Дәрес барышы.
I.Оештыру моменты.
-Исәнмесз,укучылар!
-Исәнмесез!
-Кояш чыга ,ал нурлары тәрәзә чиртә.
-Хәерле иртә балалар!
-Хәерле иртә!
- Барыбыз да бер-беребезгә һәм кунакларга карап матур итеп елмайдык.
- Күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик,һәркайсыгызга уңышлар телим.
- Әйдәгез, дәрестә кирәк булган кагыйдәләрне искә төшереп китик.
Слайд 1.
- Иптәшеңне игътибар белән тыңла!
- Үз фикереңне дөрес итеп аңлата бел!
- Тулы итеп җавап бир!
- Аңламасаң сора!
II.Актуальләштерү.
-Дәресебезне үткән дәрес материалын искә төшерүдән башларбыз.
-Ә хәзер экранга карыйбыз.
Слайд 2. 60 6 40 33 12 20 5
- Түбәндәге саннарны нинди ике төркемгә бүлеп була? ( Берурынлы һәм икеурынлы саннар.)
- Берурынлы саннарны әйтәбез.
- Икеурынлы саннарны әйтәбез.
- Икеурынлы саннар арасында без өйрәнгән нинди саннарны күрәсез?
- Хәзер шул түгәрәк саннарны үсә бару тәртибендә әйтеп,рәтне дәвам итегез.
- Молодцы.
- Ә хәзер дәфтәрләрне ачтык, число язабыз,сыйныф эше.
Слайд 3
- Матур итеп 1 юл 5 һәм 7 саннарын язабыз.
- Математик диктант язырбыз,мин укыйм, сез җавапларын гына язып барасыз.
- 30 һәм 3 саннарының тапкырчыгышын тап.(90)
- Беренче тапкырлаучы 40, икенчесе 2. Тапкырчыгыш ничәгә тигез?(80)
- Нинди түгәрәк сан һәм 2 санының тапкырчыгышы 60? (30)
- 80 килеп чыксын өчен 2 санын ничәгә тапкырларга кирәк? (40)
- Нинди санны 4 кә бүлсәң 20 килеп чыга? (80)
- Мин бер сан уйладым,аны 5 кә тапкырласаң, 100 килеп чыга. Мин нинди сан уйладым? (20)
- Түгәрәк санны 6 га бүлдем һәм 10 килеп чыкты. Мин нинди санны бүлдем? (60)
- Бүленүче 90, бүлүче 3,өлешне тап.(30)
- 100 һәм 2 саннарының өлеше ничәгә тигез? (50)
- 20 саны 3 тапкыр кабатлана. Нәтиҗәне тап. (60)
-Хәзер бер-берегез белән дәфтәрләрне алмаштырып, эшләрне тактага карап тикшереп чыгыгыз.
- Сигнал карточкалары ярдәмендә эшегезгә бәя бирегез.
-Молодцы,булдырдыгыз.
III.Уку мәсьәләсен кую.
- Ә хәзер экранга карыйбыз.
Слайд 4
20 * 3 100 : 2
40 * 2 80 : 2
50 * 2 60 : 3
- Ике төркем мисалларны чагыштырыгыз.Алар нәрсә белән аерыла? (Беренче баганадагы мисаллар тапкырлауга, ә икенче баганада – бүлүгә)
- Беренче баганадагы җаваплар ничек атала? ( Тапкырчыгышлар)
- Ә икенче баганада? ( Өлешләр)
- Тапкырлау гамәленең компонентларын әйтеп,беренче баганадагы мисалларны укыгыз.
- Бүлү гамәленең компонентларын әйтеп,икенче баганадагы мисалларны укыгыз.
- Ә хәзер дәреснең темасын ачыклый алырсызмы?
- Без бүген тапкырлау һәм бүлү гамәленең компонентларын,түгәрәк саннарны тапкырлау һәм бүлүне ныгытырбыз.
IV.Танып-белү эшчәнлеге.
Дәреслек 23 бит №1.
- Тапкырлау һәм бүлү гамәленең компонентларын дөрес әйтеп мисалларны укырга һәм исәпләргә кирәк. Беренче партадан башлап чылбыр буенча барырбыз.
- Молодцы балалар ,булдырдыгыз.
- Ә хәзер № 2 не табабыз. (Телдән )
- Беренчесен мөстәкыйль укыйбыз.
- Мәсьәләдә нәрсә билгеле?
- Нәрсә сорала?
- Аны белеп буламы?
- Нинди гамәл белән?
- Ничәне ничәгә бүләбез? ( 60 : 3)
- (Була 20)
- (Бер рулонда 20м обой була)
- Хәзер икенчесен мөстәкыль укыйбыз.
- Мәсьәләдә нәрсә билгеле?( 40 кирпечне ,һәрберсенә тигез итен, 2 рәткә өеп куйганнар.)
- Нәрсә сорала? (Бер рәттә ничә кирпеч?)
- Мәсьәлә соравына җавап бирер өчен нишлибез?
- Нинди гамәл кулланабыз? ( Бүлү)
- Ничәне ничәгә бүләбез? ( 40 : 2), ( Була 20)
- Тулы җавап.(Бер рәттә 20 кирпеч.)
- Молодцы,балалар.
V. Физкультминутка. Флоу зе лидер.
- Хәзер балалар,ял итеп алырбыз, флоу зе лидер структурасын кулланырбыз.Һәр укучы лидер артыннан аның хәрәкәтләрен кабатлый, музыка туктагач,икенче укучы лидер була, аннары өченче һәм дүртенче укучылар.
- Тыныч кына урыннарга утырдык.
VI. Ныгыту күнегүләре.
- Балалар дәреслекнең 24нче битен ачабыз ,№3 карыйбыз
- Беренче юлны бергәләп, аңлатып эшлибез.
- Калган ике юлны ,мөстәкыль эшлибез.
- Икенче юлны I вариант,өченче юлны II вариант эшләр.Һәр варианттан берәр укучы тактага чыгар.
- Хәзер тактада эшләгән эшләрне тикшереп чыгабыз. Әйдә Милена мисалларыңны укы.
- Балалар, мисалларның дөреслеген сигнал карточкалары ярдәмендә күрсәтегез.
- Әйдә,Камил мислларыңны укы.
- Мисалларның дөреслеген сигнал карточкалар ярдәмендә күрсәтегез.
- Молодцы!
- Ә хәзер экранга игътибар итегез,логик бирем үтәп алырбыз. Слайд 5
- Бирелгән фигуралар күплеген өлешләргә бүлергә кирәк.Өч ысулны табырга тырышыгыз.
- Кем тапты,кем әзер?
- Нинди ысулларны таптыгыз? ( Төсләр буенча.Формалары буенча.Зурлыклары буенча.)
- Такта яныны чыгып күрсәтегез.
- Булдырдыгыз, молодцы.
- Ә хәзер мәсьәлә чишеп алырбыз. Мәсьәләне Азалия укый.
- Шартын әйтеп чык ..... . (Бер җир участогыннан 50 кг бәрәңге, ә икенчесеннән 10 га кимрәк бәрәңге җыеп алганнар.)
- Мәсьәләдә нәрсә сорала?
- Мәсьәлә соравына бер гамәл белән җавап биреп буламы? ( Юк.)
- Ни өчен? ( Икенче җир участогыннан , күпме бәрәңге җыеп алганны белмибез.)
- Аны белеп буламы? ( Була.)
- Нинди гамәл белән? ( Алу.)
- Ни өчен алабыз? ( 10 кг га кимрәк диелгән.)
- Хәзер мәсьәлә соравына җавап бирә алабызмы? ( Алабыз.)
- Ничек итеп? (Кушу камәле белән.)
- Хәзер чишелеш планын төзибез.
- Беренче гамәл белән нәрсә табабыз? ( Икенче җир участогыннан җыеп алган бәрәңгене.)
- Икенче гамәл белән нәрсә табабыз? (Ике җир участогыннан җыеп алган бәрәңгене.)
- Әйдәгез тактага игътибар итегез әле,кыскача шартларның кайсысы безнең мәсьәләгә туры килер?( Беренчесе.)
- Хәзер дәфтәрләрдә мәсьәлә чишелешен башкарабыз,тулы җавап язабыз.
- Экранга карап дөреслеген тикшерәбез.
Слайд 6
- Кемнәрнең дөрес урыннан торып басабыз.
- Молодцы балалар.
VII. Рефлексия.
- Балалар белемнәребезне бәяләр вакытта җитте.
- Мин сезгә карточкалар эләшәм,сез аны тиз арада тутырырга тырышыгыз.
- Хәзер экранга карап үзегезнең эшләрегезне тикшереп чыгыгыз.Аннары бәяләрсез.
- Кемнәр үзләренә “ 5” ле куйды басыгыз. - Молодцы.Балалар тактада кояш күрәсез.
- Ләкин аның нурлары юк. - Әгәрдә сезгә дәрес ошаган, тема аңлашылган икән,кояшка кызыл төстәге нурлар куярсыз. – Әгәр дәрес материалын аңлап, берәр соравыгыз калса, сары төстәге нурлар куярсыз.
- Дәрес ошамаса, теманы аңламасагыз,чия төстәге нурлар куярсыз.
VII. Дәресне йомгаклау.
- Без бүген дәрестә нинди белемнәрне ныгыттык?
- Тапкырлаганда саннар ничек атала?
- Бүлгәндә саннар ничек атала?
- Өй эше : №5 (2),№4 ,24 бит.Билгеләр кую.
- Молодцы! Дәрестә барыгыз да актив катнашты. Дәрес бетте, чыгарга мөмкин.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
3-4- класска математикадан кагыйдәләр, таблицалар
3-4- класска математикадан кагыйдәләр, таблицалар . Интерактив так И.ттт...
3 класска математикадан гомуми тест
3 класска математикадан интерактив такта өчен тест, гомуми....
1 класска математикадан татарча эш программасы
1 класска математикадан татарча эш программасы. УМК "Перспектива". Дәреслек Дорофеев....
Математикадан дәрес планы
Математикадан яңа материал белән таныштыру буенча дәрес планы....
3 НЧЕ КЛАССТА СИНГАПУР МЕТОДИКАСЫ БУЕНЧА МАТЕМАТИКАДАН ДӘРЕС ПЛАНЫ Тема: “3 санын тапкырлау. 3 кә бүлү темасын ныгыту”
3 НЧЕ КЛАССТА СИНГАПУР МЕТОДИКАСЫ БУЕНЧА МАТЕМАТИКАДАН ДӘРЕС ПЛАНЫ Тема: “3 санын тапкырлау. 3 кә бүлү темасын ныгыту”...
План-конспект урока математики по теме "Сложение вида 61+7 и соответствующие случаи вычитания; план-конспект урока чтения по теме "Е. Пермяк. Случай с кошельком"
Возможно, урок в помощь начинающему педегогу коррекционной школы....
3-ку класска литературлуг номчулга кичээлинин план-конспектизи
Кичээлдин темазы: Тыва улустун тоолу « Чыраа кулун»Кичээлдин хевири: Чаа билиглер «ажыдарынын» кичээлиСорулгалары:Ооредилгелиг: Тыва улустун тоолу « Чыраа кулун&raq...