Математикадан уен дэрес
план-конспект урока по математике (2 класс) на тему
укучыларның телдән исәпләү күнекмәләрен ныгыту; идивидуаль эшләүләренә ирешү; логик фикер йөртүләрен үстерү; белемнәрен ныгыту; фәнгә, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
matematikadan_uen_-dres.doc | 47.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Максат: укучыларның телдән исәпләү күнекмәләрен ныгыту; идивидуаль эшләүләренә ирешү; логик фикер йөртүләрен үстерү; белемнәрен ныгыту; фәнгә, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһаз: индивидуаль эшләр, мәсьәләләр язылган карточкалар ( тәлинкә, кашык, стаканнар формасында) магнитофон, компьютер, экран, санлы – хәрефле алфавит “хат”.
Дәрес барышы
- Актуальләштерү.
- Исәнмесез, кадерле укучылар. Әйтегез әле, 23 февраль – нинди бәйрәм ул? Бу көнне без кемнәрне котлыйбыз? Сезнең дә армиягә китәсегез киләме? Туган ил чикләрен саклыйсыгыз киләме? ( Укучылар җавабы). Сез дә бүген солдат шулпасы “ашап”, армиядәге реңимнар белән танышып китегез. Менә шушы минуттан сезнең армия тормышы башланды дип уйлагыз. Моның өчен сездән җитез дә, кыю да, белемле дә, тырыш та булуыгыз сорала. Чөнки Туган ил чикләрен сакларга нәкъ шундый кешеләрне, чын патриотларны алалар.
- “Киенү”. Телдән исәпләү.(слайд)
“Йокыдан торырга” дигән сигнал булды. Сезгә тиз арада “киенергә” кирәк булачак. “Киенеп” бетергән кеше, зарядка ясар өчен “стройга” тезелә. ( Һәр укучыга карточкалар таратыла. 1,2,3 – урыннар билгеләнә, йолдызлар бирелә).
Чалбар рәсеме (17-7)*6
Күлмәк рәсеме 7* 8+2
Каеш рәсеме 4* 8 : 32
Пар итек рәсеме 15* 3 32: 2
Баш киеме ( 8 +6) * 3 Тикшереп, йолдызлар бирелә.
(Әгәр хата китсә, укчы хатасын үзе таба, төзәтә. Мәсәлән, каеш рәсемендәге мисалда хатасы бар икән, каешың бушрак булган, дөрес итеп так дип кызыклы “приказлар” бирелә). Барлык балалар да тезелеп беткәч, зарядка башлана.
Зарядка. – Мин саннар әйтәм. Әгәр ул сан 3 кә бүленсә уңга борылырга, Әгәр бүленмәсә сулга борылырга.
- “Иртәнге аш”. (слайд)
1.Ботка. (тәлинкә, кашык формасындагы карточкаларда биремнәр.)
“Ботка”. Чагыштырырга
7м 8дм * 78 дм
6дм 5 см * 7 дм
95 см * 8дм 9см
18 мм * 1 см 8 мм
“Кашыклар” 80 : Х= 20 ( Марс)
Х * 5 =30 (Инсаф)
72 : Х=3 (Рамилә, Илсинә)
2. “Ипи” Яклары 5см һәм 12 см булган турыпочмаклыкның мәйданын табарга.
3. 1 әр стакан “ сок”. Саннар рәтен дәвам итәргә.
150, 250, 350,.......... (Марс)
2, 12, 22,..................(Инсаф)
6, 10, 8, 12, 10.........(Рамилә, Илсинә) Тикшереп, йолдызлар бирелә.
4.”Уку”. (слайд)
Инде уку башлана. 1.Дәреслекнең 34 бите. № 26 ( язмача)
2. “Уйлаган санны тап” уены. 10 га кадәрле бер сан уйлагыз. Аны 5 кә тапкырлагыз һәм шуңа үзегез уйлаган санны кушыгыз. Балалар чиратлашып килеп чыккан санны әйтәләр. Укытучы аларның нинди сан уйлаганнарын әйтә. (җавапны 6 га бүлергә һәм укучыларның уйлаган саннары килеп чыга).
Тикшереп, йолдызлар бирелә.
5.”Спорт уеннары”. (слайд)
1. Гер күтәрү. 2 минут эчендә кем күбрәк мисалның җавабын яза. (Мисаллар Һәр балага индививидуаль бирелә).Һәр дөрес җавпка 1 әр гер чыгып аласыз. (карточка белән чыгып, тикшертеп алалар0
Марс 860-800=
6 * 7=
5*3=
27 : 3=
20 * 3=
Инсаф 80 – 10=
5 * 5=
3 * 3=
12 : 6=
10 * 4=
Рамилә 35 + 40=
19+7=
13 *2=
20 : 5=
6* 6=
Илсинә 35+ 40=
4 * 4=
86 – 80=
7 * 7=
24 : 8=
Тикшереп, йолдызлар бирелә.
2. Мылтык ату. ( компьютер белән эш)
“Кайсы фигура җитми?”
Тикшереп, йолдызлар бирелә.
6. «Увольнение - ял» (слайд)
Бәйрәм уңаеннан сезгә «увольнение» - ял бирелә. Ялга киткәнче мин һәрберегезгә өйләрегездән килгән хатны тапшырам. Кем хат язды икән? ( Мисалларны чишеп хатны уку. Укучылар алдында санлы – хәрефле алфавит.Тыныч көй уйный.)
А Ә Б В Г Д Е Ё Ж Җ З И Й К Л М Н Ң О Ө П
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Р С Т У Ү Ф Х Һ Ц Ч Ш Щ Ъ Ы Ь Э Ю Я
22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 39
10 * 2 – 8= 46 : 2= 28 : 2=
37- 14= 20 – 1= 40 – 5=
36 : 18= 45 : 3= 88 : 8=
27 + 8=
85 – 68= 12 * 2 – 18= 67 – 51= !
8 + 8= 101 – 100=
7 * 0 + 7= , ( 70 – 40 ) – 2 * 3 =
12 * 2 -1= 25 + 3= 40 – 1=
72 : 6= 12 * 2 : 24= 99 : 9=
28 – 10= 50 – 26= 22 : 11 – 1=
97 : 97=
18 : 9= 49 : 7=
10 *2+ 4= 6 * 3=
40 – 7 * 4=
7. Йомгаклау. (слайд)
Ягез әле, солдатлар,сез ничә йолдыз җыйгансыз икән?
Иң күп йолдыз җыючы=” сержант”
Аңардан азрак йолдыз җыючы- “ефрейтор”
Иң аз йолдыз җыючылар “рядовой” дигән “Хәрби билет” лар тапшырыла.
Туган илне яратыгыз! Илнең чын патриотлары булып үсегез!
Йомгак ясала. Билгеләр куела.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Дэрес-йомгаклау:Ботендонья тарихы сэхифэлэре
Разработка урока для 4 класса по УМК " Школа России" по учебнику Плешакова....
Уку дэресе
Уку дәресенә эшкәртмә. "Ипи кадере" хикәясе өстендә эш....
Математикадан ачык дэрес!!!
Предлагаю вашему вниманию мой открытый урок по математике который был представлен для родителей моих учащихся!...
парламент дэрес
тэрбия сэгате...
Математикадан дэрес эшкэртмэсе
Куст методик берлэшмэсендэ уздырылган математикадан дэрес эшкэртмэсе...
татар теленнэн дэрес эшкэртмэсе
Татар теленнэн дэрес эшкэртмэсе...
Математикадан уен дэрес
укучыларның телдән исәпләү күнекмәләрен ныгыту; идивидуаль эшләүләренә ирешү; логик фикер йөртүләрен үстерү; белемнәрен ныгыту; фәнгә, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү....