Дистә аша чыгып кушу һәм алу. 2кл.
план-конспект урока по математике (2 класс) по теме
Математикадан 2 класс өчен дәрес планы. Тема "Дистә аша чыгып кушу һәм алу".
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 21.95 КБ |
Предварительный просмотр:
ДӘРЕС БАРЫШЫ.
- Оештыру.
- Дежур укучы рапорты.
2. Кәефләрегез ничек укучылар? Әйбәтме? Әйбәт булырга тиеш, чөнки безгә бүген кунаклар килде. Ә кунаклар янында гел елмаеп кына торырга кирәк. Әйдәгез әле елмаегыз. Елмаю кәефләрне күтәрә, гомерләрне озайта.
- Матур язу күнегүе. Дөрес итеп утырыйк, дәфтәрләрдә үрнәк буенча 40 һәм 72 саннарын язабыз.
- Актуальләштерү.
Укытучы: Укучылар, ә хәзер дәресебезнең девизын искә төшерик әле. “Безнең эштә төп максат: уйлау, эзләү һәм чишү!” Димәк, минем сорауларыма уйлап җавап бирергә кирәк.
- Телдән исәпләү.
а) Мисаллар эшләү. “Ромашка”, “ Җавабы ничә чыга?” уеннары.
б) 2 нең тапкырлау таблиөасын эшләү.
в)Саннарны ике төркемгә аерыгыз: 50, 39, 84, 40, 57, 30, 18, 60, 70, 10, 25.
- Болар нинди саннар? (Икеурынлы саннар) Ике төркемгә аерыгыз.
- Нинди билгегә карап аердыгыз?
Беренче төркемгә – 50, 40, 30, 60, 70, 10. ( Түгәрәк саннар)
Икенче төркемгә – 39, 84, 57, 18, 25. (Түгәрәк булмаган саннар)
- Саннарда ничә дистә һәм ничә берәмлек барын әйтегез.
- Уку мәсьәләсен кую.
- Хәзер мисаллар эшлибез.
56 64 69 35 60 60
-20 - 2 - 24 - 15 - 4 - 17
- Мисалларны эшләгәндә авырлыклар очрадымы? Ни өчен? Алтынчы мисалны эшләү алгоритмын аңлату.
- – 17 = 40 + 3= 43
50 10 10 7
- Уку мәсьәләсен чишү.
- Димәк, бүген без дистә аша чыгып алуга 60-17 төрендәге мисалларны исәпләргә өйрәнербез.
1)Дәреслек белән эш.
№ 1 – үрнәктә күрсәтелгәнчә, алу гамәлен аңлатып башкарырга.
40-23=
80-35=
70-12=
№ 2 – баганалап язып исәпләргә.
60 30 80 70 90
+ 32 +17 - 51 + 26 - 65
2) Ял минуты.
3) №3 – мәсьәлә чишү.
Сарайда 50 агач көрәк һәм 12 гә кимрәктимер көрәк булган. Сарайда ничә тимер кйрәк булган? Мәсьәләне ике ысул белән чишеп булырлык итеп сорау куй.
А.к. – 50
Т.к. – 12 гә кимрәк , ?
50 50
- 12 +38
38 88
Җавап: 38 тимер көрәк, барлыгы 88 көрәк
4) № 7 – бирелгән фигура кадәрле шакмаклардан торган , тик башка формада булган фигураны дәфтәреңә сыз.
5) Логик фикерләүгә мәсьәлә.
Уңга һәм аска гына хәрәкәт итеп, схемадагы НОКТА сүзен ничә ысул белән укып була?
Н-------О---------К----------Т----------А
|| | |
О-------К---------Т----------А
||
Т---------А
|
А
VII.Белемнәрне ныгыту.
1) Мөстәкыйль эш дәфтәрендәге биремнәрне эшләү. (№ 2, 3, 4, 5 – 66, 67 бит.)
VIII. Йомгаклау.
1)Без нәрсә өйрәндек? Дәрес ошадымы?
2) Үзбәя. (Рольләр бүлеп биреп билге куйдыру: укытучы, дәрес тыңлаучы укытучы, укучы. Әгәр сез эшләгән эшегездән канәгать икән - ал чәчәк, тагын да тырышасы бар дип уйлаучылар – зәңгәр чәчәк, эшеннән канәгать булмаучылар – яшел чәчәк бирәләр.)
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
2 санын берурынлы саннарга кушу(1 класс)
В начальных классах дети очень любят игры. Поэтому на уроках я часто употребляю занимательные игры. Для этого нам созданы все условия: в классах имеются проектор, смарт-доска, ноутбук, в интернете мож...
Күбурынлы саннарны кушу, алу, бүлү, тапкырлау.
2 нче сыйныфта уку, татар теле, әйләнә- тирә дөнья фәннәре белән интегральләштерелгән математика фәненнән дәрес эшкәртмәсе....
20 эчендә кушу. 1 сыйныфта математика дәресе.
1 сыйныфта кабатлау дәресе.20 эчендә кушу таблицасын кабатлау....
20 эчендә кушу
УтверждаюДиректор школы ________( Калайбашева С.С.)1 сыйныфта математика дәресе. Тема: Сәях...
![](/sites/default/files/pictures/2012/10/21/picture-125715-1350833093.jpg)
Кушу хэм алу алымнарын кулланып телдэн хэм язма исэплэу буенча исэплэуне ныгыту.
Максат: Кушу һәм алу алымнарын кулланып язма һәм телдән исәпләү буенча белемнәрен ныгыту.Өйрәнгән типтагы мәсьәлә чишү,исәпләү күнекмәләрен камилләштерү.Математика ...
![](/sites/default/files/pictures/2016/10/02/picture-823892-1475430893.jpg)
Разработка по математике на тему "Өчурынлы санны берурынлы санга бүлгәндә, берәмлекне яки дистәне бүлгәндә калдык чыгу очрагы"
математикадан ачык дәрес - 3класс...