Разработка по математике на тему "Өчурынлы санны берурынлы санга бүлгәндә, берәмлекне яки дистәне бүлгәндә калдык чыгу очрагы"
материал по математике (3 класс) по теме
Предварительный просмотр:
Ямаширмә урта мәктәбе филиалы Коркачык башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе
Математикадан ачык дәрес
“Өчурынлы санны берурынлы санга бүлгәндә, берәмлекне яки дистәне бүлгәндә калдык чыгу очрагы”
3нче сыйныф
Укытучы: Сәгъдиева З.Р.
2012
Тема: өчурынлы санны берурынлы санга бүлгәндә, берәмлекне яки дистәне бүлгәндә калдык чыгу очрагы (748/2 очрагы)
Максат:
- укучыларны язып бүлүнең яңа алымы белән таныәтыру;
- мәсьәләләр һәм тигезләмәләр чишү күнекмәләрен ныгыту;
- геометрик материал өстендә эшне дәвам иттерү: өчпочмак төорләрен аера белергә өйрәтү;
- табигатькә сакчыл караш тәрбияләү
Җиһазлау: телдән исәпләү өчен агач рәсемнәре, җәнлек рәсемнәре; физкультминутка өчен карточкалар; бүлү юлын күрсәткән плакат.
Материал: М.И. Моро, М.А. Бантова, Г.Б. Бельтюкова “Математика” дәреслеге 3нче сыйныф 2нче кисәк (79,80 битләр); 3нче сыйныфта математика дәрес планнары 2нче кисәк (тәзучесе: Н.А. Өыкина, 146-148 битләр).
Дәрес барышы:
- Оештыру өлеше
- Телдән исәпләү
- Укучылар, сезнең агач утыртканыгыз бамы?
- Агачларны ни өчен кубрәк утыртырга кирәк?
- Алар безнең тир-ягыбызны ямьләп торалар
- Агачлар күп булса, һава саф була
- Агачлар җимеш бирәләр
- Дөрес, укчылар. Агачларны бервакытта да сындырырга ярамый. Буген без сезнең белән агач утыртырбыз. Ләкин агачлар гади түгел, ә тылсымлы. Агач артындагы биремнәрне дөрес үтәгәндә генә алар “үсеп” китәләр:
- Чагыштыр:
50 см * 5 дм 2 дм * 1дм 9см
40*1 * 40/1 7*9 * 7*8
- Бирелән саннарны 8гә арттыр:
9, 0, 7, 5, 8, 6, 20
Бирелгән саннырны 8гә кимет:
15, 18, 11, 13, 8, 14
- Исәплә (баганалап):
315*2=630; 246*2=492; 117*5=585; 140*6=840; 182*4=728; 325*3=975
Бик яхшы, укучылар. Менә безнең агачлар матур булып үсеп тә киттеләр.
3. Яңа материал өстендә эш.
- Ә хәзер мин сезгә бер әкият сөйлим:
Борын-борын заманда барлык киек-җанварлар да мәктәптә укыганнар ди менә шушы без утырткан урманда бер куян малае яшәгән ди ул шулкадәр иркә һәм дә әле өстәвенә бик кире дә икән. Иртән йокыдан торасы да, мәктәпкә барасы да килмәгән аның. Менә бүген дә ул мәктәпкә барасы урынга рәхәтләнеп уйнарга чыгып киткән. Ә алра мәктәптә математикадан яңа тема өйрәнәләр икән. Әйдәгез, бу дәрескә без дә кереп утырыйк әле.
- Хәзерлек өлеше:
1 дистә 5 берәмлек - ул 15 берәмлек
2 йөз 8 дистә – ул 28 дистә
Өлешне һәм калдыкны тап:
8 йөз/3= 2 йөз (калдык __)
7 дистә/4= 1 дистә (калдык__)
- Укучылар без сезнең белән бүген өчурынлы санны берурынлы санга язып бүлүнең яңа очрагын: дистәне яки беәмлекне бүлгәндә калдык чыгу очрагын крарабыз. Ә хәзер игътибар белән мине тынлагыз.
984/3
- Иң беренче өлештә ничә цифр булуын ачыклыйбыз
- Йөзләрне бүләм – йөзләр 9
Бүләм: 9/3, өлештә 3 йөз була
Тапкырлыйм: 3*3=9 9 йөзне бүлдек
Алам: 9-9=0 калдык юк, йөзләр бүленеп бетте
- Дистәләрне бүләм: дистәләр 8
Бүләм: 8/3, өлештә 2 дистә була
Тапкырлыйм: 2*3=6; 3 дистәне бүлдек
Алам: 8-6=2 2 дистәне бүләсе калды
- Берәмлекләрне бүләм – 2 дистә һәм 4 берәмлек – ул 24 берәмлек
Бүләм 24/3=8 калдык юк, берәмлекләрнең барысы да бүленде.
- Җавапны укыйм: 328
- Хәзер дәреслекнең 79 нче битендәге бүлүнең ничек аңлатылып башкарылганын җентекләп карыйк.
- Мисал 1не такта янында аңлатып чишү
- Мисал 2не комментариялап чишү
- Физкультминутка
(Балалар күзләрен йомалар)
Куян күзне ачуы (күзне ачалар)
Төбкә менеп басуы (урыннарыннан торалар)
Бер, ике, өч – утыра (чүгәлиләр)
Бер, ике, өч – ул тора (торалар)
Я ботакка тотынып,
Ала таган атынып (кулларны алга, артка хәрәкәтләндерәләр)
Алан тулы төп тә төп,
Сикергәли дөп тә дөп (сикерәләр)
Кинәт читкә тартыла –
Һәм урынана утыра.
- Узган материал өстендә эш.
- Әйдәгез, укучылар, куян малаен күзәтик әле. Нишләп йори икән ул?
Юл буйлап куңел ачып барганда аңа төлке очраган һәм куян малаен бик нык ачуланган: “Бөтенесе дә мәктәптә, син ник укымый йорисен?” дигән. “Менә мин сиңа мәсьәлә бирәм, әгәр чишә белмәсәң, үзеңә үпкәлә”, дигән. Куян малае бик курыккан, чөнки ул бик күп дәрес калдырган, мәсьәлә, мисалларны да юньләп чишә белмәгән. Әйдәгез, укучылар, без аңа булышыйк инде. (дәреслектәге 3нче мәсьәләне чишү).
- Мәсьәләне чишү.
Мәсьәләне укыгач, укытучы укучылар белән берлектә мәсьәләгә кыскача шарт яза. Анна соң мәсьәләне ике төрле юл белән укучылар мөстәкыйль чишәләр.
Кызлар – 3 рәттә 12әр б.
Малайлар – 3 рәттә 6шар б.
1нче юл:
12*3=36 (б.) – кызлар
6*3=18 (б.) – малайлар
36+18=54 (б.) – барысы
2нче юл:
12+6=18 (б.) – 1 рәттәге м., к.
18*3=54 (б.) - барысы
Җавап: барысы 54 б.
Мәсьәләнең 2нче өлешен вариантлап чишәләр. 1 вариант беренче сорауга “малайлар кызларга караганда ничәгә кимрәк?”, 2 вариант 2нче сорауга “малайлар кызларга караганда ничә тапкыр азрак?”
1 вариант:
12*3=36 (б) – кызлар
6*3=18 (б.) – малайлар
36-18=18 (б.) азрак малалйлар
2 вариант:
12*3=36 (б) – кызлар
6*3=18 (б.) – малайлар
36/18=2 (тапкыр аз м.)
- Тигезләмәләр чишү.
- Шуннан инде куян малае юлын дәвам иттергән. Урман юлы буйлап төрле-төрле яфраклар җыеп барганда, яман каты итеп үкергән тавыш ишеткән. “Кем ул минем рөхсәтемнән башка яфраклар җыя?”. Бу билгеле кем дип уйлыйсыз? (Аю). “Менә сиңа яфраклар, ләкин аларга тигезләмәләр язылган. Билгесез санны бүлеп табыла торган тигезләмәләр язылганын гына ал үзеңә”- ди Аю. Әйдәгез, укучылар, куян малаена тагын булышыйк инде. (мөстәкыйль чишәләр).
х*6=120 5*х=150 420-х=210
х/6=120 х/5=150 26*х=78
- Геометрик материал өстендә эш.
Шулай итеп куян малае аюдан да киткән. Инде көн дә кичкә авышкан. Куян малае өйгә кайтасы юлын югалткан һәм елый ук башлаган. Аның елаган тавышын тиен ишеткән. Ул куян малаенбик кызганган. “Менә сиңа өчпочмаклар, әгәр син миңа төрлеяклы һәм тигезьянлы өчпочмакларны дөрес атасаң, мин сиңа булышырмын” – дигән.
- Өчпочмак төрләрен искә төшерү
- Төрлеяклы өчпочмакларны атау
АВК, КВЕ, ЕВD, DBC, ABE, EBC, ABD, KBC
MPT, TPO, MPE, OPE, TOE, TME
- Тигезъянлы өчпочмаклар:
KBD, MEO
- Тигезъяклы өчпочмаклар:
АВС, МТО
Менә ул өенә кайтып җиткән. Әнисе бик җорчылган. Куян малае башка беркайчан да дәрес калдырмаска сүз биргән. Сез булышмасагыз, бәлки өенә кайтып та җитә алмаган булыр иде әле. Ә сезгә ярдәм иткән өчен күчтәнәч җибәргән. Бүгенге кебек һәрвакытта дус-тату булыгыз, бе-берегезгә ярдәм итегез.
- Йомгаклау
- Укучылар, без бүген нәрсәләр өйрәндек?
- Баганалап язып исәпләүне өйрәнүне дәвам иттердек.
- Дәрестә нәрсәләр кабатладык?
- Мәсьәләләр, тигезләмәләр чишүне һәм өчпочмак төрләрен кабатладык.
- Өйгә эш бирү, билгеләр кую.
80нче биттәге 5нче мисал.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Математика 1 класс разработка урока.Тема "2 санын берурынлы санга кушу"
План-конспект урока по математике для 1 класса по ФГОС....
Технологическая карта к уроку математики.1 класс.Тема "2санын берурынлы санга кушу"
Технологическая карта к уроку математики для 1 класса по теме "2санын берурынлы санга кушу".Программа "Перспективная начальная школа"...
Презентация для смарт доски по математике 1 класс.Тема "2 санын берурынлы санга кушу"
Презентация для смарт доски по математике.1 класс.Тема "2санын берурынлы санга кушу"...
Разработка открытого урока по математике "Хой оранныг саннарны чангыс оранныг санга улээри".
Разработка урока "Деление многозначных чисел на однозначное"...
Икеурынлы санны берурынлы санга тапкырлау. 3 класс
Балалар, безгә кичекмәстән Янтка ярдәм итәргә кирәк. Сез ничек уйлыйсыз? Без хәзер үк галәмгә сәяхәт итәрбез. Көчебездән килгәнчә Янтка ярдәм итәрбез. Сез ризамы? Галәмгә нәрсә белән чыга алырбыз соң?...
Математика, 1 класс, 8 саны.
Открытый урок по математике для 1 класса....
конспект урока в 3 классе на тему "Өчурынлы саннарны кушу һәм алу"
3 нче класста " Өчурынлы саннарны кушу алу темасын йомгаклаганда кулланырга мөмкин. Сәяхәт дәрес...