3 нче сыйныфта “Математика” фәне буенча эш программасы
рабочая программа по математике (3 класс) на тему
Математика фәненнән эш программасы “Перспектив башлангыч мәктәп” концепциясе һәм икенче буын гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартлары таләпләренә туры килә. Программа яңа укыту стандартлары таләпләрен искә алып, үстерешле укыту принциплары белән традицион белем бирү принципларының үзара тыгыз бәйләнештә булуын тәэмин итә торган «Перспектив башлангыч мәктәп» концепциясенә нигезләнеп эшләнгән.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
matematika48.docx | 103.98 КБ |
Предварительный просмотр:
«Каралды» МБ җитәкчесе ________/Таҗиева А.Н./ Беркетмә № 1 август 2015ел. | «Килешенде» Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары ___________/Шәрәфетдинова А.Р./ «__»________________2015ел. | «Расланды» Мәктәп директоры ______/Шәрәфиева Г.Б./ Приказ№ о/д август 2015ел. |
Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы
муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
“Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Яңа Җөлби филиалы
I квалификацион категорияле башлангыч сыйныф укытучысы
Гайфуллина Гөлсинә Мәхмүт кызының
3 нче сыйныфта “Математика” фәне буенча эш программасы
(база дәрәҗәсе)
“Перспектив башлангыч мәктәп”
6
2015 – 2016 нчы уку елы
Аңлатма язуы
3 нче сыйныф өчен татар теле фәненнән эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:
- 29.08.2013 елда ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган гомумбелем бирү учреждениеләре өчен региональ базис укыту планына (Приказ №9282/11);
2. 06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт стандартын гамәлгә кертү” турындагы боерыгына (Приказ №373);
3. РФ һәм ТР “Мәгариф турындагы Закон” ына;
4. Белем бирү учреждениеләрендә укыту процессында куллану өчен рөхсәт ителгән “Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясе һәм белем бирүнең яңа стандартлары таләпләренә туры килгән һәм рөхсәт ителгән региональ дәреслекләр исемлегенә;
5. Белем бирү оешмасының гомуми башлангыч белем бирү буенча икенче буын гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартлары таләпләренә туры килгән төп үрнәк программасына;
6. Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2015-2016 нчы уку елына укыту планы. Педагогик киңәшмә утырышында каралган (Беркетмә №1, 28.08.2015) һәм директорның № -0/д (29.08.2015) приказы белән расланган;
7. Чекин А.Л. Математика. 3 нче сыйныф өчен дәреслек: ике кисәктә. – Казан: Татарстан Республикасы “ХӘТЕР” нәшрияты, 2012.
дәреслегенә.
Математика фәненнән эш программасы “Перспектив башлангыч мәктәп” концепциясе һәм икенче буын гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартлары таләпләренә туры килә. Программа яңа укыту стандартлары таләпләрен искә алып, үстерешле укыту принциплары белән традицион белем бирү принципларының үзара тыгыз бәйләнештә булуын тәэмин итә торган «Перспектив башлангыч мәктәп» концепциясенә нигезләнеп эшләнгән.
Курска гомуми характеристика
Курсның төп дидактик идеясы “аерым очракны карау аша гомумиләштерүгә килү” формуласы белән күрсәтелергә мөмкин: балага предметның асылына математиканың әйләнә-тирә дөнья белән табигый бәйләнеше аша төшенергә тәкъдим ителә. Теге яисә бу математик төшенчә белән танышу конкрет реаль яки квазиреаль (уку) ситуацияне караганда гамәлгә ашырыла. Бу ситуациягә анализ ясау укучының игътибарынбирелгән математик төшенчә асылына юнәлтергә мөмкинлек бирә. Ул, күпсанлы аерым очракларны караудан башка да, гомумиләштерүнең тиешле дәрәҗәсенә ирешергә мөмкнлек бирә. Ниһаять, гомуми закончалыкларны аңлау һәм чишүнең гомуми алымнарын белү укучыга конкрет биремне таныш булмаган очракта да үтәргә юл ача.
Формуланың беренче өлешен гамәлгә ашыруда логик-дидактик нигез булып тулы бул-маган индукция тора. Ул кече яшьтәге балаларда анализ һәм синтез, чагыштыру, классификация, аналогия һәм гомумиләштерү кебек акыл эшчәнлеге алымнарын формалаштыру буенча максатчан һәм системалы эш алып бару белән бергә укучыны өйрәнелә торган математик фактны мөстәкыйль “ачуга” китерә. Формуланың икенче өлеше исә дедуктив характерда һәм укучыларда алынган белемнәрне конкретлаштыру күнекмәләрен формалаштыруга һәм аларны куелган уку мәсәләләрен чишкәндә файдалана белүгә юнәлтелгән.
Әлеге курсның аермалы ягы булып геометрик материалны һәм зурлыкларны өйрәнүгә күбрәк игътибар бирелүе тора, чөнки бала әйләнә-тирә дөньяны, барыннан да бигрәк, формасы һәм зурлыгы булган реаль предметлар берләшмәсе буларак кабул итә. Әлеге эчтәлекле линияләрне үстермичә, математиканың әйләнә-тирә белән бәйләнешен чагылдырып булмый. Арифметик материалны өйрәнү исә барлык курсның үзәге булып кала. Телдән исәпләү ысуллары һәм техникасына аерым игътибар бирелә.
Барлык курсның эчтәлеген биш төп эчтәлекле линиянең үзара бәйләнешле үсеше итеп күз алдына китерергә мөмкин: арифметик, геометрик, алгоритмик (мәсьәлә чишәргә өйрәтү) һәм мәгълүмат белән эшләү. Алгебраик характердагы сораулар (тигезләмәләр чишү, формулалар белән эш) барлык эчтәлекле линияләрдә карала.
Программа башлангыч гомуми белем бирүнең федераль дәүләт мәгариф стандарты нигезендә һәм уку программасын үзләштерү буенча планлаштырыла торган нәтиҗәләр буенча төзелде.
Математиканың тәкъдим ителгән башлангыч курсы түбәндәге максатларны куя:
• кече яшьтәге мәктәп укучысының математик үсешен тәэмин итү: әйләнә-тирә чынбарлыкны микъдар һәм пространство нисбәтләрендә сурәтләү, логик фикер йөртү, пространстволы күзаллау, дөрес һәм дөрес булмаган әйтелмәләрне аеру, аргументлар китерү, нигезле нәтиҗәләр ясау сәләтенә ия булу;
• уку һәм гамәли мәсьәләләрне математик чаралар белән чишү осталыгы формалаштыру: мәгълүмат (тәртипкә салу һәм классификацияләү өчен фактлар, охшашлыклар, аермалыклар, закончалыклар, нигезләмәләр, вариантлар) туплау, зурлыкларның мәгънәсен һәм аларны үлчәү ысулларын аңлау, сюжетлы мәсьәләләр чишү өчен арифметик ысуллар куллану (иң гади математик модельләр төзү), арифметик гамәлләр башкару, мәсьәләләр чишү, иң гади төзүләр үткәрү алгоритмнары белән эшләү;
• фикер йөртүдә тәнкыйть булдыру, математик белемне көндәлек тормышта куллану осталыгы формалаштыру.
Программада кече яшьтәге укучыда белем алу осталыгы нигезләрен формалаштыру мәсьәләләре исәпкә алынды. Математика курсын өйрәнү дәвамында укучыларда танып белү универсаль уку гамәлләре – текстны тамга-символик телгә күчерү, төзелгән модельдән мәгълүмат аерып чыгару, анализлау, нәтиҗә чыгару, исбатлау, проблема кую һәм аны чишү осталыгы формалашачак. Максат кую, планлаштыру, фаразлау, төзәтмәләр кертү, бәяләү, менеджерлык, үз-үзеңне көйләү кебек регулятив уку гамәлләре ныгытылачак. Укучылар башкалар белән хезмәттәшлек итү, партнерга аңлаешлы сөйләм төзү, үз фикереңне әйтә һәм аны яклый белү осталыгын үз эченә алган коммуникатив универсаль уку гамәлләренә өйрәнәчәк. Тормыш кыйммәтләрен һәм мораль нормаларны аңлап кабул итү, әйләнә-тирәдәгеләргә үз карашың формалашу кебек шәхсиятле универсаль уку гамәлләре үстереләчәк.
Шулай итеп, тәкъдим ителгән курс баланы математик төшенчәләр һәм аларның үзлекләре дөньясына алып керүне генә түгел, әлеге төшенчәләр ярдәмендә сурәтләнә (модельләштерелә) торган чынбарлыкта ориентлашу күнекмәләре булдыру мөмкинлеген дә максат итеп куя: әйләнә-тирә дөнья формалар күплеге буларак, зурлыкларын сан белән күрсәтергә мөмкин булган предметлар күплеге буларак карала. Шулай ук балага әйләнә-тирә чынбарлыкны танып белү ысуллары тәкъдим ителә.
Математикадан эш программасы атнага – 4 сәг.исәбеннән , елга-140 сәгатькә ТРсы Мәгариф һәм фән министрлыгының 18.08.2010 елда чыккан №6871/10 «О введении ФГОС НОО»исемле хатына, 4нче модель Базис укыту планына нигезләнеп төзелде.
3 нче сыйныф ахырына математика курсы программасын үзләштерү буенча планлаштырыла торган нәтиҗәләр:
“Саннар һәм зурлыклар” бүлегендә
Укучылар өйрәнәчәк:
• беренче ике класс кысаларында барлык саннарны укырга һәм язарга;
• өйрәнелгән саннарны разрядлы кушылучылар суммасы рәвешендә күрсәтергә; “түгәрәк” саннарны разрядлы кушылучылар сыйфатында кулланырга;
• өйрәнелгән саннарны чагыштырырга һәм чагыштыру нәтиҗәсен тамгалар (>,<, =) ярдәмендә язарга;
•бирелгән санлы эзлеклелекнең нинди кагыйдә буенча төзелүен танып белергә.
Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:
• бирелгән санлы эзлеклелекнең төзелү кагыйдәсен формалаштырырга;
• тискәре булмаган бөтен саннар рәте төзелешен һәм аның геометрик интерпри- тациясен аңларга.
“Саннар белән гамәлләр” бүлегендә
Укучылар өйрәнәчәк:
• күбурынлы саннарны кушу һәм алуны баганалап исәпләргә;
•тапкырлауның оештыру үзлеген кулланырга;
• тапкырлаучыларны төркемләргә;
• санны суммага һәм сумманы санга тапкырлау кагыйдәсен кулланырга;
• сумманы санга бүлү кагыйәсен кулланырга;
• нуль һәм бер белән тапкырлау һәм бүлү кагыйдәләрен белергә;
• җәяле һәм җәясез 2-4 гамәлле аңлатмаларның кыйммәтләрен табарга;
• билгесез тапкырлаучы, билгесез бүлүче, билгесез бүленүчеләрне табу кагыйдәләрен белергә һәм кулланырга;
• күбурынлы саннарны “баганалап” кушарга һәм алырга;
• икеурынлы санны берурынлыга телдән тапкырларга;
• икеурынлы санны берурынлыга һәм икеурынлы санны икеурынлыга телдән бүләргә;
• исәпләүләр башкару һәм аларның дөреслеген тикшерү өчен калькулятор кулланырга;
• исәпләүләрне башкару һәм гадиләштерү өчен арифметик гамәлләрнең элек өйрәнгән үзлекләрен кулланырга.
Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:
• тапкырлауның оештыру үзлеген әйтә белергә;
• санны суммага һәм сумманы санга тапкырлау кагыйдәсен әйтә белергә;
• санны суммага бүлү кагыйдәсен әйтә белергә;
• 0 гә бүлүнең мәгънәсезлеген нигезләргә;
• арифметик гамәлләрнең (операцияләрнең) микъдар мәгънәсен һәм алар арасындагы үзара бәйләнешне аңларга.
“Геометрик фигуралар” бүлегендә
Укучылар өйрәнәчәк:
• өчпочмак төрләрен почмаклары зурлыгы (турыпочмаклы, җәенкепочмаклы, кысынкы-почмаклы) һәм яклары озынлыгы (тигезьянлы, тигезьянлы өчпочмакның аерым очрагы булган тигезьяклы, төрле яклы) буенча танып белергә;
• бирелгән якның озынлыгы буенча турыпочмаклык төзергә;
• бирелгән периметр буенча турыпочмаклык төзергә;
• бирелгән радиус буенча әйләнә төзергә;
• циркуль ярәмендә әйләнәләр сызарга һәм аларда линейка ярдәмендә радиус һәм диаметрлар үткәрергә; мәсьәләләр чишү өчен бер әйләнәнең радиусы һәм диаметры арасындагы нисбәтләрне кулланырга;
• кубны яссылыкта сурәтләргә; аның моделен төзергә.
Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:
• почмак зурлыкларын үлчәүне башкарырга;
• фигураларның мәйданнарын фигураны кисәкләргә бүлеп һәм кисәкләрдән фигура тө-зеп чагыштырырга; “тигез төзелгән” һәм “тигез зурлыктагы” фигуралар терминна-рын кулланырга;
•өчпочмак биеклеген төзергә һәм аны мәсьәләләр чишү өчен кулланырга.
“Геометрик зурлыклар” бүлегендә
Укучылар өйрәнәчәк:
• турыпочмаклык мәйданын үлчәп (палетка ярдәмендә) һәм исәпләп (линейка ярдәмен-дә алдан үлчәүләр үткәреп) билгеләргә; турыпочмаклык мәйданы формуласын (s=a·b) кул- ланырга;
• озынлык берәмлекләрен – километр, миллиметр һәм аларның метр белән нисбәтлә-рен кулланырга;
• мәйдан берәмлекләрен – квадрат сантиметр (кв.см яисә см2), квадрат дециметр (кв.дм яисә дм2), квадрат метр (кв.м яисә м2), квадрат километр (кв.км яисә км2) һәм алар ара-сындагынисбәтләрне кулланырга;
• төрле мәйдан берәмлекләрен кулланып, фигура мәйданын күрсәтергә (мәсәлән, 1 дм2 6 см2 һәм 106 кв. см2).
Укучылар өйрәнерә мөмкинлек алачак:
• төрле мәйдан берәмлекләрен кулланырга (квадрат миллиметр, квадрат километр, ар яисә “сутый”, гектар).
“Текстлы мәсьәләләр” булегендә
Укучылар өйрәнәчәк:
• мәсьәләнең кыскача язылышын таблицалы формада төзергә һәм кулланырга;
• тапкырлау һәм бүлүгә гади мәсьәләләр чишәргә;
• төзелмә мәсьәләләрнең чишелешен гамәлләп һәм бер аңлатма белән язарга һәм исәпләргә.
Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:
• бер үк мәсьәләнең төрле формулировкаларын кулланырга;
• бер үк мәсьәләнең төрлечә чишелешен табарга;
• төзелмә мәсьәлә чишүнең алгоритмик характерын аңларга.
“Мәгълүмат белән эшләү” бүлегендә
Укучылар өйрәнәчәк:
• мәгълүматны күрсәтү һәм кабатлы һәм аермалары буенча чагыштыруга мәсьәләләр тө- зүдә баганалы (яисә юллы) диаграммалар кулланырга;
• кирәкле мәгълүматны белешмәлекләрдән һәм уку басмаларыннан эзләргә.
Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:
• разрядлар һәм класслар таблицасын чиксез киңәйтү мөмкинлекләрен аңларга;
• төрле мәгълүмат чыганакларын кулланып кирәкле мәгълүматны табарга.
3 нче сыйныф ахырына универсаль уку гамәлләре формалаштыру программасын үзләштерү буенча планлаштырыла торган нәтиҗәләр
Башлангыч гомуми белем бирү баскычында математиканы өйрәнү нәтиҗәсендә укучы- ларда белем алу осталыгы нигезе буларак танып белү, коммуникатив, регулятив һәм шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре формалашачак.
Танып белү универсаль уку гамәлләре
Укучылар өйрәнәчәк:
• мөһим бәйләнешләрне аерып чыгару нигезендә кагыйдә формалаштырырга;
• мәсьәлә чишү алымнарын үзләштерергә;
• чишелешнең нәтиҗәле ысулын яисә дөрес чишелешне сайлау өчен чагыштыру, сери-ация, классификация үткәрергә;
• тәкъдим ителгән план буенча телдән аңлатырга;
• материаль объект, таблица, рәсем, схемалар кулланырга;
• бирелгән алгоритм буенча гамәлләр башкарырга;
• фикерләүдә логик чылбыр төзергә;
• уку мәсьәләләрен модельләштерүдә билгеләр (символлар) кулланырга.
Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:
• интернетны кулланып, мәгълүмат эзләргә;
• мөстәкыйль рәвештә нигезләмә һәм критерийлар сайлап, чагыштыру, сериация һәм классификация башкарырга;
• сәбәпле-нәтиҗәле мөнәсәбәтләр урнаштыруны үз эченә алган логик хикәяләү тө-зергә.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре
Укучылар өйрәнәчәк:
• партадаш күрше белән яисә төркемдә хезмәттәшлек итәргә;
• нинди дә булса предмет яисә объектка төрле карашлар булу мөмкинлеген аңларга;
• төрле карашларны исәпкә алырга һәм хезмәттәшлектә төрле позицияләр координаци- ясенә омтылырга;
• килешергә һәм уртак эшчәнлектә гомуми чишелешкә килергә;
• сораулар формалаштырырга.
Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:
• төрле коммуникатив мәсьәләләрне нәтиҗәле чишү өчен үз эшчәнлегеңне планлаш- тырырга һәм көйләргә;
• сораулар ярдәмендә партнердан өстәмә мәгълүмат алырга;
• монолог төзергә.
Регулятив универсаль уку гамәлләре
Укучылар өйрәнәчәк:
• таблица буенча чишелешнең дөреслеген тикшерегә;
• гамәлләрне таләп ителгән вакытта башларга һәм тәмамларга;
• кагыйдә, инструкцияләрне истә тотарга һәм шуларга ияреп гамәлләр кылырга;
• максатка кагылышсыз гамәлләрдән тыелырга;
• сәбәпле-нәтиҗәле бәйләнешләр урнаштырырга.
Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:
• партадаш күршең белән хезмәттәшлектә яңа уку мәсьәләләрен куярга;
• уку эшчәнлегенең үзең өчен әһәмиятен, мәгънәсен һәм сарыф ителгән вакытны, көчне бәяләргә;
• ирешеләчәк нәтиҗәне алдан фаразларга;
• яңа уку мәсьәләсен чишүгә керешкәнче үз мөмкинлекләреңне мөстәкыйль бәяләргә.
Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре
Укучыларда формалашачак:
• математика фәненә танып белү кызыксынуы;
• дәреслек геройларына һәм партадаш күршеңә ярдәм итү инициативасы;
• үз уңышларың/уңышсызлыкларыңның сәбәпләре турында фикер йөртү;
• нормалардан тайпылышны күрү;
• үз сүзләрең һәм гамәлләрең өчен җаваплылык.
Укучыларда формалашырга мөмкин:
• ситуациянең мораль эчтәлеген аерып алу;
• берничә мораль норманы чагышытырып карар кабул итү;
• ситуацияне башкалар күзлегеннән чыгып күрү.
Тематик планлаштыру
№ | Темалар | Сәг саны |
1 | Саннар һәм зурлыклар | 10 |
2 | Саннар белән гамәлләр | 46 |
3 | Текстлы мәсьәләләр | 36 |
4 | Геометрик фигуралар | 10 |
5 | Геометрик зурлыклар | 14 |
6 | Мәгълүмәт белән эш | 20 |
Барысы | 136 |
ШУУГ- шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре
ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре
КУУГ- коммуникатив универсаль уку гамәлләре
РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре
Укучылар эшчәнлеге төрләре
1.Саннар һәм зурлыклар (10 сәгать)
Күбурынлы саннар нумерациясе. Күбурынлы саннарны чагыштыру
Яңа разряд берәмлеге – мең. “Түгәрәк” меңнәр. Берәмлек меңнәр, дистә меңнәр, йөз меңнәр разряды. Берәмлекләр классы һәм меңнәр классы. Класс исемнәрен кулланып телдән нумерация принцибы. Разрядлар һәм класслар таблицасы. Күбурынлы саннарны разрядлы чагыштыру.
Натураль рәт һәм башка санлы эзлеклелекләр.
Зурлыклар һәм аларны үлчәү
Масса берәмлекләре: грамм, тонна. Килограмм һәм грамм арасында (1 кг = 1000 г), тонна һәм центнер арасында (1 т = 10 ц), тонна һәм килограмм арасында (1 т = 1000 кг) нисбәтләр.
2.Саннар белән гамәлләр (46 сәгать)
Күбурынлы саннарны баганалап язып кушу һәм алу алгоритмнары. Тапкырлауның оештыру үзлеге. Тапкырлаучыларны төркемләү. Сумманы санга һәм санны суммага тапкырлау. Күбурынлы санны берурынлы һәм икеурынлы санга тапкырлау. Баганалап язып тапкырлау.
Бүлү һәм тапкырлау арасындагы бәйләнеш (бүлү – тапкырлауга кире гамәл). Бүлүнең таблицалы очраклары. Тапкырлау, бүлүнең компонентлары һәм гамәл нәтиҗәләре арасында үзара бәйләнеш. Билгесез тапкырлаучы, билгесез бүлүче, билгесез бүленүче белән тигезләмәләр чишү. Саннарны һәм зурлыкларны кабатлы чагыштыру.
0 гә бүлүнең мәгънәсезлеге. Санны 1 гә һәм үз-үзенә бүлү.
Сумманы һәм аерманы санга бүлү. Икеурынлы санны берурынлы санга, икеурынлы санны икеурынлы санга телдән бүлү алымнары.
10, 100, 100 гә тапкырлау һәм бүлү.
Беренче һәм икенче баскыч гамәлләре. Гамәлләрне үтәү тәртибе. Җәяле һәм җәясез берничә гамәлле аңлатмаларның кыйммәтләрен табу.
Калькулятор ярдәмендә исәпләү һәм исәпләүне тикшерү.
3.Текстлы мәсьәләләр (36 сәгать)
Тапкырлау һәм алуга гади арифметик сюжетлы мәсьәләләр, аларны чишү. Тапкырлау һәм бүлүгә мәсьәләләр чишкәндә график модельләштерү. Тапкырлау һәм бүлүгә гади арифметик сюжетлы мәсьәләләрне тигезләмәләр ярдәмендә модельләштерү һәм чишү.
Барлык гамәлләргә төзелмә мәсьәләләр. Төзелмә мәсьәләләрне гамәлләп һәм бер аңлатма белән чишү.
Зурлыклар җитмәгән мәсьәләләр. Аларны тулы зурлыклы мәсьәләләргә әйләндерүнең төрле ысуллары.
Зурлыклар артык бирелгән мәсьәләләр. Гамәлләр санын минимальләштереп чишүгә китергән бирелгән зурлыклар төркемен куллану. Чишелешнең рациональ юлын сайлау.
4.Геометрик фигуралар (10 сәгать)
Почмак төрләре: туры, кысынкы, җәенке, тигезьяклы һәм тигезьянлы. Күппочмакта почмаклар. Тигезьяклы өчпочмаклы – тигезьянлы өчпочмакның бер очрагы. Өчпочмакның биеклеге.
Геометрик фигуралар кисеп алу һәмтөзүгә мәсьәләләр.
Куб һәм аның яссылыктагы сурәте белән танышу. Кубның сурәте.
Шакмаклы кәгазьдә һәм сызым инструментлары ярдәмендә симметрик фигуралар төзү.
5.Геометрик зурлыклар (14 сәгать)
Озынлык берәмлеге – километр. Километр һәм метр арасында нисбәт (1 км = 100 м).
Озынлык берәмлеге – миллиметр. Сантиметр һәм миллиметр арасында (1 см = 10 мм), дециметр һәм миллиметр арасында (1 м = 1000 мм) нисбәтләр.
Мәйдан турында төшенчә. Фигураларның мәйданнарын үлчәмичә чагыштыру.
Мәйданны нинди дә булса үлчәгеч ярдәмендә үлчәү. Мәйданны палетка ярдәмендә үлчәү.
Мәйданның гомум кабул ителгән берәмлекләре белән танышу: квадрат сантиметр, квадрат дециметр, квадрат метр, квадрат километр, квадрат миллиметр. Башка мәйдан берәмлекләре (ар яисә “сутый”, гектар). Мәйдан берәмлекләре арасында нисбәтләр, аларның тиңдәшле озынлык берәмлекләре арасында нисбәтләр белән бәйләнеше.
Турыпочмаклыкның мәйданын үлчәү (палетка ярдәмендә, озынлыгын һәм киңлеген үлчәү нигезендә, исәпләү аша).
Почмакларны үлчәмичә һәм үлчәп чагыштыру.
6.Мәгълүмат белән эшләү (20 сәгать)
Разрядлар һәм класслар таблицасы. Кушу һәм алу гамәлләре өчен “разрядлы” таблицаны куллану. Арифметик текстлы (сюжетлы) мәсьәләнең кыскача язылышын таблицалы формада бирү. Бирелгәннәрне баганалы һәм юллы диаграммалар ярдәмендә сурәтләү. Аермалары буенча яисә кабатлы чагыштыруга карата мәсьәләләрне чишү өчен чагыштыру диаграммаларын (баганалы яисә юллы) куллану.
Укучыларның белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары:
Әгәр эш хатасыз үтәлсә, “5” ле билгесе куела.
Әгәр эштә 1 – 2 исәпләү хатасы булса, “4” ле билгесе куела.
Әгәр барлык биремнәр дә дөрес үтәлеп, мәсьәләнең чишелешендә хата булса яки мәсьәләнең чишелешендә хата булмыйча, башка биремнәрне үтәгәндә 3 – 4 исәпләү хатасы җибәрелсә, “3” ле билгесе куела.
Әгәр мәсьәләнең чишелешендә хата җибәрелсә һәм бер булса да исәпләү хатасы яки мәсьәләләр һәм мисаллар чишкәндә 5 тән артык исәпләү хатасы булса, “2” ле билгесе куела.
Календарь-тематик планлаштыру
Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары:
Чекин А.Л. Математика. 3 нче сыйныф өчен дәреслек: ике кисәктә. – Казан: Татарстан Республикасы “ХӘТЕР” нәшрияты, 2012.
Захарова О.А. Тетрадь для самостоятельных работ №1, №2, №3. – М.: Академкнига / Учебник, 2012.
Чекин А.Л. Маематика: Методическое пособие. – М.: Академкнига / Учебник, 2011
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Р. Х. Хайдарова дәреслеге Уку буенча эш программасы
Р. Х. Хайдарова дәреслеге буенча укудан эш программасы...
Биик әле! Дәрестән тыш эшчәнлек буенча эш программасы.
Биик әле! Дәрестән тыш эшчәнлек буенча эш программасы. Программа татар халкының җырлы- биюле уеннарына нигезләнеп төзелгән....
3 нче сыйныфта “Әйләнә-тирә” фәне буенча эш программасы
Әйләнә-тирә фәненнән эш программасы “Перспектив башлангыч мәктәп” концепциясе һәм икенче буын гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартлары таләпләренә туры...
4 нче сыйныфта “Татар теле” фәне буенча эш программасы (база дәрәҗәсе)
Татар телен укытуда укучыларга танып белүгә этәргеч бирү, уку эшчәнлегендә мөстәкыйльлек, иҗатка омтылыш тәрбияләү, хезмәттәшлекне оештыра,эшне планлаштыра, уку хезмәтендә максат кабул итү,аңа ирешү ө...
4 нче сыйныфта “Әйләнә-тирә дөнья” фәне буенча эш программасы (база дәрәҗәсе)
Әйләнә-тирә фәненнән эш программасы “Перспектив башлангыч мәктәп” концепциясе һәм икенче буын гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартлары таләпләренә туры килә. ...
4 нче сыйныфта “Математика” фәне буенча эш программасы (база дәрәҗәсе)
Математика фәненнән эш программасы “Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясе һәм икенче буын гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартлары таләпләренә туры килә...
4 нче сыйныфта “Музыка ” фәне буенча эш программасы (база дәрәҗәсе)
Цели и задачи учебной программы «Музыка»Жизнеспособность программы «Музыка» обусловлена необходимостью приобщения младших школьников к музыкальному искусству, что направлено на достижение следующих ц...