3 саны һәм цифры
план-конспект урока по математике (1 класс) по теме
1 класста математика дәресе
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
matematika_1_klass_-_tazetdinova_g.r.docx | 20.74 КБ |
Предварительный просмотр:
3 саны һәм цифры
Шушмабаш урта мәктәбенең 1 классында
ФГОС таләпләренә туры китереп
уздырылган ачык дәрес эшкәртмәсе
Г.Р.Тазетдинова
2012 – 2013 уку елы
Тема: 3 саны һәм цифры
Максат: - ТБУУГ: укучыларны 3 саны һәм цифры, “нокталы” формасы белән таныштыру, микъдар һәм тәртип саннарының мәгънәләрен үзләштерү; сан ярдәмендә предмет, күренешләрне сурәтләү;
- РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;
- КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану;
- ШУУГ: дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасын күрсәтү.
Җиһазлау: 3 саны белән бәйле әкият геройлары рәсемнәре бирелгән презентация, экран, проектор, магнитофон
Материал: А.Л.Чекин Математика 1 класс, 40-41 бит; мөстәкыйль эш дәфтәре №1, 37-39 бит.
Дәрес барышы
- Дәресне оештыру
Дәрескә әзерлекне тикшерү, уңай психологик халәт булдыру.
Бер, бер, бер генә
Безнең туган ил генә.
Ике нәрсә дисәгез –
Әти һәм әниебез.
Өч, өч, өч кенә
Яшьтә энем, кечкенә,
Дүрт, дүрт, дүрт тула
Киләсе елда аңа.
Аннан инде 5 тула,
Аннан 6 да була.
Җиде яше тулгач та,
Ул укучы булгач та,
Сәгать сигезгә һәркөн
Мәктәпкә барыр энем.
Сәгать тугызга калмас,
Икелеләр дә алмас
Һәм санарга өйрәнер
Ул бердән унга кадәр:
1,2,3,4,5,6,7,8,9,10
10,9,8,7,6,5,4,3,2,1.
- Балалар, күрәсезме, без инде 10 эчендә ничек оста саныйбыз. Санап кына калмыйбыз, без аларны әле язарга да өйрәнәбез, 1 һәм 2 саннарының язылышы безгә инде таныш.
- Уку мәсьәләсен кую
(Экранда 3 саны белән бәйле әкият геройлары рәсемнәре күрсәтелә: “Өч кыз”, “Өч аю”, “Өч чучка баласы”, “Өч баһадир”, “Өч дус”)
-Укучылар, әлеге рәсемнәргә карап сез нәрсә әйтә аласыз?(Алар 3 саны белән бәйле)
- Ничек уйлыйсыз, ни өчен мин нәкъ менә шундый әкиятләрне сайладым икән? (Без бүген 3 саны белән танышабыз)
- Уку мәсьәләсен чишү
- 3 саны белән танышу максатыннан без бүгенге дәрестә нәрсәләр эшләрбез соң? Әлеге сорауга җавап бирер өчен безгә дәреслек ярдәм итәчәк. (Шартлы билгеләргә таянып укучылар эш төрләрен атый)
- Балалар, иң өстәге рәсемне игътибар белән карагыз әле, сезнең шундый җигүле атларга утырганыгыз юкмы? Ә менә Әмир белән Әминәне бабасы шундый атка утыртып Сабантуй бәйрәменә алып барырга булган. Әлеге атларны рус телендә “тройка” дип атыйлар.
Элек-электән татар халкының милли бәйрәме булган Сабан туенда шушындый җигүле атларга утырып мәйдан әйләнгәннәр. Гомумән, татар халкында 3 саны белән бәйле күренешләр еш күзәтелә. (Балалар җавабы тыңлана, мисаллар китерелә)
- Ә менә кыш җитүгә нәкъ шушы атларга утырып, безгә күчтәнәчләр төяп Кыш бабабыз киләчәк. Ә әлегә безгә бик тырышып укырга кирәк булачак.
- Тема өстендә эш
- 3 цифры белән танышу
- Балалар, 3 саны язуда менә шушындый математик билге белән күрсәтелә һәм 3 цифры дип атала.( Экранда 3 цифры күрсәтелә). Әйдәгез, дәреслектәге икенче биремнән 3 цифрын эзләп табыйк. Өченче биремдәге 3 цифрына охшаган предметларга яки аларның кисәкләренә фишкалар куйыйк. (Конвертлар белән эш)
- Нәкъ шушындый эш безне 6 биремдә дә көтә. (Конвертлар белән эш)
- 3 цифрының язылышы
Физкультминут (Музыка астында экранда күрсәтелгән хәрәкәтләрне кабатлау)
- Белемнәрне беренчел ныгыту
Мөстәкыйль эш дәфтәрләрендә 1- 4 биремнәрне үтәү.
Физкультминут.
3 санын ишетүгә хәрәкәтле уен: укытучы әйткән җөмләдә 3 саны ишетелсә укучы кул чаба, башка саннар ишетелсә – аякларын тыпырдата (Безнең класста 1 ишек, 3 тәрәзә, 6 кыз, 3 малай һ.б.)
- Өйрәнгәннәрне ныгыту.
Мөстәкыйль эш дәфтәрендәге 5,6 биремнәр үзара аралашып, фикерләшеп эшләнә.
- Дәресне йомгаклау. Рефлексия.
Экранда күрсәтелгән схема буенча укучылар үз фикерләрен әйтә:
беләм
Мин истә калдырдым
Булдырдым
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
" 1 саны, 1 цифры"
. Әлеге дәрес “1 дән 10 га кадәрге саннар. 0 сан” темасында беренче дәрес. Төп максат укучыларны 1саны белән таныштыру.“Сан” һәм “цифр” терминнарын кертү.1 санын язарга өйрәтү. Саннлы кисемтәдә 1 нең ...
1 класста математика дәресе .Тема: 7 саны һәм цифры
" Перспективалы башлангыч мәктәп " УМК сы буенча 1 класста математикадан дәрес -конспекты...
7 саны һәм цифры
"Перспектив башлангыч мәктәп" программасы буенча 1 калсста үткәрелгән математика дәресе эшкәртмәсе...
4 саны һәм цифры
"Перспектив башлангыч мәктәп" программасы буенча 1 класста үткәрелгән математикадан дәрес эшкәртмәсе...
3 саны һәм цифры.
1 сыйныфта математикадан 3 саны һәм цифрын өйрәтү....
8 саны, 8 цифры
1 класста 8 санын, 8 цифрын өйрәнү дәресе....
8 саны, 8 цифры
1 класста 8 санын, 8 цифрын өйрәнү дәресе....