4 саны һәм цифры
методическая разработка по математике (1 класс) по теме
"Перспектив башлангыч мәктәп" программасы буенча 1 класста үткәрелгән математикадан дәрес эшкәртмәсе
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
4_sany_cifry.docx | 22.43 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: 4 саны һәм цифры
Максат: - ТБУУГ: укучыларны 4 саны һәм цифры, “нокталы” формасы белән таныштыру, микъдар һәм тәртип саннарының мәгънәләрен үзләштерү; сан ярдәмендә предмет, күренешләрне сурәтләү;
- РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;
- КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану;
- ШУУГ: дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасын күрсәтү.
Җиһазлау: 4 саны белән бәйле презентация, экран, проектор, магнитофон
Материал: А.Л.Чекин Математика 1 класс, 46-47 бит; мөстәкыйль эш дәфтәре №1, 50-51 бит.
Дәрес барышы
- Дәресне оештыру. Дәрескә әзерлекне тикшерү, уңай психологик халәт булдыру.
Бер, бер, бер генә
Безнең туган ил генә.
Ике нәрсә дисәгез –
Әти һәм әниебез.
Өч, өч, өч кенә
Яшьтә энем, кечкенә,
Дүрт, дүрт, дүрт тула
Киләсе елда аңа.
Аннан инде 5 тула,
Аннан 6 да була.
Җиде яше тулгач та,
Ул укучы булгач та,
Сәгать сигезгә һәркөн
Мәктәпкә барыр энем.
Сәгать тугызга калмас,
Икелеләр дә алмас
Һәм санарга өйрәнер
Ул бердән унга кадәр:
1,2,3,4,5,6,7,8,9,10
10,9,8,7,6,5,4,3,2,1.
- Балалар, күрәсезме, без инде 10 эчендә ничек оста саныйбыз. Санап кына калмыйбыз, без аларны әле язарга да өйрәнәбез.
- Әйтегез әле, кайсыларын яза беләбез? (0,1,2,3)
- Актуальләштерү.
- Укучылар, әйдәгез, бу саннарның тәртибен искә төшерик. Экранга игътибар итегез. Кайсы цифр төшеп калган? (Слайд №1,2,3,4)
- Без тырышып саннарны урынына куйдык, ә көзге усал җил аларны буташтырган, йортларның номерлары югалган. Һәр йортның номерын атарга кирәк. (Слайд № 5,6)
- Балалар, бу йортларда нинди геометрик фигуралар күрәсез?(дүртпочмак, өчпочмак һ.б.)
- Дөрес, ә менә киләсе биремне үти алырсызмы икән? Кайсы фигура җитми дип атала ул. (Слайд №7,8,9)
- Уку мәсьәләсен кую
- Ә хәзер табышмакка җавап табыйк. Җавап дөрес булса, экранда рәсеме чыгачак.
1. Аллы-гөлле очкалак,
Оча гөлләр кочкалап. (күбәләк)
2. Кешенең дусты, йортның сакчысы. (эт)
(Слайд №10)
-Укучылар, әлеге рәсемнәргә карап сез нәрсә әйтә аласыз?(2 шәр пар өлешләре бар. Алар 4 саны белән бәйле)
- Без бүген 4 саны белән танышабыз
- Уку мәсьәләсен чишү
- 4 саны белән танышу максатыннан без бүгенге дәрестә нәрсәләр эшләрбез соң? Әлеге сорауга җавап бирер өчен безгә дәреслек ярдәм итәчәк. (Шартлы билгеләргә таянып укучылар эш төрләрен атый)
- Балалар, иң өстәге рәсемне игътибар белән карагыз әле. Әмир белән Әминә ни хакында сөйләштеләр икән?
- Дәрес материалы өстендә эш
- 4 цифры белән танышу
- Балалар, 4 саны язуда менә шушындый математик билге белән күрсәтелә һәм 4 цифры дип атала.( Слайд №11.Экранда 4 цифры күрсәтелә).
- 4 цифры нәрсәгә охшаш? (Слайд №12)
- Билге буларак 4 ле нинди?
- Спортта ул нинди урында?
- Әйдәгез, дәреслектәге икенче биремнән 4 цифрын эзләп табыйк. Өченче биремдәге 3 цифрына охшаган предметларны таякчыклар белән күрсәтик. (челән, малай, урындык)
- 4 цифрының язылышы
- Кисмә цифрлар өләшү, бармак белән язу.
Физкультминут (Музыка астында экранда күрсәтелгән хәрәкәтләрне кабатлау)
- Белемнәрне беренчел ныгыту
- “10 га кадәр саный белүче кәҗә бәтие турында әкият”не искә төшерү.
- Дүртенче итеп нәрсәне санаган?
2. Кисмә цифрлардан 0, 4, 2, 3, 1 цифрларын кечкенәдән зурга таба
дөрес тәртиптә язу.
- Ныгыту
- 6 нчы бирем – фишкалар белән эшләү
- Мөстәкыйль эш дәфтәрендәге 2,3 биремнәр үзара аралашып, фикерләшеп эшләнә.
- Мөстәкыйль эш
- 4 нче бирем – сынык сызык буыннарын, түбәләрен язу, чагыштыру.
- Дәресне йомгаклау. Рефлексия.
- 4 саны белән бәйле табигать күренешләрен беләсезме? (елның 4 фасылы, тәүлекнең 4 вакыты)
- “Бүләк кемгә” әкиятен карау.
- Дәрестә катнашкан өчен үз кәефеңә туры килгән “йолдызчык” сайлап алу.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
" 1 саны, 1 цифры"
. Әлеге дәрес “1 дән 10 га кадәрге саннар. 0 сан” темасында беренче дәрес. Төп максат укучыларны 1саны белән таныштыру.“Сан” һәм “цифр” терминнарын кертү.1 санын язарга өйрәтү. Саннлы кисемтәдә 1 нең ...
1 класста математика дәресе .Тема: 7 саны һәм цифры
" Перспективалы башлангыч мәктәп " УМК сы буенча 1 класста математикадан дәрес -конспекты...
7 саны һәм цифры
"Перспектив башлангыч мәктәп" программасы буенча 1 калсста үткәрелгән математика дәресе эшкәртмәсе...
3 саны һәм цифры.
1 сыйныфта математикадан 3 саны һәм цифрын өйрәтү....
8 саны, 8 цифры
1 класста 8 санын, 8 цифрын өйрәнү дәресе....
8 саны, 8 цифры
1 класста 8 санын, 8 цифрын өйрәнү дәресе....
3 саны һәм цифры
1 класста математика дәресе...