Сынлы сәнгать һәм музыка дәресе, 4 сыйныф “Язгы музыкаль пейзаж”
план-конспект урока по изобразительному искусству (изо, 4 класс) на тему
Максат:
- Яз ел фасылы белән танышу аркылы музыкаль белемнәрне ныгыту, тирәнәйтү;
- Төгәллек, пөхтәлек тәрбияләү, укучыларның дөрес җырлау күнекмәләрен, музыканы тою сәләтләрен, фикер йөртүләрен, хәтерләрен үстерү.
- Туган телгә, туган якка мәхәббәт, бер-берсенә ихтирамлылык, игътибарлылык тәрбияләү.
- Эш урыннарын оештыру алымнарын формалаштыруны дәвам итү; акварель сәнгатен өйрәтү; игътибарлылык үстерү;
Бурыч.Укучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм телен үстерү.
Укучыларда УУГ (танып белү, регулятив, коммуникатив,шәхескә кагылышлы) формалаштыру.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
urok_seminar_tatar.docx | 27 КБ |
Онлайн-тренажёры музыкального слухаМузыкальная академия
Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей
Современно, удобно, эффективно
Предварительный просмотр:
Мостафина Лилия Александр кызы, Биектау районы
ГБМБУ«2 нче номерлы Биектау урта мәктәбе» нең
башлангыч сыйныф укытучысы
(Сынлы сәнгать һәм музыка дәресе, 4 сыйныф)
Тема “Язгы музыкаль пейзаж”
Максат:
- Яз ел фасылы белән танышу аркылы музыкаль белемнәрне ныгыту, тирәнәйтү;
- Төгәллек, пөхтәлек тәрбияләү, укучыларның дөрес җырлау күнекмәләрен, музыканы тою сәләтләрен, фикер йөртүләрен, хәтерләрен үстерү.
- Туган телгә, туган якка мәхәббәт, бер-берсенә ихтирамлылык, игътибарлылык тәрбияләү.
- Эш урыннарын оештыру алымнарын формалаштыруны дәвам итү; акварель сәнгатен өйрәтү; игътибарлылык үстерү;
Бурыч.Укучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм телен үстерү.
Укучыларда УУГ (танып белү, регулятив, коммуникатив,шәхескә кагылышлы) формалаштыру.
Универсаль уку гамәлләре формалаштыру (УУГ) формалаштыру:
-шәхескә кагылышлы УУГ:иҗади эшчәнлеккә омтылыш тәрбияләү;
-регулятив УУГ:укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү; дәрестәге күмәк төзелгән план буенча эшләү,үз фикереңне дөрес итеп әйтү;
- коммуникатив УУГ:үз фикереңне һәм позицияңне формалаштыра белү, аңлаешлы сөйләм төзү, телдән матур итеп әйтә белү;сыйныфташларның фикерен исәпкә алып эш итү;
-танып белү УУГ:кирәкле информация туплау; танып белү максатын билгеләү; дәреслектән, дәрестә алган мәгълүматлардан файдаланып, сорауларга җавап бирү.
Планлаштырылган нәтиҗә.
Предметлы:
- музыкаль композицияләрне һәм рәссамнарның картиналарына анализ ясау
Метапредметлы:
-иптәшеңә ярдәм итүдә танып- белү инициативасы, үз-үзеңне бәяли белү; (шәхескә кагылышлы УУГ);
- укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү; дәрестәге күмәк төзелгән план буенча эшләү, үз фикереңне дөрес итеп әйтү (регулятив УУГ);
- үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә белү; башкаларны ишетә һәм аңлый белү( коммуникатив УУГ);
- яңа белемнәр табу; ирекле һәм аңлы рәвештә үзләштерү; кирәкле информация туплау; танып белү максатын билгеләү; дәреслектән, дәрестә алган мәгълүматлардан файдаланып, сорауларга җавап бирү( танып белү УУГ).
Дәрес тибы.Яңа белемнәр үзләштерү.
Предметара бәйләнеше: сынлы сәнгать, музыка
Җиһазлау: акварель буяулар, гади карандаш, палитра, су, пумала, салфетка; рәсем үрнәге, ребуслар, җыр сүзләре, анализлау өчен кирәкле сүзләр таблицасы.
Техник чаралар:
Компьютер, экран, проектор; Power Point да презентация; музыкаль колонкалар.
Класс белән эш. Фронталь, парлы эш
Дәрес барышы.
1 этап. Оештыру өлеше, мотивация.
Уңай психологик халәт тудыру
- Исәнмесез, укучылар. Кәефләрегез ничек?
-Кояшлы көн кебек. Хәерле көн ,укытучым! Хәерле көн, мәктәбем!
-Яхшы ниятләрегез өчен рәхмәт сезгә , укучылар!
- Әйдәгез әле һәрберебез үзенең кәефен аңлаткан сүзне сайлап алыгыз, һәм безгә әйтеп күрсәтегез..
Сүзләр: яхшы, бик яхшы, шат, начар, күңелле, күңелсез, искиткеч, борчулы, ачулы.
2 этап. Мотивация тудыру.
Аудирование.
-Укучылар, дәресебезне видеоролик (2 мин) караудан башлыйк әле. (яз табигатен сүрәтләгән рәсемнәр, язгы тавышлар тыңлау)
- Укучылар, әлеге караган видеороликта сез нәрсә күрдегез? Нинди ел фасылы? (табигать йокыдан уяна, яз килә, кыш китә)
- Кемгә нинди рәсем истә калды? Табигатьнең нинди вакыты?
- Хәзер тыңлап китик П.И.Чайковский “Табигать фасыллары. Яз. Март. Тургай җыры”
- Нинди сыйфатлар бу көйгә туры килә. Әйдәгез уйлап карыйк. Сезгә җинел булсын өчен, бу таблица бирелә.
Нежная лиричная неторопливая легкая грустная мечтательная теплая мягкая спокойная | назлы лиричная әкрен җиңел моңсу хыялый җылы йомшак тыныч |
- Балалар, ә тыңлаган мелодия сезгә нинди хис-тойгы уята (чувства пробуждает)? ( тыныч, матур, язгы көй, ....)
- Хәзер, сезгә бирем бирелә. Парталарыгызда ребус язылган битләр ята. Бу эшне партадаш дустыгыз белән бергә эшләү кирәк.
- Ребусларны эшләгәч, без дәреснең темасын әйтеп бирә алабыз. Ләкин аның өчен бераз уйлап алырга кирәк. Безнең ребуслар ике юлда ясалган, һәр юлда берничә тапкыр кабатланган сүзләр, безнең дәрес темасы булачак.
- Дәренснең темасын кем әйтеп бирә безгә? (Язгы пейзаж).
- Әйе, укучылар, без чыннан да язгы пейзаж ясыйбыз, ләкин рәсем ясаганда җырлар, көйләр тыңлыйбыз, шуңа күрә әйдәгез бүген язгы музыкаль пейзаж ясыйк.
- этап. Уку мәсьәләсе кую.
- Укучылар, хәзер без сезнең белән “Яз, яз җитә” җырын искә төшереп алыйк әле балалар.
- Тик минем бер сорау бар, җырлаганчы без нишләргә тиеш әле?
- Әйе, шул тавышларыбызны ачып җибәрер өчен, күнегүләр эшләп аласы бар. (музыкаль күнегүләр эшләү)
- “Яз, яз җитә” җырын башкару.
- Танылган рәссамнарның картиналарын карап китик, һәр партада бу картиналардан пазл ята. Сезгә аларны җыярга кирәк. Аннары бу картиналарнын исемнәрен атарсыз.
- Грачи прилетели. А.К.Саврасов
- Лес весной. И.И.Шишкин
- Март. Левитан
- Весенняя пора. Последний снег. Левитан
- Весна. Левитан
- Весна. Альфред Сислей
- Укучылар, карап киткән картиналар турында нәрсә әйтеп була? (Что можно сказать об этих картинах?)
- Сезнең бурычыгыз шушы сүзләрне кулланып, язга багышланган җөмлә төзү, бу эшне партадаш дустыгыз белән бергә эшләү кирәк.
-Рәссамнар язны барысы да үзенчә күрә, шуңа күрә һәрбер картина кабатланмас. Шуңа күрә сездә үзегезнең ясалачак рәсемнәрегез дә бер-берсенә ошамас, ләкин бу борчылырга сәбәп түгел, әйеме?.
Физкультминутка
- этап. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.
Укучылар, без бүген сезнең белән рәсемне акварель буяулар белән ясарбыз, гади карандаш бик аз кирәк булачак.
- Иң башта үрнәк рәсемне карап китик укучылар. Нинди төсләр кулланылган бу сүрәттә? (какие цвета?)
- Кызыл, алсу, сары, кара, ак, көрән, соры төсләр кулланыла.
- Бу төсләр җылымы, әллә салкынмы ?
- Алдан әйтеп куям, сез төсләрне үзгәртә дә аласыз, балалар, аның бер зыяны да юк.
- Хәзер рәсемне ясау этапларын карап китәбез. Димәк,
1 этап – альбом битен вертикаль итеп алабыз, карандаш белән горизонтны билгелибез.
2 этап – акварель буялар алып, күк йөзен, җирне ясыйбыз, кызгылт, алсу, сары, кишер сары төсләр кулланабыз.
3-4 этап – рәсем киткәч, урман урынын кара төс белән ясыйбыз.
5 этап – күк йөзендә болытлар, җир өстенә биеклекләрне билгелибез.
6-9 этап – кар эрегән җирне өстибез, агачларны ясыйбыз.
Хәзер язга багышланган музыкаль әсәрләрне тыңлап рәсемне ясый башлыйбыз. Һәр ясалып беткән этаптан сон әзерлек билгесен күрсәтсәгез, икенче этапка күчергә мөмкин.
- этап. Рефлексия.
- Укучылар, хәзер дәрескә рефлесия яки йомгак ясыйбыз.
- Әйдәгез сезнең ясаган рәсемнәребезне бер-беребезгә күрсәтеп китик әле. Карагыз бер төрле темага, берүк сүрәне кулланып нинди күпкырлы рәсемнәр килеп чыккан.
- Укучылар, хәзер һәрбер укучы үзенә гомуми билге чыгара.(үзбәя)
- Сезнең партада смайликлар бар.
- ЯШЕЛ төс – яхшы эшләдем
- САРЫ төс – әйбәт эшләдем, азрак хаталар булды.
- КЫЗЫЛ төс – авыр булды.
- Укучылар, мин сездән бүгенге дәрестә бик канәгать калдым. Катнашуыгыз өчен рәхмәт, дәрес тәмам, чыгырга мөмкин. Исән булыгыз!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
4нче сыйныф, уку дәресе.
Дәрес бүгенге көндә бик актуаль булган темага багышланган. Тәрбия ана карынында ук башлана дигән сүзләр чыннан да дөрес. Бишек җырлары аша ана үзенең сабыена уй-фикерләрен, теләкләрен җитк...
Татар теле дәресе 4 сыйныф
Презентация.4 класс.Тема:Новые слова....
4 НЧЕ СЫЙНЫФ ӨЧЕН СЫНЛЫ СӘНГАТЬ ФӘНЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ ( база дәрәҗәсе)
Максат:-укучыларга әхлак, хезмәт һәм эстетик тәрбия бирүне тормышка ашыру;-сынлы сәнгать, декоратив-кулланмасәнгать, архитектура, дизайн турында мәгълүмат бирү, көндәлек тормышта күзаллау;-укчыларны р...
3 НЧЕ СЫЙНЫФ ӨЧЕН СЫНЛЫ СӘНГАТЬ ФӘНЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ ( база дәрәҗәсе)
Сынлы сәнгать укытуның төп максатлары һәм бурычлары:- укучыларга әхлак, хезмәт һәм эстетик тәрбия бирүне тормышка ашыру;- сынлы сәнгать, декоратив-кулланма сәнгать, архитектура...
4 нче сыйныфлар өчен сынлы сәнгать фәне буенча эш программасы
Пояснительная записка Рабочая программа составлена на основе авторской программы по изобразительному искусству В.С.Кузина «Программа для общеобразовательных учреждений. Изобразительно...
Предметлар дөньясын сурәтләү- натюрморт. 3 сыйныф өчен сынлы сәнгатьтән дәрес эшкәртмәсе
3 сыйныф өчен сынлы сәнгатьтән дәрес эшкәртмәсе....
Урок музыки, 2 класс: "Музыкальные и живописные пейзажи"
Модуль "Музыка в жизни человека" (Б). Музыкальные и живописные пейзажи. Музыкальные произведения по выбору: М. П. Мусоргский. «Картинки с выставки»; Музыка Г. Гладкова, слова А. Кушнера. «Песня о карт...