Безнен символлар
классный час по истории (4 класс) по теме
Предварительный просмотр:
БЕЗНЕҢ СИМВОЛЛАР: ТАТАРСТАН ДӘҮЛӘТ БАЙРАГЫ ҺӘМ ТУГРАСЫ (ГЕРБЫ)
Дөньяда 170 тән артык бәйсез ил бар. Һәр бәйсез, мөстәкыйль ил үзенә генә хас байракка, туграга ия. Мәсәлән, Төркия байрагы кызыл төстә, аңа айның соңгы чи реге һәм йолдыз сурәте төшерелгән. Америка Кушма Штатлары байрагында ак һәм кызыл тасмалар чиратлаша. Байракның югары сул почмагындагы зәңгәр квадрат эчендә штатлар (өлкәләр) саныңча йолдыз рәсемнәре. Россия Федерациясе байрагы буй-буй ак, зәңгәр, кызыл өлешләрдән тора. Ә Франция байрагында бу төсләр аркылыга урнашкан. Кайбер илләрнең байракларына тугралар (герблар) да төшерелгән.
Дәүләт байрагы — ул илнең йөзе, бәйсезлек билгесе. Шуның өчен дә әүвәл заманнардан ук дәүләт бәйсезлегенә куркыныч янаганда, бәйсезлекне яклап көрәшкә чыкканда үз илләре байракларын күтәреп барганнар. Байрак көрәшкә рухландырган. Байрак күтәреп баручы кешене дошман иң элек юк итәргә тырышкан. Байрак йөртүче егылса, байракны күтәреп алып, аның урынына икенчеләр басканнар. Иң авыр хәлләрдә дә дәүләт байрагын дошманга мәсхәрәләргә юл куймаска тырышканнар. Я кадерләп төреп, күмеп куйганнар. Я кием эченнән төннәренә ураганнар. Байракның дошман иле өстенә эленүе ул җиңү, тантана билгесе булган. Көрәшчеләр азатлык өчен соңгы тамчы каннарына кадәр көрәшергә, президентлар илгә, халыкка тугрылыклы булырга байрак үбеп ант иткәннәр.
Бәйрәм көнне илебез байрагын бөтен җирдә күрергә була.
Суверен Татарстан байрагы беренче мәртәбә 1991 елның декабрендә башкалабыз Казанның Ирек мәйданындагы Югары Совет бинасы өстендә җилфердәде. Аннары ул республикабызның шәһәрләре, районнары, авыллары өстенә күчте.
Нинди соң ул Ирекле Татарстан
байрагы? Аның иңе буеның яртысы
кадәр. Ул астан өскә таба өч өлешкә бүленгән. Өске өлеше яшел, аскы өлеше шул ук зурлыкта кызыл. Ә уртада тар ак тасма. Менә нинди күркәм безнең илебезнең байрагы.
Байрактагы һәр төс үзенә бер мәгънәгә ия.
Хәтерегездәдер, иң борынгы за-маннарның рәссамнары да кызыл төсне яратканнар. Хайван сурәтләрен тау куышы стеналарына кызыл төстәге буяу белән ясаганнар. Шулай итеп, кан төсендәге буяу белән рәсемнәргә җан өрергә теләгәннәр. Кызыл төс борынгы төркиләрдә канга бәйле рәвештә куәт-дәрман һәм тормыш-яшәү билгесе булып хезмәт иткән. Моннан тыш кызыл төс — кешеләр яшәешендә бик әһәмиятле булган кояш, ут, яшен төсе дә. Ул-яшәү тантанасы, бәйрәм төсе дә. СССР таркалганчы, аның байрагы да кызыл төстә иде.
Яз җитә, бөтен табигать җанлана, яшелгә төренә. Көз җитә, бар нәрсә саргая, кибә, кышкы йокыга әзерләнә. Яшел төс — ул җанлы табигать төсе, яшәү, яшьлек билгесе. Борынгы күчмә кабиләләр өчен яшел далалар, тугайлар чын мәгънәсендә яшәү чыганагы булган.
Уртадагы ак төс — сафлык, пакьлек һәм тынычлык-иминлек билгесе. Менә нинди олы һәм мөһим мәгънәләр салынган икән безнең байрагыбыз төсләренә.
Безнең алда — Татарстан туграсы, гербы. Анда кызыл түгәрәк кояш җирлегеңдә кодрәтле, канатлы ак барс сурәте. Барсның уң аягы бераз күтәрелгән. Бу башка илләр туграларында да еш очрый торган ишарә. Ул үзәк хакимиятне, аның бөеклеген, илһамлыгын аңлата. Барсның тешләре, тырнаклары үткен. Димәк, ул үзен дә һәм үз канаты астында булган кешеләрне дә яклый ала.
Барсның ян ягында түгәрәк калкан. Аңа 8 таҗ яфракчалы (астра) кашкарый чәчәге рәсеме. Бу-озын гомерле булуны белдерә. Борынгылар язып калдырганча, сигез-җөп сан, хатын-кыз затын аңлата. Кешелек тормышында бары тик хатын-кыз заты гына нәселне мәңге дәвам итүче, гомер бирүче.
“Гимн” грек сүзе, ул тантаналы җыр дигән мәгънәне белдерә.
Татарстан Республикасы Дәүләт гимны Татарстан Республикасы Югары Советының 1993 елның 14 июлендәге карары тарафыннан расланган. Гимнның музыкаль редакциясенә төгәл туры китерелеп башкарылырга тиеш.
Гимнның авторы-Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, СССР һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты композитор Рөстәм Яхин.
Татарстан Республикасының Дәүләт гимны турында положениедә әйтел -гәнчә, Татарстан Республикасы Дәүләт гимны халык алдында башкарылган-да, Гимнны тыңлаучылар басып тыңлыйлар. Дәүләт гимнына ихтирам күрсәтү-аның һәр гражданының бурычы.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Туган илебез символлары
Башлангыч классларда парламент дәрес....
Татарстан дәүләт символлары
Укучыларны Татарстанның дәүләт символлары белән таныштыру Символларга сакчыл караш тәрбияләү....
Россия һәм Татарстан символлары буенча парламент дәрес.
Россия һәм Татарстан символларын искә төшерү...
Парламент сәгате. Тема: "Татарстан Республикасының символлары"
Парламент сәгате. Тема: "Татарстан Республикасының символлары"...
Парламент дәрес. Туган илебез символлары.
Парламентский урок для учащихся начальных классов....
открытый урок по татарскому языку "Безнен авыл"
Разработка данного урока включает в себя использование сингапурского метода обучени. Урок разработан поэтапно, в конце урока - проектная деятельность. Проводила на семинаре учителей татарского языка и...
Тукай безнен кунеллэрдэ
Презентация...