Парламент сәгате. Тема: "Татарстан Республикасының символлары"
классный час (4 класс) по теме

Хайруллина Гульсиня Асадулловна

Парламент сәгате. Тема: "Татарстан Республикасының символлары"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatarstan_simvollary.doc32.5 КБ

Предварительный просмотр:

Дөньяда 170 тән артык бәйсез  ил бар. Һәр бәйсез , мөстәкыйль ил үзенә генә хас байракка, туграга (Герб), гимнга ия.

 Бу символлар илнең йөзе, бәйсезлек  билгесе.

1990 елның 30 августында Республикабызның дәүләт суверениты турында Декларация кабул ителде.

  Дәүләт гербы – аның дәүләт суверенлыгы символы. Ул кояш боҗрасы җирлегендә ян-ягында түгәрәк калканлы, алгы тәпиен бераз күтәргән һәм татар халык орнаментлары белән әйләндереп алынган, үзәгендә “Татарстан” дигән язмасы булган канатлы барс сурәтеннән тора. Авторы Риф Фәхретдинов.

   Барс – борынгы халыкларда берәр гаиләнең яки кабиләнең табына һәм олылый торган хайваны.

Ул үзенең кешелеклелек, яклаучылы мәгънәсе белән хәзерге заман дәүләт символына бик ярашып тора. Барс – ирек сөюче җанвар, аны читлектә үрчетеп булмый. Димәк,  аның бу сыйфаты мөстәкыйльлелек өчен көрәшебезгә дә җавап бирә. Барс – кош түгел, әмма ул канатлы итеп ясалган. Халык үз әкиятләрендә атларны, еланнарны канатлы итеп тасвирлаган, аларга ниндидер өстен, сихри көч биргән.

  Барс – борынгы Болгар дәүләтеннән килә торган билге. Ул чорларда бу хайван яшел табигать кочагында тереклек иткән. Шунлыктан барс яшел төс эчендә. Сурәт милли орнамент белән каймаланган.

  Барс – уңыш һәм үрчем символы. Ул халыкның яклаучысы, саклаучысы, аны үз канаты астына алучысы.

   Ул – кояш фонында. Бик борынгы бабаларыбыз кояшны алла дип санаганнар. Кояш кызыл төстә ясалган. Ул төс көчле, энергияле булуны, өлгергәнлекне аңлата, матур, аяз көннәр киләчәген белдерә.

   Гербта барсның сул ягында түгәрәк калкан сурәтләнгән. Бу – илебезнең һәм халкыбызның явыз көчләрдән сакланганлыгын, иминлеген һәм ныклыгын аңлата.

   Калкан тышында – 8 таҗ яфраклы кашкарый чәчәге рәсеме. Бу озын гомерле булуны белдерә. 8 -җеп  сан, хатын-кыз  затын аңлата.

    Кешелек тормышында бары тик хатын-кыз заты гына нәселне мәңге дәвам итүче, гомер бирүче.

   Гербтагы ак боҗра – пакьлек, чисталык билгесе. Алтын боҗралар – муллык, зиннәтлек, өлгергәнлек.

   Яшел боҗра һәм аңа алтын белән үсемлек рәвешендәге орнамент чигелгән. Бу татар халкының киң таралган бизәге, туган җиребез, табигатебез матурлыгы турында. Бу табигатьне барс саклап тора.

Дәүләт байрагы – ул илнең йөзе, бәйсезлек билгесе.

Бәйрәм көнне илебез байрагын бөтен җирдә күрергә була. Суверен Татарстан Байрагы беренче мәртәбә 1991 елның  декабрендә башкалабыз Казанның Ирек мәйданындагы  Югары Совет бинасы өстендә җилфердәде. Аннары ул Республикабызның шәһәрләре, районнары, авыллары өстенә күчте.

   Нинди соң ул Татарстан байрагы?

   Аның иңе буеның яртысы кадәр. Ул астан өскә таба өч өлешкә бүленгән. Өске өлеше яшел, аскы өлеше шул ук зурлыкта кызыл, ә уртада тар ак тасма. Менә нинди күркәм безнең илебезнең байрагы.

   Байрактагы һәр төс үзенә бер мәгънәгә ия.

   Иң борынгы заманнарның рәссамнары да кызыл төсне яратканнар. Хайван сурәтләрен тау куышы стеналарына кызыл төстәге буяу белән ясаганнар. Шулай итеп, кан төсендәге буяу белән рәсемнәргә җан өрергә теләгәннәр. Кызыл төс борынгы төркиләрдә канга бәйле рәвештә куәт-дәрман һәм тормыш яяшәү билгесе булып хезмәт иткән. Моннан тыш кызыл төс – кешеләр яшәешендә бик әһәмиятле булган кояш, ут, яшен төсе дә. Ул яшәү тантанасы, бөйрәм төсе дә.

  Яз җитә, бөтен табигать җанлана,яшелгә төренә. Көз җитә, бар нәрсә саргая, кибә кышкы йокыга әзерләнә. Яшел төс - ул җанлы табигать төсе, яшәү, яшьлек билгесе. Борынгы күчмә кабиләләр өчен яшел далалар, тургайлар чын мәгънәсендә яшәү чыганагы булган.

   Уртадагы ак төс – сафлык пакълек һәм тынычлык-иминлек билгесе.

   Символлар арасында гимн мөһим урын алып тора. Иң беренче гимн 16 гасырда Голландиядә язылган. Россиядә 1917нче елга кадәр В. Жуковский сүзләренә язылган музыкаль әсәр ( А. Львов музыкасы) “Боже,Царя храни” гимны булган. Советлар Союзында дәүләт гимны булып “Интернационал” ,  ә 1944 елдан  официал расланган гимн ( А.Александров муз. ,  С.Михалков һәм Г.Эльрегистан сүзләре).

  Татарстан Республикасының гимн музыкасы 1993 елның 14 июлендә Югары Совет карары белән раслана. Ул -  танылган композитор Рөстәм Яхинның “Туган ягым” җырының музыкасы.

   2012 елда Татарстан Республикасының  Дәүләт Советы гимн сүзләренә конкурс игълан итә. 182 эш арасыннан  Рамазан Байтимеров тексты  иң яхшылардан дип табыла. (Гәрәй Рәхим). Русча текстның авторы – Филипп Пираев.

 2013 нче елның 18 мартында  Татарстан Республикасының  “Татарстан Республикасының  Дәүләт символларына үзгәреш кертү  Законы” белән гимнның сүзләре раслана.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган илебез символлары

Башлангыч классларда парламент дәрес....

Татарстан дәүләт символлары

Укучыларны Татарстанның дәүләт символлары белән таныштыру      Символларга сакчыл караш тәрбияләү....

Россия һәм Татарстан символлары буенча парламент дәрес.

Россия һәм Татарстан символларын искә төшерү...

Парламент дәрес. Туган илебез символлары.

Парламентский урок для учащихся начальных  классов....

парламент дэрес

тэрбия сэгате...

Сыйныф сәгате "Җәмәгать урыннарында үз-үзеңне ничек тотарга"

Тема: җәмәгать урыннарында үз-үзеңне ничек тотаргаМаксат: балаларның, өлкәннәрнең урамда, мәктәптә, башка урыннарда үз-үзләрен тотышларын күзәтеп, уңай һәм тискәре гадәтләренә бәя бирергә өйрәтү; ягым...

Тема: Татарстан – мой мир!

Внеурочное мероприятие "Татарстан - мой мир!"...