1 сыйныфта әйләнә-тирә дөнььядан эш программасы
рабочая программа (1 класс) на тему
Программа башлангыч белем бирүнең Федераль дәүләт белем стандарты нигезендә предметлар арасындагы һәм предмет эчендәге бәйләнешләрне, уку процессы логикасын, кече яшьтәге мәктәп укучысында белем алу осталыгы формалаштыру мәсьәләләрен исәпкә алып төзелде. Ул «Кеше һәм әйләнә – тирә дөнья» дигән интеграллаштырылган белем бирү курсын башлап җибәрә.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
yl-t_1_kl_esh_progr_r.doc | 229 КБ |
Предварительный просмотр:
Аңлатма язуы
Эш программасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган. Татар мәктәпләрендә гомуми белем бирүнең дәүләт стандартына,
1. Дәүләт стандартының Федераль компонентына нигезләнгән башлангыч мәктәпләрнең әйләнә-тирә дөнья фәненнән үрнәк программасына;
2. 29.08.2011 елда ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган гомумбелем бирү учреждениеләре өчен региональ базис укыту планына (Приказ №9282/11);
3. 06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт стандартын гамәлгә кертү” турындагы боерыгына (Приказ №373);
4. РФ һәм ТР “Мәгариф турындагы Закон” ына;
5. “Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясе һәм белем бирүнең яңа стандартлары таләпләренә туры килгән дәреслекләр исемлегенә;
6. Белем бирү оешмасының гомуми башлангыч белем бирү буенча икенче буын гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартлары таләпләренә туры килгән төп үрнәк программасына нигезләнеп төзелде.
Программа башлангыч белем бирүнең Федераль дәүләт белем стандарты нигезендә предметлар арасындагы һәм предмет эчендәге бәйләнешләрне, уку процессы логикасын, кече яшьтәге мәктәп укучысында белем алу осталыгы формалаштыру мәсьәләләрен исәпкә алып төзелде. Ул «Кеше һәм әйләнә – тирә дөнья» дигән интеграллаштырылган белем бирү курсын башлап җибәрә.
Программаның исеме: 1нче сыйныф өчен әйләнә- тирә дөнья фәненнән эш программасы
Программа ничә сәгатькә исәпләнелгән: Барлык сәгатьләр саны – бер атнага 2 исәбеннән – 66 сәгать.
Дәреслек:
1. Федотова О. Н., Трафимова Г. В., Трафимов С. А. Әйләнә-тирә дөнья. 1нче сыйныф өчен дәреслек. Русчадан Р. С. Вафина тәрҗ. – Казан: «Хәтер» нәшрияты. 2010 ел.
2. Федотова О. Н., Трафимова Г. В., Трафимов С. А. Безнең дөнья сораулар һәм биремнәрдә: Мөстәкыйль эш дәфтәре – М.: Академкнига / Учебник.2011г.
Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлагы тарафыннан тәкъдим ителгән.
Программа дәрәҗәсе: база дәрәҗәсендә
Нинди укучыларга төзелгән: уртача укый торган балаларны исәпкә алып төзелгән.
Программа нинди яшь үзенчәлекләрен күздә тотып төзелә: 1 нче класс балалары өчен 7-8 яшьлек балаларга төзелгән.
Башка предметлар белән бәйләнеше: программа татар теле, рәсем, технология фәннәре белән һәм туган як төбәге белән бәйләнештә төзелгән.
Программаның характерлы яклары (аерым яклары): «Перспектив башлангыч мәктәп» УМК
Типовой, авторлык һәм башкалар: программа ТР мәктәпләре укытучыларыныкы үрнәгендә төзелде, типик.
Программаның максаты : «Әйләнә-тирә дөнья» курсын өйрәнү процессында балаларның табигатьтәге һәм иҗтимагый тормыштагы аерым предметлар һәм күренешләр турында төшенчәләрен системалаштыру һәм киңәйтү, аларда үз шәһәренә (авылына), үз Ватанына карата мәхәббәт тәрбияләү тормышка ашырыла. Курс табигать һәм җәмгыять байлыкларына карата сакчыл караш тәрбияләүгә, табигый һәм социаль тирәлектә экологик һәм әхлакый тәртип күнекмәләрен формалаштыруга йөз тота.
Бурычлар: Укыту предметы чаралары белән укучыларның сөйләм телен үстерүгә һәм танып белү процессларына (сенсорлы үсеш, фикерләүне, күзаллау, хәтер, игътибарны үстерү), шулай ук эмоциональ яктан һәм иҗади сәләтләренә зур йогынты ясый. 1нче сыйныфта әйләнә-тирәне танып белү процессы балага эксперименталь биремнәр системасын тәкъдим итүгә нигезләнә. Уен формасындагы биремнәр баланы тере һәм тере булмаган табигать объектларын күзәтүгә һәм турыдан-туры алар белән аралашуга юнәлтә.
Дәрестә табигатьне күзәтүләргә, практик эшләргә, тәҗрибәләр үткәрүгә, күргәзмә әсбапларга зур урын бирелә. Укучылар табигатьнең күптөрлелеге, кеше һәм табигатьнең үзара тәэсире турындагы төшенчәләрне гомумиләштерергә, системалаштырырга өйрәнәләр.
Практик юнәлеш: практик эш, тәҗрибәләрне һәм тестларны материалны аңлаган хәлдә яза, эшли белү. Алган теоретик белемне тормышта файдалану осталыгына ирешү..
Төрле эшләрне бәяләү критериесе: укучыларның белемнәре мактау сүзләре белән бәяләнә
Технология, аның бурычлары, көтелгән нәтиҗә: яңа педагогик- психологик технологияләр элементларын файдаланып, эзләнү, өйрәнү, кабатлау аша белем бирү. Өзлексез белем бирүгә нигезләнеп, төрле эшчәнлек алымнарын клланып эш оештыру. Үз фикерен әйтә белергә, стандартлар буенча куелган таләпләр үтәлерлек дәрәҗәдә белем алуга ирешү.
Дәрестә төп методлар: өлешчә эзләнүчән, тормыш тәҗрибәсенә нигезләнеп аңлатмалы укыту методы, әңгәмә, аңлату,сорау, биремне чишү, дәреслек белән эшләү, интерактив укыту, коммуникатив, пратик эшләү, тәҗрибә, тикшерү методлары.
Укучыларның эшчәнлеген оештыру формасы: парлап, коллектив һәм шәхси якын килү алымнары.
Тематик планлаштыру
№ | Эчтәлек | Сәгать саны |
1 | Күзәтүләр ярдәмендә дөньяны танып белү. | 8 |
2 | Терек табигать | 10 |
3 | Табигать һәм аның фасыл үзгәрешләре | 38 |
4 | Безнең ватаныбыз - Россия | 10 |
№ п/б | Дәрес темасы | Сәг саны | Укучыларның белемнәренә таләпләр | План.дата | Үтел. дата | Искәрмә |
1. Күзәтүләр ярдәмендә дөньяны танып белү (8 сәг.) |
1 | Булатовлар гаиләсе кайда яши(3-5 б) | 1 | Адресны белергә: узең яши торган авыл (шәһәрнең) , урамның исеме, өй номерың, мәктәп адресы. Өйдән мәктәпкә кадәрге юлны тасвирлый белергә. |
2 | Булатовлар гаиләсе кайда яши(3-5 б | 1 |
3 | Без дөньяны танып беләбез ( 6-7 б) | 1 | Табигатьтә үзеңне тоту кагыйдәләрен белергә. Төрле табигый объектларның үзенчәлекләрен билгели белергә; тере табигатьне күзәтә һәм күзәтүләрең турында сөйли белергә |
4 | Без дөньяны танып беләбез ( 6-7 б) | 1 |
5 | Без әйләнә-тирәне сизү органнары ярдәмендә танып беләбез (8-9 б) | 1 | Сизү органнарын һәм аларның функцияләрен белергә. Тирә-юньне сизү органнары ярдәмендә өйрәнә алырга; төрле табигать объектларының билгеләрен ачыклый белергә (төс, форма, чагыштырмача размерлары), гади тәҗрибәләр башкару һәм нәтиҗәләрне анализлау, йомгак ясау. |
6 | Без әйләнә-тирәне сизү органнары ярдәмендә танып беләбез (8-9 б) | 1 |
7 | Безне нәрсәләр әйләндереп алган? ( 10-11 б) | 1 | Тере һәм тере булмаган табигать объектларын аера белергә; тере булмаган табигать объектларыннан кеше ясаган әйберләрне аерып ала белергә. Хайваннарны күзаллый белергә. |
8 | Безне нәрсәләр әйләндереп алган? ( 10-11 б) | 1 |
2.Терек табигать (10сәг.) |
9 | Җәнлекләр – табигатьнең бер өлеше (12-13 б) | 1 | Тере организмнарның билгеләрен белергә; ерткычларны аерып торучы билгеләрне белергә. Хайваннарның төрле төркеменә мисаллар китерә алырга (бөҗәкләр, балыклар, кошлар, ерткычлар), аларның тышкы кыяфәтләрендәге үзенчәлекләрен ачарга. |
10 | Кыргый җәнлекләр һәм йорт хайваннары (14-15 б | 1 | 8-9 хайван атамасын һәм аларны аеручы билгеләрне белергә. Хайваннарның тышкы кыяфәтендәге һәм яшәү рәвешендәге үзенчәлекләрне ача белергә |
11 | Кыргый җәнлекләр һәм йорт хайваннары ( 14-15 б) | 1 | 8-9 хайван атамасын һәм аларны аеручы билгеләрне белергә. Хайваннарның тышкы кыяфәтендәге һәм яшәү рәвешендәге үзенчәлекләрне ача белергә |
12 | Бөҗәкләр – терек табигатьнең бер өлеше (16-17 б) | 1 | Бөҗәкләрне аеручы билгеләрне белергә.Бөҗәкләрнең тышкы кыяфәте һәм тормышындагы үзенчәлекләрне ача белергә; туган якта булган бөҗәкләрне атый белергә тиеш. |
13 | Бөҗәкләр – терек табигатьнең бер өлеше | 1 | Бөҗәкләрне аеручы билгеләрне белергә.Бөҗәкләрнең тышкы кыяфәте һәм тормышындагы үзенчәлекләрне ача белергә; туган якта булган бөҗәкләрне атый белергә тиеш. |
14 | Үсемлекләр - терек табигатьнең бер өлеше (18-19 б) | 1 | Барлык үсемлекләр өчен дә уртак билгеләрне белергә: үсемлекләрнең өлешләре исемнәрен( тамыр, сабак, яфрак, чәчәк, җимеш, орлык); 8-10 үсемлекнең исемен һәм тышкы аермалы билгеләрен. Үсемлекләрнең өлешләрен аера һәм рәсемдә дөрес күрсәтә белергә тиеш. |
15 | Үсемлекләр- терек табигатьнең бер өлеше. (18-19 б) | 1 |
16 | Үләннәр, куаклар һәм агачларның уртаклыгы нәрсәдә. (20-21 б) | 1 |
17 | Үсемлекләр яңа урыннарга ничек күчә.( 22-23 б) | 1 | Орлыкларның таралу алымнарын белергә. Орлык төзелешен анализлый һәм һәр үсемлекнең таралу алымнары турында нәтиҗә ясый белергә тиеш. |
18 | Үсемлекләр яңа урыннарга ничек күчә.(22-23 б) | 1 |
3. Табигать һәм аның фасыл үзгәрешләре (38 сәг.) |
19 | Табигать һәм аның фасыл үзгәрешләре.(24-25 б) | 1 | Ел фасылларының төп билгеләрен, һәр ел фасылының исемен һәм аларның эзлеклелеген; җәй көне суда һәм кыш көне бозда куркынычсызлык кагыйдәләрен; кыш көне тау шуганда куркынычсызлык кагыйдәләрен белергә. Табигатьтә сезонлы үзгәрешләр турында күзаллау булдырырга. |
20 | Үсемлекләрнең көзге халәте.(26-27 б) | 1 | Көз көне үсемлекләр тормышындагы үзгәрешләрне, үсемлек яфракларының форма һәм төс төрлелеге турында белергә. Табигатьтәге күзге үзгәрешләрне анализлый белергә тиеш. |
21 | Үсемлекләрнең көзге халәте.(26-27 б) | 1 |
22 | Кешеләрнең көзге эшләре.(28-29 б) | 1 | Җиләк- җимеш, яшелчә бакчаларында, кырда кешеләрнең көзге хезмәте турында белергә. Яшелчә һәм җиләк-җимешләрне аера белергә; Көз көне яшелчә бакчасында эшли белергә тиеш. |
23 | Җәнлекләр кышка ничек әзерләнә.(30-31 б) | 1 | Кышка әзерләнү чорында көз көне җәнлекләр тормышындагы үзенчәлекләрне белергә. Кыш көне табигатьтәге үзгәрешләрне анализлый белергә тиеш. |
24 | Җәнлекләр кышка ничек әзерләнә.(30-31 б) | 1 |
25 | Кыш килде. (32-33 б) Читтән торып экск | 1 | Ел фасылларының төп билгеләрен ,һәр ел фасылының исемен һәм эзлеклелеген;кышкы чорда бозда куркынычсызлык кагыйдәләрен, таудан шуу куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белергә. |
26 | Кыш килде. (32-33 б) | 1 |
27 | Кар табышмаклары.(34-35 б) | 1 | Күзәтү һәм тәҗрибәләр үткәрү кагыйдәләрен белергә. Кыш килү белән табигатьтә булган үзгәрешләр турындагы күзәтүләрен гомумиләштерә белергә тиеш. Кар бөртекләре барлыкка килү турында иң гади күзаллаулар булдырырга. |
28 | Урман җәнлекләренең кышкы тормышы.(36-37б) | 1 | Хайваннарның кышлавы; урманчының кышкы эшләре турында белергә. Кыш көне хайваннарга ярдәм күрсәтә белергә тиеш. Хайваннарның кышлавы турында белергә. |
29 | Урман җәнлекләренең кышкы тормышы.(36-37 б) | 1 |
30 | Кошларга кышын ничек ярдәм итәргә.(38-39 б) | 1 | Барлык хайваннардан аерым төркем бүленеп чыгу билгеләрен белергә-кошлар төркеме; кышлаучы кошларның төрләре. |
31 | Кошларга кышын ничек ярдәм итәргә.(38-39б) | 1 | Кышлаучы кошларга ярдәм күрсәтә белергә; тормыштагы күзәтүләрне гомумиләштерергә. |
32 | Боз астындагы суда тереклек бармы?(40-41б) | 1 | Балыкларның билгеләрен; боз астындагы кайбер хайваннарның һәм үсемлекләрнең тормышын белергә. |
33 | Үләннәр, куаклар һәм агачлар ничек кышлый.(42-43б) | 1 | Кышкы чорда агачлар һәм куаклар тормышы турында белергә, күзәтүләрдән чыгып нәтиҗә ясый белергә. Бөреләрнең эчке төзелеше турында күзаллау булдырырга. |
34 | Кыш көне агачларны һәм куакларны танырга өйрәнәбез.(44-45б) | 1 | Агач һәм куаклардагы кышкы аермалыкларны белергә. Тышкы кыяфәте, кайрысы, бөреләре, җимешләре буенча агач һәм куакларның төрле төрләрен билгели белергә. |
35 | Кыш көне агачларны һәм куакларны танырга өйрәнәбез.(44-45б) | 1 | Туган якта үсүче агач һәм куакларның исемнәрен белергә. Тышкы кыяфәте, кайрысы, бөреләре, җимешләре буенча агач һәм куакларның төрле төрләрен билгели белергә |
36 | Кыш көне кешеләр хезмәте. | 1 | Яз көне кешеләр хезмәтендәге үзенчәлекләрне белергә. Кыш көне кешеләр хезмәтен күзәтүләрен гомумиләштерә белергә тиеш. |
37 | Яз килде.(46-47б) | 1 | Экскурсия вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен; туган якның хайваннарын һәм үсемлекләрен; иртә чәчәк атучы үсемлекләрне белергә. Яз килү белән табигатьтә барган үзгәрешләрне күзәтүләрен анализлый белергә тиеш. |
38 | Яз килде.(46-47б) | 1 | Ел фасылларының төп билгеләрен ,һәр ел фасылының исемен һәм эзлеклелеген;язгы чорда бозда һәм суда куркынычсызлык кагыйдәләрен белергә. |
39 | Кайсы үсемлекләр язын чәчәк атарга ашыга.(48-49б) | 1 | Иртә чәчәк атучы үсемлекләрне, үсемлекләрнең иртә чәчәк ату сәбәпләрен белергә. Иртә чәчәк атучы үсемлекләрне башка үсемлекләрдән аера белергә тиеш. |
40 | Кайсы үсемлекләр язын чәчәк атарга ашыга.(48-49б | 1 | Язгы чорда табигатьтәге бәйләнешләрне билгели белергә; туган якта сирәк үсүче һәм югалып баручы үсемлекләрне саклый белергә тиеш. |
41 | Җәнлекләр язны ничек каршылый.(50-51б) | 1 | Яз көне хайваннар тормышындагы үзгәрешләр турында белергә. Табигатьтәге бәйләнешләрне билгели белергә; рәсем буенча анализлый һәм җавап бирә белергә тиеш. |
42 | Җәнлекләр язны ничек каршылый.(50-51б) | 1 | Язгы чорда хайваннарны саклау кагыйдәләрен үтәргә. Кошларның оя коруы турында күзаллау булдырырга. |
43 | Зурлар һәм кечкенәләр турында.(52-53б) | 1 | Хайваннарның нәселе ничек барлыкка килүе турында белергә. Әти-әниләрен һәм балаларын чагыштыра белергә тиеш. |
44 | Җәй килде.(54-55б) | 1 | Терек һәм терек булмаган табигатьтәге төп җәйге үзгәрешләр турында белергә. Җәй көне табигатьтәге үзгәрешләрне билгели белергә. |
45 | Җәй килде.(54-55б) | 1 | Экскурсия вакытында табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белергә. Күзәтүләр вакытында алган информацияне гомумиләштерә һәм анализлый белергә тиеш. Сәламәтләндерү һәм чыныктыру процедуралары турында күзаллау булдырырга. |
46 | Урманга җиләккә барабыз.(56-57б) | 1 | Җиләкләрнең туклыклылык һәм дәвалаучы үзлекләре турында белергә. Үз ягыңда үсүче агулы җиләкләргә мисаллар китерә белергә тиеш. Җиләкләрне җыю кагыйдәләре турында күзаллау булдырырга. |
47 | Урманга җиләккә барабыз.(56-57б) | 1 |
48 | Тырыс тотып гөмбәгә.(58-59б) | 1 | Гөмбәләрнеңбилгеләрен һәм исемнәрен, аларны җыю кагыйдәләрен белергә. Ашарга яраклы һәм агулы гөмбәләрне аера , үз ягыңда үсүче ашарга яраклы гөмбәләргә мисаллар китерә белергә тиеш. |
49 | Тырыс тотып гөмбәгә.(58-59б) | 1 |
50 | Яшел даруханә.(60-61б) | 1 | Дару үләннәрен, үсемлекләрнең дәвалау көче, җыю кагыйдәләре турында белергә. |
51 | Яшел даруханә.(60-61б) | 1 | Дару үләннәрен куллану алымнары турында күзаллау булдырырга. |
52 | Табигать һәм без.(62-63б) | 1 | «Экология» термины нәрсә белдерүен,кеше һәм аның табигатькә карашының үсемлекләрнең, хайваннарның яшәве яки югалуына йогынтысын белергә. |
53 | Табигать һәм без.(62-63б) | 1 | Экскурсия-дәресләр һәм тәҗрибәләр үткәргәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үти белергә тиеш. |
54 | Табигать һәм без.(62-63б) | 1 | Кешенең табигатькә ярдәменең төрләрен һәм формаларын белергә. |
55 | Кызыл китап. | 1 | Туган якның Кызыл китапка кертелгән үсемлек һәм хайваннарын белергә. Табигатьтә үзара бәйләнешләр урнаштыра белергә. |
56 | Кызыл китап. | 1 |
4.Безнең ватаныбыз – Россия (10 сәг.) |
57 | Туган як. | 1 | Безнең планетаның исемен, туган илнең, районның исемен белергә. Туган якның өстенлекләренсурәтли, үсемлек һәм хайваннар төрен атый белергә тиеш. |
58 | Безнең ватаныбыз- Россия.(64-65б) | 1 | Дәүләтнең, аның баш шәһәренең,башкаланың төп мәйданының(Кызыл мәйдан), Кремль, Спасс башнясы исемен белергә. Россия башкаласының күренекле урыннарын сурәтли белергә тиеш. |
59 | Дәүләт символикасы.(66-67б) | 1 | Россиянең дәүләт символикасын; гимнның беренче куплетын һәм кушымтасын белергә.Россиянең дәүләт символларының тарихын, гореф- гадатләрен,тарихын сурәтли белергә тиеш. |
60 | Дәүләт символикасы.(66-67б) | 1 |
61 | Мәскәү – безнең дәүләтебезнең башкаласы.(68-69б) | 1 | Россия – безнең Туган илебез.Мәскәү – Россиянең башкаласы. Дәүләтнең башкаласын, Мәскәүнең үзәге – Кремльне, төп мәйданны белергә. Мәскәүнең өстенлекле урыннарын, Мәскәү тарихында төп тарихи вакыйгаларны белергә тиеш. |
62 | Мәскәү – безнең дәүләтебезнең башкаласы.(70-71б) | 1 |
63 | Мәскәү – безнең дәүләтебезнең башкаласы.(70-71б) | 1 |
64 | Шәһәргә экскурсия.(72-73б) | 1 | Шәһәр буйлап хәрәкәт иткәндә үзеңне тоту кагыйдәләрен, шәһәр транспорты төрләрен ( электричка, трамвай, троллейбус, автобус) белергә. Үзеңнең туган ягыңның төп истәлекле урыннары турында күзаллау булдырырга . |
65 | Шәһәргә экскурсия.(72-73б) | 1 |
66 | «Без һәм әйләнә- тирә дөнья». Йомгаклау.(74-77б) | 1 | «Без һәм әйләнә- тирә дөнья» клубы әгъзаларының кагыйдәләрен белергә. Хат яза һәм конвертның тышын тутыра белергә тиеш. |
”Әйләнә-тирә” курсыннан уку программасын үзләштерү буенча планлаштырыла торган нәтиҗәләр
Укучылар белергә тиеш:
- Үзенең авылын, урамын, йорт номерын, мәктәп адресын,
- Үз иленең исемен, башкаласын, истәлекле урыннарын,
- Россиянең һәм Татарстаннын дәүләт символикаларын,
- Шәһәр транспортларын: электричка, трамвай, троллейбус, автобус.
- Экскурсиядә үзеңне тоту кагыйдәләрен,
- Нәрсә ул табигать, терек һәм терек булмаган табигать,
- Сизү органнары һәм аларның функцияләрен,
- Үсемлекләрнең өлешләрен (тамыр, сабак, яфрак, җимеш, орлык),
- Терек табигатьнең билгеләрен (сулау, туклану, үсү, үрчү)
- Үсемлекләрне, җәнлекләрне, кошларны аерырга,
- Ел фасылларын һәм аларның билгеләрен,
- Суда, бозда, тау шуганда куркынычсызлык кагыйдәләрен.
Укучылар эшли белергә тиеш:
Экскурсияләр һәм тәҗрибәләр вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен үти,
Табигатьне күзәтә һәм үзенең күзәтүләре турында сөйли,
Табигать объектлары һәм кеше ясаган әйберләрне аера,
Терек һәм терек булмаган табигать объектларын аера,
Үсемлекләрнең өлешләрен белә һәм рәсемен ясый,
Йорт хайваннарын һәм кыргый хайваннарны аера, исемнәрен әйтә,
Җәнлекләрнең төркемнәренә мисаллар китәрә (бөҗәкләр, балыклар, кошлар, ерткыч хайваннар),
Туган яктагы ылыслы һәм яфраклы агачларга мисаллар китерә,
Куаклар һәм үләннәргә мисаллар китерә,
Ашарга яраклы гөмбәләргә мисаллар китерә,
Туган якның истәлекле урыннарын әйтә,
Туган иленең исемен, башкаласын, истәлекле урыннарын әйтә.
Укыту-методик комплект белән тәэмин ителеш:
1. Федотова О. Н., Трафимова Г. В., Трафимов С. А. Әйләнә-тирә дөнья. 1нче сыйныф өчен дәреслек. Русчадан Р. С. Вафина тәрҗ. – Казан: «Хәтер» нәшрияты. 2010 ел.
2. Федотова О. Н., Трафимова Г. В., Трафимов С. А. Безнең дөнья сораулар һәм биремнәрдә: Мөстәкыйль эш дәфтәре – М.: Академкнига / Учебник.2011г.
3. Федотова О. Н., Трафимова Г. В., Трафимов С. А. Давай знакомиться, Мир. Хрестоматия. - М.: Академкнига/Учебник. 2010г.
4. Федотова О. Н., Трафимова Г. В., Трафимов С. А. Методическое пособие для учителя. - М.: Академкнига/Учебник. 2012г.
5. Программы по учебным предметам. Перспективная начальная школа. Стандарты второго поколения. – М. Академкнига/Учебник. 2012г.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
1 сыйныфта әдәби укудан эш программасы
Татарстан Республикасынын Мәгариф министрлыгы тарафыннан раслап тәкъдим ителгән 1 нче сыйныф өчен «Әлифба» (а...
1 сыйныфта татар теленнән эш программасы
Белем бирү оешмасының гомуми башлангыч белем бирү буенча икенче буын гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартлары таләпләренә туры килгән төп үрнәк программасына нигезләнеп төзелде....
1 сыйныфта математикадан эш программасы
Программада башлангыч белем бирүнең Федераль дәүләт белем стандарты нигезендә предметлар арасындагы һәм предмет эчендәге бәйләнешләрне, уку процессы логикасын, кече яшьт...
1 сыйныфта музыкадан эш программасы
Данная рабочая образовательная программа по музыке для 1 класса составлена на основе примерной программы начального общего образования по музыке второго поколения с опорой на допущенную Министерством ...
1 сыйныфта сынлы сәнгатьтән эш программасы
Рабочая программа составлена в соответствии с требованиями Федерального государственного общеобразовательного стандарта н...
4 нче сыйныфта “Татар теле” фәне буенча эш программасы (база дәрәҗәсе)
Татар телен укытуда укучыларга танып белүгә этәргеч бирү, уку эшчәнлегендә мөстәкыйльлек, иҗатка омтылыш тәрбияләү, хезмәттәшлекне оештыра,эшне планлаштыра, уку хезмәтендә максат кабул итү,аңа ирешү ө...
3 нче сыйныфта “Татар теле” фәне буенча эш программасы (база дәрәҗәсе)
Башлангыч сыйныфларда ана телен өйрәнү –балаларга тел белеме буенча системалы мәгълүматләр бирү һәм сөйләм үсешен тәэмин итүдә беренчел этап.Бу чорда ана телен өйрән...