"Яңгыравык шигырьләр"
план-конспект урока по чтению (1 класс)
Предварительный просмотр:
Тема | Яңгыравык шигырьләр |
Максат | Укучыларны яңгыравык шигырь үзенчәлекләре белән таныштыру. |
Бурычлар |
|
Планлаштырылган нәтиҗә | Предмет нәтиҗәләре: яңгыравык шигырьләрне таный белү, сәнгатьле укырга өйрәнү. Шәхси нәтиҗәләр: уку материалына кызыксыну уяту, иптәшләреңә карата игътибарлы, дөрес мөнәсәбәт булдыру. Метапредмет нәтиҗәләр: Регулятив:укытучы ярдәмендә дәреснең темасын ачыклау, максатын билгеләү, күмәкләшеп эш планын төзү, план нигезендә эзлекле эш алып бару, эшнең үтәлешенә бәя бирү, эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тота белү. Коммуникатив: үзеңнең фикереңне дөрес, тулы җөмләләр төзеп әйтеп бирә һәм башкаларны тыңлый белү. Танып-белү: тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү, алган мәгълүматлардан файдаланып, сорауларга җавап бирү. |
Төп төшенчәләр | Төшенчәләр: Шигырь, яңгыравык шигырь, ымлык, аваз ияртеме |
Предметара бәйләнеш | Әйләнә-тирә дөнья |
Ресурслар: | Дәреслек, дәреслек-хрестоматия “Әдәби уку” Г. М. Сафиуллина, М.Я. Гарифуллина, Ә.Г. Мөхәммәтҗанова, Ф.Ф. Хәсәнова36-38б., укытучылар өчен методик кулланма, презентация, |
Дәрес тибы Дәрес төре | Яңа белемнәрне ачу (Фронталь, индивидуаль эш.) Диалогик-проблемалы |
Дәрес этаплары | Укытучы эшчәнлеге | Укучы зшчәнлеге | Дәрес барышы |
I этап. Оештыру-мотивлаштыру. | Дәресне оешкан төстә башлап җибәрә. Укучыларны дәрескә мотивлаштыра. | Бер-берсен сәламлиләр, дәрескә әзерлекләрен күрсәтәләр. |
Күңелгә чиртә. Хәерле иртә тели ул, Хәерле иртә! Син дә сыйныфка керүгә Елмаеп эндәш. Таратсын гел шулай шатлык Иптәшкә иптәш!
|
II этап Белемнәрне актуальләштерү. | Ел фасыллары турында әңгәмә оештыра Рәсем буенча эш оештыра | Әңгәмәдә катнашалар, төркемнәрдә эшлиләр. Укытучы сорауларына җавап бирәләр |
Сораулар: Аю кайда йөри? Ул ни өчен чәчәкләрне коча? Чәчәкле аланда йөрү аюга ошыймы? Әйе, укучылар, аюга аланда йөрү бик ошый , ул безне дә үзе янына чакыра:
Килегезче бирегә! Бал кортын куркытмагыз, Ул кунган матур гөлгә, - ди ул.
|
III этап. Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсен кую. |
| ||
IV. Максат һәм бурычларны билгеләү. | - Бүген шундый шагыйрьләрнең берничәсе белән танышырбыз, аларның ничек бөҗәкләр телен аңлавын күрербез. | ||
V. Яңа белемнәрне “ачу”. Физ-ка. | Уенны оештыра | Уенда катнашалар |
Хуш киләсез-з-з-з, әйдә! – дип
Очып узды әйләнеп. (шигырьне берничә укучыдан укыту)
|
VI. Беренчел ныгыту. | Укуны оештыра Презентация ярдәмендә шагыйрь Р.Бәшәр белән таныштыра. | Шигырьне башта эчтән, аннан соң берничә укучы кычкырып укыйлар. |
|
VII. Ныгыту. | Рольләргә бүлеп укуны оештыра. | Шигырьне рольләргә бүлеп укыйлар |
|
VIII. Йомгаклау. Рефлексия, бәяләү, үзбәя. | Сораулар ярдәмендә укучыларның теманы ничек үзләштерүләрен тикшерә. | Укытучы сорауларына җавап бирәләр. Теманы аңлауларын смайликлар ярдәмендә күрсәтәләр |
|
Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
“Иске Өҗем төп гомумбелем мәктәбе”
Яңгыравык шигырьләр
(1 нче сыйныфта әдәби укудан ачык дәрес)
Укытучы: Шәрифҗанова Р.В.
20 нче март, 2018 ел.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тукай шигырьләре
Тукай әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү йөзеннән бер җиргә тупланган шигырьләр тәкъдим ителә...
Х.Туфан шигырьләренә кыскача анализ
Х.Туфанның берничә шигыренә кыскача анализ...
Яңа ел шигырьләре
Яңа ел бәйрәме алдыннан балалар иҗат иткән шигырьләр...
Гамил Афзалның балалар өчен язган шигырьләре.
Безнең Актаныш җирлеге - күп талантлар биргән төбәк. Районыбызда туып-үскән, үзенең бөтен көчен иҗатка багышлаган бик күп җырчыларыбыз, шагыйрьләребез, композиторларыбыз бар безнең. Алар турында без...
Укучылар иҗаты (укучылар иҗат иткән шигырьләр)
Әбиләрдә кунакта. Каникулга чыккан саенБарам мин әбиләргә,Авылда ял итүләреРәхәтлек бирә безгә. Апам,сеңлем белән бергәКүңелле соң ял итү,Рәхәтләнеп ял иткәчЧитен була инде китү....
Укучылар иҗат иткән шигырьләр
Укучылар иҗат иткән шигырьләр...