Эдэби уку дэресе
план-конспект урока по чтению (2 класс)

Шайхулова Чулпан Асгатовна

Конспект

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл edebi_uku_derese.docx30.74 КБ

Предварительный просмотр:

Предмет:  Әдәби уку
Дәрес темасы: Аз булса да, үз акылың булсын. М.Гафури "Тавык белән Үрдәк"

Планлаштырылган нәтиҗә: Һәрвакытта да үз акылың белән эш итәргә, кирәк икән акыллы кешеләрнең сүзләренә колак салырга өйрәнергә.

Максат

Әкиятләрдә төп фикерне таба белергә өйрәтү. Фантастика һәм чынбарлыкны аера белү күнекмәләрен ныгыту.

 Бурычлар:

1.Белем бирү максаты:  М.Гафуриның тормышы һәм иҗаты белән таныштыру; Әкиятләрдә төп фикерне таба белергә өйрәтү.

 2. Фикер сәләтен үстерү максаты :Сөйләм телен,фикерләү сәләтен ,анализлау сәләтен үстерү;"Тавык белән Үрдәк" әсәре аша әкиятләрдә фантастика һәм чынбарлык бәйләнешен аңлату

3. Тәрбияви максат: Үз-үзеңә ышаныч тәрбияләү;тормыштагы кыен хәлләрдә куркып калмыйча, килеп туган проблеманы чишү юлларын эзләп таба белергә өйрәтү.

УУГ формалаштыру:

Шәхси гамәлләр: үзбилгеләмә, укуның дәлилләре, мәгънә төзелеше, әхлакый-этик бәяләү

Регулятив гамәлләр: максатка ышану, планлаштыру, алдан фаразлау, контроль, коррекцияләү, бәяләү, үз-үзеңне ихтыяр буенча көйләү

Танып-белү гамәлләре: гомуми уку, логик, проблема кую һәм чишү

Коммуникатив гамәлләр: бергәләп уку эшчәнлеген планлаштыру, сораулар куелышы, конфликтларны чишү,  иптәшенең үз-үзен тотышы белән идарә итүе, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү, үз фикереңне тулы әйтә белү

Материал: Әдәби уку китабы(дәреслек45-49нчы бит),2нче сыйныф

Җиһазлау: М.Гайфури китаплары

Дәрес тибы:  Яңа белемнәрне үзләштерү.

Предметара бәйләнешләр: Әйләнә-тирә дөнья

Дәрес этабы

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Дәреснең этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

  1. Оештыру.

Уңай психологик халәт тудыру

-Исәнмесез, укучылар! Безнен  әдәби уку дәресе.

- Кәефләрегез ничек,балалар?

-Минеке кояш кебек,ә сезнеке?

-Буген көн нинди?

(кояш-,җил-,болыт-,салкын,җылы,көзге)
Балаларнын фикерлэрен тыңлау.

  - Бүгенге көн сездә бары матур уйлар, якты хисләр генә тудырсын. Мин сезгә бүгенге дәрестә яхшы кәеф телим. Дәресебез кызыклы, файдалы һәм мавыктыргыч булыр дип ышанып калам. Укучылар, дәрестә актив булырсыз, булган белемнәрегезне күрсәтерсез һәм үз фикерләрегезне матур итеп, каушамыйча әйтерсез.

-укучылар укытучы белән исәнләшә,

-укучылар басалар һәм фикерлэрен әйтәләр

кояш-

җил-

болыт-

салкын

җылы

көзге

  1. Актуальләштерү. Теманы ачыклау.

Үткэн темаларны искә төшерү.

-Укучылар ,тактада рәсемнэр бирелгэн.Бирелгэн рәсемнэргэ карап үтелгән әкиятләрне искә төшерәбез.Шул рәсемгә анлатма бирәбез.(«Кәҗә белэн Сарык әкияте», «Су анасы», «Шүрәле», «Батыр әтәч» әкиятләренә рәсемнәр эленә)

-Балалар,бу рәсемнәр нәрсә булды инде?

-Укучылар,нәрсә соң ул әкият?

Алар ничек тәмамлана?

Балаларның рәсемнәр буенча җаваплары тыңлана.

“ Әкияттә – кунакта”уен-биреме

        -Балалар ,мин хэзер         шигырь юлларын укыйм.

Бу юллар ГабдуллаТукайның кайсы әкиятеннән?

1. Билгеле, бу кап-кара урманда һәр ерткыч та бар,

Юк түгел аю, бүре; төлке – җиһан корткыч та бар.

Һәм дә бар монда куян, әрлән, тиен, йомран, поши,

Очрата аучы булып урманда күп йөргән кеше. /________/

2. Китте болар. Бара, һаман бара, бара, -

Күренмидер күзләренә ак һәм кара.

Бара болар. Күпме баргач, алла белә,

Юл өстендә үлгән Бүре башын таба. /___________/

3. Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым,

“Йә иясе юк!” – дип, әйберләргә тими башладым. /__________/

Жавапларын тыңлау

Бәяләү

Бала нинди авырлыклар белән очраша?

-Балалар,бугенге дәреснең темасы: Аз булса да, үз акылың булсын.

- Сез моны ничек анлыйсыз? (фикерлэрен тынлау.Укытучы аңлатмасы.(әгәр үз акылың булмаса,кеше эйткэн  бар эйбергэ ышанып,нидер эшлэп йорсэң, бәлагә таруың бар)

-М.Гафуринын бу әсәрендэ ни   өчен шулай  икән? Дәрес ахрына җавап бирерсез.Моны белер очен безгэ әсәрне укырга кирэк.

әкият исемнәрен әйтәләр

әкият

әкияттэ барысы да яхшы тәмамлана

«Шүрәле»        

«Кәҗә белән Сарык әкияте»

«Су анасы»

-Бәлагэ очрыйсын

  1. Яңа материалны аңлату

-Башта ,балалар, без сезнең белэн М.Гафури турында кыскача гына танышып китик.Балалар өчен язгач, димәк ,ул кемнэр очен язучы?

-Әйе,балалар хэм өлкэннэр язучысы.(М.Гафури һәм анын китаплары белән таныштыру.)

1880 елның 20 июле, Уфа губернасы, Эстәрлетамак өязе Җилем-Каран авылы – 1934 елның 28 октябре, Уфа шәһәре.

Авыл укытучысы гаиләсендә туа. Яшьли ятим кала. Авыл мәдрәсәсендә укый.

Уралда (шул исәптән Рәмиевләрнең алтын приискаларында) сезонлы эшләр башкара.

1898 елдан «Рәсүлия» мәдрәсәсендә (Троицк шәһәре) укый. Җәйләрен приискаларда, казакъ җәйләүләрендә көнлекчелектә эшли.

1905 елда Казанга килә, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга керә.

1906 елдан Уфада, 1909 елга кадәр «Галия» мәдрәсәсендә укый.

-Ә хәзер балалар әсәрне пышылдау ысулын кулланып укыйсыз.

-Балалар,безгә аңлашылмаган авыр,искергэн сүзлэр бар.Әйдэгез,шуларга аңлатма биреп үтик.

Сүзлек өстендә эш: “бер-берсилә”, “гаҗиз калу”, “кыйлганына” сүзләренең мәгънәләрен аңлату,ачыклау.

бер-берсилә- берсе белән берсе

гаҗиз калу-ярдәмсез калу

кыйлганына-эшләгәненэ

Укытучы кычкырып укый.

-Балалар,игътибар белән тыңлап,карап барыгыз.Мин кычкырып укыйм.

-Үзегезгә ошаган урынны  әкият-шигырьдэн  укып курсәтәсез ,нәрсә белдегез , аңлатма бирәсез.(Балаларны  укыту,тыңлау)

Бәяләү

-Ә  хәзер әсәрне рольләргә бүлеп укыйк эле. Беребез Тавык ролен,беребез Үрдэк ролен ,э мин автор ролен укыйм.

-Әйдэгез ,балалар ,хикәяне рольләргә бүлеп укыйбыз.

(Рольләргә бүлеп уку)

Балаларның җаваплары тыңлана.

-Балалар,әйдәгез эле бу әкиятне уйнап карыйк.Такта янына чыгасыз.Мин автор булам ,ә сез төп геройлар булып уйныйсыз. Исегездэ ничек калды,шулай эйтэсез.

Балаларның белән әкиятне сәхнәләштеру,уйнау.Бәяләү.

-Ә хәзер,укучылар,Әмирнен соравына җавап эзлибез. 

-Ник үрдәк суда батмый,э тавык бата икән?

 Укучылар җавап эзли

       ЯЛ МИНУТЫ

Бер,ике,өч торыгыз
Зарядкага барыгыз.
Утырыгыз,басыгыз
Бер,ике, өч санагыз.
Йөгерегез,йөзегез,
Сикерегез, йөрегез.
Матур итеп биегез
Ә хәзер ял итегез

-укытучы сөйләгән мәгълүмат белән танышалар

Пышылдап укыйлар

-Сүзлек белән эш

-укытучы сөйләгән мәгълүмат белән танышалар,

тынлап,карап баралар

-чылбырлы уку

-балалар укый,анлатма бирэ

-рольлэп укыйлар

Балалар экиятне сэхнэлэштерэ.

Укучылар җавап эзли

Үрдәк су кошы,ә тавык җир кошы.

Балалар хәрәкәтләр ясый

  1. Белемнәрне  ныгыту

Аз булса да, үз акылың булсын. 

-Ни өчен шулай аталды икән?

-Фикерләрегез?

Балаларның җаваплары тыңлана. –Дәфтәргә укыган әсәрне ,төп геройларны язып куябыз.

 Мөстәкыйль эш

Дәфтәрдә эш.

-Балалар,дәфтәрне ачабыз.Бүгенге числоны ,әкиятнең  авторын,исемен язабыз.Төп геройларны теркәп куябыз.Аннары «Аз булса да, үз акылың булсын» булсын дигэн җөмләне язып куябыз.

- Укучылар,әйдәгез сорауларга җавап биреп алыйк әле.

Сорауларга җавап бирү.

-Тавык ни өчен көлкегә калган?

-Үрдәк ана нэрсэ эйткэн?

-Урдэк дорес эшлэгэнме?

-Тавык дөрес эшләгәнме?

-Ни өчен?

Балаларның фикерләрен тыңлау.

Тест эшләү:

1.Үрдәк кая бара?

-урманга

-күлгә

-кунакка

2.Үрдәк  нәрсә әйтә?

-каршы килә.

-минем белән күлгә бар

-өйдә утыр

3.Тавык суда нишли?

-йөзә

-бата

-сикерә

4.Бу әкиятләр нәрсә турында?

-эшкә өнди, ялкаулыкны хурлый

-батырлык турында

-акыллы булу турында

-Ә хәзер тестларны тикшерү өчен эшләребезне партадашларыбыз белән алышынабыз. Бергәләп тикшерик.

Синквейн төзү

-Ә хәзер, балалар,әйдәгез «әкият» сүзенә шушы әкияткә карап синквейн төзибез.

1.Әкият(Теманы ачыклаучы сүз, исем.)

2.Кызыклы,эчтәлекле.( Темага туры килә торган ике сыйфат.)

3.Тәрбияли,өйрәтә,уйландыра. (Синквейн темасына хас булган өч фигыль.)

4.Аз булса да,уз акылын булсын.(Теманың эчтәлеген ачучы фраза, җөмлә.)

5.Тәрбия.( Укучының темага карата үз фикерен бер сүз белән чагылдырган нәтиҗә.)

.

Укучылар җавап бирә

Балалар дэфтэрдэ эшли.

Балалар сорауларга җавап бирәләр

-Йөзә белмәгән килеш суга кергән

-Суга керергә

-Дөрес эшләмәгән

Дөрес эшләмәгән

-Кеше фикеренә колак салган

Тест соравына җавап эзлиләр

Җавапларын тынлау

Балалар синквейн төзи

  1. Йомгаклау. Рефлексия

-Бүгенге дәрескә нинди нәтиҗә ясарбыз?Фикерләребезне әйтик әле.

-Үзегез өчен нинди үрнәк яки гыйбрәт алдыгыз?

-Ни өчен аз гына булса да,үзеңнең акылың булу кирәк?

-Нинди киңәшләргә генэ колак салырга кирәк?(үзең белгәнгә)

Үзбәя. Балаларның фикерләрен тыңлау.

Бугенге дәрестә өйрәнгәннәргә бәя бирү.Билге кую.

Өй эше: Дәреслек:46-49 б. сәнгатьле укырга,әти-әниеңэ кычкырып укып күрсәтергә, сорауларга язмача җавап бирергэ,дәфтәргә үрдәк һәм тавык рәсемен ясарга.

-Акыллы ,дус булыгыз! Тырышып укыгыз!

-Дәрестә барыгыз да бик актив катнаштыгыз.

-Дәрес тәмам.Ял итегез.

-акыллы булырга

-белгэн,ышанычлы  кешелэрнен кинэшенэ генэ колак салырга

-җаваплар


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дэрес-йомгаклау:Ботендонья тарихы сэхифэлэре

Разработка урока для 4 класса по УМК " Школа России" по учебнику Плешакова....

Уку дэресе

Уку дәресенә эшкәртмә. "Ипи кадере" хикәясе өстендә эш....

Математикадан ачык дэрес!!!

Предлагаю вашему вниманию мой открытый урок по математике который был представлен для родителей моих учащихся!...

парламент дэрес

тэрбия сэгате...

Эдэби уку 2 класс тест

Аю онендэ булеге буенча тест...

Математикадан дэрес эшкэртмэсе

Куст методик берлэшмэсендэ уздырылган математикадан дэрес эшкэртмэсе...

Туган телдэ эдэби уку.3 класс эш программасы

Тугане телдэ эдэби уку. 3 класс...