Татар теленнән кызыклы биремнәр
методическая разработка по чтению
Татар теле укытучылары өчен кызыклы биремнәр җыелмасы.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tatar_telennn_kyzykly_biremnr.docx | 543.11 КБ |
Предварительный просмотр:
1. БИШ ИСЕМ.
а | а | |||
а | а | |||
а | ||||
а | а | |||
а | а |
2.АЛТЫ ИСЕМ.
Буш шакмакларга хәрефләр куеп, сулдан уңга укыгач, сүз килеп чыгарлык итеп алты исем языгыз.
а | |||||
а | |||||
а | |||||
а | |||||
а | |||||
а |
3.ДҮРТ СҮЗ.
Дүрт сүз языгыз. Сүз саен бер иҗек артык булсын.
Үрнәк өчен:теш, арба, тәгәрмәч, алабуга; ат, такта, күбәләк, тимерчелек; су, китап, тәрәзә, алабута...
-Менә сезгә сүзләр: ага, яга, ачык, кара, кура, атна. Аларның уртасына
ба яки ла иҗекләрен куеп, яңа сүзләр китереп чыгарырга кирәк.
-Хәзер эшлибез аны,- диде Муса.- Менә шундый яңа сүзләр килеп
чыга...
Нинди сүзләр килеп чыккан?
4.НИНДИ СҮЗЛӘР БУЛДЫ ИКӘН?
Тапкырҗан, дөрес һәм матур итеп тактага сүзләр язды. Аларны иптәшләренә күрсәтәсе килеп, ул класстан чыгып китте. Дежурный укучы бу сүзләрнең беренче иҗекләрен сөртте дә, тактада сүзләрнең соңгы иҗекләре генә калды.
ке | ке | ке |
ке | ке | ке |
ке | ке | ке |
Укучылар керделәр дә дежурный сөрткән хәрефләрне яңадан яздылар. Тапкырҗан нинди исемнәр язган булган?
5.УН ИСЕМГӘ - ЧЕМПИОН.
Ил- иҗеге ахырына төрле иҗекләр өстәгез дә, малайлар һәм кызлар исеме
ясап, ун исем ясагыз.
( Контроль иҗекләр: -нам, -дар, -шат, -гиз, -фат, -нур, -сур, -кәй ,-яс,-үс,
-гизәр.)
-Ил иҗегенә беткән исемнәр тап һәм яз.
6.УЙЛАП ТАП. Беренче иҗектә о, икенчесендә ы хәрефе булган 20 сүз яз.
о | ы | о | ы | о | ы | о | ы | |||||||||||||||||||||
о | ы | о | ы | о | ы | о | ы | |||||||||||||||||||||
о | ы | о | ы | о | ы | о | ы | |||||||||||||||||||||
о | ы | о | ы | о | ы | о | ы | |||||||||||||||||||||
о | ы | о | ы | о | ы | о | ы |
7. АХЫРЫ БАР, БАШЫН ТАП.
Ахыргы берничә хәрефе бертөрле сүзләр сайлап язылган, һәр төшеп калганхәреф урынына сызык яки нокта куелган.
Бу сүзләрнең башын тап.
ч | ы | к | ||||||
ч | ы | к | ||||||
ч | ы | к | ||||||
ч | ы | к | ||||||
ч | ы | к |
ч | а | к | ||||||
ч | а | к | ||||||
ч | а | к | ||||||
ч | а | к | ||||||
ч | а | к |
8.НИ ӨЧЕН? Төрле исем килеп чыксын өчен, буш шакмакларга хәрефләр языгыз.
б | з | |
б | з | |
б | з | |
б | з | |
б | з | |
б | з |
9. ИСЕМНӘР ТӨЗЕ.Буш шакмакларга кайсы аваз хәрефләрен язарга кирәк?
җ | и | |
җ | и | |
җ | и | |
җ | и | |
җ | и |
10.РЕБУСЛАРНЫ ЧИШ.
ТУ | Ф | ЕК |
, | ||
ЯК | Ю=Й | 24154 |
1532 | И=Ө | Е,,,, |
11.СҮЗЛӘР БУТАЛГАН. ШУЛ СҮЗЛӘРНЕ ТАБЫГЫЗ.
Э | З | Л | Ә | К | Ә |
Э | Л | Е | Р | Ш | К |
Э | Н | Е | Г | Ә |
12.КЕМ КҮБРӘК? Бирелгән иҗекләрдән ничә сүз төзи аласың?
13.КУНАК ТАБЫНЫНА НӘРСӘЛӘР КУЕЛГАН?
Уйлап яз.
Вынка_______________
Ләчиквек____________
Ләнпип_____________
Камйок______________
14.”ЯҢА СҮЗ ЯСА”УЕНЫ
1.БАЛАВЫЗ сүзеннән ничә сүз төзи аласың?
2.ТАБАГАЧ. Бу сүздә ничә сүз таба аласыз?
3.СУКАЛАУсүзендә ничә сүз яшеренгән?
15.БЕР СҮЗДӘН - ИКЕ СҮЗ.
Түбәндәге сүзләрдән ике сүз ясагыз һәмбасымнарын билгеләгез. Картаю -..., баласыз -..., сукала -..., тапкыр -..., карчыга -..., күлмәк -..., ярсу -..., чалбар -... , капкач -... .
16. УЙЛАП ТАП..
1.Күлдә бар, елгада юк,
Үрдәктә бар, казда юк.
2.Яз белән көз нәрсәгә бетәләр?
3.Утыз "я" хәрефеннән торган нинди кеше исемен беләсез?
4.Көн белән төн нәрсәгә бетәләр?
17. МЕНӘ СЕЗГӘ СҮЗЛӘР.
-Менә сезгә сүзләр: ага, яга, ачык, кара, кура, атна. Аларның уртасына
ба яки ла иҗекләрен куеп, яңа сүзләр китереп чыгарырга кирәк.-Хәзер эшлибез аны,- диде Муса.- Менә шундый яңа сүзләр килеп
чыга... _______________________________________Нинди сүзләр килеп чыккан?
18.БУШ КАЛГАН ШАКМАКЛАРГА ҖИДЕ ИСЕМ ЯЗ
К | К | |||
К | К | |||
К | К | |||
К | К | |||
К | К | |||
К | К | |||
К | К |
19.УНАЛТЫ КОШ ИСЕМЕН ЯЗ.
к | |||||||||||
к | |||||||||||
к | |||||||||||
к | |||||||||||
к | |||||||||||
к | |||||||||||
к | |||||||||||
к | |||||||||||
к | |||||||||||
к | |||||||||||
к | |||||||||||
к | |||||||||||
к | |||||||||||
к | |||||||||||
к | |||||||||||
к |
20.УЙЛАП КАРА!
1.Нинди шәһәр суда йөзә?
2.Алма дисәң дә алалар, Нәрсә соң ул, балалар?
3.Чарлак кайчан кош була?
4.Азиядәге бер тауның исемен алам: беренче иҗеге - әйбернең төсен белдерә, икенче иҗеге - йорт хайванының исеме.
5.Нинди сүздә алты «н» бар?
21.ӘЙЛӘНМӘЛЕ СҮЗЛӘР.
Баштан башлап укысаң да,
Арттан башлап укысаң да,
Каян башлап укысаң да,
Һаман да шул бер үк сүз
а | а | к | к | |||||
а | а | к | к | |||||
а | а | к | к | |||||
и | и | к | к | |||||
и | и | к | к | |||||
к | к | к | к |
22.МЕТАГРАММАЛАР.
1)“М”белән мине киясең,
“Г” булса, тимер деталь
”Л” куйсаң атаклы бер эт,
“Б” булса, йомшак одеал
2)“Т” гә бетсә, ат муенында йөрер ул,
“Ш” гә бетсә, күлдә гомер сөрер ул,
“Л “гә бетсә, җирдә калып черер ул,
“Р” гә бетсә, мичкә килеп керер ул.
3)”С” белән мин бер баткак җир,
“К” белән белән куктә очам,
“ Т” белән әкият герое,
“ Б” белән чокыр булам.
4)”У” белән мин бер планета,
“И” белән ил саналам.
“И” не “А” га алыштырсаң
Бер ат кертеп ябалар.
5)Сүз башында “Т” булса, аш-су салалар,
“Ч” булса, аны судан тотып алалар,
“К”булса, ул бакчада үсә, зур була,
“С”белән башланган бавы озын була.
23.БЕР СҮЗ БЕЛӘН ӘЙТ.
Табан ялтырату______________
Ефәктәй булу________________
Дуамал баштан______________
Балавыз сыгу_______________
Баш күккә тию________________
Авызга су кабу________________
Чәчләр үрә тору_______________
Түшәмгә төкереп яту__________
Җир тишегенә керерлек булу____________
24.ИКЕ СҮЗДӘН - ӨЧЕНЧЕ СҮЗ.
Бер хәрефне дә төшершп калдырмыйча һәм хәреф өстәмичә бирелгән сүзләрдән яңа сүз ясап яз.
- Калак + чар.
- Яка+бал.
- Шәл + ми.
- Муза + яры.
- Ык + тычкан.
- Нил + тәкә.
- Гата + кар.
- Ас + тал.
- Ук + каз.
- Кап + и
25.СЫЙФАТЛАРГА СИНОНИМНАР ТАП.
Зирәк,____, ____, ____.
Зур, ____, ____, ____, ____.
Кайнар, ____, ____.
Кечкенә, ____, _____, ____.
Матур ,____, ____, ____, ____.
Саф, ___, ____, ____.
26.СЫЙФАТЛАРГА АНТОНИМНАР ТАП.
Батыр- ..., зур- ..., усал- ...., бай- ..., тәмле- ...,шат - ..., матур - ..., туры- ..., үткен - ....
27. “МИН БАШЛЫЙМ, СИН ТӘМАМЛА” УЕНЫ.
1)Эш үткәч,(.........).
2) Азрак сөйләсәң, (..........).
3) Кешенең үзенә карама, (........).
4) Телең белән узма, (........).
5) Кыңгыр эш (........).
6) Бер яхшы эш (........).
7) Яхшы гадәт адәм итәр, (........).
8) Ачуның даруы- (........)
9) Эше барның- (........).
10) Белмәү гаеп түгел, (..........).
28.БАШЫН ТАП.
а | р | а | р | |||
а | р | а | р | |||
а | р | а | р | |||
а | р | а | р |
29.ЯШЕРЕНГӘН ИСЕМНӘР.
1. Юыну савыты.
2. Авырлык үлчәү берәмлеге.
3. Электромагнит дулкыннарын тапшыру, тоту чыбыклары.
4. Рәт - рәт булып төзелгән кешеләр, машиналар, баганалар төркеме.
5. Спорт уенның төре.
1
тонна
6. Тау тишеп чыккан юл.
н | н | |||||||
н | н | |||||||
| н | н | ||||||
н | н | |||||||
н | н | |||||||
н | н |
30. ТУТЫРА АЛАСЫҢМЫ?
1) һәр шакмакка бер хәреф язып, җиде шакмакка 39 хәреф исемен сыйдырып буламы?
2)Кипкән үләнне биш шакмакка сыйдырып бетер
3)100 “Ә”ХӘРЕФЕН ДҮРТ ШАКМАККА ТУТЫР.
4)УТЫЗ “Я”ХӘРЕФЕН ӨЧ ШАКМАККАТУТЫР.
5) 6 “Н”ХӘРЕФЕН БИШ ШАКМАККАТУТЫР.
6) «ӨТЕРГЕ»СҮЗЕН ӨЧ ШАККМАККА ЯЗЫП БУЛАМЫ?
31.СОРАУЛАР БӘЙГЕСЕ.
-Син кайсы республикада яшисең?
-Татарстанда нинди милләтләр яши?
-Татарстанның президенты кем? Аның исемен әйтегез.
-Татарстанның дәүләт телләре?
-Бу юлларны кем язган? “И туган тел,и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле!”
-Татар халкының милли бәйрәмнәрен әйтегез.
-Предметны белдерә,кем?нәрсә?сорауларына җавап бирә.Ул нинди сүз төркеме?
-Предметның эш-хәлен белдереп, нишли? Нишләде?
сорауларына җавап бирә. Ул нинди сүз төркеме?
-Татар халкының милли киемнәре.
-Татар халкының милли ашлары.
32. “К” ЛАР ТУЛГАН БАКЧАГА.
Бакчада үсүче 10 үсемлек исемен яз.
Бу бакчага ни булган?
Бакча “К” белән тулган.
К | ||||||||
К | ||||||||
К | ||||||||
К | ||||||||
К | ||||||||
К | ||||||||
К | ||||||||
К | ||||||||
К | ||||||||
К |
Әйдә, рәхим итегез!
Авыз итеп китегез!
33. “ЯҢА СҮЗ” УЕНЫ
1) Сүзләрнең алдына бер хәреф өстәп яңа сүзләр ясарга.
...аш
...ач
...порт
...иләк
2) Сүзләрнең артына бер хәреф өстәп яңа сүзләр ясарга.
Шар...
Бүре...
Таба...
Бак ...
Кар...
34.“ТАПКЫРЛАРГА ТАБЫШМАК,ҖАВАПЛАРЫН УЙЛАП ТАП!”
1.Ике агай тездән,
Калышмыйлар бездән
2.“Ти!” дисәң тими,
“Тимә!” дисәң тия
2.Үсә койма буенда ,
Гел чагудыр уенда.
Уты да юк – яндыра,
Корт чаккан эз калдыра
4.Бер хәсрәт капчыгы
Яфрак астында тора.
Башы бер дә булмаса да,
Эшләпәдән утыра
5.Тәртәләре колакларда,
Тәгәрмәчләр күзләрдә.
Борында ыңгырчагы
Монысы нәрсә тагы?
.
7.Бер имәндә өч ботак,
Ботак саен өч алма,
Барлыгы ничә алма?
8.Җәй шакылдый бу чүкеч,
Кыш шакылдый бу чүкеч,
Ничек чыдый бу чүкеч?
9.Гөлдер – гөлдер, гөлдер бу,
Кызыл тәпи кемдер бу?
10.Сорыдыр үзе, кылыйдыр күзе,
Эзен чуалта;
Бер күзен йомып,
Йокларга ята
11.Энәле бүрек бара...
Булдырсаң, тотып кара
12Үзе урак, үзе тешсез, (ай)
13.Җәен киенә, кышын чишенә, (агач)
14.Ашамый-эчми, көне-төне эшли. (сәгать)
15.Җәен урманга патша, Кышын кардан да аста. (аю)
35.”СҮЗЛӘР ТӨЗЕ.” УЕНЫ
К а р с ы я ш л е ә ч з у й о м а
хәрефләреннән нинди? соравына җавап булган, билгене белдергән сүзләр төзеп язарга.
36. КОШНЫ НИЧЕК КЕЧЕРӘЙТЕП БУЛА?
"Кечкенә кош" сүзләрен бер сүз белән әйтеп буламы? Эшләп кара әле:
Кечкенә кош -..., кечкенә өй -..., кечкенә урман
Ә хәзер предметны үзегез кечерәйтегез: күл, китап, кыз, елга, алан, таяк, шәпәр, күпер.
37. “ПАРЛЫ СҮЗЛӘР” УЕНЫ
Парлы сүзнең яртысы бер якта, икенче якта - яртысы. Шул сүзләрне туры китереп, парлы сүзләр төзе.
җир май
җиләк кыз
бал туар
хатын су
мал чебеш
иртә тоз
тавык корт
ипи җимеш
кош кич
38. УЙЛАП КАРА!
1.Нинди балык ел фасылын белдерүче рәвешкә “адаш” булып йөри? (җәен )
2.Нинди борынгы сугыш коралына “ү” хәрефен өстәп язсак, рәвеш табарбыз? ( җәя+ү)
3.Әтиеңнең әтисе сиңа кем булганны бел дә, шул сүзнең беренче иҗегенә рус телендәге “мин” сүзен ялгап, рәвеш яса. (ба+я )
”4.Керән” сүзендәге хәрефләрнең урыннарын алыштырып, рәвеш яса.( әкрен)
5.Рәвеш килеп чыксын өчен,“заман”сүзендәге нинди хәреф белән алыштырырга кирәк?
(Һаман)
6.Ә, е, и, з, к, н, р, т хәрефләрен генә кулланып, үзара антоним булган ике рәвеш ясарга.
(әкрен—тиз)
7.”Төн” һәм “кыска”сүзләренең антонимнарын белеп, шуларны кушып рәвеш яса. (көнозын)
8.Г.Тукай “Шүрәле” әкиятендә Кырлай урманнарында бер чиләк җиләк җыю тизлеген нинди рәвеш ярдәмендә тасвирлаган? (күз ачып йомганчы)
39. БЕР ҮК СҮЗДӘН ЯСА.
ИСЕМНӘН | СЫЙФАТ ЯСА | ФИГЫЛЬ ЯСА | ИСЕМ ЯСА |
ТИМЕР | ТИМЕРЛЕ | ТИМЕРЛӘ | ТИМЕРЧЕ |
ХИСАП | |||
КҮЗ | |||
ҖЫР | |||
ҖИР | |||
АЛТЫН |
40. АЛАР НИШЛИ?
Ат... Песи .... Карлыгач .... Буран .
Әтәч... Ишәк.... Елан.... Мич..
Сыер... Тавык.... Чишмә .... Аш...
Үрдәк... Карга.... Җил .... Кояш,
Сандугач... Күркә .... Арыш.... Балык
41.НӘРСӘ КАЙДА ЯШИ?
Бал корты ... . Кош .... Аю ... . Тиен ... . Тавык ... . Ат ... . Балык ... . Кеше ... .
42.СҮЗЛӘР БУТАЛГАН. ШУЛАРНЫ ТАП.
43.КРОССВОРДНЫ ЧИШ.
Горизонталь буенча:
4.Тауны тишеп чыккан юл.
5.Билет сату, алу урыны.
6. Спорт уены төре
Вертикаль буенча:
1.Үзенә оя ясамый торган кош.
2.Юыну өчен зур савыт.
3. Вокзал алдында поездга утыра торган урын.
2 | ||||||||
1 | 3 | |||||||
4 | ||||||||
5 | ||||||||
6 |
44.БЕРТӨРЛЕ ФИГУРАЛАРДАГЫ ИҖЕКЛӘРДӘН СҮЗЛӘР ҖЫЙ.
45.ГРАММАТИК БАШВАТКЫЧНЫ ЧИШ:
В белән коелам мин ипидән.
Б белән чүлмәкләр әвәләп була миннән
|
46.ТАМЫРДАШ СҮЗЛӘРНЕ ТАП.
КӨН
ТЫН
47.СҮЗЛӘРНЕ ЯЗЫП БЕТЕР.
___________ _____________
___________ _____________
___________ _____________
ЙО ___________ ЙӨ _____________
____________ _____________
___________ _____________
___________ _____________
48. ГРАММАТИК МИСАЛЛАРНЫ ЧИШ:
100 + ЕМ = ____________
100 + ЕК = ____________
100 + Ә = _____________
100 + ҮЧЕ = __________
Й + ХИКӘЯНЕҢ БЕР ӨЛЕШЕ _____________
ЙОЗ +ТӨС =__________
48. БУЛМЫЙ.
1.Татар телендә нинди тартык аваздан башланган сүз булмый?
2.Татар телендә нинди сузык аваз хәрефләренә беткән язма сүз булмый?
3.Нинди тартык авазлар алынма сүзләрдә генә була?
49.СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИР.
1.Беренче кисәге - җирнең иярчене; Икенче кисәге - җәзалау урыны; Кушып укыганда - кеше исеме. Айдар («ай» һәм «дар»)
2.Бер иҗегем - төс минем; Икенчесе - сыеклык; Өченчесе бөл ай ди: - Безнең авыл бик бай,- ди. Аксубай («ак», «су» һәм «бай»)
3.Нинди шәһәр суда йөзә? Алабуга (шәһәр һәм балык исеме)
4.Алма дисәң дә алалар, Нәрсә соң ул, балалар? Алма (боерык фигыль һәм җимеш)
5.Чарлак кайчан кош була? Акка буягач (акчарлак)
6.Азиядәге бер тауның исемен алам: беренче иҗеге - әйбернең төсен белдерә, икенче иҗеге - йорт хайванының исеме.Алтай («ал» һәм «тай»)
7.Нинди сүздә алты «н» бар? Алтын
8.Беренче иҗеге - боерык фигыль; Икенче иҗеге - атау җөмлә; Икесе бергә - кыйммәтле металл исеме. Алтын («ал» һәм «тын»)
9.Ансыз миңа бу киң дөнья булды тар, Насыйп микән миңа аны күрергә? Аның хәрефе бу язылган җирдә бар, Миңа кирәк шул кемлеген белергә. Анам (юл башы хәрефләреннән укыла)
10.Һәр хәрефе бер иҗек, Исеме була ничек? Аю («а» һәм «ю»)
11.«Б» белән башласаң - бик тәмле әйбер; «С» белән башласаң - бүрәнәләр бәйләме; «К» белән башласаң - боерык фигыль. Бал, сал, кал
12.Бер иҗеген ал умартадан, Икенчесен эзлә партадан; Бергә кушкач, кем була дисәң? - Уйлап кара: мин ярам, кисәм. Балта («бал» һәм «та»)
13.Бабай урманга барган, Бабай балтасын алган. Бабай урманда бал тапкан, Аны кая салып кайткан? Бал тасына («балтасына»)
14.Берсе иген игүчеләргә, икенчесе печән җыючыларга кирәкле ике нәрсәнең исемен бергә кушсак, җиңгиләргә кирәкле бер нәрсәнең исеме килеп чыгар. Каптырма («кап» һәм «тырма»)
15.Үзе биш хәрефтән тора торган сүз. Баштагы өч хәрефен генә укысаң - татлы әйбер исеме килеп чыга, соңгы ике хәрефе - Татарстандагы елга исеме. Барысы бергә - суда яшәүче, бик тиз йөзүче. Балык («бал» һәм «Ык»)
16.Без безгә без дибез, Сез безгә ни дисез? Без (алмашлык һәм тегү коралы)
17.«Й» белән башласаң - әйберләрне саклый, «Т» белән башласаң - җәнлек ауларга ярый. Йозак, тозак
18.Кара дисәң, карамый, Ак дияргә ярамый. Кара (кара төс һәм боерык фигыль)
19.Кыш көнендә күп була торган ике нәрсәнең исемен бергә тезеп языгыз да, җәй көне күп була торган бер җимеш: исеме чыксын. Карбыз («кар» һәм «боз»)
20.«К»дан башлап укысагыз, Җир ашларга китә, «Г»дан башлап укысагыз, Чәчәк атып үсә. Көл, гөл
21.Күлмәкне икегә аерсаң, нәрсә килеп чыга? Күл һәм мәк
22.Минем белән ул адаш: Мин - яз ае, ә ул - аш. Май
23Урман белән тау арасында нәрсә бар? «Белән» бәйлеге
24.Ат бер елга өч таз суны эчеп бетерә аламы? Елга суын эчеп бетереп булмый (юнәлеш килештәге «ел» сүзе һәм «елга»)
25.«3» белән башлап - Татарстандагы елга; «X» белән башлап - кеше исеме; «Ч» белән башлап - үсемлек; «Җ» белән башлап - елның бер вакыты. Зәй, Хәй, чәй, җәй
26.Бөтен татар өендә бар, Үзе дөньяда бер генә. Казан (шәһәр һәм савыт)
27.Күл буенда шаулармын, «Ш» белән мине язсаң; Ат муенында булырмын, «Т» белән алыштырсаң; Ул урынга «Р» куйсаң, Кисә аласың токмач; «Л» белән кырда калам, Игенне урып-җыйгач. Камыш, камыт, камыр, камыл
28.Беренче кисәге - сыеклык, икенче кисәге - Татарстандагы елга, кушып укыганда - табигать күренеше. Суык («су» һәм «Ык»)
29.Беренче иҗеге - хайван, Икенче иҗеге - боерык фигыль, Икесе бергә - кош исеме. Сыерчык («сыер» һәм «чык»)
30.Беренче кисәге - боерык фигыль, икенче кисәге - иген үсә торган җир, кушып укыганда - зирәк кеше. Тапкыр («тап» һәм «кыр»)
31.Исеме ике сүздән кушылган. Беренчесе - җир йөзендә иң күп бер нәрсә, икенчесе - кечкенә бер хайван; икесен бергә җыйганда, өен үзе белән йөртә торган бер хайванның исеме чыксын. Ташбака («таш» һәм «бака»)
32.Тугай кайчан сайрый? «Р» хәрефе өстәгәч («тургай»)
33.Атлар аңлый торган ике сүзнең ахырына «к» хәрефен кушсаң, адәмнең киссәң дә авыртмый торган бер әгъзасының исеме чыгар. Ул нәрсә? Тырнак («тыр-р» һәм «на-а»)
34.Көн белән төн бер-берсеннән нәрсә белән аерылалар? Беренче хәрефләре белән
35.«У» белән язсаң, тау була, «А» белән язсаң, диңгез була. Урал, Арал
36.Өч дигәндә - ике була, «Ике» дигәндә - өч була. «Өч» һәм «ике» сүзләрендәге хәрефләр саны
37.Түтәлдә нинди ике нота үсә? Фасоль («фа» һәм «соль»)
38.Ике көн рәттән яңгыр явамы? Рәттән ике көн булмый (арада төн бар)
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
2 нче сыйныфта уку елы азагында татар теленнән укучыларның белемнәрен тикшерү өчен тест биремнәре.
2 нче сыйныфта уку елы азагында татар теленнән укучыларның белемнәрен тикшерү өчен тест биремнәре. Әзерләде Түбән Кама шәһәре Муса Җәлил исемендәге 1нче гимназиянең башлангыч сыйныф у...
4 нче сыйныфта татар теленнән район олимпиадасы биремнәре
Олимпиада биремнәре 4 нче сыйныф татар мәктәпләре өчен төзелгән...
Кызыклы биремнәр
Дәресләрдә куллану өчен кызыклы биремнәр...
Эксперимент эше: «Кызыклы грамматика» Татар теленнән түгәрәк эше ПРОГРАММАСЫ_
Примерная рабочая программа внеурочной деятельности «Занимательная грамматика» по татарскому языку предназначена для 1 класса с татарским языком обучения. . Основная цель-расширить, углубить и з...
3 нче татар сыйныфы өчен татар теленнән биремнәр һәм тест сораулары
3 нче сыйныфларда "Сүз.Сүзнең мәгънәсе " темасын үткәндә тикшерү өчен бирем һәм тест сораулары....
2 нче сыйныф өчен татар теленнән тест биремнәре.ПНШ.
2 нче сыйныф өчен татар теленнән тест биремнәре.ПНШ....
2 сыйныф укучыларының татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү буенча биремнәр.
2 сыйныф укучыларының татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү буенча биремнәр җыелмасы. Укучыларның белем дәрәҗәсен тикшерү уңаеннан төзелде. Биремнәр төрле формаларда бирелде. Түбәндәге б...