Көз серләре
проект по чтению (4 класс) на тему

"Көз серләре" темасына проект 4 класс укучылары белән әдәби уку дәресендә башкарылды 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл koz_serlre.docx21.99 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Көз серләре

Максат: Көзге табигать турында мәгълүмат туплау.

Бурычлар: Әдәби әсәрләргә , шәхси күзәтүләргә нигезләнеп көзге табигатьнең серле якларын ачыклау, көзге табигать турында  белемнәрне арттыру,

Актуальлеге

Авылдагы бакчабызда үсә чия,баланнар.

Үсә карлыган,алма, юк бары тик бананнар.

Барысын да безнең өчен әти-әни утырткан

Үссен җиләк,үссен җимеш  үсмәсен чүп, кычыткан.

Чыктым менә бакчага витаминнар өзәргә ,

Карап торам аларга,өзми ничек түзәргә.

Алма әйтә- мине өз, сливасы- мине өз!

Ә мин әйтәм: Сабыр итәм, җитсен әле алтын көз.

Туган ягыбызга алтын көз аяк басты.Ул табигатьнең гаҗәеп матур бер гүзәл мизгеле.

Агачлар моңаеп,яфракларын коя башладылар. Җир үзенең сарылы- яшелле мамыктай йомшак юрганын ябына башлады. Кыр казлары, безнең белән саубуллашкандай, канатларын салмак кына кага-кага,моңсу тавышларын яңгыратып,җылы якларга юл алалар. Кырларда комбайннар гөрелтесе тына, арыш,бодай җирләре бушап кала.

Көз көне яктылык та, җылылык та шулай ук кими. Шуңа күрә яфракларның яшеллеге, сары, кызгылт- сары ,күгелҗем төсләргә алмашына. Табигатьтә бар да бик тиз үзгәрүчән,бер ел фасылына ияләшеп кенә бетәсең, икенчесе тәрәз кага.

Кереш

Кайбер кешеләр көз килгәнгә сөенәләр, ә кайберәүләре киресенчә  көенәләр. Җәй белән саубуллашу җиңелләрдән түгел .Тик шулай да көзнең   мул уңыш җыя торган чор икәнен истә тотсак, коенергә урын юк.  Кешеләр җәен  нинди генә яшелчәләр, җиләк-җимешләр үстермиләр, көзен шул уңышны җыеп урнаштыру белән мәшгуль булалар.  Алтын -сары яфракларга, ал-кызыл алмаларга балалар сөенәләр, амбар тулы ашлыкларга, байлык- муллык килгәнгә өлкәннәр сөенәләр. Чыннан да көз күңелгә моңсулык та,шул ук вакытта сөенеч тә бирә торган ел фасылы. Көз турында эшне бергәләп план төзүдән башладык.

I. Китапханәдәге китап, энциклопедия, интернет чыганакларыннан көз турында  материал эзләү.

II. Халык авыз иҗатыннан  көз турында табышмак, мәкаль-әйтемнәр эзләү, "Беренче адымнар" рубрикасы астында иҗат җимешләрен тәкъдим итү

III. Кем көзне ни өчен ярата? соравына җавап эзләү

Төп өлеш

I. Китапханәдәге китап, энциклопедия, интернет чыганакларыннан көз турында  материал эзләү

Китапханәдәге китап, энциклопедия, интернет чыганакларыннан көз турында материал эзләдек,көзге үзгәрешләрне күзәттек. Аларны тәртипкә салгач, үзебез өчен түбәндәгеләр ачыкланды:

1. Галимнәр көзне сентябрь аеннан башлана дип исәплиләр. Сентябрь,октябрь,ноябрь-көз айлары булып исәпләнә. Октябрь аенда юка кием киеп йөрерлек көннәр дә, ноябрьдә ак кар яткан еллар да булгалый.

2.Табигатьнең без аңламаган яклары күп булган кебек, көзнең дә безгә ошаган һәм ошамаган яклары бар. Бер көзге үзгәрешләрне күзәттек һәм аларны  ике төркемгә бүләргә булдык.1 нче төркемдәге үзгәрешләр күңелне сөендерә-агач яфраклары төрле төскә керә, кешеләр уңыш жыялар, жил агачтан коелган яфраклар белән шаяра, аларны очыртып йөри,пәрәвезлэр оча. 2нче төркемдәге үзгәрешләр моңсуланырга мәҗбүр итә, җылы җәйне  сагынырга сәбәп булып тора-  һава салкыная, көннәр кыскара ,төннәр озая,кошлар жылы якка очып китәләр,  яфраклар коела, үләннәр кибә, саргая, салкын яңгырлар ява , күк йөзе соры төстә була, күк йөзен болытлар каплый,  кояш күренми,кояш нык жылытмый. Әйдәгез, көзге үзгәрешләрне истә калдыруыбызны тикшереп алыр өчен бер уен уйнап алыйк.Әгәр мин әйткән үзгәреш көзге табигатькә туры килсә, кул чабабыз, туры килмәсә-тыпырдыйбыз.  Сез әзерме?  

Бураннар юлны күмә-,                         кояш нык җылытмый+,          салкын яңгырлар ява +,

кешеләр уңыш жыялар, +                    кешеләр су коеналар -,           төннәр озая,+,

карлар эри, -,                                        агач яфраклары төрле төскә керә,+, гөрләвекләр ага,-

кошлар жылы якка очып китәләр, +

3. Бу үзгәрешләр бер көн эчендә берничә тапкыр кабатланырга мөмкиннәр. Тикмәгә генә шагыйрә Ә.Бикчәнтәева "Бер карасаң күктә болыт була, бер карасаң тагы яктыра " дип язмаган бит. Көзнең үзгәрешләренә сокланып язучы шагыйрьләр бер Ә.Бикчәнтәева гына түгел, шуларның берничәсен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез

1.Үтте-китте матур җәйләр, көзләр килеп  җитте.

Ак каенның яфракларын сары төскә кертте.

Урман аланнарына сары келәм ябылган.

Миләш тәлгәшләрен назлап кояш сарылган.

2. Яхшы күңелле агачлар җирне дә онытмыйлар.

Алтын-сары бизәк төшкән кием белән котлыйлар.

3.Урамнар буйлап килә көзбикә көлә-көлә.

Яфракларын сибә-сибә шаяра, уйный,көлә.

4.Көннәр инде салкынайды,кышлар бераз якынайды.

Тирә-юнь сары төстә ,әллә соң бу алтын аймы?

Сары чуклы шәлъяулыгын бәйләгән дә ак каен,

Әллә каян балкып тора кояш  нур сипкән саен

Кадерен белсәк ,байлыгы да барыбызга җитәрлек.

Көзге урман нинди гүзәл,соклангыч, искитәрлек.

5. Салкын җилләр исә тәрәзәгә чиртә.

Сап-сары яфраклар җиргә очып төшә.

Сары яфрак белән бөтен урам тулган.

Кояш та елмаймый ,белмим,нәрсә булган?

 Бу шигъри юллардан без көзнең  үзебез күзәткән якларын  күрдек, ә менә әдәби укудан ..... "ИСЕМЕ"  әсәрен укыгач без көзнең үзебез тикшереп карамаган ягын ачтык.Ул турыда безнең уйлап та караган юк иде.(өзек)

II. Халык авыз иҗатыннан көзге үзгәрешләргә кагылышлы материал эзләү

  Халык авыз иҗатыннан көз турында табышмаклар, мәкальләр эзләдек һәм  14 табышмак, 8 мәкаль таптык.

1.Табышмаклар: 1. Кечкенә сары карт кигән туны тугыз кат (суган)2.Язын дөньяга килә,көзен саргаеп улә (яфрак)3.Кырлар буш кала, яңгырлар ява,җирләр дымлана  бу кайчак була  (көз)  4 Төбе алмалы, башы чалмалы (Бәрәңге)5 Аяксыз кулсыз, үзе агачтан сикереп төшә(Яфрак).6 Елый башласа-туктамый(Көз).7 Түбә аркылы казлар үтте, бөтен җирне сазлар итте(Көз). 8. Иләк белән су ташыйлар(Яңгыр).9 Үзе шушында, үзе беленми, тынга беленә, күзгә күренми(Һава).

2.Мәкальләр: 1.Көз гамен яз уйла. 2.Чебешләрне көз көне сыныйлар.3. Яз чәчәкле булса,көз жимешле була.4. «Кем эшләми шул ашамый»,5. Җәй эшләсәң, кыш ашарсың 6. Тирләп эшләсәң, тәмләп ашарсың.7. Күп эшләсәң көз көне,  тук булырсың кыш көне. 8.Җәйге көн ел туйдыра.

3. Көзге табигать турында эзләнүебезне дәвам итеп,төрле  рәссамнарның көз турында ясалган  картиналарын эзләдек һәм түбәндәге картиналарны таптык:

 Картиналар:  1)И.Левитан-Золотая осень,2)  В. Поленов-Золотая осень,3) И. Левитан-Осень 4) Шишкин "Көз" ,5) Ваcнецов  "Алтын көз"6).И. Грабарь. Рябина.7.Д. Титов. Русская песня. 8.М. Якунчикова-Вебер. Осинка и ёлочка.9.А.Васнецов. Осенние листья.

Һәр укучының  бу хезмәткә керткән өлешен бәяләр өчен түбәндәге таблица ярдәм итәр:

ФИО

табышмак

мәкальләр

Рәссамнар һәм аларның картиналары

Малова Лариса

4

1

4

Терентьева Карина

6

6

3

Степанова Адилә

4

1

2

4."Беренче адымнар" рубрикасы астында "Күп эшләсәң көз көне, тук булырсың кыш көне"мәкаленең  мәгънәсен  ничек аңлауларыбыз турында кечкенә хикәяләр төзеп карадык. Безнең иҗат җимешләрен сез дә тыңлап китегез әле.

 Адилә  Мин авыл баласы.Шуңа күрә авылдагы эшләрнең бик күбесе таныш миңа .Әти-әнием белән бергәләп бакчада эшләү,яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерү ошый миңа .

Яшелчә үстерү дигәннән,аңа без көздән әзерләнә башлыйбыз,борыч,помидор,кыяр утырту өчен туфрак әзерлэп калдырабыз.Иртә яздан без аларны уңдырышлы туфракка чәчәбез.Бу эш белән күбрәк әнием шөгыльләнә,мин ярдәм  итәргә тырышам.Бу эшләр миңа бик зур канәгатьләнү бирә. Яз житү белән,бакчада жиң сызганып эшкә тотынабыз:җир казу ,йомшарту ,утырту ,ә аннан соң су сибү, аларны ашамалар белән тукландыру, чүп утау, уңышны җыю- барысы да безнең өстә. Җәйге көн ел туйдыра"диләр бит,ел әйләнәсе буена үзебез үстергән яшелчәләр җиләк-җимешләр өстәлебездә тора.

Лариса  “Күп  эшләсәң  эш  көне,тук  булырсың    кыш көне”.Бу  мәкальнең мәгънәсен  эш  көнендә  ялкауланмаска  эш  эшләсәң, кыш көне шуларның файдасын күрерсең дип аңлыйм . Без гаилә белән яз көне утырткан җиләк-җимеш,яшелчәләрне инде җыеп алдык.Әни җиләк-җимешләрдән компот,варенье ясады.Яшелчәләрдән помидордан томат,кыярны тозлады. Кыш көне без аларны җәйне искә төшерә-төшерә тәмләп ашарбыз әле.

Карина. Күп эшләсәң көз көне,  тук булырсың кыш көне. 
Яз көне утыртасың, көз көне аласың, ә кыш көне ашыйсың. 
Бу темага бик күп башка мәкальләр дә бар. «Кем эшләми шул ашамый», «Җәй эшләсәң, кыш ашарсың» «Тирләп эшләсәң, тәмләп ашарсың.» Чикерткә дә бит җәй буе җырлап-биеп кенә йөри, кыш җиткәнен сизми дә кала.Бу тормышта  чикерткәгә охшаган кешеләр дә бар- алар ялкау булалар, Ә кырмыскалар эшлиләр дә эшлиләр , тырыш кешеләр дә алар кебек , көнне-төнне белми эшлиләр.Безгә шулардан үрнәк алырга кирәк.

III. Кем көзне ни өчен ярата? соравына җавап эзләү

Көзгә һәр кешенең фикере төрлечә, көзне һәркем үзенчә ярата. Гаиләләрдәге кешеләрдән сорашканнан соң гаиләләре белән көзне яратучы булып бер гаилә-Степанова Адиләләр гаиләсе булды. лариса һәм Каринаның сүзләре буенча аларның әниләре генә бу ел фасылын ярата икән.Анкета нәтиҗәләрен таблицадан карый аласыз:

ФИО

Көзне кем ни өчен ярата?

Малова Лариса

Әни,чөнки ул күп эшли.

Терентьева Карина

Әни,чөнки ул көзнең матурлыгына  матур, алтын төсләренә, байлыгына соклана.

Степанова Адилә

Гаиләдә көз барыбызга да ошый- миңа `һәм Виталийга ошый, чөнки без көз көне укырга барабыз.Әнигә һәм  әтигә көз ошый, алар көзне матур дип исәплиләр, яфракларның төрле төстә булуларына карап күңел күтәрелә диләр.

Йомгаклау

Көз чыннан да чын табигатьнең патшабикәсе. Ул яфракларны төрле төсләргә буяп,дөньяны бизәде. Урман-кырларга төрле төстәге яфрак келәме түшәде. Яңгырлары күп булганда көзне елак көз дип атасалар да, кояшлы, матур чакларда алтын көз дип йөртәләр. Үзебез туплаган  материал  белән генә  көзнең  бөтен серен ачып бетерә алмаганбыздыр. Киләчәктә бу ел фасылы турында эзләнүләрне дәвам итәргә уйлыйбыз .  

Җиргә яфрак коелган,

Сап-сары келәм булган.

Яфракларны без җыябыз,

Букет ясап куярбыз.

Көзге уңышны , табигый материалларны һәм фантазиябезне эшкә җигеп, "Көзге бал"га күргәзмә эшләрбез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әбиемнең сандык серләре.

Тарихи-мирас елы уңаеннан әзерләнгән тәрбия сәгате эшкәртмәсе. Татар халкының онытылып барган йолалары, милли киемнәре белән таныштыру максатыннан эшләнде....

"Серле алан мәктәбе" дип исемләнгән сәламәтлек театры

Сәламәтлек театры сценарие 1-4 сыйныф укучылары өчен ,2013 елда Казанда үтәчәк Универсиада турында укучыларның белемнәрен үстерүне күздә тотып төзелде....

"Серле алан мәктәбе" сәламәтлек театрына презентация

Сәламәтлек театры 2013 елда Казанда үтәчәк Универсиадага әзерлекне күрсәтүне максат итеп куя....

Санамыш серләре

Балалар санамышларны дәрестә дә  , көндәлек тормышта да кулланырга өйрәнәләр....

ата- аналар җыелышы өчен чыгыш "Сәламәт яшәү серләре", презентация

ата-аналар җыелышында файдалану өчен чыгыш. Бик эчтәлекле тормыш кагыйдәләре бар....

Тәрбияле бала үстерү серләре.

Баланы ничек тәрбияләргә? Кешеләр белән аралашканда үзеңне ничек дөрес тотарга, җәмгыятьтә үз урыныңны ничек табарга? Үзебезне борчыган шушы сорауларга бергәләп җавап эзләрбез....

Бәхетлеләрнең серләре

4 класста балаларга ОРКСЭ фәне керә башлый. Әлеге дәрестән тыш эшчәнлек шушы дәреснең дәвамы, ярдәмче өлеше буларак кертелә. Балалар, пәйгамбәрләрнең, сәхәбәләрнең кем икәннәрен беләләр, алар белән бу...