Разработка урока по литературному чтению
методическая разработка по чтению (4 класс) на тему

Вилданова Дина Рашитовна

Разработка урока по литературному чтению на тему "Габдулла Тукай"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Конспект урока70 КБ

Предварительный просмотр:

      Татарстан  Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы

                 4 сыйныф өчен әдәби укудан дәрес эшкәртмәсе

                                                ТЕМА

                                                                                       

                                           Кайбыч муниципаль районы

                                           Кошман төп гомуми белем бирү  

                                           мәктәбе        

                                           башлангыч сыйныфлар    

                                           укытучысы Вилданова Динә

                                                 2014

Тема:    Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә

Максат:  1. Укучыларның  Г. Тукай һәм аның балалар әдәбиятына    

                      керткән  өлеше турындагы күзаллауларын үстерү;

                  2. Укучыларда шагыйрь иҗатына кызыксыну уяту; тел  

                      байлыкларын арттыру, сәнгатьле уку күнекмәләрен          

                      ныгыту;

                  3.  Шигырьләре аша укучыларда бу шәхескә ихтирам  һәм          

                       соклану хисләре  тәрбияләү.

 Дәрес тибы: Сыйныфтан тыш уку.

 Дәрес формасы : әңгәмә

 Технологияләр: компьютер , DVD  

  Җиһазлау:   Балалар өчен чыгарылган китапларыннан   күргәзмә,  

                        Г.Тукай иҗаты турында  презентация,                    

                        "Туган тел” җыры -  караоке.

 

                                         Дәрес планы

  1. Оештыру өлеше.

  1. Укытучының кереш сүзе, дәреснең темасы, максаты белән  

                  таныштыру.

       

        3.  Төп өлеш: презентация буенча эшләү,

       -кыскача биографиясе

       -шигырьләрен уку,  

4.   Ныгыту:

       -тест

5.  Йомгаклау

       -2011 ел –Тукай елы

                     -билгеләр

 

.

                                                     

                                                 Дәрес барышы:

        -Исәнмесез, хәерле көн, балалар. Табигатьтә яз хөкем сөрә һәм җиһанга ул ямь, яктылык бөркеп торучы, туң катлауларны эретерлек, җиргә, күңелләргә җылылык бирүче бер илаһи көчкә ия. Табигатьнең шул мизгелендә, зәңгәр күктә кояш балкыган чагында, шаулап-гөрләп апрель ае килгәндә булачак шагыйрь дөньяга аваз сала (слайд 2). Кем турында сүз барганлыгын түбәндәге  шигъри юллар аша танырсыз:

Тормышыңда бәйрәмнәр аз булган-

Тартыш белән тулган көннәрең,

Шуңа, ахры, искә алынмыйча

Үткән синең туган көннәрең...

Син күрмәгән яңа буын килде

Котлап бүген туган көнеңне.

Киләчәккә барган улларыңнан

Ишетәсең “Туган телеңне”  

        -Кемдә нинди фикерләр бар? Бу кем булыр?(слайд 3)Аның турында ниләр беләсез? (җаваплар тыңланыла, Миңнуллин Алмаз башкаруында “Туган тел” җыры башкарыла)

        - Әйе, бу - татар халкының бөек шагыйре Г. Тукай. Шагыйрьнең туган ягы - инешле, урманлы Казан арты. Ул 1886 елның 26 апрелендә Арча районы Кушлавыч авылында туа. (слайд 4) 5 айлык чагында әтисе Мөхәммәтгариф, 4 яшьтә әнисе Мәмдүдә дә үлеп китә (слайд 5). Тукай дөм ятим кала. Шул вакыттан кулдан-кулга, авылдан-авылга йөрүләр, фәкыйрьлекләр, кимсетелүләр башлана. (слайд 6,7)

                        Кулдан-кулга, йорттан-йортка

                        Йөргәнсең син пар атларда.

                        Ана назын һәм җылысын

                        Эзләдеңме чит кулларда?

                        “Асрамага бала бирәм”,-дигәч,

                        Телгәләнгән нәни йөрәгең.

                         Шуңамы күз-карашыңнан

                         Сирпелә сагыш-әрнүең?                                                                        

     Шагыйрь бала  вакытында күргән һәр вакыйганы нәни йөрәге аша кичерә. Бала чактан җылы кул сыйпавы тимәгән, кайнар ризык күрмәгән еллар аның күңелендә төзәлмәс яра калдырган. Шушы хис-кичерешләрне  ул үзенең “Исемдә калганнар” әсәрендә яктырта. (слайд 8).

                Кайгылардан арынырга теләп,

                Кулыңа каләм алгансың.

                Ятимлекнең ачысын

                Шигъри  юлларга  салгансың.  

-Ләкин беркем дә бик күп авырлыклар кичергән, сикәлтәле юллар аша үткән ятим бала якты йолдыз булып янар дип уйламагандыр. Чөнки ул иң матур җырларны халыкка, иң матур әкиятләрне, шигырьләрне балаларга бирде. Аның әсәрләре буыннан-буынга күчеп килә. Бүгенге дәресебездә без аның балалар өчен язылган үлемсез шигырьләрен, аларның тәрбияви көчен карап китәрбез.

-Кайсы гына шагыйрьне алсак та, аның иҗатында туган якка мәдхия җырлана. Бу тема Тукайда да аерым урын алып тора (слайд 9) Кырлай турында “Дөньяга күзем ачылган урын”,- дип әйтүе белән ул тулысынча хаклы. Ә хәзер аның “Туган авыл” дигән шигырен укып китик әле. (укучы укый) (слайд10 )

-Укучылар, соңгы ике юлга игътибар итегез әле, шушы юлларга нинди мәгънә салынган? Үзегезнең фикерләрегез белән уртаклашыгыз әле. 

-Шүрәлеле калын урманнары, Су анасы яши торган елгаларның, табигатенең   матурлыгы, гади крестьян тормышы белән танышу Кырлай авылында башлана. Туган ягының гүзәллеге, барлык тереклекнең күңеленә якынлыгы шушы юллардан аңлашыла.(сл.11 )

-Бу шигыре белән ул безгә нәрсә әйтергә тели?

-Туган җир, туган авыл һәркем өчен газиз, кадерле. Кеше беренче адымнарын шунда атлап китә, беренче сүзне туган нигездә әйтә. Шуңа күрә дә һәр кеше, кайда гына булмасын, үзе туып үскән җиренә эзне суытмаска тиеш.

- Бу шигырьдә автор  нинди хисләр кичерә?

- Ярату, горурлану, соклану...

- Тукай үзен табигать баласы дип саный, чөнки табигать- шагыйрьнең бердәнбер җылы кочагы, аны шатландыручы, күңелен юатучы.  Шуңа күрә ул һәр җан иясенә мәрхәмәт белән карый. Безне дә аларны сакларга, яратырга өнди. Ә хәзер Айнур белән Гүзәлия сезгә Тукайның бер шигырен сәхнәләштереп китәрләр. Сез бу шигырьнең исемен атарсыз. (“Бичара куян”)

- Сезнеңчә, бу шигырендә шагыйрь нәрсә турында сөйли, фикер йөртеп карагыз әле.

-Монда ул үзе турында, үзе кичергән газаплары турында әйтә кебек.

- Ни өчен, дәлилләп бирә аласызмы?

-Куян гаиләсен югалта: аучы әнкә куянны ата, бүре балаларын ашап китә. Ата куян кайгыра, тамагыннан ризык үтми, ул үзен бәхетсез итеп хис итә.  Бары тик тулы гаилә булганда гына һәр җан иясе бәхетле була ала. Ә Тукайның бу мәңгелек хыялы була.

- Бу шигырь безне нәрсәгә өйрәтә?

- Миһербанлы, кешелекле, бер-береңә ярдәмчел  булырга өнди.

-Мисалга  тагын нинди шигырьләрен китерә аласыз? Бәлки, арагыздан  сәнгатьле итеп сөйли алучыгыз бардыр? (Укучыларның җаваплары тыңланыла)

- Күрәсез, укучылар, Тукай гади шагыйрь генә түгел, ә тәрбияче дә икән. Балаларга язылган шигырьләре тәрбияви әһәмияткә ия. Ул безнең күңелләргә беренче иман орлыклары салучы да, туры юлга өндәүче дә. “Сабыйга”, “Китап” шигырьләре –моның ачык мисалы. Бу шигырьләр белән безне Рәнис, Гөлназ таныштырып китәрләр. (сәнгатьле уку)

- Шагыйрь нинди киңәшләр бирә?

- Белемле һәм мәгърифәтле булырга кирәклеге турында әйтә, китап укуның мөһимлеген аңлатырга тырыша.

- Әйе, укучылар, Тукайның бөеклеге, даһилыгы аның язган шигырьләрендә күренә. Тукай балаларның үз шагыйре, ул аларча сөйләшә, алар дөньясында яши. Әдәплелеккә, эшчәнлеккә өйрәтүдә ул сабыйларның җанына, күңеленә үтеп керә. Бүгенге дәресебездә балалар бакчасыннан килгән кунакларыбыз бар, сүзне аларга бирик әле. (“Кызыклы шәкерт”, “Гали белән кәҗә” шигырьләрен сәхнәләштерәләр)

- Укучылар, Тукайның балалар өчен язылган  шигырьләре турында нинди нәтиҗәгә киләбез?(слайд 12)

- Аның шигырьләре безне кечкенәдән белем алырга, эш сөяргә, табигатьне яратырга,  сакларга өнди. Күп тырышлык, көч, түземлелек, нык ихтыярлы булуны сорый.

- Ә хәзер, укучылар, сезнең белемнәрне тест сораулары ярдәмендә тикшереп карарбыз(слайд 13)     

 

 1.  Габдулла Тукай татар халкының бөек...

         А) Җырчысы

         Б) Рәссамы

         В) Шагыйре

  2.  Габдулла Тукай туган авыл

            А) Кушлавыч

            Б) Кырлай

            В) Өчиле

3. Казанда шигырь бәйрәме .... аенда уза.

            А)  Январь

            Б) Август

            В) Апрель

4  Габдулла Тукайның  туган көне

           А)  1886, 26 март

           Б)  1986, 26 апрель

           В)  1886, 26 апрель

5. Шагыйрьнең автобиографик әсәре

           А)  Хатирәләр  

            Б)  Истәлекләр  

           В)  Исемдә калганнар

6.  “Безнең гаилә” шигырендәге  кешеләр саны-

         А) 5

         Б) 6

         В) 7

7. “Сөткә төшкән тычкан “ ул -

        А) шигырь  

        Б) мәсәл

        В) хикәя

8.  Тукайның Акбае кайсы шигырьдән

        А)  “Маэмай белән”

        Б) “Кызыклы шәкерт”  

        В) “Маэмай”

- Тукайның балачак еллары ачлыкта-ялангачлыкта  үтә,  Казанның  караңгы салкын гостиница номерларында яшәп, мохтаҗлык кичерә. Әлбәттә, бу эзсез калмый,  аның сәламәтлеген какшата, үпкәсенә салкын тидерә. 1913 елның 15 апрелендә ул Клячкин больницасында  27 яшендә үлә (слайд 14). Кыска гына гомере   эчендә ул гаять күп рухи мирас калдыра. Аның әкиятләрен сезнең әби- бабаларыгыз укыганнар, шигырьләрен әти-әниләрегез ятлаган, ә хәзер аларны сез өйрәнәсез. (слайд 15).  Г.Тукай һәр буын тарафыннан тигез хөрмәт ителгән татар халкының бөек шагыйре. Ул һәрвакыт халык күңелендә яши. Ел саен һәр буын апрель аенда үткәрелеп килгән “Шигырь бәйрәме”ндә катнаша. (слайд 16). Сез әлеге слайдта шул бәйрәм күренешен күрәсез. Бәйрәм  Казанда - Ирек мәйданында Тукай һәйкәле янында үткәрелә. Бу көнне сәнгать өлкәсендә зур уңышларга ирешкән кешеләрне иң зур бүләк - Габдулла Тукай исемендәге премия белән бүләклиләр.

- Быел  бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тула. Шул  уңайдан 2011 ел Татарстанда Тукай елы дип игълан ителде.(слайд 17) Аның милли һәм дөнья мәдәниятенә керткән өлеше алдында баш ию, исемен һәм иҗади мирасын мәңгеләштерү максатында 2011 елны Татарстан Республикасы Тукайга багышлый. (слайд 18,19,20)  Дәресебезне шушы шигырь юллары белән тәмамлыйсы килә:

                Тукай-шигъри чишмәбез,

                Еллар аша юл яра.

                Тирән моңы, дәртле җыры

                Ил күгендә нурлана.

                Тукай-шигъри чишмәбез,

                Чәчкә итте сүзләрне.

                Тирән моңы, йөрәк җыры-

                Туган илнең бизәге.

-Бүгенге дәрес сездә нинди тәэсир калдырды? Үзегезнең уй-фикерләрегезне белдерсәгез иде.

Билгеләр кую.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методическая разработка урока по литературному чтению в системе учебников «Школа XXI века». Тема урока: М.Пришвин «Ёжик».

Методическая разработка урока литературного чтения в 1 классе по теме М.Пришвин "Ёжик". УМК "Начальная школа 21 века". Цель урока: создать условия для приобретения опыта самостоятельной читательс...

Разработка урока по литературному чтению для 4 класса на тему: Обобщающий урок по сказке Г.Х. Андерсена "Русалочка". УМК "Школа России"

Технологическая карта урока разработана в соответствии с тербованиями ФГОС. На уроке используются различные методы и приёмы для обобщения и систематизации знаний: викторина, восстановление дефорирован...

Разработка урока по литературному чтению для 3 класса. Тема: «Сергей Владимирович Михалков «Если». Выразительное чтение».

Разработка урока по литературному чтению для 3 класса. Тема: «Сергей Владимирович Михалков «Если». Выразительное чтение»....

Разработка урока по литературному чтению по УМК "Система Л.В.Занкова" в 3 классе по теме "Особенности характера и мир чувств героя. Чтение рассказа Н.Г.Гарина-Михайловского "Тёма и Жучка"

Вашему  вниманию  представлен  подробный  конспект  урока  по  литературному  чтению  с описанием  целей  деятельности  педагога, плани...

Разработка урока по литературному чтению для 3 класса.Тема: «Сергей Владимирович Михалков «Если». Выразительное чтение».

Вашему вниманию предоставлена разработка урока по литературному чтению по теме:  «Сергей Владимирович Михалков «Если». Выразительное чтение»....