Үткән заман хикәя фигыльдә кунакта
план-конспект урока по чтению (2 класс) по теме

Фатрахманова Фания Сулеймановна.

2 нче сыйныфның рус төркеме өчен (Р. З. Хәйдәрова)  дәрес планы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon plan-konspekt_fniya_g.doc92.5 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең темасы: Үткән заман хикәя фигыльдә кунакта (яки “Үткән заман хикәя фигыль иленә” елга буенча сәяхәт .

Дәреснең максаты: 1)Үткән заман хикәя фигыль турында мәгълүмат бирү, үткән заман хикәя фигыль кушымчаларын ялгау үзенчәлекләрен аңлату;

                                  2) Укучыларның сөйләм һәм язма телләрен үстерү, сөйләмнәрен төзекләндерү;

                                  3) Сәламәт яшәү рәвеше турында төшенчә бирү.

Җиһазлау: сәяхәт картасы, карточкалар, слайдлар, пароход, жетоннар.

Дәреснең төре: яңа тема өйрәнү дәресе.

Дәрес планы

I. Актуальләштерү.

1. Оештыру.

2. Әңгәмә үткәрү.

II. Яңа материал белщн танышу.

1. Хат уку.

2. “Билет”-карточкалар белән эш.

3. “Елга портында” темасына диалоглар төзү;

4. “Сорау бир” тукталышында 2 нче күнегүне эшләү.

5.  “Таблицаны тутыр” тукталышында 4 нче күнегүне эшләү.

6. “Саңгырау-яңгырау” аланында 2 нче күнегүне эшләү.

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

“Сүзләр тоту” уенын уйнату.

  1. Өйгә эш бирү: 3-4 җөмләдән торган үткән замандагы хикәя фигыльләрне кертеп, бүгенге сәяхәт турында хикәя төзергә.
  2. Йомгак.

1. Нәтиҗә ясау.

2. Билгеләр кую.

Дәрес барышы

I. 1. Укытучы: Исәнмесез, укучылар. Барыбыз да тынычландык. Татар теле дәресен башлыйбыз.

2. Укытучы: Укучылар, искә төшерик әле, үткән дәрестә без нәрсәләр белән таныштык, нәрсәләр өйрәндек?

Укучы: Үткән дәрестә без үткән заман хикәя фигыль белән таныша башладык.

Укытучы: Әйе, укучылар, үткән заман хикәя фигыль нинди сорауга җавап бирә дигән идек әле?

Укучы: Үткән заман хикәя фигыль Нишләде? дигән сорауга җавап бирә.

Укытучы: Мисаллар китереп карагыз әле.

Укучылар мисаллар китерәләр.

Укытучы: Дөрес, молодцы. Мисалларга нигезләнеп үткән заман хикәя фигыльнең нинди кушымчаларны алганын да әйтә алабыз. Димәк, нинди кушымчалар ялгана инде?

Укучы: -ды/ де, ты/ -те кушымчалары ялганган.

Укытучы: Әйтегез әле, үткән заман хикәя фигыль нинди мәгънәне белдерә?

Укучы: Он помогает нам сказать о действиях, которые уже произошли.

II. 1.Укытучы: Бик яхшы, укучылар. Үткән заман хикәя фигыль турында күп әйберләрне беләсез икән сез. Менә бүген иртән мәктәпкә бер хат килеп төште. Конвертны ачып, анда нәрсә язылганын карыйк әле. Ягез, кем матур итеп укып чыга?

Хатта түбәндәге текст бирелгән:

Исәнмесез, балалар!

Әлеге хатны сезгә инде таныш булган үткән заман хикәя фигыль яза. Сез миңа бик ошадыгыз: барыгыз да бик тырышлар, белемлеләр, акыллы балалар икәнсез. Шуның өчен мин сезне үземә кунакка, елга буенча сәяхәткә чакырам. Ләкин бу гади сәяхәт түгел. Иң элек безгә сәяхәтнең картасы белән танышырга кирәк. “Елга буенча йөзгәндә”, сезгә төрле биремнәр эшләргә кирәк булыр. Кайсыгыз тизрәк, төгәлрәк үтәр - анысы сезнең белемегезгә бәйле.

Сезгә уңышлар теләп, үткән заман хикәя фигыль.

2.Укытучы: Балалар, бу бит үткән заман хикәя фигыльнең безне үзенең иленә сәяхәткә чакыруы. Ничек, чакыруны кабул итәбезме? Сәяхәткә чыгабызмы? Шуны да онытмагыз: юлда тукталышларда биремнәр үтәргә тиеш булачакбыз. Без боларны булдыра алабыздыр. Сынатмабыздыр бит?

Укытучы: Сәяхәтебез пароход белән елга буенча булачак. Моның өчен башта билет алырга кирәк булачак. Ләкин билетлар гади түгел. Билетларда биремнәр бирелгән, аларны үтәргә кирәк.  (Билетлар өләшенә, җаваплар алына).

Һәр дөрес җавап өчен жетоннар бирелә.

3.Укытучы:  Әйдәгез, үзебезне елга портында итеп күз алдыбызга китерик. Барырга юнәлешне сайлаганда, билетлар алганда, без ничек сөйләшер идек, шулар буенча зур булмаган диалоглар төзик. Үткән замандагы хикәя фигыльләрне кертергә онытмагыз.

(Укучылар диалоглар төзиләр). Мисаллар:

  1. - Әйтегезче. Пароход киттеме инде?

- Әйе, ул инде китте.

- Димәк, мин соңга калдым.

- Әйе, сез соңга калдыгыз шул.

2. - Әни, бу пароход кая бара.

- Улым, бу пароход еракларга китә.

- Әни, ә ни өчен ул шулай итеп озак кычкыртты?

  • Ул шулай шәһәр белән, безнең белән хушлашты.

4.Укытучы: Укучылар, сәяхәтебезне башлыйбыз. Менә без сезнең белән беренче пристаньга, ягъни тукталышка килеп җиттек, ул “Сорау бир!” дип атала. Биремне үтәмәгән килеш юлны дәвам итә алмыйбыз дигән идек бит. Монда без  дәреслектәге  2 нче күнегүне эшләргә тиеш булабыз.

Күнегү эшләнә.

Укытучы: Җөмләне укып чыгыйк.

Укучы: Айдар иртән торды, зарядка ясады: сикерде, йөгерде, салкын су белән юынды.

Укытучы: Балалар, әйтегеә әле, сез дә иртән Айдар шикелле эшлисезме? Иртән зарядка ясыйсыздыр бит?

Укучы: Әйе, без дә иртән физик күнегүләр эшлибез: сикерәбез, йөгерәбез, хәрәкәтләр ясыйбыз.

Укытучы: Бик яхшы, укучылар, физик күнегүләр турында бер дә онытырга ярамый, чөнки спорт белән шөгыльләнгән кеше генә сәламәт, көчле, батыр була.

Балалар, җөмләдә калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә сораулар биреп карыйк әле.

Укучы: Нишләде? торды, Нишләде? ясады, Нишләде? сикерде, Нишләде? йөгерде, Нишләде? юынды.

 Укытучы: Балалар, бу нинди фигыльләр?

Укучы: Бу үткән заман хикәя фигыльләр.

Укытучы: Дөрес, укучылар. Җөмләне дәфтәрләрегезгә күчереп языгыз, үткән заман хикәя фигыль кушымчаларны билгеләгез.

Укучылар күнегүне эшлиләр.

Укытучы: балалар, игътибар иткәнсездер, кайбер сүзләргә -ды кушымчасы, кайберләренә -де кушымчасы ялгана. Ни өчен дип уйлыйсыз ? Игътибар белән карагыз әле.

Укучы: Чөнки кайбер сүзләрдә сузыклар нечкә, кайберләрендә калын бирелә.

Укытучы: Дөрес, укучылар. Татар телендә сүзләрдә сузыклар я нечкә генә, я калын гына булалар. Мәсәлән, такта, дәреслек. Шуңа күрә калын сузыклы сүзләргә -ды / -ты, нечкә сузыклы сүзләргә -де / -те кушымчалары ялгана.

5.Укытучы: Бик яхшы, укучылар. Юлыбызны дәвам итәбез. Безнең пароход “Таблицаны тутыр” пристаненә килеп җитте. Монда да безне биремнәр көтә. Без 4 нче күнегүне эшләргә тиеш булабыз.

Күнегү эшләнә.

6.Укытучы: Балалар, юлга кузгалабыз. Менә “Саңгырау-яңгырау аланы”на килеп җитәбез. Балалар, сез игътибар иткәнсездер, үткән заман хикәя фигыльдәге сүзләгә кайбер вакытта -ды /-де, кайбер вакытта исә -ты / -те кушымчалары ялгана. Бу нәрсә белән бәйле була икән? Белмисезме?

Укучы: р, з, л кебек яңгырау тартыкларга -ды / -де, ә т кебек авазларга беткән сүзләргә -ты / -те кушымчалары ялгана.

Укытучы: Дөрес, укучылар: яңгырау тартыкларга һәм шулай ук сузыкларга тәмамланган нигезләргә -ды / -де кушымчалары ялгана, ә инде саңгырау тартыклар килсә, -ты / -те кушымчалары ялгана. Менә 2 нче күнегүдә  сүзләр бирелгән. Сез аларны нинди кушымча ялгануына карап, таблицага тутырып язарга тиеш буласыз.

Күнегү эшләнә, тикшерелә.

III.  Укытучы: Елга буенча сәяхәтебезнең соңгы тукталышы “Сүзләр тоту” дип атала. Биредә уйнап алабыз: ике командага бүленәбез. Слайдка игътибар итегез әле: рәсемдә ике командага ике кармак ясалган, сез бу кармакларга сүзләр-балыкларны тотарга тиеш буласыз. Кайсы команда җиңә, шуңа жетоннар өләшәм.

1 нче кармак                                             2 нче кармак

-ды / -де                                                         -ты / -те

Сүзләр-балыклар: аша, бар, йокла, әйт, утыр, ят, булыш, яшә, сөрт, уйна, сал, йөрт, яз, сайла, сөйлә һ.б.

Укучылар биремне эшлиләр, җиңгән командага жетоннар таратыла.

IV. Өй эше итеп сезгә үткән заман хикәя фигыльләр кертеп, бүгенге сәяхәтебез турында 4-5 җөмләлек хикәя төзеп килергә кушам.

V. Укытучы: Укучылар, юлыбыз шактый озын булды, арыгансыздыр. Сәяхәттә һәммәгезгә катнашуыгыз, түземле, сабыр булуыгыз өчен зур рәхмәт. Инде хәзер ял итегез.

Дәрес тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ел фасыллары бездә кунакта

2 класста " Ел фасыллары бездә кунакта"- әдәби уку дәресе....

Табигатьтә кунакта.Әйләнә-тирә дәресе.

2 класста "Табигатьтә кунакта" темасына әйләнә-тирә дәресе...

Әкияттә кунакта

путешествия по сказкам...

татар теле 3 класс "Фигыльдә кунакта"

Разработка урока по татарскому языку в 3 классе по теме "Фигыльдә кунакта". Это интегральный урок защита проектов....

Хәзерге заман һәм үткән заман хикәя фигыльләрнең барлык формалары.4 сыйныф.

Хәзерге заман һәм үткән заман хикәя фигыльләрнең барлык формалары.4 сыйныф(татар теле)....