Литературное чтение (татарское)
план-конспект урока по чтению (3 класс) по теме
Предварительный просмотр:
Тема:Резеда Вәлиева “Туган көндә”
Максат: “Туган көндә” хикәясенә анализ.
Хикәядәге Фәридә образы аша олыларга ихтирам тәрбияләү.
Дәрес барышы.
- Оештыру өлеше.
2.Өй эшен тикшерү.
Тактада балалар иҗаты.
3.Дәреснең темасы тактада.
РЕЗЕДА ВӘЛИЕВА “ТУГАН КӨНДӘ”
4.Әсәр белән танышу.
а) күңелдән уку.
б)чылбырлы уку.
в)әңгәмә.
-Әсәрнең исеме бармы?(Әйе,бар. “Туган көндә”)
-Авторы кем?
-Бу шигырьме, әкиятме?(хикәя)
-Ни өчен әкият түгел?
-Әкият нинди сүзләр белән башлана?
-Хикәядә нәрсә турында язылган?
-Төп герой кем?
-Фәридәнең портретын ясыйк әле.
-Күлмәге матур.
-Кем теккән?(әнисе) Әнисе нинди оста.
-Чәченә бантик таккан.
-Фәридә ни өчен матур киенгән?
-Туган көндә нинди кием кияләр?(Яңа ,матур киемнәр.)
-Киемнән тыш ничек әзерләнәләр?
-Өйне җыештыралар.(“Өйләре искиткеч матур,бар да елмаеп тора.”)
-Табын әзерлиләр.( “Иртүк торып әнисе бик матур торт пешерде”)
-Фәридәнең туган көне хәрмәтенә әнисе өй җыештыра,өстәлдә сый.
-Өйнең көлеп торуы кем хөрмәтенә?
-Туган көн хөрмәтенә “өстәлдә чәчәкләр”.
Укучы укый: Фәридә куана-куана тирә-якка күз йөртеп чыкты...
-Кунакларны Фәридә көтә, Фәридә сөенә. Фәридә белән әни дә,әби дә сөенә.Аларның Фәридәне куандырасылары килә.
-Бар да шундый матур, шундый күңелле.Тиздән аның дус кызлары килеп җитәр.
Укучы яңа абзацны укый.
-Әни, әни дим...
-Фәридә ни өчен әйтә бу сүзне?(ул әбисеннән ояла)
-Бу нинди сыйфат?(итәгатьсез, мәгънәсез, тәрбиясез, яхшы күңелле түгел)
-Әйдәгез әби образы турында сөйләшик.(Әби карт,битләре җыерчыклы, яшь вакыттагы кебек түгел)
-Әби дә яшь булган, ул гомер буе эшләгән,ямьсезләнгән,картайган.Әбиләрегезнең яшь вакыттагы фоторәсемнәрен күргәнегез бармы?
-Кемнең әбисе турында сөйлисе килә?
-Әбине ни өчен яратасыз?(оекбашлар бәйли,тәмле әйберләр пешерә,яратып сөя...)
-Димәк, сез барыгыз да әбиләрегезне яратасыз?
-Бик карт әбиләр бар, алар урын өстендә яталар.Сез нәрсә эшләр идегез?
-Әби буларак кадерле алар,ул әнинең әнисе,ул әнине карап үстергән, тәмле ашлар пешерергә өйрәткән, күлмәк тегәргә өйрәткән.
-Әни образына тукталыйк.Сезне әниләрегез яратамы?
-Кайдан беләсез?( ашата,матур киемнәр ала,әкиятләр сөйли...)
-Әни сезне гел ярата, ә сез ничек итеп җавап бирәсез? Яратуны сез ничек аңлыйсыз? Әнине ярату нәрсә ул? (Ул авырганда чәй ясау,хәл сорау.Иртән “хәерле иртә, әни”,-дип әйтү.)
-Балалар,әни ни өчен хәлсезләнде?( Ул кыздан мондый сүзләрне көтмәгән иде.Ул аны әйбәт итеп тәрбияләгән иде.)
-Ул ничек кызын ярата?(күлмәк теккән,торт пешергән,өстәл әзерләгән...)
-Кыз әнине рәнҗетә.Кыз рәхмәтле булмаган.Икенче җөмләне укыгыз әле.( Әни иртүк торып...)
-Кайчан була ул иртүк?(бик иртә,бар да йоклаган вакытта,тормаган вакытта...)
-89 нче биттәге беренче җөмләне уку.( Байтак вакыт сүзсез утырды.Соңыннан әни “уздырмыйбыз” диде.
-Ни өчен әни туган көнне уздырмыйбыз, дигән?(Чөнки әни Фәридә тарафыннан рәнҗетелгән.)
-Әни ике арада кала.Бер якта –әби, икенче якта-кыз.Әни сайлау алдында кала.Әни Фәридәне нишләтәсе килә?( Акыл бирәсе килә,дәрес бирәсе килә.)
-Фәридә нишләргә тиеш?( Хатасын аңларга тиеш.)
-Төп гаепле кем монда?(Фәридә хатасын аңларга тиеш,гаебен аңларга тиеш.Әби иң кадерле кеше.)
Өй эше.
1)Хикәяне сөйләргә,үзеңә ошаганча дәвам итергә.
2)Әбием исемле хикәя төзергә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Рабочая программа по литературному чтению (татарский) 1 класс
Аңлатма язуы 1 В сыйныфы өчен әдәби уку фәненнән эш программасы түбәндәге норматив документларга нигезләнеп тө...
Рабочая программа по литературному чтению (татарский) 2 класс
Аңлатма язуы. Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп төзелде: 1. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республик...
Рабочая программа по литературному чтению ( татарский) 4 класс
Рабочая программа составлена по учебнику " Кунелле татар теле" Р.З.Хайдаровой, Г.М.Ахметзяновой,Л.А.Гиниятуллиной....
Открытый урок по литературному чтению Татарская сказка "Три дочери"
Предлагаю вашему вниманию урок с презентацией по УМК "Планета знаний"...
Разработка урока литературного чтения (татарского) на тему " А.Алиш " Чукмар и Тукмар"..
Разработка урока литературного чтения (татарского) на тему " А.Алиш " Чукмар и Тукмар".Урок разработан на основе системно-деятельностного подхода в рамках реализации ФГОС. На уроке развивается мышлени...
Разработка урока литературного чтения (татарского) на тему " А.Алиш " Чукмар и Тукмар"..
Разработка урока литературного чтения (татарского) на тему " А.Алиш " Чукмар и Тукмар". На уроке развивается мышление , обогащается устная речь; формируются коммуникативные универсальные учебные дейст...
Разработка урока По литературному чтению (татарская) 4 класс
Разработка урока по литературному чтению (татарская) для 4 класса УМК "Перспектива"...