“Күмәчкәй” әкиятен сәхнәләштерү.
план-конспект на тему
“Күмәчкәй” әкиятен сәхнәләштерү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
kumchky_kiyaten_shnlshteru_eshkrtmse.docx | 17.36 КБ |
Предварительный просмотр:
“Күмәчкәй” әкиятен сәхнәләштерү.
“Әкияттә-кунакта” түгәрәге әгъзалары белән уздырылган чара.
Солтанова Гөлнара Серен кызы, Әлмәт шәһәренең 23 “Менеджер” урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Әби, бабай өстәл артында чәй эчеп утыралар.
Бабай:
- Әй, әбекәй, әйдә күмәч пешер әле.
Әби:
- И, бабакай, нәрсәдән пешерим сон, нәрсәдән? Он юк бит!!!!
Бабай:
- Хәзер мин сиңа он җыеп керәм.
(Тиз генә чыгып китә һәм он тотып керә). Менә сиңа, әбекәй, он. Әйдәле зур,тәмле, түгәрәк, йомшак күмәчкәй пешер әле.
Әби:
- Ярар, бабакай, пешерәм! (Әби камыр баса, күмәчкәй ясый.)
- Менә күмәчкәй әзер!
Бабай:
- Эх, зур,тәмле, түгәрәк, йомшак күмәчкәй хәзер пешәчәк!
Менә зур,тәмле, түгәрәк, йомшак күмәчкәй пешеп чыга. Күмәчне әби мичтән ала. Күмәчне тәрәзәгә куя. Күмәч тәрәзәдән идәнгә тәгәри, идәннән урамга чыга. Урамнан юлга китә.
Әби:
- И, күмәчкәй, күмәчкәй, син кая???? (өй буйлап эзли).
Бабай:
- Күмәчкәй, күмәчкәй, син кая????
Әби:
- И, бабакай, ишек ачык калган ич! Киткән безнең күмәчкәебез!Нишләргә инде.
Музыка уйный.
Урман. (Кош тавышлары.)
Куяннар уены , җыры.
Күмәч керә. Куяннар аны тотып, иснәп карыйлар.
Куяннар:
- Син кем?
- Мин – күмәчкәй.Ә сез кем?
- Ах, нинди зур,тәмле, түгәрәк, йомшак күмәчкәй!!! Күмәчкәй, күмәчкәй, без сине ашыйбыз.
- Юк, куянкайлар-наянкайлар, сез мине ашамагыз. Утырыгыз әле, мин сезгә бер матур җыр җырлап күрсәтәм:
Мин көрәктән себерелгән
Каймакка басылган
Камырга ясалган.
Әбидән дә качтым мин
Бабайдан да качтым мин.
Сездән качам да качам.
(Күмәч тәгәри-тәгәри китә. Куяннар аптырашта – күмәчкәй юк!!!)
Куяннар:
- Күмәчкәй, күмәчкәй, син кая????
(Менә урманда 2 бүре шахмат уйнап утыралар)
1 бүре:
- Мин сине җиңдем!
2 бүре:
- Юк, мин сине җиңдем!Син уйный белмисең, алдыйсын.
1 бүре:
- Үзең син уйный белмисең!
2 бүре:
- Юк, син белмисең!
1 бүре:
- Беләм, мин уйный беләм!
(Куышып китәләр, көрәшәләр)
(Күмәч керә. Бүреләр артына барып баса.)
- Әй, сез кемнәр? Нишлисез?
- Без – бүре балалары. Ә син кем?
- Мин – күмәчкәй!
- Ах, нинди зур,тәмле, түгәрәк, йомшак күмәчкәй!!! Күмәчкәй, күмәчкәй, без сине ашыйбыз.
- Юк, буре балалары, сез мине ашамагыз. Утырыгыз әле, мин сезгә бер матур җыр җырлап күрсәтәм:
Мин көрәктән себерелгән
Каймакка басылган
Камырга ясалган.
Әбидән дә качтым мин
Бабайдан да качтым мин.
Куяннан да качтым мин
Сездән качам да качам.
(Күмәч тәгәри-тәгәри китә. Буре балалары аптырашта – күмәчкәй юк!!!)
Буре балалары:
- Күмәчкәй, күмәчкәй, син кая???? (эзлиләр)
(Менә аюлар балык тотып утыралар)
(Бака, су тавышы)
- Әй, син кем?
- Мин – аю.
_Мин дә аю .Ә син кем?
- Мин – күмәчкәй!
- Ах, нинди зур,тәмле, түгәрәк, йомшак күмәчкәй!!! Күмәчкәй, күмәчкәй, без сине ашыйбыз.
- Аюлар , сез мине ашамагыз. Мин сиңа җыр җырлыйм:
Мин көрәктән себерелгән
Каймакка басылган
Камырга ясалган.
Әбидән дә качтым мин
Бабайдан да качтым мин.
Куяннан да качтым мин
Бүредән да качтым мин
Синнән качам да качам.
(Күмәч тәгәри-тәгәри китә)
Аю:
- Күмәчкәй, күмәчкәй, син кая???? (эзли)
(Менә төлке үзенең баласына урманда китап укып утыра).
- Әй, сез кем?
- Мин – төлке!
-Ә мин- төлке малае.Ә син кем?
- Мин – күмәчкәй!
- Ах, нинди зур,тәмле, түгәрәк, йомшак күмәчкәй!!!
Мин көрәктән себерелгән
Каймакка басылган
Камырга ясалган.
Әбидән дә качтым мин
Бабайдан да качтым мин.
Куяннан да качтым мин
Бүредән да качтым мин
Аюдан да качтым мин
Синнән качам да качам.
- Җыр бик матур, ләкин мин начар ишетәм. Минем борыныма утыр һәм җырла әле!
(Күмәч төлке борынына утыра һәм җырлый башлый. Ә хәйләкәр төлке күмәчне ашый.)
-Ах, ниди тәмле булды бу күмәчкәй!!!
- Менә, улым, олыларның сүзен тыңларга кирәк. Күмәчкәй кебек тыңлаусыз булма!!!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Г.Тукай "Кәҗә белән Сарык " әкиятен өйрәнү.
Г.Тукай "Кәҗә белән Сарык" әкиятенә анализ ясау....
Фәнне авыр үзләштерүче укучылар белән эш
Фәнне авыр үзләштерүче укучылар белән эш планы...
"Өч кыз" Татар халык әкиятен сәхнәләштерү.
Рус телле балалар белән үткәрү өчен сәхнәләштерелгән күренеш....
"Түгәрәк" әкиятенә кичә эшкәртмәсе.
"Түгәрәк" әкиятенә кичә эшкәртмәсе....
Абдулла Алишның “ Чукмар белән Тукмар” әкиятен уку.
3нче сыйныф татар төркеме өчен дәрес эшкәртмәсе...
Г. Тукайның “Су анасы” әкиятен сәхнәләштерү.
Башлангыч сыйныфларда әдәби чаралар үткәргәндә куллану өчен тәкъдим ителә....