"Әни була бер генә"
материал (подготовительная группа) на тему
Предварительный просмотр:
Әни була бер генә.
(театраль күренеш)
Максат: Әнилəргə карата шəфкатьлелек, мəрхəмəтлелек, мəхəббəт хислəре тəрбиялəү; аларны ихтирам итəргə, алар белəн горурланырга өйрəтү; балаларның сəнгатьле сөйлəм күнекмəсен үстерү.
Зал бəйрəмчə бизəлгəн. Музыка астында бала чыга, малай кроватьта йоклый.
Автор: Яшәгән ди бер малай
Бик иркә булган
Алай да ярамаган
Болай да ярамаган
Әнисен тыңламаган
Әтисен санламаган
Көне буе йоклаган
Торгач үксеп елаган.
Малай уяна башлый
Малай: Әни, әни дим тизрәк
Килеп җит инде җәтрәк.
Әнисе йөгереп килә.
Әни: Уяндыңмыни улым, тордыңмыни күз нурым? Йокың туйгандыр инде, ашарга вакыт җитте. Менә сиңа ботка да, баллы чәй дә йоткала.
Малай: Кирәкми синең чәең, боткаң
Бир син миңа конфетка.
Әни: Мә, соң кәнфит
Кәнфит бездә күп.
Елама гына берүк.
Малай: Кәнфитең тәмсез бигрәк
Миңа туңдырма кирәк.
Әни: Туңдырма бит кибеттә
Барып килим ничек тә
Ә син улым ятып тор
Телевизор карый тор.
Мин тиз генә йөгерәм
Туңдырма алып киләм.
Малай: Соң, туйдым мин бу өйдән
Хәтта туйдым әнидән
Анысы ярамый, монысы ярамый
Чыгып китим әле өйдән
Бернигә дә карамый.
Автор: Малай шулай дигән дә
Чыгып киткән өйдән дә.
Бара да бара икән
Урманга барып җиткән
Куян баласын ияртеп
Каршына килә икән.
Куян баласы:
Әй, син малай кая барасың?
Әни куян: Нишләп берүзең урманда, әнкәең кая соң?
Малай: Әй, туйдырды ул мине...
Эзлим башка әнине
Әнием булмассыңмы
Уллыкка алмассыңмы?
Әни куян:
Куяннар бит урманда
Яши карлы буранда
Кышын туңмассың микән?
Мине тыңларсың микән?
Куян баласы: Сикерә беләсеңме?
Ап-ак тун киярсеңме?
Малай: Сикерә дә белмим мин
Тыңларга да теләмим.
Куян һәм куян баласы сикерә-сикерә чыгып китәләр.
Автор: Малай шулай бара да бара икән
Төлке баласын ияртеп каршына килә икән.
Төлке баласы: Син кая барасың?
Төлке: Нишләп берүзең урманда, әнекәең кайда соң?
Малай: Әй, туйдырды ул мине...
Эзлим башка әнине
Әнием булмассыңмы
Уллыкка алмассыңмы?
Төлке: Төлкеләр бит тычкан аулый
Син дә ауларсың микән?
Төлке баласы: Тотып кайткан тычканны
Тәмләп ашарсың микән?
Малай: Теләмим мин ауларга
Теләмим тычкан ашарга.
Автор: Шулай малай бара да бара икән
Аю баласын ияртеп каршына килә икән.
Аю баласы: Ә син кая барасың?
Әни аю: Нишләп берүзең урманда, әникәең кайда соң?
Малай: Әй, туйдырды ул мине...
Эзлим башка әнине
Әнием булмассыңмы
Уллыкка алмассыңмы?
Аю: Аюлар бит кышын йоклый
Син дә йокларсың микән?
Аю баласы: Кар астында суык була,
Өшеп бетмәссең микән?
Малай: Теләмим мин йокларга
Түзмәм салкын кышларга.
Автор: Шулай дигән дә елак
Киткән ди урман буйлап.
Бара да бара икән
Тиен баласын ияртеп
Каршына килә икән.
Тиен баласы: Син кая барасың?
Тиен әнисе: Нишләп берүзең урманда, әникәең кайда соң?
Малай: Әй, туйдырды ул мине...
Эзлим башка әнине
Әнием булмассыңмы
Уллыкка алмассыңмы?
Тиен: Тиеннәр бит агачта.
Яшиләр бик-бик өстә.
Тиен баласы: Син анда менәрсеңме?
Егылып төшмәссеңме?
Малай: Теләмим мин менәргә
Теләмим егылып төшәргә.
Автор: Шулай дигән дә елак киткән ди елга буйлап.
Шулай бара да бара икән.
Бүре баласын ияртеп каршына килә икән.
Бүре: Син кем? Кая барасың?
Нишләп берүзең урманда
Әникәең кая соң?
Малай: Әй, туйдырды ул мине...
Эзлим башка әнине
Әнием булмассыңмы
Уллыкка алмассыңмы?
Бүре: Ах,син, юньсез малай!
Шулай сайланып йөрисеңме
Менә хәзер тотып алып
Ашыйм мин үзеңне.
Малай: Әни...Әни... Әни... (Малай елый)
Әнисе чыга.
Малай: Әнием, мине коткар, артымнан куа җанвар.
Әни: Ай, улым, куркыттың..
Нишләп син чыгып киттең?
Малай (башын аска иеп)
Гафу ит мине әнием
Сүзеңне тыңламадым
Күпме генә эзләсәм дә
Синдәйне табалмадым.
Әни: Шулай... аңлагач әйбәт улым
Менә акыллы булдың.
Автор: Шулай итеп кире малай
Акылга утырган ди.
Әнисенең сүзләрен
Һәрвакыт тыңлаган ди.
Барлык катнашучылар чыгалар һәм кабатлыйлар.
- Әни була бер генә
Кадерләрен бел генә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Выступление на родительском собрании "Әдәпле булу- бәхетле булу"
Гаиләдә балаларны әдәплелек кагыйдәләренә өйрәтү. Балаларга мирас итеп нәрсә калдыра алабыз, аларга нинди тәрбия бирәбез. Олуг язучыларыбызнын мисалларын китерү....
Открытое занятие «Буль –буль –буль, журчит водица».
Цель: закрепить знания о свойствах воды, её роли и применении.Материал: баночки, кораблики, удочки, сачки, воронки, подносы, тряпочки, игрушки....
Сценарий дня для детей раннего возраста в период адаптации к ДОУ. «Хлюп-хлюп, буль-буль».
Сценарий дня для детей раннего возраста в период адаптации к ДОУ "Хлюп-хлюп, буль-буль"...
Консультация для родителей "Әдәпле булу – бәхетле булу"
Консультация для родителей "Әдәпле булу – бәхетле булу"...
Конспект НОД по опытно-экспериментальной деятельности во второй младшей группе раннего возраста. Тема: « Буль, буль, буль журчит водичка…».
Цели:-познакомить детей со свойствами воды;-развивать умение анализировать происходящие явления в неживой природе;-развивать желание исследовать окружающий мир, поз...
Методразработка .Конспект" Буль, буль, буль журчит водичка.."
Конспект разработан С учетом Всех ФГОС требований. Основное образовательное напрвление материала- познавательная денятельность. Предназначет для работы с детьми младшего возраста. Основная цель ...