Модельдә сузык авазларны, калын һәм нечкә әйтелешле тартык авазларны аерып күрсәтеп, сүзләргә аваз анализы ясау
план-конспект урока по развитию речи (подготовительная группа)

Шайдуллина Ландыш Рафитовна

Максат: Сүзләргә аваз анализы ясау күнекмәләрен ныгыту. Бирем буенча сүзнең моделен үзгәртергә өйрәнү. Сүзләрнең модельләрен чагыштыра белүләрен камилләштерү. Балаларда фонематик ишетү һәм игътибарлылык тәрбияләү. Ипи, имән, итек, иләк, чиләк, шикәр, песи, чеби, сохари, инә сүзләренә аваз анализы ясау

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 38_shogyl.docx21.16 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Модельдә сузык авазларны, калын һәм нечкә әйтелешле тартык авазларны аерып күрсәтеп, сүзләргә аваз анализы ясау

(38 шөгыль)

Максат: Сүзләргә аваз анализы ясау күнекмәләрен ныгыту. Бирем буенча сүзнең моделен үзгәртергә өйрәнү. Сүзләрнең модельләрен чагыштыра белүләрен камилләштерү. Балаларда фонематик ишетү һәм игътибарлылык тәрбияләү. Ипи, имән, итек, иләк, чиләк, шикәр, песи, чеби, сохари, инә сүзләренә аваз анализы ясау.

Җиһазлау: рәсемнәр, фишкалар.

Укыту-методик әдәбият: Шәехова Р.К. Мәктәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы. Авазларны уйнатып: эш дәфтәре №1.- 76 – 77 бит. -Казан: Хәтер, 2011.

Эшчәнлекнең барышы. Оештыру моменты.

Тәрбияче: Балалар карагыз әле, безгә күпме кунаклар килгән. Әйдәгез  алар белән исәнләшеп алыйк.

Психогимнастика.

Булдырдыгыз балалар, ә хәзер

Кулларны кулга куйыйк,

Изге уйларда булыйк,

Кояш нурын юлдаш итеп,

Шатланышыйк, дуслашыйк. (кочаклашалар)

Балалар, кәефләрегез ничек? Безгә бүген бик күп сөйләшергә, эшләргә туры киләчәк бит. Шуңа күрә телләребезне шомартып алырга кирәк, безнең яраткан “Күңелле тел” әкиятен искә төшереп китик әле.

 Бу безнең “Серле өй”, анда шаян тел яши. Тел үзенең өендә бик еш ремонт ясый икән. Ул иң беренче өйне җилләткән. Шуның өчен ул бер ишекне-иреннәрне, икенче ишекне-тешләрне ачкан (авызны ачу, ябу).

Аннары тел бер зур щетка алып стеналарын буяган (телне уңга, сулга йөртәбез).

Ремонт ясаганнан соң тел идән юарга тотынган ( авыз очын тел белән аскы һәм алгы тешләрне беренче, икенче якка йөртәбез).

Ишекләрне дә ике яктан сөртеп чыккан.

Тел тешләрне, ишекләрне чистарткан. Менә нинди матур булган телнең өе. Булдырдыгыз балалар, әфәрин!

Актуальләштерү: 

Тәрбияче: Балалар, ишек шакыйлар түгелме сон? (ишек шакыган тавыш ишетелә).

Әби: Исәнмесез, балалар! Менә кайда икән сез. Мин сезне эзләп йорим, күчтәнәчем бар иде сезгә, шуны тапшырасы идем. Әгәр минем табышмагыма җавап бирсәгез, күчтәнәчемнең нәрсә икәнен белерсез?  

Табышмак әйтү.

Үзе түгәрәк,

Урыны түрдәрәк,

Эче тулы күзәнәк;

Әчкелтем дә төчкелтем,

Бар нәрсәдән дә кадерлерәк.

 (Ипи)

Тәрбияче: Әйе, ипи. Сез беләсезме: ипи ул табын күрке.

Ипи басуда үсә,

аннан амбарга күчә.

Аннары мичтә пешә.

Кызарып мичтән төшә.

Шуннан килә өстәлгә.

 Безгә куәт өстәргә!

Икмәк бик зур хөрмәткә лаек. Чөнки иписез яшәүне бер кеше дә күз алдына китерә алмый. Бөтен кешеләр икмәккә саклык,  хөрмәт белән карыйлар һәм аны бик яраталар.

Әби: Әйе, шулай балалар. И балалар онытып җибәргәнем, мине бит бабаем көтә, мина китәргә кирәк.

Тәрбияче: Ярый әби. Күчтәнәченә ик зур рәхмәт. Саубул.

Тәрбияче: Ә без балалар әйдәгез сезнең белән ипи сүзенең ничек язылганын карыйк. Ипи сүзенә аваз анализы ясау.

Тәрбияче: “И” авазы сүзнең кайсы җирендә урнашкан икән?

Балалар: башында һәм ахырында урнашкан.

Тәрбияче: “И” авазы ул нинди аваз?

Балалар: сузык аваз.

Тәрбияче: Әйе, Ә сүзнең уртасында тартык аваз “пь” авазы. Ипи сүзе ничә аваздан тора һәм нинди сүз?

Балалар: өч аваздан тора, нечкә сүз.

“Тере модельләр” уены.

Тәрбияче: Булдырдыгыз. Ә хәзер балалар, әйдәгез без сезнең белән ипи сүзен шакмаклар белән билгеләп карыйк. Беренче авазга кызыл фишка, икенче авазга яшел фишка, өченче авазга кызыл фишка куярбыз.

Тәрбияче: Балалар, безнең өстәлләргә ипи кайдан килә икән соң? Хәзер без сезнең белән аны кайдан килгәнен уен ярдәмендә аңларбыз.

Ят итү минуты. Балалар сүзләргә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар.

Матур сүзләр уйладык

Ял итәргә туктадык.

Җилкәләрне турайттык,

Тирән итеп уйладык,

Башны як – якка бордык,

Чүгәләдек һәм тордык,

Бер урында йөгердек,

Аннары соң сикердек,

Сузылдык – киерелдек,

Югарыга үрелдек.

Тәрбияче: Булдырдыгыз. Эшебезне дәвам итәбез. Карагыз әле рәсемгә, сез ничек уйлыйсыз ни өчен мондагы апа ипине сөлгенә куеп тоткан?

Балалар: Ипи бик кадерле, шуңа сөлгегә куйган.

Тәрбияче: Бик дөрес. Ипине апа тоткан шулай бит балалар?

“Тере модельләр” уены.

Тәрбияче: Апа сүзенең моделен дә тикшереп карыйк. “А” авазы сүзнең кайсы җирендә урнашкан икән?

Балалар:  башында һәм ахырында урнашкан.

Тәрбияче: “А” авазы нинди аваз?

Балалар: сузык аваз.

Тәрбияче: Бик дөрес. Ә сүзнең уртасында тартык аваз “П” авазы. Апа сүзе ничә аваздан тора һәм нинди суз?

Балалар: 3 аваздан тора, калын сүз.

Тәрбияче: Апа сүзен дә шакмаклар белән билгеләп үтик. Беренче авазга кызыл фишка, икенче авазга зәңгәр фишка, өченче авазга кызыл фишк куярбыз.

Мөстәкыйль эш “Дусларга үз рәсемнәрен табарга булыш уен-күнегүе. (тикшереп алыйк экранга)

Тәрбияче: балалар әйдәгез барлык рәсемнәрне атап чыгыйк әле. “Ы” авазы кергән сүзләргә туры килгән рәсемнәрне – Камыр батырга, “И” авазы кергән сүзләргә туры килгән рәсемнәрне Ибраһим исемле малайга бүләк итәрбез. (Сүзләр белән эш)

Рефлексия.  Балалар сез бүген нинди яңалык белдегез? Бу турыда кемнәргә сөйләр идегез? Сез шундый актив булдыгыз, рәхмәт сезгә балалар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Калын һәм нечкә әйтелә торган тартык [с] һәм [сь] авазларын ишетү һәм сүздән интонация белән аерып алу».

Балаларда сүздән авазны интонация белән аерып алу һәм аның калынлыгын-нечкәлеген саклап калып, башка авазлардан аерып әйтү күнекмәсен булдыру....

“Сузык авазлар ”

әти - әниләр өчен шөгыль...

“Нечкәбил” яшь әниләр клубы

1.     Тәрбиячеләрнең, балаларның һәм ата-аналарның төрле эш алымнарында  бердәм коллективын булдыру.2.     Балаларны, ата-аналарны  халкыбызның оныты...

Иҗади сәнгать белем бирү эшчәнлегенә кыскача анализ ясау.

           Тормыш алга бара, үсә, үзгәрә. Яңа иҗтимагый һәм икътисади шартлар мәгариф системасын үзгәртеп коруга китерде. Мәгариф системасындагы яңалыклар (ФГОС) п...

Тема: Калын əйтелешле сүзлəр белəн күнегүлəр.

                                          Эшчәнлек барышы Оештыру өлеше.Исәнмесез,балала...

Сүзлəргə аваз анализы ясау. [ы] авазының үзенчəлеген үзлəштерү.

Мәктәпкә әзерлек төркемендә авазларны өйрәнү өчен шөгыль конспекты....