«Калын һәм нечкә әйтелә торган тартык [с] һәм [сь] авазларын ишетү һәм сүздән интонация белән аерып алу».
план-конспект занятия по обучению грамоте (подготовительная группа) по теме

Гильмутдинова  Алина Раилевна

Балаларда сүздән авазны интонация белән аерып алу һәм аның калынлыгын-нечкәлеген саклап калып, башка авазлардан аерып әйтү күнекмәсен булдыру. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл s_avazy.docx15.04 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: «Калын һәм нечкә әйтелә торган тартык [с] һәм [сь] авазларын ишетү һәм сүздән интонация белән аерып алу».

Максатлар: Балаларда сүздән авазны интонация белән аерып алу һәм аның калынлыгын-нечкәлеген саклап калып, башка авазлардан аерып әйтү күнекмәсен булдыру. Тартык авазның калын һәм нечкә әйтелеше булуын билгеләү ысулын үзләштерү; танып белү эшчәнлегендә үзләштерелгән алгоритмны куллану күнекмәсен формалаштыру; сарык, сабын, сыер, сарымсак, песи,  сөлге, кәбестә, сәгать сүзләренә аваз анализы ясау.

Эшчәнлек төрләре: 

1. “Каз һәм каз бәбкәсе” уены;

2. Рәсемнәр белән эш: исемнәрендә “кырыс” [с] һәм “ягымлы” [сь] авазлары ишетелгән предметларны атау;

3. “Кырыс” һәм “ягымлы” малайлар” уен-күнегүе;

4. Дәфтәрләрдә эшчәнлек.

Материал: Шәехова Р.К. Мәктәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы. Авазларны уйнатып: эш дәфтәре №1. – Казан:Хәтер, 2001. – Б.16-17.

Шөгыль барышы.

Тәрбияче:

Түбәндәге күренешләрне хәрәкәтләр ярдәмендә күрсәтү.

1. Бала уенчыкларын укыта. Тирәдәгеләргә шауламаска куша: “Тс-с-с”

2. Кыз курчагын йоклата, тын торырга кирәклеген искәртә: “С-с-с!”

3. Каз таларга тели: “С-с-с!”

4. Елан хәрәкәтләнә: “С-с-с!”

  Тәрбияче: Әйдәгез, “Самавыр” шигерен укыйбыз. Минем арттан кабатлагыз.

Безнең самавыр – авыр,

Безнең самавыр – көмеш.

Суы беткән, ә үзе

Һаман да юан килеш.

(балалар тәрбияче артыннан кабатлыйлар)

Тәрбияче: Рәсемдә каз һәм каз бәбкәсе насослар белән эшлиләр. Каз зур насос белән эшли. Нинди тавыш ишетелә?

Балалар: “С-с-с..”

Тәрбияче: Бу аваз “кырыс”мы яки “ягымлы”мы?

Балалар: “Кырыс”

Тәрбияче: Әйе, чөнки ул калын әйтелә. Каз бәбкәсе кечкенә насос белән эшли? Аваз ничек ишетелә?

Балалар: Нечкә ишетелә.

Тәрбияче: Әйе, ул “ягымлы” аваз.

Рәсемдә шакмаклар эчендә нинди хайваннар күрсәтелгән?

Балалар: Сарык һәм песи.

Тәрбияче: Бу сүзләрдә [с] авазлары нинди?

Балалар: Сарык дигәндә калын , песи дигәндә нечкә.

Тәрбияче: Сарык дигәндә [с] авазы кая урнашкан?

Балалар: Сүз башында.

Тәрбияче: Песи дигәндә [сь] авазы кая урнашкан?

Балалар: Сүз уртасында урнашкан.

Тәрбияче: Рәсемнәрдәге малайларга карагыз.

Аларның берсе – кырыс, икенчесе – ягымлы. Икесенең дә яраткан авзлары бар. Кырыс малайга кайсы рәсемнәр туры килә икән?

Балалар: Сарымсак, сыер, сабын.

Тәрбияче: Ягымлы малайга кайсы рәсемнәр туры килә?

Балалар: Сәгать,  кәбестә, сөлге.

Тәрбияче: Хәзер “кырыс” [с] авазы кергән “сүзләр”не кырыс малай портреты белән, ә “ягымлы” [сь] авазы к ергән “сүзләрне” ягымлы малай портреты белән тоташтырыгыз.

(балалар рәсемнәрне уклар ярдәмендә тоташтыралар)

Йомгаклау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

Артикуляция һәм яңгырашлары буенча якын торган [ ш ] [ж] авазларын чагыштыру.

Максат:Аерым авазны сүздән  интонация  белән аерып  алып әйтү күнекмәсен ныгыту. Бирелгән авазны аерып алу, артикуляция   һәм яңгырашлары  буенча якын торган авазларны ча...

Фонематик ишетеү һәләте

Презентация.  Лепбук  - Фонематик ишетеү һәләтеӘҙерләне: Рысбаева Әлиә Сәлих ҡыҙы...

Модельдә сузык авазларны, калын һәм нечкә әйтелешле тартык авазларны аерып күрсәтеп, сүзләргә аваз анализы ясау

Максат: Сүзләргә аваз анализы ясау күнекмәләрен ныгыту. Бирем буенча сүзнең моделен үзгәртергә өйрәнү. Сүзләрнең модельләрен чагыштыра белүләрен камилләштерү. Балаларда фонематик ишетү һәм игътибарлыл...

Интонация нужна! Интонация важна!

Всем известно, что хорошая речь - важнейшее условие всестороннего и полноценного развития детей. Чем богаче и выразительнее речь ребёнка, тем глубже понимание того, что он говорит. Огромную роль в э...