Сүзлəргə аваз анализы ясау. [ы] авазының үзенчəлеген үзлəштерү.
план-конспект занятия (подготовительная группа)

Мәктәпкә әзерлек төркемендә авазларны өйрәнү өчен шөгыль конспекты. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 6._suzlrg_avaz.docx21.61 КБ

Предварительный просмотр:

Сөйләм үстерү (грамотага өйрәтү)    

Тема:  Сүзлəргə аваз анализы ясау. [ы] авазының үзенчəлеген үзлəштерү.

Максат: Ы  хәрефе һәм  [ы] авазы   белән таныштыруны дәвам итү.

Бурычлар

Белем бирү бурычы: [ы] авазын өйрәнүне, сүзләргә аваз анализы ясарга өйрәнүне дәвам итү. .

Үстерү бурычы: Башкарылган эшлəр хакында эзлекле, тулы итеп сөйлəп бирə белү күнекмəлəрен үстерү.

Тәрбияви: фонематик ишетү сәләте һәм игътибарлылыкларын тәрбияләү.

Балалар белән алдан эшләнгән эш: авазларны аеру, хәрефләрне тану, иҗекләргә бүлү.

 Сүзлек эше:  Ылыс, ыргак, чыбыркы, сыбызгы, чыршы, сыр, карбыз, кашык.  

Методлар һәм алымнар: сүзле, практик, күрсәтмә, уен.

Җиһазлар: Ы хәрефе,  ыргак рәсеме, “Бу әйбер кемнеке?” уены өчен рәсемнәр, туп, Ылыс, ыргак, чыбыркы, сыбызгы, чыршы, сыр, карбыз, кашык рәсемнәре.

Укыту-методик әдәбият: Шаехова Р.К. Мәктәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы. Авазларны уйнатып: эш дәфтәре №1. – Казан: Хәтер, 2011. – Б. 74 - 75

Шөгыль барышы

Оештыру өлеше: Хәерле иртә, балалар! Кәефләрегез ничек?(яхшы) Без үзебезнең яхшы кәефне, матур елмаюбызны башкаларга да бүләк итик әле.

Кулларымны сузам сиңа

Дустым елмаеп – көлеп.

Кушылсыннар башкалар да

Безнең дуслыкны күреп.

Күрәм, кәефләрегез әйбәткә охшап тора.

Шөгылебезе башлаганчы , әйдәгез телләрне язып алыйк әле.

Фонетик зарядка:

 Чакырабыз песине: -Пес, пес, пес.

Чакырабыз маэмайны: -Маһ, маһ, маһ.

Чакырабыз бахбайны: -Бах, бах, бах.

Чакырабыз казларны: -Га, га, га.

Чакырабыз кәҗәне: -Кәҗ, кәҗ, кәҗ.

Төп өлеш:  Балалар минем сезгә Роберт Миннуллинның ыргак шигырен укып китәсем килә. (тәрбияче укый, укыганда [ы] басым ясый)

Бер караганда -  ыргак,

Бер караганда – кармак.

Зур акула кебегрәк,

Зур булыр иде бигрәк

Ыргакка капкан балык!

Карыйммы суга салып?

Балалар , сез әлеге шигырьдә  нинди авазны ныграк ишеттегез? ([ы]  авазы)

Хәзер игътибар белән рәсемгә карыйк әле һәм бергәләп әлеге шигырьне тагын бер кат укып чыгыйк. (шигырь тагын бер кат укыла). Балалар, әлеге шигырьдә ыргак дигән сүзгә игътибар итик әле. Нәрсә икән ул, ыргак? (тәрбияче рәсем ярдәмендә ыргакны нәрсә икәнлеген аңлата)

Безнең ыргак сүзе нинди аваздан башлана? ([ы]  авазыннан)

“Тере модельләр” уены. (ыргак сүзе белән)

Ыргак һәм сыр сүзләрен чагыштыру.

Рус теленнән кергән сүзләрдә һәм татар телендәге сүзләрдә [ы]  авазының әйтелешенә игътибар итү. Сыр сүзендә [ы]  авазы киңрәк әйтелә, ул безгә рус теленнән кергән.

Ял минуты. Хәзер бераз ял итик. Атна буе нәрсәләр эшлисез икән шуны белик әле. Дүшәмбе мин су коенам, (күрсәтә)

Ә сишәмбе – ясадым.

Чәршәмбе – озак юындым,

Пәнҗешәмбе футбол уйнадым,

Җомга көнне сикердем, чаптым

Бик озак мин биедем.

Ә шимбә һәм якшәмбедә.

Мин бик озак йокладым (балалар чүгәлиләр, кулларын биткә куеп йоклап китәләр)

“Бу әйбер кемнеке?” уены. Тәрбияче рәсемнәр күрсәтә. “Бу әйбер кемнеке?” дигән сорау бирелә. Балалар җавап биргәндә, -ке, -кы кушымчаларын дөрес итеп ялгап әйтергә тиешләр ( бу күзлек әбинеке, бу түбәтәй бабайныкы...)

«Кайтаваз» уены.

Тәрбияче [ы] авазы кергән сүзне әйтеп, тупны балага бирә. Бала, сүзне нәкъ

шулай ук кабатлап, тупны кире кайтара .(Ылыс, ыргак, чыбыркы, сыбызгы, чыршы, сыр, карбыз, кашык)

Тәрбияче алдагы уенны уйнар өчен безгә командаларга бүленергә кирәк булачак. Командаларг бүленү өчен бер рәткә тезелеп басырга һәм бер, ике дип санарга тиеш буласыз. Кем бер санын  атады, алар беренче команда. Ике санын атаучылар икенче команда булачаклар.

«Сүзләрне иҗекләргә бүл» уены.  Сезгә рәсемнәр бирелә. Сез әлеге рәсемнәрне иҗекләргә бүлеп, үз өйләренә урнаштырырга тиеш буласыз. ( әлеге сүзләрнең рәсемнәре командаларга бүленеп бирелә : (Ылыс, ыргак, чыбыркы, сыбызгы, чыршы, сыр, карбыз, кашык)  Мин хәзер сезнең каршыгызга ком сәгате куям. Ком агып бетүгә яисә үзегезне әзер дип уйласагыз. Командагыз белән бергә «без әзер» дип тавыш бирергә тиеш буласыз. Әзер булганнан соң, командалар бер-берсенең эшен тикшереп чыгалар, дөрес булмаса төзәтәләр, дөрес булса, кояш рәсеме куялар.

Дәфтәрдә эш.

Йомгаклау: Бүгенге шөгылебез тәмам. Без бүген нишләдек? Сезгә шөгыль ошадымы? Шөгыльнең иң ошаган өлеше кайсы җире булды?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ТЕМА [Л] АВАЗЫ ХӘРЕФЕ.

ТЕМА: звук буквы   [Л] ....

ТЕМА: [С] АВАЗЫ ХӘРЕФЕ

ТЕМА: звукопроизношение [С]...

Методические разработки на тему "Ш авазын ныгытуга"

Ш авазын иҗекләрдә, сүзләрдә, текстта ныгытуга материал....

Зурлар төркемендә балаларга "Р"авазын өйрәтү буенча шөгыль конспекты .

Зурлар төркемендә балаларга "Р"авазын өйрәтү буенча шөгыль конспекты .Эшне башкарды : Сарман №3 "Ләйсән" балалар бакчасы тәрбиячесе Хәбибуллина Лилия Ф....

Иҗади сәнгать белем бирү эшчәнлегенә кыскача анализ ясау.

           Тормыш алга бара, үсә, үзгәрә. Яңа иҗтимагый һәм икътисади шартлар мәгариф системасын үзгәртеп коруга китерде. Мәгариф системасындагы яңалыклар (ФГОС) п...

Модельдә сузык авазларны, калын һәм нечкә әйтелешле тартык авазларны аерып күрсәтеп, сүзләргә аваз анализы ясау

Максат: Сүзләргә аваз анализы ясау күнекмәләрен ныгыту. Бирем буенча сүзнең моделен үзгәртергә өйрәнү. Сүзләрнең модельләрен чагыштыра белүләрен камилләштерү. Балаларда фонематик ишетү һәм игътибарлыл...