Әкият тамаша. “Куянның йорты”
план-конспект занятия по развитию речи на тему
Предварительный просмотр:
Әкият тамаша.
“Куянның йорты”
Яшәгән ди, булган ди Төлке белән Куян.
Беркөнне Төлке Куянга кунакка барырга уйлаган.
(Төлке җырлый – җырлый килеп керә)
Көзгегә карыйм әле,
Чәчемне тарыйм әле.
Урмандагы Куянга
Кунакка барыйм әле.
(Ишек шакый)
Куян: Кем бар анда
Төлке: Бу мин Төлке. Керергә ярыймы?
Куян: Әйдә, кер!
Төлке: (Кулларын җәеп, куянга килә).
Әһә мин сине хәзер ашыйм.
(Һәм куянны куып чыгара).
Куян елый – елый урман буйлап бара икән.
Аның каршысына эт очрый.
Эт: Һау-һау-һау! Куян нигә елыйсың?
Куян: Әнә, төлке өйдән куып чыгарды.
Эт: Елама, мин аны үзем куып чыгарам.
Шулай итеп алар өй янына килеп җитәләр.
Эт: Һау-һау-һау! (Куян белән бергә жырлыйлар)
Төлке чык, бак кит моннан! (2 тап)
Без курыкмыйбыз синнән,
Курыкмыйбыз без синнән.
Төлке: Юк, чыкмыйм! Мин балта кайрыйм, пычак кайрыйм.
Сикереп төшәрмен дә өзгәләп ташлармын.
Җыр “Сикереп төшәм мичтән,
Сикереп төшәм мичтән,
Балта кайрыйм, пычак кайрыйм,
Мин курыкмыйм сездән!
Эт курка һәм йөгереп китеп тә бара.
Куян тагын ялгызы юл буйлап елый – елый килә.
Аңа аю очрый.
Аю: Куян, нигә елыйсың?
Куян: Әнә, төлке өйдән куып чыгарды.
Аю: Елама, мин аны үзем куып чыгарам.
Куян: Юк, куа алмассың! Эт куды – куа алмады, син дә куа алмассың.
Аю: Юк, куармын!
Һәм алар Куянның өенә юнәләләр. (Аю белән куян җырлыйлар)
Төлке чык, бак кит моннан! (2 тап)
Без курыкмыйбыз синнән,
Курыкмыйбыз без синнән.
Төлке: Юк, чыкмыйм! Мин балта кайрыйм, пычак кайрыйм.
Сикереп төшәрмен дә өзгәләп ташлармын.
Җыр “ Сикереп төшәм мичтән,
Сикереп төшәм мичтән,
Балта кайрыйм, пычак кайрыйм,
Мин курыкмыйм сездән!
Бу сүзләрне ишеткәч, аю да курка төшә һәм китеп тә бара.
Куян тагын ялгызы юл буйлап елый – елый урман ашабара.
Аңа җитмәсә чалгы салган әтәч очрый.
Әтәч: Кикрикүк! Куян, нигә елыйсың?
Куян: Әнә, төлке өйдән куып чыгарды.
Әтәч: Елама, мин аны үзем куып чыгарам.
Куян: Юк, куа алмассың! Эт куды – куа алмады, аю куды – куа алмады, син дә куа алмассың. Чыгып кит моннан!
Әтәч: Хәзер аягыма гына киям, ткнымны гына киям.
Һәм төлке куркып чыгып кача. Ә Әтәч белән Куян өйдә бергә - беогә яши башладылар. Әлә дә булса, торалар ди, имеш.
Хоровод “Дуслык”
Сөйләм телен үстерү.
(уртанчылар төркеме)
Тема: Әкият иленә сәяхәт.
Маскат: Баларны әкиятнең эчтәлеген сөйләргә өйрәтү, сорауларга тулы җаваплар бирергә өндәү.
Сүзләк запасын активлаштыру, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
Балаларның логик фикерләүләрен, уйлауларын арттыру, актерлык сәләтләрен үстерү.
Әкиятләргә карата мәхәбәт тәрбияү.
Җиһазлау: Серле янчык, төлке уенчыгы, модельләр (әзәр битләр) герой костюлары.
I. Оештыру моменты
Т.: – Балалар, барыгыз да кулларны кулга тотышыйк һәм бер – беребезгә елмайык.
Әкият безгә кирәк,
Әкият безгә терәк,
Әкиятсез яшәве
Дөньяда күңелсезрәк.
II. Сюрприз.
Т.: – Балалар, карагыз әле, нәрсә икән ул? (серле янчык, капчык)
Т.: – Эйе, кемдер серле янчыкны калдырып киткән. Ә эчендә нәрсәдер бар! Әйдәгез, нәрсә икән күзләр белән түгел, ә куллар, бармаклар белән тотып белик (балалар капкыч эчендәге уенчыкларны тоемлап беләләр) һәм һәрбер берәр билгене әйтеп бара:
- борыны озын;
- колагы очлы;
- койгыры йомышак, озын;
- йоны – туны йомшак. п.б
Т: Әйе димәк серле янчык эчендә нәрсә икән – төлке!
III. Әңгәмә.
Т. - Ә хәзер, балалар, безнең кунагыбызны сурәтләргә торышыйк.
1. – Кәмилә син төлкенең йоны – туны нәрсә әйтә аласың? (йоны – туны йомышак, җирән төсле)
2. Яхшы, ә син, Илвир, төлкенең йөзен – битен ничек сүрәтлисең? (бите, колаклары очлы, борыны озын, күзләре кысык).
3. – Афәрин, Камилла безгә төлкенең койрыгы турында сөйләр. (койрыгы озын, йомышак)
4. – Булдырдың! Дилә, ә нигә койрыгы шундый озын һәм йомышак икен? (дошманнардан үзенең эзләрен яшергә, себерә).
5. – Газиз, ә холкы – характеры буенча төлке нинди? (хәйкәр, ялганчы, алдакчы)
6. Төлке, ел фасылы үзгәрү белән узенең тунын алыштырамы? (юк, ул тун төсен үзгәртми)
- Ә нинди хайван үзгәртә? (куян)
- Балалар, төлке ул йорт хайванымы яки яки кыргый хайванмы? (кыргый хайван)
Т.: Барыбыз да басыйк! Һәм а) хәйкәләр төлкене күрсәтик;
б) усал төлке;
в) куак артында куянны саклаучы төлке;
г) бүредән курыккан төлке;
д) шат төлке;
е) яңгыр астында калып чыланган төлке.
Т.: Афәрин! Төлкене эмоционыль яктан да сурәтләп – тасвирладык. Ә төлке нинди әкияттә катнаша? (“Ата каз”, “Йомры икмәк”, “Карт белән төлке”, “Теремкәй” п.б.)
- Ә бүген ул безгә “Куян йоты” әкияттенен килгән. Әкияттә нинди геройлар катнаша? (төлке, куян, эт, аю, әтәч.).
Т.: - Молодцы! Ә хәзер төлке безне өстәл артына чакыра.
(өстәл өстендә тирәрәкләр ясалган альбом битләре, карандаш)
Балалар билгеләре буенча ясыйлар. (Тәрбияче балаларга ярдәм итә).
Т.: - Хәзер бергәләп әкиятнең үзенә үк күз салыйк. Сез ризамы?
- Балалар, безгә куянга өй салырга, төзергә булышырга кирәк. Ярдәм итәбезме? Ә нәрсәдән ясыйбыз? Менә биредә төзү материаллары. Алар нинди формада (топ өлеше – шакмаклы – кызыл төсле; түбәсе - өчпычмаклы – зәнгәр һәм сары төсле).
- Молодцы! Булдырдыгыз!Әкиятне башлыйбыз!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Әкият – Матур йорт (портфель). Сценарий выпускного.
Балалар бакчасыннан чыгарылыш кичәсе.Сценарий выпускного в детском саду на татарсклм языке....
Яна елга тамаша. (Сценарий на Новый Год)
Сценарий на Новый Год...
"Төлке белән Айсылу" әкияти-тамаша
Әкият-тамашаны төрле бәйрәм иртәләрендә күрсәтергә мөмкин. Максаты: балаларны тирә-юньдәге табигать белән таныштыруны дәвам итү, экологик тәрбия бирү, рольләрне сәнгатьле итеп башкара белергә өйрәтү....
Уртанчылар төркемендә 2нче бәләкәйләр төркеме катнашында театральләшкән тамаша
“Теремкәй дә Көз”Уртанчылар төркемендә 2нче бәләкәйләр төркеме катнашында театральләшкән тамаша...
Сәяхәтче әтәч- театральләшкән тамаша
Балаларны театр сәнгатенә тарту, кызыксыну тәрбияләү .Әдәби рольгә кереп, геройның кичерешләрен йөз мимикасы, аяк-кул хәрәкәте белән артистларча сурәтләргә өйрәтү . Балаларның үзара аралашып...
Әкият "Әни куян Актәпи"
Сказка "Әни куян Актәпи"...
Театраль тамаша «Дуслык һәм мәрхәмәтлелекнең явызлыкны җиңүе турында әкият”
Театр — один из самых доступных видов искусства для детей, помогающий решить многие актуальные проблемы педагогики и психологии связанные с художественным образованием и воспитанием, формировани...