Сәяхәтче әтәч- театральләшкән тамаша
методическая разработка по развитию речи (подготовительная группа) на тему
Балаларны театр сәнгатенә тарту, кызыксыну тәрбияләү .Әдәби рольгә кереп, геройның кичерешләрен йөз мимикасы, аяк-кул хәрәкәте белән артистларча сурәтләргә өйрәтү . Балаларның үзара аралашып, бер-берсенә ярдәм итү теләген үстерү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
seyahetche_etech.docx | 23.68 КБ |
Предварительный просмотр:
Гомуми үсеш бирүче 7 нче балалар бакчасы
СӘЯХӘТЧЕ ӘТӘЧ
Мәктәпкә хәзерлек “а” төркеме
балалары өчен бәйрәм иртәсе программасы
Төзеде төркем тәрбиячесе: Галимова Рима Николай кызы
Актаныш авылы
2016-17 уку елы
Тема: “Сәяхәтче әтәч”- мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен театраль тамаша
Максат: Балаларны театр сәнгатенә тарту, кызыксыну тәрбияләү .Әдәби рольгә кереп, геройның кичерешләрен йөз мимикасы, аяк-кул хәрәкәте белән артистларча сурәтләргә өйрәтү . Балаларның үзара аралашып, бер-берсенә ярдәм итү теләген үстерү.
Җиһазлау: бәйрәм чыршысы, җәнлек битлекләре, киемнәре,кәрзин белән алма, гөмбә муляжлары , ике рюкзак, ике таяк
Балалар залга музыка астында кар бөртекләре артыннан биеп керәләр
Урыннарында басып калалар.
Диана Урамнарга, бакчаларга, урман-кырлар өстенә
Ак мамыктай күбәләк кар төшә дә төшә генә
Илвина Яңа яуган кар шыгырдый өстенә баскан саен
Курыкмыйча каршылыйбыз салкын кыш аен
Камил Һава саф, рәхәт суларга, яп-якты бөтен урын
Кыш бабай килде кунакка, җир киде йомшак тунын
Җыр “Праздничная елочка”(Е.Гольцева сүзләре һәм көе)
Тәрбияче балаларны, ата-аналарны Яңа ел бәйрәме бн котлый һәм котлау өчен сүзне бакча мөдиренә бирә
Тәрбияче: Хөрмәтле әти әниләр, кунаклар! Бүгенге бәйрәмебезне безнең төркем балалары әкияти тамаша итеп күрсәтерләр
Әкиятче (Дарина) чыга : Әкият сөйлим сезгә тезеп сүзләрен сүзгә,
Ә сез отып калыгыз күңелегезгә салыгыз!
Әкият төше-алтындыр, аңламаганга акылдыр,
Борын-борын заманда Актаныш авылында
Яшәгән ди бер әтәч ике тавыгы белән.
Вакыйга авылда бара. Йорт алдында әтәч, тавыклар, эт һәм песи.
Әтәч: (Инсаф) Туйдым инде, туйдым сездән, бигрәк озак йоклыйсыз!
Балаларны карамыйсыз, ә җимне күп чүплисез!
Ай-яй, туйдым бу тормыштан, китәмен сәяхәткә
Кайтуга тәртип булмаса, ачуланам әлбәттә!(аяк тибә, тавыклар куркыша, елышалар...)
Эт(Ранил): Ничек инде, әтәчкәем, безне ташлап китәсең?!
Әллә оныттыңмы, тиздән Яңа елның җитәсен?!
1 тавык (Ландыш): Хуҗабызны шатландырып,күп йомырка салырбыз...
Тату гаиләбез белән Яңа елны каршыларбыз...
2 тавык (Илвина): Ялынмыйбыз, кит әйдә, юлларыңа ак җәймә!
Төлке тотып ашамаса, кайтырсың әле җәйгә.
Песи (Элвина): Ә шулай да, әтәчкәем, сине ачуланмыйбыз,
Дөнья күреп кайт син, әйдә,сагынып каршы алырбыз!
Инсаф җырлый: Эх, кала,кала, кала ,кала минем авылым
Дөнья күреп кайтам әле, көтегез, тавыкларым!
Дарина: Шулай җырлап әтәчебез авылдан чыгып китә
Бара торгач, батыр әтәч кара урманга җитә.
Урман аланы. Әтәч каранып йөри. Бер читкә барып утыра. Музыка астында кар бөртекләре чыршы тирәли бөтереләләр.
1 кар бөртеге: Салкын кыш килде , ак карлар яуды,
Илвина Буран уйнады, таулар ясалды.
Кар яуган, яуган, мамык кебек кар
Ап-ак булганнар урманнар, кырлар.
2 кар бөртеге: Кар-буранда тудым мин,
Лиана Кар-биләүдә үстем мин
Кар биләүләрдә үстем мин
Кар сулары эчтем мин.
3 кар бөртеге: Әйләнгәләп-тибрәнгәләп
Ландыш Йомшак карлар коела
Җем-җем итә, балкып китә
Чәчәк төсле тоела
4 кар бөртеге: Мин биимен, җырлыймын
Гөляз Буран уйнап торганда
Биеп туйгач ял итәмен
Чыршы үскән урманда
5 кар бөртеге: Урманда салдкын һава
Руфина Йомшак ап-ак кар ява,
Кар бөртекләре салмак
Әкрен көйгә биеп ала.
Кар бөртекләре бииләр. Әтәч утырган урыннан гына вакыйганы күзәтә.Урман аланына куяннар йөгереп чыгалар.
1 куян : Нинди гаҗәп?!Һәр җәнлеккә бәйрәм бүген!
Айзилә Бар да матур киенгән!Яңа елда җирне бизәп гүя энҗе сибелгән.
Монда бит урман сафлыгы ылыс исе,түз генә
Купшы чыршыбыз яныннан китәм димә тиз генә!
2 куян: Куяннарга Кыш бабакай ак туннар бүләк итте.
Камил Урман юлын акка бизәп, ак карлар сибеп китте.
Шундый рәхәт кыш көнедә кар буйлап йөгерергә
Бер-береңне уза-уза куышып сикерергә!
3 куян: Бу ни гаҗәп, бу ни хәл?Шаккаттыргыч тамаша!
Әнвәр Төлкенең җан дошманы- Әтәч килә ләбаса!
Ни эш төште башыңа? Ник килдең син урманга?
Җырлап йөрмә ялгызың, юлыгырсың бурларга!
Чыршы артыннан ике тиен чыга.
1 тиен: Кышны яхшы каршыларга көз тырышып эшләдек.
Азалия Яңа ел бәйрәменә дип гөмбәләр әзерләдек
2 тиен: Урманда күпме яшәп тә Мин мондый кош күрмәдем
Данияр Үзең белән таныштырчы Исемеңне беләем?
Мактанчык, матур койрыклы Батыр да күренәсең!
Төлке апайдан саклан син Гомереңне өзмәсен!
Агачлар артыннан ике керпе килеп чыга. Аркаларында рюкзак, кулларында таяк.
1 керпе: Бик тырышып хезмәт куйдык кышка диеп гөмбә җыйдык
Гомәр Майлысын да, баллысын да, яратабыз барысын да
2 керпе: Без йөрибез урманда, бик рәхәт икән монда
Ренат Ә син нишләп йөрисең, бәйрәм ямен күрмисез?
Дарина: Кышкы урман аланына Җәнлекләр җыелдылар
Урман кунагын танымый шаклар катып тордылар
Бу тавышка аюлар йокыдан уяндылар
Лап-лоп, лап-лоп атлап аюлар килә атлап
Өс-башлары тузган, аюларга ни булган?!
Аланга өч аю чыга.
1 аю: Кем ул монда дөберди?Йокларга ирек бирми?
Илнур Яңа йокларга яттым, инде мине уятты.
2 аю: Кемнәр монда тавышлана? Кем йокыдан уятты?
Наил Сезнең тавыш шундый каты авырттырды колакны?!
Тиен, керпе, куяннар... Сезне мин таныйм инде!
Ә монысы нинди җанвар каян килеп, кая бара?
Бездә нинди йомышы бар?
Инсаф: Мин әтәч булам агай! Ә син аю түгелме?
Бал ашарбыз бергәләп булыр бик тә күңелле!
3 аю: Рәхмәт яхшы сүзеңә киң күңелле икәнсең!
Илназ Явыз төлкегә эләксәң котылырсың микән соң?!
Төлке( килеп чыга): Кемнәр әле монда минем гайбәтемне тарата?
Диана Мин бит бер дә явыз түгел, һәммәгезне яратам!
Менә сезнең барыгызны бәйрәм белән котлыймын,
Әтәч кунагыбызга багышлап җыр җырлыймын:
Төлке (җырлый): Син дә бик матур икәнсең
Миңа яр булмассыңмы?
Гомеремне бергә үтәрлек
Әйбәт пар булмассыңмы?
Бу кабарган койрыкларың
Минекеннән ким түгел
Без бергәләп шат яшәрбез
Көн дә ачарбыз күңел!
Әтәч кукыраеп үсенеп китә, төлкегә иярә башлый.
Бүре: Әй, тукта син, Төлкебикә, Әтәчкә кызыкма ле,
Мөхәммәт Ятим итмә балаларны Хәзер үк җибәр аны
Кунакка һөҗүм итмиләр Дус булып яшик әйдә
Сәяхәттән исән-имин кайтсын әтәч өенә.
Тәрбияче: Җәнлекләрнең сөйләшкәнен кыш бабай да ишеткән,
Телефоннан шалтыратып, ул болай диеп әйткән:
Магнитофоннан: Исәнмесез, урман дусларым!
Шалтырата сезгә Кыш бабай
Кар-бураннар туздырып,
Бар нәрсәне туңдырып,
Ерак юллар үтәм мин,
Тиздән килеп җитәм мин.
Инсаф: Җир шарының бар хайваны килсен безнең авылга
Чыршы янында бергәләп, Яңа ел каршыларга!
Җәнлекләр вальс бииләр.
Дарина: Шулай итеп әтәчебез барлык җәнлекләрне дә
Тату гаиләсе янына кунакка чакырган.
Кыш бабай да бүләк төяп авылга ашыккан
Яңа елны каршыларга бик тиз килеп җиткән.
Балалар үз урыннарына барып басалар. Шулвакыт чана тартып кыш бабай килеп керә.(Чанада балаларга подароклар)
Кыш бабай килеп керә: Исәнмесез балалар, исәнмесез кунаклар!
Яңа ел котлы булсын!Бәхетләр алып килсен!
Килгән бик күп кунаклар: аю, бүре, куяннар,
Төлкеләр һәм керпеләр тагын соң, тагын кемнәр?!
Кыш бабай уйлана, башын кашып ала, Кар кызына таба борыла:
Кызым, онытмадыммы, барсын чакырганмынмы?
Кар кызы: Чакыргансың бабакай, барысы да килеп беткән!
Кар кызы Кар-бураннар туздырып,
Барча җирне туңдырып,
Ерак юллар үттек без,
Сезгә килеп җиттек без!
Күрәм, сез дә көткәнсез:
Чыршы бизәп куйгансыз!
Тик кая соң утлары,
Ник яктыртмый бүлмәне?
Кыш бабай: Серле таягым кагыйм, тылсымлы сүзне әйтим,
Бу хатаны төзәтим!
Сим-салабим , ахалай-махалай, Чыршы уты, кабын давай!
Чыршы уты кабынып китә.
Җыр “Яңа ел җыры” (И. Шамсутдинов музыкасы, Г.Латыйп сүзләре)
Балалар кыш бабайга өйрәнгән җырларын башкаралар.Кыш бабай чыршы тирәли түгәрәк эчендә биеп йөри.
Кыш бабай: Сез, балалар , әйтегезче куркасызмы салкыннан?
Балалар: Юк, бабакай, курыкмыйбыз!
Кыш бабай: Кая әле, тикшерим, Барчагызны өшетим!!!
Балалар Кыш бабай белән “ Өшетәм” уены уйнап ала.
Кар кызы:Балалар,сез биергә яратасызмы?
Ә менә бу көйгә? ( Вуги-вуги биюе)
Алмаз: Кыш бабай, Кыш бабай, кунакка килдең безгә
Уйнадык та, җырладык та, бәлки биерсең син дә?
Кыш бабайны биетү. Кыш бабай биегәндә “ялгыш” бияләен төшереп җибәрә.
Кыш бабай: Сүзеңне тыңладым, биесәм дә армадым
Тик бер бияләем юк бит, кая киткән ? Тапмадым!
Алмаз:: Зиһенеңне чуалтма, бияләең югалтма,
Табарга тырыш тизрәк, балалар безнең зирәк.
“Югалган бияләй” уены уйнатыла: Алмаз бияләйне балаларга бирә, алар аны кулдан кулга йөртәләр, Кыш бабай алырга тырыша.
Җыр “Кыш бабай” (Халык көе, Ә.Кари сүзләре)
Кыш бабай: Мин дә сезнең тапкырлыкны тикшерим
Башы тарак, койрыгы урак, кычкырта быргысын, уята барысын.
Балалар: Киләсе ел хуҗасы әтәч ул!
Әтәч: Кикрикүк, кикрикүк,кикрикүк!
Әкиятче: Әй, Яңа ел! Бер дә тартынмыйча Хуҗа булып, Әйдә, түргә уз!
Юлларыңа синең ак чәчәкләр, кулларыңа бездән ипи-тоз!
Кыш бабай Үзенең матур теләкләрен әйтә һәм бүләкләр өләшеп китә.
Балалар түгәрәктә күмәк бииләр һәм җырлыйлар.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Математика буенча мәктәпкә әзерлек төркемендә “Төймәкәй” әкиятенә сәяхәт” темасына театральләшкән шөгыль.
1 не кушу һәм алуга мисаллар эшләү, биремнәр төзүне, атна көннәре турында күзаллауны ныгыту. Уңайга һәм кирегә санау, артык фигураны табу буенча күнегүләр эшләү. Геометрик фигуралардан булган рәсемне ...
Уртанчылар төркемендә 2нче бәләкәйләр төркеме катнашында театральләшкән тамаша
“Теремкәй дә Көз”Уртанчылар төркемендә 2нче бәләкәйләр төркеме катнашында театральләшкән тамаша...
“Өч кыз”. Татар халык әкияте буенча театральләштерелгән тамаша
Балаларның сәнгатьле сөйләмен үстерү, камилләштерү; әни-әтигә карата хөрмәт тәрбияләү, балаларның театраль осталыкларын арттыру....
“Өч кыз”. Татар халык әкияте буенча театральләштерелгән тамаша
Балаларның сәнгатьле сөйләмен үстерү, камилләштерү; әни-әтигә карата хөрмәт тәрбияләү, балаларның театраль осталыкларын арттыру....
Театральләштерелгән тамаша "Кем әйтте Мяу?"
Театрализованное представление на татарском языке "Кто сказал Мяу?" на основе сказки В.Г.Сутеева. Очень простое и позновательное представление для средней группы....
Театр илендә “Теремкәй”әкияте. (Театральләштерелгән тамаша)
Алып баручы:Балалар яхшы кәеф белән әкиятьтән килгән кунакларны каршы алыйк. ...