Театраль тамаша «Дуслык һәм мәрхәмәтлелекнең явызлыкны җиңүе турында әкият”
электронный образовательный ресурс (младшая группа)
Театр — один из самых доступных видов искусства для детей, помогающий решить многие актуальные проблемы педагогики и психологии связанные с художественным образованием и воспитанием, формированием эстетического вкуса, нравственным воспитанием, развитием коммуникативных качеств личности, воспитанием воли, развитием памяти, воображения, фантазии, речи, созданию положительного настроения, решением конфликтных ситуаций через игру.
Театральные представления для детей полезны по следующим причинам:
- Театр — коллективная деятельность, которая учит детей сотрудничать и взаимодействовать друг с другом.
- В театральной игре развивается память, воображение, фантазия, речь.
- Играя на сцене, у ребёнка повышается самооценка, исчезает зажатость, развивается уверенность в себе.
- Для детей театрализованные представления становятся образцом для подражания, где в основном рассматриваются темы добра и зла, честности, смелости, дружбы, отзывчивости.
- Театрализованные игры — мощнейшее средство развития эмпатии. Ребёнок начинает активно различать мимику, жесты, интонацию и эмоции других людей.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
teatr.docx | 18.28 КБ |
Предварительный просмотр:
Театраль тамаша «Дуслык һәм мәрхәмәтлелекнең явызлыкны җиңүе турында әкият”
Күренеш урманда бара.
(Агачлар, чыршылыр, агач төпләре, күркәләр, чәчәкләр – урман аланы)
Катнашалар:
Алып баручы.
Төлке баласы – Җирәнкәй
Бүре баласы – Филя
Тиен баласы – Аккойрык
Ала карга – Каркылдык
Болыт
Музыка. Пәрдә ачыла.
А.б. Безнең серле урманда бик дус җәнлекләр – төлкекәй, бүрекәй, тиенкәйләр яши. Алар бик күңелле итеп уйнаганнар, ләкин кайвакыт дуслык турында онытып җибәргәннәр. Без сезгә хәзер дуслык һәм яхшылыкның явызлыкны ничек җиңүе турында әкият сөйлибез.
А.б. Яшәгән ди, булган ди бер төлке баласы – Җирәнкәй. Ул бик шук булган. Җирәнкәй урман буйлап йөгерергә, уйнарга, күңел ачырга яраткан.
Җирәнкәй керә (бии). Мин – Җирәнкәй. Бик яхшы, күңелле төлке. Мин йөгерергә, сикерергә яратам. Тагын мин уйнарга яратам, тик ачуым чыкса... тешлим, ачуланам! Ш-ш-ш...
А.б. урманда тагын бер шук җәнлек яшәгән – бүре баласы Филя.
Филя керә, бии. Мин соры бүре, мине барысы да Филя дип йөртәләр. Мин шаян, хәйләкәр, сугыш чукмары. Шуңа күрә мине уйнарга бөтенесе дә чакырмый. Җирәнкәй белән күрешкәлим, ләкин уен барып чыкмый. Очрашабыз гына – кычкырыша, сугыша, талаша да башлыйбыз.
Музыка. Җирәнкәй белән Филя бер-берсен үрти башлыйлар
Филя. Җирәнкәй, җирәнкәй, син юанкай. Ха-ха-ха...
Җирәнкәй. Ә син йоны коелып беткән сорыкойрык (телен күрсәтә).
(Сугышалар, йөгерешәләр, күз яшьләре белән аерылышалар)
А.б. Менә урман аланында Җирәнкәйгә тиен – Аккойрык очрый.
Җирәнкәй. Син кем?
Тиен. Мин тиенкәй, ә син кем?
Җирәнкәй. Мин төлке, әйдә уйныйбыз.
Тиен. Әйдә, ә ничек уйныйбыз?
Җирәнкәй. Минем арттан кабатла:
Кулларны чәбәклибез – чәбәк-чәбәк,
Аяклар белән тыпырдыйбыз – тыпыр-тыпыр.
Куян булып сикерәбез – хоп, хоп, хоп.
Аякларны селкетәбез.
- Ә хәзер 1, 2, 3 – син мине куып тот (йөгереп китә дә егыла).
- Син мине этеп җибәрден, син гаепле. Синең белән уйныйсым килми, кит, ш-ш-ш... (Аялары белән болгый тиенгә).
Тиен. Мин гаепле түгел бит.
Җирәнкәй. Юк, син гаепле, кит моннан. Мин синең белән уйнамыйм.
Тиен елый-елый кереп китә.
А.б. Кинәт кенә күк күкри, көчле җил исә һәм Болыт килә.
Шомлы көйгә болыт чыга, Җирәнкәй янына килә.
Болыт. Син, җәнлекләрне рәнҗетәсен, ачуланасын! Мин сине сихерлим хәзер.
(Төлкене үтә күренмәле юка тукыма белән каплый, төлке селкенми, болыт көлә-көлә очып китә. Филя урманнан чыга).
Филя. Сәлам Җирәнкәй. Әйдә йөгерәбез. Син нәрсә багана кебек басып торасың? (Әйләнеп чыга да төлкене үчекли башлый).
Җирәнкәй, юанкай, нәрсә инде бу?
Каркылдык. Кар-р, кар-р!
Филя. Каркылдык, монда ни булган, син белмисеңме?
Каркылдык. Беләм билгеле. Җирәнкәй тиенне кыерсытты да, болыт очып килеп аны сихерләде.
Филя. Ай-яй-яй! Нишләргә соң? Ничек сихерне кайтарырга?
Каркылдык. Кар-р-р! Тизрәк тиенне тап, ул гына сиңа булыша ала.
Музыка. Филя тиенне эзли. Таба, сыйпап юата.
Филя. Мин сине кем кыерсытканын беләм, ләкин төлке белән бәла килеп чыккан, аны болыт сихерләгән. Гафу ит син аны, бәлки шул чакта болыт аның сихерен кайтарыр. Барыйк, булышыйк төлкегә.
Төлке янына килеп җырлыйлар.
Тиен. Мин күңелле елмаям, сине гафу итәм, болытны куам.
Төлке селкенә башлый.
Җирәнкәй. Мин бүтән ачуланырга теләмим, усалланмыйм да. Һәрвакыт яхшы булам, Филяны да өйрәтәм Гафу итегез мине.
Барысы бергә: Бөтенебез дә шат булыйк, Дуслыгыбызның кадерен белик.
Балалар ярымтүгәрәккә басалар. Җыр.
А.б. Менә әкият тә тәмам. Исегездә тотыгыз дуслар, җирдә яхшылыксыз яшәргә ярамый.
Артистлар баш ияләр, чыгып китәләр.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Пумала патшабикә" турында әкият.
Сынлы сәнгать эшчәнлегендә балаларны пумала һәм буяулар белән таныштырганда куллану өчен әкият....
Яна елга тамаша. (Сценарий на Новый Год)
Сценарий на Новый Год...
"Төлке белән Айсылу" әкияти-тамаша
Әкият-тамашаны төрле бәйрәм иртәләрендә күрсәтергә мөмкин. Максаты: балаларны тирә-юньдәге табигать белән таныштыруны дәвам итү, экологик тәрбия бирү, рольләрне сәнгатьле итеп башкара белергә өйрәтү....
Лампочка турында әкият
Это сказка о приключениях лампочки....
Әкият тамаша. “Куянның йорты”
экият...
Керпекәй "Пых - пых" турында әкият.
Көз бәйрәменә әкият....
Кар бөртеге турында әкият
quot;Кар бөртеге турында әкият" балалар бакчасының зурлар төркемендә куллану өчен төзелде. Әкият - пьеса балалар өчен файдалы материал булыр дип уйлыйм...