Әкият "Әни куян Актәпи"
материал по развитию речи (младшая группа)
Предварительный просмотр:
Әни куян- Актәпи.
Борын-борын заманда Кара урман уртасында булган ди бик матур аланлык.Тирә-ягы куе агачлык, ә аланда берсен-берсе уздырып кошлар сайраган, күз явын алырлык аллы-гөлле чәчәкләр үскән, күбәләкләр шул чәчәкләргә утырып гүя иркәләнеп тирбәлгәннәр. Ә аланның нәкъ урта бер җирендә кечкенә генә бер өй бар икән. Шул өйдә яшәгән ди әни куян. Аны тирә-юньдә Актәпи дип кенә йөрткәннәр.Үзе көрән төстә, ике алгы тәпиләре ак төстә булганга исемне дә Актәпи дип кушканнар.
Әни куянның көттереп кенә ике кызчыгы дөньяга килгән. Бер- берсеннән аерып алгысыз, бер тамчы су кебек охшаганнар. Актәпи кызларын бик яраткан аларга исемне дә Аппак һәм Йомшак дип кушкан. Әни куян кызларын аякка бастыру өчен бик күп көч куйган. Кояш белән бергә торган, кызлары йокыдан торганчы урманга чыгып тәмле-тәмле ризыклар алып кайткан. Йомшак белән Аппак көн үсәсен төн үскәннәр, матур, акыллы, тәр-типле кызлар булып үсеп тә җиткәннәр. Әниләренә өй эшләрендә табак –савыт юарга, җыярга булышканнар. Буш вакытларында урамда уйнаганнар. Аларга карап әни куян бик сөенгән. Аллага шөкер, кызларым да үсеп җиттеләр, күзләр генә тимәсен үзләренә – дип, теләк теләгән. Әни куян урманга чыгып китәр алдыннан кызларын чакырган да: “Йомшак, Аппак сезгә әйтәм, өй тирәсеннән мин кайтмыйча беркаяда китә күрмәгез. Ерткыч хайваннар бик күп безнең урманда, шуларның азыгы булып куярсыз. Мин кайтышлый туганымның хәлен белеп чыгармын .Бераз тоткарланырга туры килер.” Кызлар бер тавыштан:
-Ярар әнием, без беркая да китмибез,- дип калалар.
Кайтышлый якын туганының хәлен белеп чыгыйм дип керсә, туганы озын колак урын өстендә авырып яткан чагы була. Ул аны ашата, дару үләннәре җыеп эчертә һәм үзе кызлары янына ашыга.
Куян кызлары урамда уйныйлар, шаяралар. Шул вакыт төлке малае аларның уйнаганнарын кырыйдан күзәтеп тора. Кызлар яныны якынырак килеп: “Исәнмесез!Минем исемем Шук. Сезнең белән танышырга буламы?”-дип сораган. Куян кызлары башта аптырап торганнар.
- Минем исемем Аппак,минеке Йомшак!
- Мине дә үзегез белән уйнатыгыз әле?
Аппак белән Йомшак бик теләп риза булалар. Хәйран гына вакыт үткәч төлке малае Шукның әнисе әйткән сүзләре исенә төшә. Өйдән ерак китмә.Адашырсың мин сине каян эзләп табармын, - дигән сүзләре колак төбендә ишетелгән кебек була. Шук:
- Әйдәгез безгә барабыз,минем уенчыкларым бик күп,бездә уйнарбыз. Минем кайда яшәгәнемне дә күрерсез.
- Әни безгә өйдән ерак китмәскә кушты. (Аппак белән Йомшак)
- Әйдәгез озак тормассыз,әниегез кайтканчы ,кайтып җитәрсез.(Шук)
- Ярар әйдә киттек,озак тормабыз,- дип чыгып китәләр.
Алар китеп озак та үтми әни куян кайтып та җитә. Өйгә кайтып керсә, кызлары бер җирдә дә күренми. Бөтен тирә-юньне карап чыга. Юк, тапмый. Кызларыма бер-бер хәл булса мин нишләрмен, бу кайгыдан үләрмен,- дип кычкырып елый. Шул вакыт кояш телгә килә:
- Куянкай борчылма, синең кызларың исән, алар төлке өендә уйныйлар.
- Рәхмәт сиңа, кояш, җылы сүзләрең өчен!- дип әйтергә дә өлгерми, болыт кояшны каплап та куя. Актәпи кая барырга, кемнән ярдәм сорарга ,кем миңа ярдәмгә килер, - дип акыра-акыра елый. Шул вакыт бик көчле җил чыга. Җил куянның елаганын күреп:
- Нәрсә булды? Ник болай борчыласың? -Куян хәлне сөйләп биргәч.- Әйдә минем арттан калма, өлгерсәң табарсың. Минем тизлегем бик көчле, туктый алмыйм.
Әни куян җил искән якка карап юл тота. Җил артыннан калмыйм дип чапканда, нәрсәгәдер абынып егыла. Караса, керпе дусты.
-Ой-ой-ой,- дип кычкыра керпе.- Ризыкларымны, үземне харап итә яздың.
Куян кычкырып елап җибәрә: “Берүк гафу итә күр дустым!” Дустына нәрсәгә ашыкканын, хәлне аңлатып биргән.
- Борчылма дустым,төлкенең өен бик яхшы беләм.Әйдә киттек,соңа калырга ярамый. (Керпе)
Өйгә барып керсәләр, төлке малае Шук, Йомшак, Аппакның бик кызып уйнаган чаклары икән. Әниләрен күрүгә кызлар бик аптыраган, куркып калганнар. Актәпи кызларын күргәч шатлыгыннан елап җибәргән:
-Балакайларым әйдәгез өйгә кайтабыз,мин сезгә тәмле-тәмле ризыклар алып кайттым. Шукка рәхмәт әйтегез, аның да әнисе кайтып җитәр. Чакырылмаган кунаклар булса яратмас. Шук: “ Тагын килегез! Минем әни ачуланмый, кунаклар килгәнне ярата ул!” - дип кызларны озатып калган.
Керпе дусты Актәпине кызлары белән өйдән чыкканын көтеп торган. Кызларга икесенә ике алма биреп: “Икенче алай ерак китеп уйнамагыз!Т өлке малае Шукның әнисе бик хәйләкәр тотып ашар үзегезне,барыгыз ашыгыгыз.Хәерле юл сезгә!”- дип озатып калган.
Шул көннән соң Йомшак белән Аппак өй тирәсеннән ерак китмәскә әниләренә сүз биргәннәр. Әле дә шул аланда кечкенә генә өйдә гомер кичерәләр ди.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тема: Куян кунакка килгән. Тирә-юнь белән танышу.Уртанчылар төркеме.
Максат: Балаларны тәрбияче сөйләмен тыңлый һәм аңлый белергә; Кем? Нәрсә? Сорауларына дөрес җавап бирергә өйрәтү; яшелчә исемнәре, төсләр, саннар белән танышуны дәвам итү; фикерләү сәләтен үстерү;тата...
Күмәк шөгыль эшчәнлеге. Әйләнә - тирә белән танышу “Куян” темасына әвәләү.
Әвәләу шогыле. Күмәк шөгыль эшчәнлеге. Әйләнә - тирә белән танышу “Куян” темасына әвәләү....
"Куян кызы" (сөйләм телен үстерү, рәсем)
Максат : Балаларга әкиятнең эчтәлеген, һәрвакытта да әти-әниләрнең сүзләрен тыңларга кирәклеген аңларга булышу, тиешле интонация белән сөйләү. Төсләрне аеру, балаларның сенсор тәрбияләрен үстерү...
Куян кызы
Тема: Куян кызы Елакбикә (А.Алишка ияреп язылды). Максат: 1.Балаларга әкиятләрнең йогынтысы hәм тәрбияви әhәмияте. 2.Бирелгән әсәр аша нәниләрең хәтерләрен ныгыту, игътибарлыкларын арттыру,...
Ачык дәрес. Ел фасыллары белән куян кунакта!
Максат: Ел фасыллары турында белемнәрне ныгыту, табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү,матурлыкны күрә һәм тоя белергә өйрәтү,балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү, 10 һәм 5 эчендә санау, геомет...
II кечкенәләр төркемендә үткәрелгән әвәләү эшчәнлеге "Куян".
II кечкенәләр төркемендә үткәрелгән әвәләү эшчәнлегенеңконспекты..Максат: балаларны берничә өлештән торган предметларны әвәләргә өйрәтүне дәвам итү, уч төбендә түгәрәк әвәләү ысулларын камилләштерү, б...
Әкият тамаша. “Куянның йорты”
экият...