"Төлке белән Айсылу" әкияти-тамаша
методическая разработка (старшая группа) на тему

Латипова Рузалия Руфатовна

Әкият-тамашаны төрле бәйрәм иртәләрендә күрсәтергә мөмкин. Максаты: балаларны тирә-юньдәге табигать белән таныштыруны дәвам итү, экологик тәрбия бирү, рольләрне сәнгатьле итеп башкара белергә өйрәтү. 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ekiyat_2.docx17.4 КБ

Предварительный просмотр:

“Төлке белән Айсылу” әкияте

Латипова Рузалия Рүфәт кызы, Гапсаламова Рәйсә Рәсүл кызы.

Актаныш районы Пучы балалар бакчасы

Зурлар  төркемендә әкият-тамаша.

Максат: балаларны тирә-юньдәге табигать белән таныштыруны дәвам итү, экологик тәрбия бирү, рольләрне сәнгатьле итеп башкара белергә өйрәтү.

Катнашалар:

Урман кызы, бабай, әби, Айсылу, Аю, Бүре, Куяннар, Тиен, Төлке, Кызлар, Малайлар.

 Җиһазлар: урман күренеше, өй күренеше, урындыклар, савыт-сабалар белән әзерләнгән өстәл, кәрҗиннәр, аю, бүре, тиен, 2 куян, төлке, урман кызына, әби, бабайга киемнәр, диск-магнитофон.

Урман күренеше, әкрен генә көй уйный, кош тавышлары, чишмә тавышы ишетелә. Урман кызы керә.

Урман кызы:

-Мин Урман кызы. Урманда яшәүче кошлар, җәнлекләр, бөҗәкләр барысы да минем дусларым. Урманга ямь бирүче агачлар, куаклар, үләннәр, чәчәкләр- барысы да миңа шатлык бирәләр. Мин үземнең дусларымны бик яратам. Менә бүген мин сезгә алар турында әкият сөйлим.”Борын-борын заманда бер карт белән бер карчык яшәгән. Аларның Айсылу исемле оныклары булган. Күрше кызлары урманга җиләк җыярга барырга уйлаганнар һәм үзләре белән Айсылуны да алырга кергәннәр.”

Өй күренеше- өстәл янында әби , бабай, Айсылу чәй эчеп утыралар.

Кызлар ишек шакыйлар һәм өйгә керәләр, кулларында кәрҗиннәр.

Әминә: -Исәнмесез Әбекәй, исәнмесез бабыкай!

Альбина: -Әбекәй, бабыкай, Айсылуны безнең белән җиләк җыярга җибәрегез әле.

Бабай- Юк, юк, нинди җиләк җыю. Анда урманда әллә нинди җәнлекләр йөри диләр, әнә ишек алдында гына уйнагыз.

Әби- Ярар инде бабасы, барсыннар, урман җиләге бик файдалы, чәй эчәрбез, кышка кайнатма да әзерләп куярбыз.

Бабай-(уйлап торганнан соң-баш кашып ала)- Ярый , барыгыз, тик урманда сак йөрегез, бер-берегездән аерылмагыз.

Айсылу сөенеп- Рәхмәт әбекәй, рәхмәт бабыкай( икесен дә кочаклый). Әйдәгез кызлар, киттек.(кәрҗинен ала).

 Музыка ишетелә, урман тавышы, кош тавышлары ишетелә.

1 кыз- Кызлар, урманда шундый рәхәт.

2 кыз- Җиләк шундый күп, әйдәгез монда гына җыябыз.

Бүләк” (Н.Яхина көе һәм сүзләре)җырын җырлый-җырлый җиләк җыялар.

Кечкенә балталар тотып малайлар керә.

1 бала- Исәнмесез кызлар.

2 бала- Җиләк җыясыз мени?

Кызлар- Әйе шул.

3 бала- Җиләгегз тәмлеме соң? –кабып карый.

1 кыз- Ә сез нишләп йөрисез урманда?

1 бала- Урманны чүп-чардан чистартабыз. Әйдәгез кызлар, бер уен уйнап ял итеп алабыз.

Җырлы уен : “ Кәрия-Зәкәрия” (татар халык уены)

1 бала – Уйнадык та, күңел ачтык, бераз ял да иттек, әйдәгез егетләр эшкә тотыныйк.

Айсылу- Без дә кызлар кәрҗиннәрне тутырыйк та кайтыйк.

Кызлар таралышып кереп китәләр, музыка яңгырый, Айсылу адашып килеп чыга.

Айсылу:- Кызлар кая соң? Әллә адаштым инде? Ау, кызлар, сез кайда? Ау-у-у!

Алып баручы- караңгы төшкән. Айсылу урманда бер үзе калган. Ул агач башына менгән дә еларга тотынган.

Шулчак Аю үтеп бара, ул кызны әйләнеп чыга.

Аю - Ник елыйсың кызыкай?

Айсылу- Ничек инде еламаска, Аю бабай! Мин бабай белән әбиемнең бердәнбер оныгы Айсылу булам. Мине кызлар урманга алып килделәр дә ташлап киттеләр.

Аю- Төш, мин сине өеңә илтеп куям.

Айсылу- Юк төшмим, куркам-син мине ашарсың дим.

Аю үз юлы белән китеп бара, Айсылу тагын еларга тотына.

Бүре  үтеп бара, ул кызны әйләнеп чыга.

Бүре -Ник елыйсың кызыкай?

Айсылу- Ничек инде еламаска, Бүре-бай! Мин бабай белән әбиемнең бердәнбер оныгы Айсылу булам. Мине кызлар урманга алып килделәр дә ташлап киттеләр.

Бүре - Төш, мин сине өеңә илтеп куям.

Айсылу- Юк төшмим, куркам-син мине ашарсың дим.

Бүре  үз юлы белән китеп бара, Айсылу тагын еларга тотына.

Куяннар сикереп  бара, алар кызны әйләнеп чыга да

Куяннар - Ник елыйсың кызыкай?

Айсылу- Ничек инде еламаска, куянкайлар! Мин бабай белән әбиемнең бердәнбер оныгы Айсылу булам. Мине кызлар урманга алып килделәр дә ташлап киттеләр.

Куян - Төш, без сине өеңә илтеп куябыз.

Айсылу- Юк төшмим, куркам мин сездән.

Куяннар үз юллары белән китеп баралар, Айсылу тагын еларга тотына.

Тиен  үтеп бара, ул кызны әйләнеп чыга.

Тиен - Ник елыйсың кызыкай?

Айсылу- Ничек инде еламаска, Тиенкәй! Мин бабай белән әбиемнең бердәнбер оныгы Айсылу булам. Мине кызлар урманга алып килделәр дә ташлап киттеләр.

Тиен - Төш, мин сине өеңә илтеп куям.

Айсылу- Юк төшмим, куркам-син мине ашарсың дим.

Тиен  үз юлы белән китеп бара, Айсылу тагын еларга тотына.

Төлке  үтеп бара, ул кызны әйләнеп чыга да- Ник елыйсың кызыкай?

Айсылу- Ничек инде еламаска, Төлке-төкле аяк! Мин бабай белән әбиемнең бердәнбер оныгы Айсылу булам. Мине кызлар урманга алып килделәр дә ташлап киттеләр.

Төлке - Төш, мин сине өеңә илтеп куям.

Айсылу төшә дә Төлке белән кызның өенә киләләр.

Бу вакытта әби-белән бабай оныклары Айсылуны эзли чыкканнар.

 Әби- Карт , кайларда гына йөри икән безнең кызыбыз?

Бабай- Тукта-тукта, әнә тегеннән кемнәр килә?

Бабай- Кем бар анда?

Төлке- Бу мин, Төлке-төкле аяк, сезгә оныгыгыз Айсылуны китердем.

Әби- И, рәхмәт яугыры икәнсең Төлкекәй, әйдә өйгә кер!

Бабай-Сине кайда гына утыртыйк икән дә, нәрсә белән сыйлыйк икән?

Төлкенең алдына сөт, тәм томнар китереп куялар, сыйлыйлар. Төлке тиз генә ашый да урманга кайтып китә.