I нче кечкенәләр төркемендә “Матур әдәбият” юнәлеше буенча белем – бирү эшчәнлегенә перспектив план.
календарно-тематическое планирование (младшая группа) на тему
Беренче бүлек. Безнең балалар бакчасы ( 1.09 – 12.09 )
Атна | Тема | Бурычлар | Кулланма материал | Әдәбият |
1 | “Үчтеки,үчтеки” такмагын уку | 1)балаларны фольклор әсәрләре белән кызыксындыру,шигъри әсәрнең эчтәлеген аңларга өйрәтү; 2)балаларның кабул итү сәләтен,хәтерен, уңай эмоцияләрен үстерү; 3)нәфис сүзгә мәхәббәт тәрбияләү. | Ширма, кыз курчак һәм малай курчак | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 142 нче бит |
2 | Ә.Бикчәнтәевның “Туп-туп-тубыбыз”шигырен уку | 1)балаларга шигырьнең эчтәлеген аңларга ярдәм итү,таныш предметларны таный һәм атый белергә, шигырьнең авыр әйтелешле аерым сүзләрен дөрес әйтергә өйрәтү,төсләрне аеру күнекмәсен ныгыту; 2)балаларның кабул итү сәләтен,хәтерен,уңай эмоцияләрен үстерү; 3)уенчыкларга сакчыл караш тәрбияләү. | “тылсымлы” янчык,зур туп, кәрзин белән кечкенә туплар,кыршаулар. | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 143 нче бит |
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
matur_dbiyat.docx | 31.53 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль
районы башкарма комитетының “Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе”
муниципаль бюджет учреждениясе
Расланды:
Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының “Гомуми үстерелешле 74 нче
балалар бакчасы” муниципаль бюджет
мәктәпкәчә мәгариф учреждениесенең
“____” ________ 2015 нче елда үткәрелгән
1 нче санлы педагогик киңәшмәсендә
5 елга кабул ителде һәм расланды.
Б/б мөдире:_______/ Габдуллина С.М./
I нче кечкенәләр төркемендә
“Матур әдәбият” юнәлеше буенча
белем – бирү эшчәнлегенә перспектив план.
Татарстан республикасы Түбән Кама
2015 ел
Беренче бүлек. Безнең балалар бакчасы ( 1.09 – 12.09 )
Атна | Тема | Бурычлар | Кулланма материал | Әдәбият |
1 | “Үчтеки,үчтеки” такмагын уку | 1)балаларны фольклор әсәрләре белән кызыксындыру,шигъри әсәрнең эчтәлеген аңларга өйрәтү; 2)балаларның кабул итү сәләтен,хәтерен, уңай эмоцияләрен үстерү; 3)нәфис сүзгә мәхәббәт тәрбияләү. | Ширма, кыз курчак һәм малай курчак | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 142 нче бит |
2 | Ә.Бикчәнтәевның “Туп-туп-тубыбыз”шигырен уку | 1)балаларга шигырьнең эчтәлеген аңларга ярдәм итү,таныш предметларны таный һәм атый белергә, шигырьнең авыр әйтелешле аерым сүзләрен дөрес әйтергә өйрәтү,төсләрне аеру күнекмәсен ныгыту; 2)балаларның кабул итү сәләтен,хәтерен,уңай эмоцияләрен үстерү; 3)уенчыкларга сакчыл караш тәрбияләү. | “тылсымлы” янчык,зур туп, кәрзин белән кечкенә туплар,кыршаулар. | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 143 нче бит |
3 | С.Сөләйманованың “Ике” шигырен уку | 1)балаларны шигъри әсәр белән кызыксындыру, аның эчтәлеген аңларга өйрәтү,баланың үзе турында күзаллавын формалаштыруны дәвам итү;кул,аяк,колак,күз сүзләре хисабына сүз байлыгын арттыру һәм активлаштыру; 2)балаларның игътибарын,кабул итү сәләтен үстерү; 3)гигиена күнекмәләре тәрбияләү. | Аудио- яки видеомузыка (релакцасия өчен) | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 144 нче бит |
Икенче бүлек. Көз ( 15.09 – 30.09 )
Атна | Тема | Бурычлар | Кулланма материал | Әдәбият |
1 | “Йорт хайваннарын чакыру” эндәшләрен уку | 1)эндәшнең эчтәлеген аңлату;текстның эчтәлегеннән чыгып,аваз ияртемнәрен,ымлыкларны дөрес әйтүләренә,тәрбияченең сорауларына дөрес җавап бирүләренә ирешү; 2)балаларның игътибарын,күзәтүчәнлеген үстерү; 3)хайваннарны ярату хисе тәрбияләү. | Кәҗә,ат,эт рәсемнәре яки уенчык- лар,”Автобус” уенына кирәкле әйберләр. | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 145 нче бит |
2 | Д.Гарифуллинның “Йә,алар кемнәр икән?” шигырен уку | 1)шигъри әсәрне аңлап кабул итәргә өйрәтүне дәвам итү;бак-бак,мә-мә,кар-кар аваз ияртемнәрен кабатлау; балаларны шигырьдә бирелгән диалогка җәлеп итү,сүз байлыгын үстерү һәм активлаштыру; 2)балаларның игътибарын,күзәтүчәнлеген,кабул итү сәләтен үстерү; 3)кошларга,хайваннарга карата шәфкатьлелек тәрбияләү. | Уенчык үрдәк,бәрән,карга яки аларның рәсемнәре. | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 146 нчы бит |
3 | Б.Рәхмәтнең “Су” шигырен уку | 1)текстка туры китереп,хәрәкәтләр ясарга өйрәтү,[йу] аваз кушылмасын ачык итеп әйтергә күнектерү; сүз байлыгын үстерү һәм активлаштыру; 2)балаларның игътибарын,күзәтүчәнлеген,кабул итү сәләтен үстерү; 3)гигиена күнекмәләре тәрбияләү. | Су салынган кувшин, таз | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 147 нче бит |
Өченче бүлек. Мин – дөньяның бер кешесе ( 1.10 – 10.10 )
Атна | Тема | Бурычлар | Кулланма материал | Әдәбият |
1 | Г.Тукайның “Гали белән кәҗә” шигырен уку | 1 )шигъри әсәрне аңлап кабул итүләренә ирешү,балаларда “Мин-дөньяның бер кешесе” дигән күзаллау булдыру;кәҗә,чирәм,сакал сүзләре хисабына сүзлек байлыгын киңәйтү,хәрәкәтләр өйрәтүне дәвам итү; 2)балаларның кабул итү сәләтен,игътибарын, уңай эмоцияләрен үстерү; 3)балаларда бер-берсенә һәм хайваннарга карата кайгыртучанлык тәрбияләү. | Г.Тукайның “Гали белән кәҗә” әсәренә иллюстрация. | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 148 нче бит |
2 | З.Туфайлованың “Ул зу-у-у-р үскән” шигырен уку | 1) шигъри әсәрне аңлап кабул итүләренә ирешү һәм хезмәтнең нәтиҗәсен күрә белергә өйрәтү;утырткан,сипкән,үскән кебек эш-хәрәкәтне белдерә торган фигыльләр хисабына сүз байлыгын арттыру һәм активлаштыру,диалогик сөйләм күнекмәсе формалаштыру; 2)балаларның эмоциональлеген үстерү; 3)гөлләргә карата сакчыл караш, матурлыкка соклану тәрбияләү. | Гөлләр , Ләлә - курчак | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 150 нче бит |
3 | “Песи-нечкәбил” бишек җырын җырлау | 1)шигъри әсәрне аңлап кабул итүләренә ирешү,бишек җыры текстына туры китереп,хәрәкәтләр өйрәтү; 2)балаларның игътибарын үстерү; 3)фольклор әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү. | Уенчык песи,бишеккә яки коляскага йолатырга салынган курчак, елаган бала тавышы язмасы елый белгән курчак. | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 151 нче бит |
Дүртенче бүлек. Минем әйләнә – тирәм ( 13.10 – 31.11 )
Атна | Тема | Бурычлар | Кулланма материал | Әдәбият |
1 | М.Җәлилнең “Маэмай” шигырен уку | 1 )шигъри әсәрне аңлап кабул итүләренә ирешә,бармак театры элементларын өйрәтүне дәвам итү,сүз байлыгын арттыру; 2)балаларның кабул итү һәм истә калдыру сәләтен үстерү; 3)йорт хайваннарына карата шәфккатълелек тәрбияләү. | Уенчык эт. | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 151 нче бит |
2 | М.Җәлилнең “Әтәч” шигырен уку | 1)күрсәтмәлелек кулланмыйча,әдәби әсәрне тыңлау һәм кабул итү күнекмәләре формалаштыру,йорт кошларын тавышлары буенча танырга һәм исемнәрен атарга өйрәтү, [к] һәм [к] авазларының әйтелешен ныгыту; 2)балаларның игътибарын,кабул итү һәм тыңлау сәләтен үстерү; 3)йорт кошларына карата шәфкатьлелек тәрбияләү. | Уенчык йорт кошлары (каз,тавык,үрдәк, әтәч). | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 152 нче бит |
3 | Җ.Тәрҗемановның “Маэмай” шигырен уку | 1)шигъри әсәрне аңлап кабул итүләренә ирешү, аерым сүзләрне һәм зур булмаган фразаларны истә калдырырга өйрәтү; 2)балаларның игътибарын үстерү; 3)эткә карата миһербанлылык тәрбияләү. | Уенчык эт,эт битлеге. | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 153 нче бит |
Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме ( 15.11 – 31.12 )
Атна | Тема | Бурычлар | Кулланма материал | Әдәбият |
1 | Ә.Бикчәнтәеваның “Беренче адым” шигырен уку | 1)балаларга шигырьнең эчтәлеген аңларга ярдәм итү,авыр әйтелешле кайбер сүзләрне дөрес әйтергә өйрәтү; 2)сорауларга җавап бирү күнекмәсен үстерү; 3)күмәк эшчәнлек күнекмәсе тәрбияләү. | Рәсемнәр: 1)үрмәләп йөрүче малай; 2)чыршы янында басып торучы малай;татар бию көе аудиоязмасы. | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 155 нче бит |
2 | “Карга әйтә” эндәшен уку | 1)шигъри әсәрне аңлап кабул итүләренә ирешү,балаларның кошлар турында белемнәрен арттыру һәм ныгыту,кошларның тышкы кыяфәтенә игътибар итү,сүз байлыгын арттыру, [к] авазының дөрес әйтелешенә ирешү; 2)балаларның игътибарын үстерү; 3)кошлар белән кызыксыну теләге уяту. | Мичкә куелган бәлеш һәм карга рәсеме;карга тавышы аудиоязмасы | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 156 нчы бит |
Алтынчы бүлек. Кыш (1.01 – 31.01)
Атна | Тема | Бурычлар | Кулланма материал | Әдәбият |
1 | Ә.Ерикәйнең “Беренче кар” шигырен уку | 1)шигъри әсәрне аңлап кабул итүләренә ирешү,әсәр аша табигать дөньясына җәлеп итү,кышкы табигать турында мәгълүмат бирү;йомшак,ап-ак сыйфатлары хисабына сүз байлыгын арттыру һәм активлаштыру; 2)балаларның катлаулы сорауларга җавап бирү осталыгын,хәтерен,уңай эмоцияләрен үстерү; 3)табигатькә карата мәхәббәт уяту. | Кәгазьдән ясалган “кар бөртекләре” | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 157 нче бит |
2 | Җ.Тәрҗеманованың “Йокы бабай” әкиятен сөйләү | 1)әкиятнең эчтәлеген аңлап кабул итүләренә ирешү; 2)балаларның игътибарын үстерү; 3)сорауларга дөрес җавап бирү омтылышы уяту. | Кар белән капланган агачлар һәм өнендә йоклап ятучы аю рәсеме. | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 158 нче бит |
3 | С.Летованың “Кар бабай” хикәясен уку | 1)күләме буенча зур булмаган әдәби әсәрне (хикәяне) күрсәтмәлелек кулланмыйча тыңлау һәм кабул итү,сорауларга аңлаешлы итеп җавап бирергә өйрәтүне дәвам итү,балаларның әңгәмә вакытында җиңел һәм иркен аралашуларына ирешү,сүз байлыгын арттыру; 2)балаларның игътибарын,бергәләп тыңлау күнекмәсен үстерү; 3)сүз сәнгате белән кызыксыну тәрбияләү. | Уенчык кар бабай;фланелеграфта кар бабай рәсеме ясау өчен,ак төстәге төрле диаметрдагы өч түгәрәк,кишер,күмер,себерке сурәтләре. | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 159 нчы бит |
Җиденче бүлек. Әтиләр һәм әниләр,бабайлар һәм әбиләр ( 1.02 – 8.03 )
Атна | Тема | Бурычлар | Кулланма материал | Әдәбият |
1 | Ш.Маннурның “Яратам” шигырен уку | 1)шигырьнең эчтәлеген аңлап кабул итүләренә ирешү,[ә] авазын дөрес әйтергә күнектерү; 2)балаларның игътибарын,кабул итү сәләтен үстерү; 3)әти-әниләргә,туганнарга мәхәббәт тәрбияләү. | Гаилә рәсеме, курчаклар. | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 160 нчы бит |
2 | “Кәккүк -чыпчык” уены | 1)[ч],[к] һәм [к] авазларын дөрес әйтергә өйрәтү,сүзлекне а ктивлаштыру; 2)балаларның эмоциональлеген үстерү; 3)фольклор әсәрләре белән кызыксыну тәрбияләүне дәвам итү. | Кәккүк һәм чыпчык рәсемнәре,кәккүк һәм чыпчык тавышлары аудиоязмасы. | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 161 нче бит |
3 | Г.Таһированың “Йокла,курчак” шигырен уку | 1)шигырьнең эчтәлеген аңлап кабул итүләренә ирешү;[ә],[ү] авазларын дөрес әйтергә күнектерү; 2)балаларның игътибарын үстерү; 3)курчакка карата кайгыртучанлык тәрбияләү. | Коляскада йокларга яткырылган курчак,һәр балага берәр курчак | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 162 нче бит |
4 | Ә.Кариның “Тавык”шигырен уку | 1)шигъри әсәрне тыңларга өйрәтүне дәвам итү, фланелеграфта шигырь эчтәлегенә туры килгән рәсемнәр яки уенчыклар күрсәтү;кайбер фразаларны кабатлатып,балаларның сөйләмен активлаштыру; 2)балаларның игътибарын,кабул итү сәләтен,сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү; 3)әбиләргә карата ихтирам,ярату хисләре тәрбияләү. | Уенчык тавык. | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 163 нче бит |
5 | Э.Шәрифуллинаның “Иң матур әни” шигырен уку | 1 )шигъри әсәрне тыңларга өйрәтүне дәвам итү;кайбер фразаларны кабатлатып,балаларның сөйләмен активлаштыру; 2)балаларның игътибарын,кабул итү сәләтен, сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү; 3)әниләргә карата ихтирам,ярату хисләре тәрбияләү. | Мольберт, елмаеп торган кояш рәсеме. | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 165 нче бит |
Сигезенче бүлек. Халык иҗаты ( 9.03. – 20.03. )
Атна | Тема | Бурычлар | Кулланма материал | Әдәбият |
1 | “Йомры икмәк” рус халык әкиятен уку | 1)балаларны “Йомры икмәк” әкияте белән таныштыру,әкиятнең эчтәлеген аңларга ярдәм итү,шар әвәләү күнекмәсен ныгыту,сорауларга җавап бирү осталыгына өйрәтүне дәвам итү; 2)балаларның кабул итү сәләтен,игътибарын, активлыгын үстерү; 3)әкият белән кызыксындыру. | Тәлинкәгә салынган камыр кисәкләре,фланелеграф яки коврограф,әкият эчтәлегенә туры килгән рәсемнәр. | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 166 нчы бит |
2 | “Йомры икмәк” әкиятен кабатлау | 1)әкиятне тәрбияче белән бергә сөйләргә өйрәтү;аерым фразаларны кабатлатып,балаларның сүз байлыгын активлаштыру; 2)балаларныңъ,кабул итү сәләтен үстерү; 3)әкият геройлары белән кызыксындыру. | “тылсымлы” капчык яки тартма, Йомры Икмәк җырының аудиоязмасы,өстәл театры өчен Йомры Икмәк,әби,бабай,куян,төлке,аю фигуралары яки рәсемнәр, өй макеты. | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 166 нчы бит |
3 | “Теремкәй” рус халык әкиятен уку | 1)балаларны яңа әсәр белән таныштыру,әкиятне аңлап тыңларга өйрәтү; 2)балаларның игътибарын үстерү; 3)халык иҗатына карата кызыксыну тәрбияләү. | Өстәл театры фигуралары (куян,бака,тычкан,бүре,аю) яки фланелеграфта (коврографта) күрсәтү өчен әкият персонажларының сурәтләре. | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 169 нчы бит |
4 | “ Теремкәй” әкиятен сәхнәләштерү | 1)әкият белән таныштыруны дәвам итү;балаларны сәхнәләштерү эшчәнлегенә җәлеп итү, уен барышында фразаларны дөрес әйтү осталыгына ирешү; 2)балаларның игүтибарын,кабул итү сәләтен,активлыгын үстерү; 3)әкиятләр белән кызыксыну тәрбияләүне дәвам итү. | Куян,бака,тычкан җитлекләре,куян,бака,тычкан,бүре,аю костюмнары;рус бию көе аудиоязмасы. | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 169 нчы бит |
Тугызынчы бүлек. Яз ( 1.04. – 30.04 )
Атна | Тема | Бурычлар | Кулланма материал | Әдәбият |
1 | Ш.Галиевның “Яз” шигырен уку | 1)балаларның шигъри әсәрне аңлап кабул итүләренә ирешү,язгы табигать турында мәгълүмат бирү;[т] авазын,тып аваз ияртемен дөрес әйтергә күнектерү,сүз байлыгын киңәйтү һәм активлаштыру; 2)балаларның кабул итү сәләтен,игътибарын,кызыксынучанлыгын үстерү; 3)язгы табигать күренешләре белән соклану хисе тәрбияләү. | Язны, тамчылар тамганны сурәтләгән рәсем, “Яз җитә” җырының аудиоязмасы. | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 170 нче бит |
2 | “Тор-тор,тургай” такмагын уку | 1)такмакның эчтәлеге белән таныштыру, [т] авазын дөрес әйтергә күнектерү,аваз ияртемнәре хисабына балаларның сүз байлыгын арттыру; 2)балаларның кабул итү сәләтен,игътибарын,хәтерен үстерү; 3)фольклор әсәрләре белән кызыксындыруны дәвам итү. | Тургай һәм чыпчык рәсемнәре, тургай һәм чыпчык тавышлары аудиоязмасы. | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 171 нче бит |
3 | “Тук,тук,тукран” эндәшен уку | 1)шигъри текстны тыңлау осталыгы формалаштыру,кошлар белән таныштыруны дәвам итү,аваз ияртемнәрен кабатлау, [т ],[к] һәм [к] авазлары кергән сүзләрне дөрес әйтергә өйрәтү; 2)балаларның игътибарын үстерү; 3)кошларга карата шәфкатьлелек тәрбияләү. | Тукран рәсеме, бәлеш рәсеме,тукран тавышы аудиоязмасы. | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 172 нче бит |
4 | “Кояш,чык,чык” эндәшен уку | 1)балаларга эндәшнең эчтәлеген аңларга,сюжетны истә калдырырга ярдәм итү; 2)балаларның тыңлый белү осталыгын,уңай эмоцияләрен үстерү; 3)күмәк эшчәнлек белән кызыксындыру. | Болытлар артыннан чыгып килүче кояш, казанда пешә торган ботка, базарга баручы әти,кашык рәсемнәре. | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 173 нче бит |
5 | Р.Батулланың “Нурбәк” әкиятен уку | 1)әкиятне игътибар белән тыңларга өйрәтүне дәвам итү; [а],[ у],[ ә] сузык авазларын дөрес әйтергә күнектерү,уенчыкларда әкият персонажларын танырга һәм атарга өйрәтү; 2)балаларның игътибарын үстерү; 3)әкият геройлары белән кызыксыну тәрбияләү. | Фланелеграф, бака,каз һәм бозау сурәтләре яки өстәл театры фигуралары. | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 174 нче бит |
6 | К.Д.Ушинскийның “Казлар” хикәясен уку | 1)казларны һәм үрдәкләрне аера белергә өйрәтү,хикәяне күрсәтмәлелек кулланмыйча аңлап кабул итүләренә ирешү,күплек һәм берлек саннардагы исемнәрне аерырга һәм дөрес кулланырга күнектерү; 2)балаларның кабул итү сәләтен,игътибарын,хәтерен,тәрбияченең күрсәтмәләрен үти алу осталыгын үстерү; 3)йорт кошлары белән кызыксыну тәрбияләү. | Уенчык үрдәк һәм каз; каз һәм казлар рәсеме; кәгазь бите; балалар санынча яшел карандашлар. | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 175 нче бит |
Унынчы бүлек. Җәй ( 1.05. – 31.05 )
Атна | Тема | Бурычлар | Кулланма материал | Әдәбият |
1 | Ә.Каринның “Чебиләр” шигырен уку | 1)күрсәтмәлелек кулланмыйча,шигъри әсәрне тыңларга өйрәтү,[ч] авазын дөрес әйтергә күнектерү; 2)балаларның уңай эмоцияләрен үстерү; 3)йорт кошларына карата кайгыртучанлык тәрбияләү. | “чеп-чеп, чебиләрем” җырының аудиоязмасы, чеби битлекләре. | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 176 нчы бит |
2 | С.Сөләйманованың “Кызыл әтәч” шигырен уку | 1)шигъри әсәрне тыңларга өйрәтү,гади сорауларга җавап бирү теләге уяту,аваз ияртемнәрен өйрәтүне дәвам итү; 2)балаларның кабул итү сәләтен,игътибарын, хәтерен,тәрбияче күрсәтмәләрен үтәү осталыгын үстерү; 3)йорт кошларына карата шәфкатьлелек тәрбияләү. | Мольберт,ишегалдында чирәмдә йөрүче әтәч рәсеме. | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 177 нче бит |
3 | Д.Гарифуллинның “Мыраубикә” шигырен уку | 1)шигырь ярдәмендә песи белән таныштыруны дәвам итү,песи турында мәгълүматларны ныгыту һәм киңәйтү;мыр-мыр, гыр-гыр аваз ияртемнәрен өйрәтү; 2)сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү; 3)песиләргә карата кайгыртучанлык тәрбияләү. | Уенчык песи. | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 178 нче бит |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
I нче кечкенәләр төркемендә “Рәсем” юнәлеше буенча белем – бирү эшчәнлегенә перспектив план.
АТНА ТЕМА АЛЫМНАР ҖИҺАЗЛАРКУЛЛАНГАН ӘДӘБИЯТ...
I нче кечкенәләр төркемендә “Төзү” юнәлеше буенча белем – бирү эшчәнлегенә перспектив план.
№ТЕМАПРОГРАММНЫЕ ЗАДАЧИПРИЕМЫ РАБОТЫ.ОБОРУДОВАНИЕ И МАТЕРИАЛЫ.ЛИТЕРАТУРА СЕНТЯБРЬ1БАШЕНКА ИЗ КУБИКА.Разв...
I нче кечкенәләр төркемендә “Музыка” юнәлеше буенча белем – бирү эшчәнлегенә перспектив план
Сентябрь. РепертуарПрограммное содержание Музыкально-ритмические движения: «Марш», Э.Парлова Слушание: “Әлли-бәлли”, М.Красев“Әпипә”, тат.хал.көе. Пение: “Әйе шул”, Е.Тили...
I нче кечкенәләр төркемендә “Сенсорика” юнәлеше буенча белем – бирү эшчәнлегенә перспектив план.
№ТЕМА ПРОГРАММНОЕ СОДЕРЖАНИЕ ДИДАКТИЧЕСКИЙ НАГЛЯДНЫЙ МАТЕРИАЛМЕТОДИЧЕСКИЕ УКАЗАНИЯЛИТЕРАТУРА...
I нче кечкенәләр төркемендә “Сөйләм үстерү” юнәлеше буенча белем – бирү эшчәнлегенә перспектив план.
Беренче бүлек. Безнең балалар бакчасы ( 1.09 – 12.09 ) Атна Тема БурычларКулланма материалӘдәбият1“Кем нәрсә э...
I нче кечкенәләр төркемендә “Танып белү” юнәлеше буенча белем – бирү эшчәнлегенә перспектив план.
Беренче бүлек. Безнең балалар бакчасы ( 1.09 – 12.09 ) Атна Тема БурычларКулланма...
2нче кечкенәләр төркемендә "Матур әдәбият белән таныштыру" шөгыленең календар - тематик планы
2нче кечкенәләр төркемендә "Матур әдәбият белән таныштыру" шөгыленең календар - тематик планы. З.М.Зарипова, Л.Н.Вәҗиева, Р.С.Зөфәрова / "Туган телдә сөйләшәбез: 3-4 яш...