I нче кечкенәләр төркемендә “Танып белү” юнәлеше буенча белем – бирү эшчәнлегенә перспектив план.
календарно-тематическое планирование по окружающему миру (младшая группа) на тему
Беренче бүлек. Безнең балалар бакчасы ( 1.09 – 12.09 )
Атна | Тема | Бурычлар | Кулланма материал | Әдәбият |
1 | “Чешенү бүлмәсен карау” | 1) балаларны чишенү бүлмәсе,андагы җиһазлар белән таныштыру,бүлмәләрдә ориентлашу тәҗрибәсе туплау; 2) балаларның кабул итү сәләтен,игътибарын,диалогта катнашу теләген үстерү; 3) җиһазларга сакчыл караш тәрбияләү. | Уенчык куян | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 32 нче бит. |
2 | “Йомшаккай бездә кунакта” | 1)балаларның уенчыклар турындагы белемнәрен киңәйтү,тәрбияче сорауларына җавап бирү осталыгын формалаштыру,уенчык исемнәре һәм аларның эш-хәрәкәтен белдерә торган сүзләр хисабына сүз байлыгын арттыру; 2)тыңлау һәм сорауларга җавап бирү теләген үстерү; 3)сөйләм этикетының гади фомаларын (исәнләшү,саубуллашу)кулланырга гадәтләндерү,уенчыкларга сакчыл караш тәрбияләү. | Йомшаккай исемле уенчык песи | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 33 нче бит. |
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tanyp-belu.docx | 35.69 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль
районы башкарма комитетының “Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе”
муниципаль бюджет учреждениясе
Расланды:
Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының “Гомуми үстерелешле 74 нче
балалар бакчасы” муниципаль бюджет
мәктәпкәчә мәгариф учреждениесенең
“____” ________ 2015 нче елда үткәрелгән
1 нче санлы педагогик киңәшмәсендә
5 елга кабул ителде һәм расланды.
Б/б мөдире:_______/ Габдуллина С.М./
I нче кечкенәләр төркемендә
“Танып белү” юнәлеше буенча
белем – бирү эшчәнлегенә перспектив план.
Татарстан республикасы Түбән Кама
2015 ел
Беренче бүлек. Безнең балалар бакчасы ( 1.09 – 12.09 )
Атна | Тема | Бурычлар | Кулланма материал | Әдәбият |
1 | “Чешенү бүлмәсен карау” | 1) балаларны чишенү бүлмәсе,андагы җиһазлар белән таныштыру,бүлмәләрдә ориентлашу тәҗрибәсе туплау; 2) балаларның кабул итү сәләтен,игътибарын,диалогта катнашу теләген үстерү; 3) җиһазларга сакчыл караш тәрбияләү. | Уенчык куян | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 32 нче бит. |
2 | “Йомшаккай бездә кунакта” | 1)балаларның уенчыклар турындагы белемнәрен киңәйтү,тәрбияче сорауларына җавап бирү осталыгын формалаштыру,уенчык исемнәре һәм аларның эш-хәрәкәтен белдерә торган сүзләр хисабына сүз байлыгын арттыру; 2)тыңлау һәм сорауларга җавап бирү теләген үстерү; 3)сөйләм этикетының гади фомаларын (исәнләшү,саубуллашу)кулланырга гадәтләндерү,уенчыкларга сакчыл караш тәрбияләү. | Йомшаккай исемле уенчык песи | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 33 нче бит. |
3 | “Йомшаккай тагын бездә кунакта” | 1)уенчыкларны карарга һәм аерым өлешләрен билгеләргә өйрәтү;уенчыкларның исемен,өлешләрен әйтү,төсен,хәрәкәтен белдерә торган сүзләрне актив сүзлеккә кертү; 2)тәрбияче соравына кычкырып җавап бирү осталыгын үстерү; 3)сөйләм этикетының гади формаларын (исәнләшү,саубуллашу)кулланырга гадәтләндерү,кызыклы уенчыклар белән уйнаудан тәм табу,шатлык хисләре тәрбияләү. | Йомшаккай исемле уенчык песи,төрле кызыклы уенчыклар:әтәч,тавык,чеби һ.б.,”Чебиләр зарядкасы”(Л.Хәйретдинова көе,М.Фәйзуллина сүзләре)җырының аудиоязмасы. | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 34 нче бит. |
4 | “Тупны коткарабыз”(рәсем буенча) | 1)рәсемнең эчтәлеген аңларга ярдәм итү,эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирергә өйрәтү; 2)балаларның кабул итү сәләтен, игътибарын, тәрбияче артыннан аерым сүзләрне һәм фразаларны актив кабатлауларынүстерү; 3)башкаларга ярдәм итү теләге тәрбияләү. | “Тупны коткарабыз”рәсеме, Йомшаккай исемле уенчык песи,кызыл туп,”тылсымлы” капчык,”Туп”җырының(М.Әндерҗанова көе һәм сүзләре) аудио язмасы, су салынган таз (туп өчен) | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 37 нче бит. |
5 | Юыну бүлмәсен карау | 1)балаларны юыну бүлмәсендәге предметлар(сабын,сөлге,кран,су,теш щёткасы,теш пастасы)белән таныштыру,функциональ билгеләнешләре турындагы күзаллауларын ачыклау; 2)сүзләрне төрле грамматик формаларда (сабын,сабынны,сабын белән һ.б.)куллану осталыгына ирешү,балаларның сөйләм активлыгын,инициативасын үстерү; 3)балаларны сөйләм этикетыныңгади формаларын (исәнләшү,саубуллашу)кулланырга гадәтләндерү,пөхтәлек,чисталык,башкаларга ярдәм итү омтылышы тңрбияләү. | Мәрьям исемле курчак, сабын, сөлге, теш щёткасы, теш пастасы. | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 39 нчы бит. |
Икенче бүлек. Көз ( 15.09 – 30.09 )
Атна | Тема | Бурычлар | Кулланма материал | Әдәбият |
1 | “Көзге табигать” | 1)балаларның көз (табигатьтәге үзгәрешләр,кешеләрнең киеме һ.б.)турында гади күзаллауларын формалаштыру; 2)балаларның күзәтүчәнлеген,игътибарын,тәрбиячене тыңлый белү осталыгын үстерү; 3)көзге табигатькә соклану хисләре тәрбияләү. | Эшчәнлек табигатьтә уза. | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 41 нче бит. |
2 | “Җиләк – җимешләр” | 1)тышкы билгеләре һәм тәме буенча җиләк – җимешләрне аерырга өйрәтү,җиләк – җимешләр һәм аларның уңышын җыеп алу турында күзаллауларын киңәйтү,җиләк – җимешләрнең исемнәре һәм аларның билгерен белдерә торган сүзләр хисабына балаларның сүз байлыгын үстерү; 2)балаларның игътибарын,үзләштерү,кабул итү һәм сенсор тою сәләтен,сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү; 3)балаларны сөйләм этикетының гади формаларын (исәнләшү,саубуллашу)куллана белергә гадәтләндерү,эйләнә – тирә табигать объектларына кызыксыну тәрбияләү. | Мәрьям исемле курчак,вазвга (тәлинкәгә)салынган кызыл алма,яшел груша,сары сливалар. | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 43 нче бит. |
3 | “Безнең Алсу”сериясеннән рәсем карау. | 1)рәсемдәге предметларны таный һәм исемен әйтә белергә,рәсем эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирергә өйрәтү,сүзлекне активлаштыру; 2)балаларның игътибарын,хәтерен үстерү,тәрбияче күрсәтмәләрен ишетә һәм үти белүләренә ирешү; 3)рәсемне кызыксынып карау теләге тәрбияләү. | “Яфрак бәйрәме”җырының (Р.Еникеева көе,Л.Лерон сүзләре)аудиоязмасы, төрле төстәге көзге яфраклар (чын яфраклар яки аларның контурлы сурәтләре),”Безнең Алсу”рәсеме,сары һәм яшел яфрак беркетелгән ике урындык, шнурлардан ясалган ике юл. | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, нче бит. |
4 | “Яшелчәләр:помидор,кыяр,кишер”белән таныштыру | 1)балаларның помидор,кыяр,кишер турындагы белемнәрен ныгыту;помидор,кыяр,кишернең форма,төс,тәм үзенчәлекләре (кызыл,йомшак,шома,тәмле,сусыл,хуш исле,шар формасындагы помидор”яшел,каты кишер)белән таныштыру; 2)балаларның сенсор тою сәләтен,тәрбиячене ишетү һәм сорауларга җавап бирү осталыкларын үстерү; 3)балаларны сөйләм этикетының гади формаларын (исәнләшү,саубуллашу)кулланырга гадәтләндерү,зурлар хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү. | “Шалкан”әкиятеннән бабай (курчак)”һәр бала санынча кәрзин белән кыяр,помидор,кишер;ваза,татарча бию көенең аудиоязмасы. | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 47 нче бит. |
5 | Рәсемдәге кошларны карау | 1)балаларда күгәрчен,саескан турында гомуми күзаллаулар булдыру,кошларга карата кызыксыну уяту; 2)балаларның кабул итү сәләтен,игътибарын,күзәтүчәнлеген һәм сүз байлыгын үстерү; 3)кошларга карата мәрхәмәтлелек тәрбияләү. | Мольберт,күгәрчен,саескан рәсемнәре,күгәрчен битлекләре. | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 49 нчы бит. |
6 | Көз (йомгаклау чарасы) | 1)балаларның көз турындагы белемнәрен (яфраклар саргая,сары яфраклар,яфраклар коела,яңгырлар күп ява,кешеләр җылы киемнәрен кияләр)ныгыту,тәрбияче сорауларына дөрес җавап бирергә,рәсем ясаганда,буяуны кәгазь битенә дөрес һәм тигез төшерергә өйрәтү,төсләр турындагы күзаллауларын ныгыту; 2)балаларның актив сөйләмен,ишетеп кабул итү сәләтен,игүтибарын,күзәтүчәнлеген үстерү,рәсем ясарга кызыксындыру; 3)көзге табигатькә соклану хисләре тәрбияләү. | Сары гуашь,мольберт,”Яфрак бәйрәме”җырының (Р.Еникеева көе,Л.Лерон сүзләре)аудиоязмасы,болытлар төшерелгән кәгазь битләре (һәр балага җитәрлек санда) | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 51 нче бит. |
Өченче бүлек. Мин – дөньяның бер кешесе ( 1.10 – 10.10 )
Атна | Тема | Бурычлар | Кулланма материал | Әдәбият |
1 | “Минем исемем бар” | 1)баланы үзенең һәм иптәшләренең исемен әйтергә өйрәтү,исемнәрне истә калдырырга,оялчанлыкны җиңәргә ярдәм итү; 2)тәрбияче әйткәнне ишетергә һәм аңларга,кайбер фразаларны (Минем исемем – Алсу) кабатларга күнектерү,хәтерне,игътибарны үстерү; 3)балаларда зурларга һәм яшьтәшләренә карата ягымлылык,дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү. | Йомшаккай исемле уенчык песи,күңелле бию көенең аудиоязмасы | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 53 нче бит. |
2 | “Бу – мин” | 1)организм һәм аның өлешләре турында балаларда күзаллау формалаштыру,үзләрен бербөтен итеп кабул итәргә өйрәтү,гәүдә өлешләре турында белемнәрне ачыклау һәм ныгыту; 2)гәүдә өлешләренең атамалары (баш,күзләр,колаклар,борын,авыз,тешләр,чәч,куллар,аяклар) хисабына балаларның сүзлеген активлаштыру; 3)үзеңне,гәүдә өлешләреңне ярату,игътибарлы булу,культура – гигиена күнекмәләрен үтәү теләге тудыру. | Шәрә курчакның тәмамланмаган рәсеме,һәр балада кече форматтагы шундый ук рәсем,мольберт,”тылсымлы” тартма. | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 54 нче бит. |
Дүртенче бүлек. Минем әйләнә – тирәм ( 13.10 – 31.11 )
Атна | Тема | Бурычлар | Кулланма материал | Әдәбият |
1 | “Яраткан уен бүлмәбез” | 1)балаларны балалар бакчасы шартларына ияләндерүне дәвам иттерү,уен(төркем)бүлмәсе,андагы махсус почмаклар белән таныштыру, “һәр әйбернең үз урыны” дигән төшенчәне аңлату һәм ныгыту; 2)сүзләрне һәм кыска фразаларны ачык әйтүләренә ирешү,сүз байлыгын үстерү; 3)җиһазларга сакчыл караш һәм яшьтәшләренә карата ягымлылык тәрбияләү. | Кәрзин (кәрзингә һәр балага җитәрлек уенчыклар салынган) | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 56 нчы бит. |
2 | “КамАЗ”машинасы | 1)балаларны КамАЗ машинасын һәм аның өлешләрен танырга,исемен әйтергә өйрәтү;уенның сүзләренә туры китереп,хәрәкәтләр ясау осталыгы булдыру; | Уенчык КамАЗ машинасы | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 58 нче бит. |
3 | “Безнең урам” | 1)балаларны урам,андагы объектлар,күренешләр белән таныштыру,аларга карата кызыксыну уяту; 2)балаларның күзәтүчәнлеген,игътибарын,сүз байлыгын үстерү; 3)урамга соклану хисе тәрбияләү. | Урам макеты:уенчыклар кибете,светофор,полиция хезмәткәре,трамвай,автобус,КамАЗ машинасы,балалар бакчасы, йортлар,Йосыф исемле курчак. | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 59 нчы бит. |
Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме ( 15.11 – 31.12 )
Атна | Тема | Бурычлар | Кулланма материал | Әдәбият |
1 | “Электр лампасы белән таныштыру” | 1)электр турында балаларга гади төшенчә бирү (электр тогы электр чыбыкларында “яши”;утны яндыру өчен,өзгечкә(выключательгә)басарга кирәк,шуннан соң электр чыбыкларынна ток килә);электр,ток,чыбык,өзгеч сүзләре хисабына сүзлекне үстерү һәм активлаштыру; 2)балаларның игътибарын,хәтерен,кабул итү сәләтен үстерү,ток белән бәйләнешле булган куркынычсызлык кагыйдәләрен балаларга җиткерү; 3)сакчыллык тәрбияләү. | Төнге күк йөзе сурәтләнгән рәсем,ике мольберт, ике картина – панорама (50х70см),сары һәм ак гуашҗ,пумалалар. | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 61 нче бит. |
2 | “Гирлянда” | 1)балаларга гирлянда турында башлангыч белемнәр бирү,электр тогы турындагы күзаллауларын ныгыту,кызыл,яшел,сары төсләрне таный һәм аера белергә күнектерү; 2)балаларның игътибарын,кызыксынучанлыгын,шатлык хисләрен үстерү,сүз байлыгын киңәйтү; 3)күмәк эшчәнлектә катнашу теләге тәрбияләү. | Тартма,гирлянда,кәрзин;яшел,сары,кызыл төстәге фонарьлар,Йомшаккай исемле уенчык песи. | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 62 нче бит |
3 | “Яшел чыршы” | 1)балалар белән бергәләп чыршыны карау,Яңа ел бәйрәме турындагы күзаллауларын киңәйтү һәм баету; 2)балаларның “Яңа ел бәйрәме” темасы буенча сүз байлыгын активлаштыру,тәрбияче соравына җавап бирү осталыгын,игътибарын,күзәтүчәнлеген,сенсор тою сәләтен үстерү; 3)матурлыкны күрә һәм аңа соклана белү хисләре,чыршы уенчыкларына карата сакчыл караш тәрбияләү. | Ясалма чыршы (биеклеге 90см), тартмага салынган чыршы уенчыклары. | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 63 нче бит |
4 | “Чыршы бизибез” | 1)балаларның Яңа ел бәйрәме турындагы күзаллауларын баетуны дәвам итү; 2)балаларның “Яңа ел бәйрәме” темасы буенча сүзлеген активлаштыру,тәрбияче соравына җавап бирү осталыгын,игътибарын,күзәтүчәнлеген,сенсор тою сәләтен үстерү; 3)чыршы уенчыкларына карата сакчыл караш тәрбияләү. | Ясалма чыршы (биеклеге 90см), тартмага салынган чыршы уенчыклары. | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 65 нче бит |
5 | “Без музыка залында” | 1)чыршы бәйрәменә әзерләнү:балаларны музыка залының бизәлеше,чыршы уенчыклары,аларның материалы,төсе,формасы белән таныштыру;чыршы уенчыклары,йомры,пыяла,шома,ялтырый сүзләре хисабына сүзлекне активлаштыруны дәвам итү; 2)балаларның кабул итү сәләтен,күзәтүчәнлеген,игътибарын,сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү; 3)балаларда эстетик хисләр тәрбияләү. | Яңа ел уңаеннан бизәлгән музыка залы. | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 66 нчы бит |
Алтынчы бүлек. Кыш (1.01 – 31.01)
Атна | Тема | Бурычлар | Кулланма материал | Әдәбият |
1 | “Ап-ак кар ява” | 1)балаларны кар һәм аның үзлекләре (ак төстә,эри,йомшак,салкын,җиңел) белән таныштыру,тәрбияче сорауларына җавап бирергә күнектерү; 2)балаларның сүз байлыгын,игътибарын,күзәтүчәнлеген үстерү; 3)кышкы табигатькә соклану хисе,бергәләп уйнау теләге тәрбияләү. | Трафаретлар (шар,гөмбә,йолдыз,куян һ.б.) | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 67 нче бит |
2 | “Алсу урамга җыена” | 1)балаларның кышкы киемнәр турындагы белемнәренә төгәллек кертү,урамга чыкканда киенү эзлеклелеген һәм киемнәрне истә калдырырга өйрәтү,тәрбияче сорауларына җавап бирергә күнектерү; 2)балаларның игътибарын,хәтерен,фикерләвен,сүз байлыгын үстерү; 3)башкаларга ярдәм итү теләге булдыру,киемнәргә сакчыл караш тәрбияләү. | “тылсымлы” тартма,Алсу исемле курчак,кышкы киемнәр. | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 69 нчы бит |
3 | “Ләйлә суыктан курыкмый”(рәсем буенча) | 1)рәсемне карарга,рәсемдәге предметларны танырга,исемнәрен дөрес әйтергә өйрәтү;предметларны,эш-хәрәкәтне,төсне белдерә торган сүзләр ярдәмендә сүзлекне активлаштыру,рәсем эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирергә күнектерү; 2)кабул итү сәләтен,игътибарны,хәтерне үстерү; 3)сюжетлы рәсемнәр карарга теләк уяту. | “Ләйлә суыктан курыкмый” рәсеме. | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 70 нче бит |
4 | “Күгәрченнәр,чыпчыклар - безнең нәни кошчыклар” | 1)мәйданчыктагы җимлеккә килгән кошларны күзәтү,исемнәрен әйтү;гөр-гөр,чырык-чырык,кар-кар аваз ияртемнәрен ачык әйтергә күнектерү;томшык,сикерә,гөрлиләр,җим,чүплиләр,чырылдый,җитез,өлгер сүзләре хисабына сүзлекне баету; 2)балаларның игътибарын,күзәтүчәнлеген,сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү; 3)кошлар турында кайгырту,аларга ярдәм итү теләге тәрбияләү. | Кошларга сибү өчен көнбагыш төше,төрле ярмалар. | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 71 нче бит |
Җиденче бүлек. Әтиләр һәм әниләр,бабайлар һәм әбиләр ( 1.02 – 8.03 )
Атна | Тема | Бурычлар | Кулланма материал | Әдәбият |
1 | “Безнең әтиләр” (сюжетлы рәсемнәр карау) | 1)балаларны әтиләр һөнәренә кагылышлы сюжетлы кечкенә рәсемнәр карарга,аларның эчтәлеген аңларга өйрәтү,эш-гамәлләрне белдерә торган сүзләр хисабына балаларның сүзлеген активлаштыру; 2)балаларның игътибарын,хәтерен,фикерләвен,куелган сорауларга кыска җөмлә белән җавап бирү осталыгын,сүз байлыгын үстерү; 3)төрле һөнәр кешеләренә һәм әтиләр хезмәтенә карата кызыксыну уяту. | Шофёр,төзүче сурәтләнгән сюжетлы кечкенә рәсемнәр. | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 73 нче бит |
2 | “Безнең апа” (тәрбияче ярдәмчесенең хезмәтен күзәтү) | 1)тәрбияче ярдәмчесе хезмәте белән бәйле эш-хәрәкәтләрне әйтергә өйрәтү (савыт-саба юа,ашарга алып килә,сөлгеләрне алмаштыра,бүлмәне җыештыра һ.б.),сүзлекне активлаштыру,яңа сүзләр белән баету,уенчыкларны күләмнәре (зур,кечкенә) буенча классификацияләргә өйрәтү; 2)балаларның игътибарын,күзәтүчәнлеген үстерү,тәрбиячене ишетү һәм сорауларга җавап бирү,катлаулы булмаган биремнәрне үтәү осталыгына ирешү; 3)әйләнә-тирәдәге кешеләр хезмәтенә кызыксыну һәм тыңлаучанлык тәрбияләү. | Кызыл һәм зәңгәр төстәге ике тартма,зур һәм кечкенә шакмаклар. | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 76 нчы бит |
3 | “Алсу бәйрәмгә җыена”дидактик уены | 1)өс киемнәре,аларның төсе һәм материалы белән таныштыруны дәвам итү,сүзлекне активлаштыру:ефәк,ак чәчәкле кебек яңа сүзләр кертү; 2)балаларның игътибарын,хәтерен,фикерләвен,сорауларны ишетү,аларга бер сүз яки кыска җөмлә белән җавап бирү осталыкларын үстерү; 3)курчаклар белән уйнарга теләк уяту,уенчыкларга сакчыл караш тәрбияләү. | Яшел күлмәк,ак майка,трусик,оекбаш һәм туфли кигән Алсу исемле курчак;кызыл җирлеккә ак борчаклар төшкән челтәрле кызыл күлмәк,ак носки,кызыл туфли;мольберт,көлеп торган кояш рәсеме. | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 77 нче бит |
4 | “Безнең әниләр” (сюжетлы рәсемнәр карау) | 1)балаларны әниләр һөнәренә кагылышлы сюжетлы кечкенә рәсемнәрнең эчтәлеген аңларга өйрәтү,эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр хисабына балаларның сүз байлыгын киңәйтү; 2)балаларның кабул итү сәләтен,куелган сорауларга кыска җөмлә белән җавап бирү осталыгын,игътибарын үстерү; 3)төрле һөнәр кешеләренә һәм әниләр хезмәтенә карата кызыксыну,хөрмәт тәрбияләү. | Йомшаккай исемле уенчык песи, мольберт,әни-пешекче,әни-табибә,әни-сатучы төшерелгән сюжетлы кечкенә рәсемнәр. | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 79 нчы бит |
Сигезенче бүлек. Халык иҗаты ( 9.03. – 20.03. )
Атна | Тема | Бурычлар | Кулланма материал | Әдәбият |
1 | “Матрёшкалар” | 1)балаларны халык иҗат иткән уенчыклар (матрёшкалар) белән таныштыруны дәвам итү, матрёшканы ачарга һәм дөрес итеп җыярга өйрәтү;сүз байлыгын киңәйтү һәм активлаштыру,балаларны үзләренә әйтелгән (мөрәҗәгать ителгән) сүзләрне тыңларга күнектерү; 2) игътибарны, хәтерне,сенсор тою сәләтен,сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү; 3)халык иҗатына кызыксыну,уенчыкларга (матрёшкага) карата сакчыллык тәрбияләү. | “тылсымлы” тартма, матрёшкалар (тәрбиячегә һәм һәр балага җитәрлек санда) | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 80 нче бит |
2 | “Матрёшкалар” | 1) уенчыкның (матрёшканың) исемен дөрес әйтергә,төсендә һәм зурлыгында булган аермалыкларны күрә белергә күнектерү;зур,кечкенә,сарафан,яулык сүзләре хисабына сүзлекне активлаштыру; 2)балаларның игътибарын, күзәтүчәнлеген,сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү; 3)балаларда халык уенчыкларына карата кызыксыну тәрбияләү. | Төрле зурлыктагы,төрле төстәге киемле ике матрёшка. | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 82 нче бит |
Тугызынчы бүлек. Яз ( 1.04. – 30.04 )
Атна | Тема | Бурычлар | Кулланма материал | Әдәбият |
1 | “Яз,яз килә...” | 1)балаларга язгы күренешләр турында башлангыч белемнәр (кар эри,тамчы тама,кояш җылыта,сулар җыела) бирү,сүз байлыгын киңәйтү һәм активлаштыру; 2)балаларның күзәтүчәнлеген, игътибарын үстерү; 3) табигатьтәге язгы күренешләр белән кызыксындыру. | Язгы күренешләр сурәтләнгән рәсем, “Язгы тамчы” җырының аудиоязмасы, (М.Шәмсетдинова көе,Х.Хәкимуллина сүзләре),Йомшаккай. | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 83 нче бит |
2 | “Җәнлекләр урманда яшиләр” | 1)җәнлекләр турында балаларның белемнәрен киңәйтү һәм ныгыту,җәнлекләрне таный һәм исемнәрен атый белергә өйрәтү; 2)балаларның диалогик сөйләмен активлаштыру, фикерләвен,мөстәкыйльлеген үстерү; 3)җәнлекләр белән кызыксындыру. | Агач макетлары,уенчыклар белән тартма, уенчык йорт,Йомшаккай. | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 85 нче бит |
3 | “Сыерчыклар,карлыгачлар килде” (рәсемнәр карау) | 1)балаларны үзләренә таныш кошларны рәсемнән танырга,исемнәрен әйтергә өйрәтү;балаларның сүз байлыгын арттыру, сүзлеккә сыерчык,сыерчык оясы,карлыгач сүзләрен кертү; 2) игътибарны, күзәтүчәнлекне,тәрбияче белән аралашу,сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү; 3)кошлар һәм табигать белән кызыксынуларына ирешү,кошларга карата мәрхәмәтлелек,кайгыртучанлык тәрбияләү. | Саескан,чыпчык,күгәрчен,песнәк сурәтләнгән рәсемнәр. | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 86 нчы бит |
4 | “Песиле тал бөреләрен карау” | 1)балаларны песиле тал,аның өлешләре (ботаклар,бөреләр) белән таныштыру, табигатьтәге язгы күренешләр турында белемнәр формалаштыруны дәвам итү,сүз байлыгын киңәйтү һәм песиле тал,ботак,бөре,йомшак,хуш исле сүзләре исәбенә сүзлекне активлаштыру; 2)балаларның кабул итү сәләтен,игътибарын,күзәтүчәнлеген,хәтерен,сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү; 3) табигать белән кызыксыну, табигать матурлыгына соклану хисләре тәрбияләү. | Вазага утыртылган песиле тал ботагы. | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 88 нче бит |
Унынчы бүлек. Җәй ( 1.05. – 31.05 )
Атна | Тема | Бурычлар | Кулланма материал | Әдәбият |
1 | “Тузганак чәчәген” карау | 1)балаларны үсемлекләр белән таныштыруны дәвам итү,тузганак чәчәген күрсәтү,аны танырга,исемен әйтергә,төзелеше (чәчәге,сабагы,яфраклары) буенча аера белергә өйрәтү;сүз байлыгын киңәйтү;тузганак,чәчәк,сабак сүзләрен сөйләмдә активлаштыру; 2)балаларның сенсор тою һәм кабул итү сәләтен, игътибарын,күзәтүчәнлеген үстерү; 3) табигать белән турыдан-туры аралашудан шатлык хисләре уяту,үсемлекләргә сакчыл караш тәрбияләү. | Эшчәнлек табигатьтә уза. | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 89 нчы бит |
2 | “Йорт хайваннары” | 1)балаларның йорт хайваннары (сыер,ат,песи,эт) турындагы белемнәрен (кайда яшиләр,нәрсә ашыйлар) киңәйтү,хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү; 2)сүзлекне баету,тәрбияченең сорауларына җавап бирү,мөстәкыйльлек һәм активлык күрсәтү теләген үстерү; 3)йорт хайваннарына карата кызыксыну тәрбияләү. | Йорт хайваннары (сыер,ат, песи,эт) уенчыклары (алар тартмага яшерелгән), коймалар белән әйләндерелеп алынган уенчык йорт. | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 91нче бит |
3 | “Балалар тавык һәм чебиләр ашата” (рәсем буенча) | 1)балаларны рәсемне карарга,эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирергә,тәрбияче һәм иптәшләрен тыңларга өйрәтүне дәвам итү; 2)сөйләмне томшык,тавык,чебиләр,табак сүзләре хисабына баету,игътибарны,хәтерне,образлы фикерләүне үстерү; 3)йорт кошларына карата мәрхәмәтлелек тәрбияләү. | “Балалар тавык һәм чебиләр ашата” рәсеме (авторлары: В.Езикеева, Е.Радина). | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 92нче бит |
4 | “Ком һәм аның үзлекләре” | 1)балаларны комны тикшерергә (комны учка алырга,йомарларга һәм сибәргә), төсе буенча аның дымлылыгын билгеләргә өйрәтү; 2)коры,дымлы,юеш,сибелүчән,сибелә,әвәләү сүзләре хисабына балаларның сүз байлыгын киңәйтү,игътибарын,сенсор тою сәләтен үстерү; 3)ком белән уйнарга кызыксындыру. | Ком белән уйнар өчен формалар; ком,су салынган кувшиннар; Алсу исемле курчак. | “Туган телдә сөйләшәбез”Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова,И.Җ.Хәбибуллина, 94 нче бит |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
I нче кечкенәләр төркемендә “Рәсем” юнәлеше буенча белем – бирү эшчәнлегенә перспектив план.
АТНА ТЕМА АЛЫМНАР ҖИҺАЗЛАРКУЛЛАНГАН ӘДӘБИЯТ...
I нче кечкенәләр төркемендә “Төзү” юнәлеше буенча белем – бирү эшчәнлегенә перспектив план.
№ТЕМАПРОГРАММНЫЕ ЗАДАЧИПРИЕМЫ РАБОТЫ.ОБОРУДОВАНИЕ И МАТЕРИАЛЫ.ЛИТЕРАТУРА СЕНТЯБРЬ1БАШЕНКА ИЗ КУБИКА.Разв...
I нче кечкенәләр төркемендә “Матур әдәбият” юнәлеше буенча белем – бирү эшчәнлегенә перспектив план.
Беренче бүлек. Безнең балалар бакчасы ( 1.09 – 12.09 ) Атна Тема Бур...
I нче кечкенәләр төркемендә “Музыка” юнәлеше буенча белем – бирү эшчәнлегенә перспектив план
Сентябрь. РепертуарПрограммное содержание Музыкально-ритмические движения: «Марш», Э.Парлова Слушание: “Әлли-бәлли”, М.Красев“Әпипә”, тат.хал.көе. Пение: “Әйе шул”, Е.Тили...
I нче кечкенәләр төркемендә “Сенсорика” юнәлеше буенча белем – бирү эшчәнлегенә перспектив план.
№ТЕМА ПРОГРАММНОЕ СОДЕРЖАНИЕ ДИДАКТИЧЕСКИЙ НАГЛЯДНЫЙ МАТЕРИАЛМЕТОДИЧЕСКИЕ УКАЗАНИЯЛИТЕРАТУРА...
I нче кечкенәләр төркемендә “Сөйләм үстерү” юнәлеше буенча белем – бирү эшчәнлегенә перспектив план.
Беренче бүлек. Безнең балалар бакчасы ( 1.09 – 12.09 ) Атна Тема БурычларКулланма материалӘдәбият1“Кем нәрсә э...
1 нче кечкенәләр төркемендә танып белү һәм рәсем буенча интегрир йомгаклау шөгеле.
Итоговое занятие в первой младшей группе...