Конспект занятия "Путешестивие в деревню"
план-конспект урока по окружающему миру на тему
Конспект комплексного занятия по ознакомлению с окружающим миром в первой младшей группе (на татарском языке).
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
zanyatie_1.docx | 18.77 КБ |
Предварительный просмотр:
МБМББУ № 87 “Көлбикә”
Беренче кечкенәләр төркемендә тирә – юнь белән таныштыру буенча комлекслы шөгыль конспекты.
Тема: “Авылга сэяхэт”.
Тәрбияче: Вожакова А.Р.
Яр Чаллы, 2012 нче ел.
Программа эчтәлеге:
1. Балаларда йорт кошлары турында күзаллауны киңәйтү. Аларның үзенчәлекләре белән танышу.
2. Табышмакларга дөрес җавап бирә белүне ныгыту.
3. Йорт кошларына карата кызыксыну hәм мәхәббәт уяту.
Кулланылган материал:
Уенчыклар, йорт кошларының рәсемнәре, тавык hәм песи битлеге, сары пластилин, пластилин өчен такта.
Алдан үткәрелгән эш:
1. «Җәнлекләр hәм аларның балалары” дидактик уены.
2. «Тавык hэм чебиләр» хәрәкәтле уен.
3. Төрле – төрле табышмакларга җавап табу.
Методик алымнар:
Уен мотивациясе, балаларга сораулар, аңлату, әңгәмә, әдәби сүз, мактау, эш анализы.
Шөгыль барышы:
- Балалар, безнең бүгенге шөгыль, гади түгел, безне бик күп могҗизалар көтә. Әйдәгез бергәләп Әнисә әби янына авылга кайтыйк. Кайтабызмы балалар?
- Эйе.
- Балалар, нәрсәгә утырып кайтырбыз микән?
- Машина белән.
- Очкыч белән.
- Поезд белән.
- Балалар, әйдәгез без поезд белән кайтыйк. Поездга утырыйк. Киттек! Чух – чух! (әби янына килеп җиттек).
- Исәнмесез, балалар! Мин Әнисә әбиегез булам. Бу минем авыл. Карагыз ничек матур монда, күп агачлар үсә. Искиткеч чиста hава. Әйдәгез, бергәләп сулыйбыз!
- Балалар, карагыз әле, минем бик күп кошларым бар. Ишегалдында яшәүче кошларга йорт кошлары диләр. (Балалар “йорт кошлары” сүзен бергә кабатлыйлар).
- Балалар, нинди йорт кошларын күрәсез?
- Каз, үрдәк, тавык, әтәч, чеби...
- Балалар, мин сезгә бер табышмак әйтәм. (тәрбияче)
Соскы борын – бакылдык
Күп сөйләшә – такылдык.
Җавап үрдәк.
- Ә үрдәкнең баласына нәрсә дип әйтәбез?
- Үрдәк бәбкәсе.
- Бик дөрес. Балалар, карагыз әле, үрдәк зур; яшел, соры төстә, йомшак.
- Балалар, мин сезгә тагын бер табышмак әйтәм әле.
Канаты бар, аягы бар,
Үзе йөзә алмый.
- Тавык.
- Бик дөрес.
- Балалар, ә хәзер мин сезнең белән бер уен уйнап алам. Уйныйбызмы?(әби).
- Әйе.
Тәрбияче – “песи”, әби – “тавык”, балалар – “чебиләр” булалар. Песи бер читкә барып, урындыкка утыра. Тавык hәм чебиләр бүлмә буйлап йөриләр. Тавык сөйли:
Тавык чыккан урамга,
Чебиләре янына:
- Бик ерак йөрмәгез,- ди,-
Ярмалар чүпләгез, - ди.
Песи янына җиткәндә әби түбәндәге сүзләрне әйтә:
Песи, песи, пескәем,
Соры синең төскәең.
Чебиләремә тимә,
Куып тотармын димә.
Песи сикереп тора hәм чебиләрне куа башлый. Чебиләр бүлмәнең бер почмагына – өйләренә – таба йөгерәләр. Тавык песинен каршысына чыга, чебиләрен песигә тоттырмаска тырыша.
- Песи кит, мин сиңа чебиләремне бирмим.
- Балалар, сезгә уен ошадымы?
- Әйе.
- Балалар, тавык янында тагын нәрсә яши? Табышмакны тыңлагыз.
Иртән таңнан тора
“Кик – ри –күк” дип кычкыра.
- Әтәч.
- Дөрес, әфарин.
- Балалар, әйдәгез карыйк әле, әтәч белән тавык нәрсәләре белән аерылалар икән. Әтәч зур, койрыгы матур, төрле төстә. Ә тавык кечкенә, койрыгы да зур түгел.
- Балалар, әтәч ничек итеп кычкыра?
- Кикри – күк!
- Ә тавык?
- Ко – ко – ко
- Әфәрин.
- Балалар, тавык белән әтәч нәрсә ашыйлар микән?
- Борчак
- Җим чүплиләр
- Дөрес, булдырдыгыз. Балалар әйдәгез, әтәч белән тавыкны борчак белән сыйлыйк. (Бергәләп пластилиннан борчак ясыйбыз, тавык белән әтәчне ашатабыз).
- Балалар, әтәч белән тавык сезгә “рәхмәт” әйтә.
- Балалар, Әнисә әбигә “рәхмәт” әйтик.
- Рәхмәт Әнисә әби.
- Үзегезгә рәхмәт балалар, тагын миңа кунакка килегез. Саубулыгыз!
- Саубул Әнисә әби!
- Ә хәзер безгә балалар бакчасына кайтыр вакыт җитте. Балалар бакчасына без машина белән кайтырбыз. Сөйләштекме?
- Әйе. (Балалар тәрбияче артыннан баралар).
- Балалар, бүген сезнең белән кайда бардык?
- Авылга.
- Авылда ошадымы сезгә? Әйдәгез искә төшерик әле нинди йорт кошларын күрдек?
- Тавык, әтәч, үрдәк.
- Авылга тагын кайтабызмы?
- Әйе.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Конспект занятия "В деревне у бабушки"
Конспект занятия для детей младшей группы...
Конспект занятия:" Филимоновская деревня"
Мне очень нравится филимоновская игрушка. Дети любят яркие, красивые цвета, и эта игрушка вполне ими обладает. Узоры достаточно просты в исполнении и детям нетрудно их рисовать. Я хо...
конспект "Путешествие в деревню к бабушке Маланье"старшая группа
Детям предлагаются задания на развитие речи и развитие психических процессов....
конспект "Путешествие в деревню к бабушке Маланье" для подготовительной группы
Конспект имеет усложнения по заданиям,чем в старшей группе....
Конспект занятия "Птичья деревня"
Воспитывать любовь к животным, в часности к птицам; закрепить правила поведения в местах гнездования....
конспект "Посылка из деревни"
конспект для средней группы....
Конспект ООД "В деревню к бабушке".
Учить детей создавать образы - символы чувашских узоров, закрепить названия....